Кайта-кайтышка ук Идрис өйләренә дә кереп тормый җәйләүгә ашыкты. Җәйнең җылы бер киче иде. Агач яфракларын әкрен генә җилфердәтеп, аларның сөйләшкәненә кушылгандай баш очында яфраклар кыштырдый, ара-тирә күл буендагы таллыкта сандугачлар сыздырып җибәрә. Сыер савучылар, бозау караучылар күптән инде елганың теге ягына чыгып җиттеләр, маллар янында каравылда калучы агайлар да ферма өенә кереп китте, тик Идрис белән Нәгыймә үзләре генә белгән куак астында оештырган куышта нидер пышылдашып, сөйләшеп утыруында булдылар.
-Нәгыймә, мин сиңа бер әйбер әйтсәм, син үпкәләмисеңме?
-Һее, ни әйтәсең бит әле. Үпкәләтә торган булса, үпкәлим инде.
-Нәгыймә, әйдә көзгә туй ясыйбыз!
Нәгыймә сүзсез калды.
-Идрис, син өйләнәм дип әйтмәкче буласыңмы соң?
-Әййе, өйләнергә исәбем.
-Кемгә өйләнмәкче буласың соң син. Кыз сайладыңмы соң әле?
-Ничек инде кемгә? Синнән башка беркемем дә юк инде минем. Сиңа өйләнәм!
Нәгыймә чыркылдап көлеп Идрисне җилкәсеннән этеп җибәрде.
-Хыялый! Син миннән рөхсәт сорадыңмы соң әле?
-Менә инде. Мин сорап торам түгелме соң?
-Кит әлее! Кыз кулын шулай сорыйлар димени!
-Шулаймени? Миндәмени ялгышлык!
Нәгыймә этеп җибәргәч, терсәгенә таяна төшеп утырган Идрис сиздермәстән Нәгыймәне кочагына алып, куыш эченә түшәлгән ефәк үләнгә егып кайнар иреннәре белән кызның иреннәренә сузылды. Мәхәббәт утында янып, чак күмергә әйләнмәгән ике яшь йөрәк бер булып тибә башлады бу төнне. Әнисенә биргән вәгъдәсе бозылса да, Нәгыймә Идриснең алдамасына ышана иде...
...Кунакта булып кайтканнан соң тәмам изрәп, район больницасының ябык тәрәләләреннән дә ишетелерлек итеп гырлый-гырлый тәмам төн җиткәнче йоклады Кәримә Ситдыйковна. Билгеле инде, йокысыннан бик кәефсез булып, башы чатнап авыртып уянды. Ишекнең аргы катында гына каты кушеткага чөмәшкән Фәймә түти аның караваты шыгырдаган тавышка сикереп торып, аяк очларына гына басып палатага керде.
-Йокы бирәне. Ярты сәгать утырам бит инде су бир дип. Сине мин йокы симертергә дип алып килмәдем бит. Уфф, авызым кипте, салкын су бир дим мин сиңа. Бу су җылынып беткән бит инде.
-Төн уртасы бит инде, ни, Кәримә Ситдыйковна, салкын су каян алыйм инде мин. Больница ишекләре бикле.
-Ишек бикле булса, тәрәзә бар! Урам чатында су колонкасы бар иде. Бар, тиз бул, графинны тутырып шуннан су алып кер, югыйсә син генә башыма җиттең дип жалоба язачакмын.
Алтмышның бик ныгытып теге ягына чыккан Фәймә түти, ничек кирәк алай, урындык куеп палата тәрәзә төбенә менеп, краскага катып беткән тәрәзә элмәкләрен шатор-шотыр китереп каергалады, тәрәзә ачылгач, бу биеклектән ничек итеп сикереп төшсәм сөякләрем таралмас икән, дигәндәй итеп шактый аста күренгән җиргә текәлде.
-Бар инде, дим, нәрсә анда каккан казык кебек утырасың, дип ысылдады Кәримә Ситдыйковна.
