Кеше үз тормышын үзе кора, үз язмыш юлын үзе сайлый, үз гомере белән үзе идарә итә диләр, дөрес микән соң бу әйтемнәр? Һәр кешенең язмышы алдан язылып куела диләр, эээх, дияргә генә каламы? Күп кеше хәленнән килсә үзе турындагы язмаларны үзгәртер иде микән алдан белсә? Нәрсә генә әйтсәңдә язылганны бары күрергә генә кала.
Лиана бүген йоклый алмады. Нигәдер әнисе төне буе йөреп чыкты, үзе дә йоклый алмады, кызынада йокларга ирек бирмәде. 16 яшен әле генә тутырган кыз әкрен генә караватыннан торып аш бүлмәсенә чыкты. Өстәл артында башын тотып утырган әнисен күреп , Лиана үпкәләгән кыяфәтен яшереп тә тормыйча:
— Әни нәрсә булды инде , тагын йокларга ирек бирмәдең бит.
— Мин бит әкрен генә йөрдем, сиңа комачаулыйм дип уйламадым шул кызым. Ярый уянгансың, Линар уяндымы әле?
— Аха, өйдә ат чабып йөрсен дә ди, ул уянмый буламы?
— Ярый, телеңә салынып торма, бар Линарны уят.
— Әни бүген мәктәпкә бармасам ярыймы, үтереп йоклыйсым килә. Линар да йокласын, мин өйдә булам бит.
— Белмим дә инде, кызым чирек бетә, ә синең билгеләрең ах итәрлек түгел шул.
— Причём тут билгеләр әни? Мин нәрсә министр урынбасары булам что ли? Институт безнең өчен хыялларда гына кала.
— Нигә? Яхшы укысаң ник институтка кереп булмас дисеңме?
-— Әнииии, уйла инде ә, хәзер бөтен нәрсәне акча решать итә бит. Ә безнең акча кая? Әти дә китеп барды, әнә бай себеркесе белән нинди типтереп яши.
— Лианааа....
— Ә нәрсә? Мин дөрес әйтмим мәллә? Әни ул бит акчалата ярдәм итә ала иде. Ә без, без хәерче әни, дөресе шул.
— Менә яхшы укып, институт бетереп зур түрә булырсың, акчаң да булыр, миңа да булышырсың.
Лиана әнисенә карап алды, аннары әнисе ишетмәслек итеп,эчтән генә :
— Нинди мескен кыяфәтең әни, син шуны да күрмисең бит- дип, тәрәзәгә таба борылып:
— Әнә синең ухажорың килеп җиткән, бар сине көтә бит.
— Монысы тагын нинди сүз?
— Әни мин җүләр түгел, әти китүгә синең артыңнан эт кебек калмый ияреп йөри бит ул.
— Соң без бергә эшлибез бит, җитмәсә ул күрше йортта тора, менә мине дә машинасына утыртып бара, моның нәрсәсе бар?
— Әни үтенәм бар кит, минем йокым да ачылып бетте инде.
Венера кызына нидер әйтергә теләгән иде, тик нигәдер кире уйлап өйдән чыгып китте. Капка төбендә басып торган Хәмитне күреп:
— Хәмит нәрсә хәлләрең?
— Рәхмәт Венера , ярыйсы, ә менә синең хакта алай дип әйтмәс идем. Тагын Лиана белән сүзгә килдегезме? Ярый утыр, юлда сөйләшеп барырбыз.
Машинага утыруга Венера сүзен башлап:
— Хәмит ул сине минем сөяркәм дип белә, шуңа да бу сүзне туктатасы иде....Син....син бүтән мине көтеп торма инде ярыймы? Мин сүзләр йөргәнне күтәрә алмыйм, ирем аркасында ишеткәннәре дә җитәрлек бит.
— Син дигәнчә булыр, тик син кеше авызын аның белән генә томалый алырмын дип уйлыйсыңмы? Венера чык миңа кияүгә, кеше дә сөйләмәс, аннары аз булса да булышып, бер беребезгә терәк булып яшәрбез.
— Син моны ничек итеп күз алдыңа китерәсең? Динар киткәнгә дә ике генә ел бит әле.
— Һәм син бирештең, син үзеңә төкереп карадың инде. Ә балалар, алар турында уйла. Кыз үсә, аннары малай, аларга ата, ир кеше кулы, ата назы кирәк дип уйламадыңмы? Әйе мин әтиләре түгел, ләкин ант итәм үз балаларым кебек карашам, тәрбия эшләре дә бераз......
— Хәмит юк, Лиана аңлар дип уйламыйм. Ярый әйдә, эшкә килеп җиттек.
Көне буе диярлек Венераның башыннан Хәмит әйткән сүзләр чыкмады. Бер яктан йортка ир кеше кирәк, ә балалар, алар нәрсә уйлар соң? Ире киткәндә ул күпме ялынды, ,,балалар хакына булса да кал, йөрсәң йөр, тик кал гына, балаларга ата кирәк"' диде. Тыңламады, тыңламады шул аны Динар. Үзеннән 13 яшькә кечерәк кыз хатын кочагына кереп чумды. Яшьли сөйгән яры, гомер буе кулымнан да төшермәм дигән ире, ике дә уйламый китеп барды. Күпме сүз, күпме гайбәт ишетергә туры килде аңа. Күпме әшәке сүзләр сиптеләр алар өстенә, тик идәнгә төшкән әшәкене юып алып була, ә менә биттәге әшәкене юып та бетереп булмый, күпме юсаң да кала. Авыр, бик авыр булды Венерага, җитмәсә буй җитә башлаган кызы хәзер нишләргә белми йөри. Әллә әтисенең ачуын әнисеннән алырга телиме? Әнә бит үзеңә кара дип тора. Нишләгән соң мин? Динар өйдән киткәннән бирле рәтләп булышканы да юк, хәтта акчалата ярдәм дә күрсәтми, яшь хатыныннан артмый ахыры. Бәхетенә Казан каласына чыгып киттеләр, әгәр район үзәгендә калып еш күрешсәләр тагын да кыен булыр иде. Венера үз уйларына бирелеп эшли башлады.
Ничек кенә йокыга китәргә тырышып карамады Лиана, ләкин күзенә йокы кермәде. Ул урыныннан торып залга чыгып телевизор кабызды. Җитмәсә анда да кыз күңеленә ятырлык әйбер таба алмады. Китек күңелен нәрсә белән тутырырга теләсә дә кыз тутыра алмады. Әтисенең йорттан, алай гына да түгел, аны, энесен ташлап чыгып китүе кызның күңелен яралап калдырды. Лиана әтисе янына барып, әтисен тартып алган кыз хатынның чәчен йолкып бетерәсе, авызыннан төше коелганчы кыйныйсы килде. Юк, булмый, яшь, артык яшь әле ул. Әйе, әйе, җитәр бер көн һәм ул уч алачак. Ничек, ничек итеп әтисе иң кирәк вакытта аларны ташлап китә алды? Лиана ачуы чыгып кулындагы телевизор пультын идәнгә бәрде. Пульт идәнгә төшеп ватылды һәм шул тавышка йокысыннан уянып апасы янына күзләрен уып Линар килеп басты да:
— Апаааам, нәрсә булды?
Лиана куркып калган энесен күреп:
— Бернәрсә булмады песием минем, кил яныма, кил.
— Мин песи түгел апа, мин Линар.
— Ярар энем, ярар, үпкәләмә инде, мин яратып кына. Ә беләсеңме нәрсә, кичә синең белән әкият карадык бит, апасы энесенә нәрсә диде? Братик диде, шулай бит, мин дә сиңа шулай әйтсәм ярыймы? Син минем энем, братик димәк.
— Кызык, миңа ошый.
— Ну вот, братик, синең ашыйсың киләме? Әйдә мин сине ашатам.
Лиана энесенең битеннән үбеп алды да аны аш бүлмәсенә күтәреп алып керде. Чәйләр ясап, әнисе пешереп калдырган ботканы җылытып бирде дә:
— Аша, аннары урамга чыгарбыз, мин бераз кар ....
Лиана сүзен дә әйтеп бетермәде, энесенең күзеннән аккан күз яшьләрен күреп:
— Эээй, син нәрсә инде?
— Әти булса мине чанада тартып йөрер иде, ә нигә ул китте? Ул безне яратмыймы хәзер?
Лиана энесен кочагына алып:
— Зурларның андый хәлләре була инде, әти безне ярата дип уйлыйм, ул бары тик нигәдер әнине яратмый башлаган. .... Ә син елама братик, без аннан башка да яши алабыз, ә чанада мин сине тартып йөрим. Йә инде братик, аша, аннары урамга, чана шуарга.
— Ә әни, ул безне әти кебек ташлап китмиме?
— Юк инде, әниләр балаларын ташлап китмиләр.
— Ә нигә мин садикка бармадым?
— Без сиңа әни белән ял бирергә уйладык, син нәрсә риза түгелме?
Линар теләр теләмәс кенә елмаеп куйды. Лиананың болай да китек йөрәге чәнчеп куйды. Ничек итеп ул кечкенә энесенең күңелен төшерсен соң? Ничек итеп әти безне дә ташлап китте, аның безнең хакта ишетәсе дә килми дип әйтә алсын инде. Лиананың әтисенә булган ачуы кабара барды, шул ук вакытта әнисендә дә гаеп эзли иде. Ничек, ничек итеп һәм нигә әтисе әнисенә булган яратуын оныта алган? Яшь кызның бу хәл башына сыймый, ул моны берничек тә аңлый алмый иде . Урамга чыгып Лиана бераз энесен чанада тартып йөрде дә, аңа үзенә генә уйнарга кушып, капка төбендә кар астында калган утынны сарайга ташый башлады. Менә бит Лиананың өйдә калуының да файдасы булды. Шактый эшләп Лиана арды һәм үзе дә кар өеменә әйләнә башлаган энесенә:
— Братик әйдә керәбез.
— Апам, тагын чуть, чуть уйныйм инде.
— Син үзеңә кара әле, мин сине кыш бабай дип торам, агарып беткәнсең бит, ә салкын тидерсәң?
— Миңа кызу апа.
— Юк, үпкәләмә инде, әйдә керәбез, бераздан мин сине кире алып чыгармын. - дип Лиана энесенең өстеннән карларын кага башлады.
— Нәни кыш бабаем минем.- дип ул кисәктән энесенең битеннән үбеп алды да капкага таба гына атлаган иде, аларга таба, ике йорт аша гына яшәгән Сиринәнең кайтып баруын күрде. Кибетче кызы авызын ерып кем беләндер кесә телефоны аша сөйләшеп бара иде. Лиананы күреп, әллә мактанырга теләп, әллә инде аның ачуын чыгарырга теләп:
— Син нигә укырга килмәдең? Укырга теләмисеңме? Килергә кирәк иде, бүген барыбер кыска дәресләр булды.
— Минем башым авыртты.
— Ладно уж мне то не ври, укыйсы килмәде диген, кстати, миңа әни к днюхе телефон бүләк итте. Хәзер бит күбесе ала, и мне повезло. Ә сиңа нәрсә бүләк иттеләр? Синең дә бит недавно гына днюха иде.
Лиана ачуы чыкканын басырга тырышып:
— Ат, просто ат подарили.
— В смысле?
— А чё, ат яхшы, озакламый бизнес ачам, хоть верхом, хоть на санях за деньги катать буду.
— Ты сдурела что ли?
— Менә сиңа мә, бизнес ачкан кеше җүләр буламы? Хотяяяяя, ....
— Нәрсә хотя?
— Прикинь, үзең сорадың... син әйткән буенча синең әниең дә җүләр булып чыга түгелме? Ул да бит бизнесменша, кибете бар, хәзер ни диярсең?
— Син, сииин....
Сиринә бүтән сүз таба алмадымы, яки сүзгә каршы җавап бирә алмадымы, бераз таптанып торгач китеп барды. Лиана исә көлә, көлә энесен өйгә алып керде, аның өс киемен салдырып, телевизор каршысына утыртып:
— Син телевизор кара ә мин ашарга әзерлим, синең нәрсә ашыйсың килә?
— Чәй, чәй кирәк, апа ә садиктагы кебек манный пешерә беләсеңме?
— Синең өчен тырышырга булыр.
Лиана энесенең башыннан сыйпап аш бүлмәсенә кереп газ плитәсен кабызды. Манный пешеп бетәм дигәндә генә, аш бүлмәсенең тәрәзәсе аша Сиринәне күрде. Ул әле дә шул телефонын кулыннан төшермәгән, авызын ерып кем беләндер сөйләшеп басып тора. Лиана бармакларын берләштереп йодрыклады да өстәлне төя башлады.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.