Кулындагы графинын ватмаска дип бик саклык белән тотып, икенче кулы белән тәрәзәнең аскы рамына тотынып, түти тышка үрмәләде. Аяклары белән астагы җирне кармаларга тырышса да булмады, тотынып торган кулының хәле китеп Фәймә түти арты белән лапылдап җиргә килеп төште. Ярый инде, бәхетенә, графины ватылмады. Әллә куркудан инде, үзе шабыр тиргә батты. Белмәссең, больница каравылчысы күреп алып шушы графинны урларга кергән икән дип, милициягә илтеп тапшырырга да күп сорамас. Көч-хәл белән урыныннан торып Кәримә Ситдыйковна әйткән су колонкасын эзләп китте. Шәхси йортлар салынган урамда икән колонкасы да. Бу төндә кайсы карагы йөри инде, дигәндәй, тотындылар ишек алларында сакта торучы этләр шаулашырга. Берсе өреп туктый икенчесе тотына, аннары өченчесе, дүртенчесе. Колонканың суы да бик көчле басым белән агып, нечкә тамаклы графинны су белән тутырганчы Фәймә түтинең өсте-башы манма су булды. Тик аның үзе турында уйларга вакыты, дөресрәге хакы да юк иде шул, ул аягындагы , палатада гына кияргә дип алган, тик су алганда лычма булган йомшак киез тапочкиларын тузанлы юлдан өстерәп больницага юл тотты. Ходайның рәхмәте, әле ярый ул төнне бераз болытлады, югыйсә төн уртасында урам буйлап графин күтәреп лычт-лычт итеп атлаган хатынны берәрсе күрсә бик сәерсенер иде. Кәримә Ситдыйковна ята торган палата тәрәзәсенә менү аның көченнән килә торган эш түгел иде инде. Пышылдап кына эндәшкәч, Кәримә Ситдыйковна тәрәзәдән графинны алды да караватына утырып графин авызыннан гына сап-салкын суны голт-голт итеп үлгән тычкан исләре аңкып торган авызына койды. Аһһ, дип бөтен тәне белән калтыранып куйды да, башка берни булмагандый, тагын караватына сузылып ятты.
Фәймә түти больница ишеген шакырга базмады. Хәер, өсте-башы манма булган, төнге күлмәктән генә басып торган билгесез бер хатынны анда кем кертсен инде. Аның исем-фамилиясе авырулар исемлегенә кертелмәгән, караучылар да бу вакытта урамда шабыр суга батып йөрмиләр. Карчык, салкыннан дер-дер калтырап больница ишек алдындагы эскәмиягә барып утырды. Тик салкын үзәгенә тагын да ныграк үтә башлагач, әллә шакыргамы дип тагын ишек янына килеп басты. Үз уеннан үзе куркып, больница тирәли тиз-тиз йөрергә тотынды. Үзенә генә тиз кебек тоелгандыр инде – әллә юеш киемнәре салкынына төнге җил дә салкынын өстәдеме, ул тәмам арып ни булса да булыр инде дигән кыяфәттә тагын эскәмиягә барып утырды. Юк, утырмады, ятты, тезләрен эченә таба тартып, куллары белән үз-үзен кочаклап елытырга тырышып сап-салкын өч рәт тар такталардан ясалган эскәмиягә килеп ятты...
Аңын югалткан билгесез хатынны больница ишек алдын җыештыручы иртәнге якта эшкә килгәч күреп алып, авыруларны кабул итү бүлегенә кереп әйтте. Кем икәне билгесез, кием-салымы да юешләнеп беткән аңсыз хатынны носилка белән алып кергәч тә, аңа игътибар итүче булмады, аны йорт-җирсез, урамда яшәүче берәү дип, коридорның караңгы бер почмагына кушеткага салдылар.. Ике як үпкәсе шешеп, сәламәтлегенә зыян килгән хатын ике көн аңына килә алмый җәфалангач, үлде. Аягына билгесез дигән катыркы бирка тагылган мәет, бәлкем, исполком тарафыннан күмелгән дә булыр иде. Хатынының хәлен белешергә килгән иптәш Фатыйхов тиктомалдан Фәймәнең палатадан юкка чыгуына аптырады. Хатыны исә, ул бит үзен бик сәер тота иде. Мин йоклаганда үзенең туган якларына кайтып киткәндер. Мин бит аңа кибетләргә чыгарга рөхсәт бирә идем. Акчаны да санап тормадым сдачасын кайтарганда, әллә минем акчаларны гел кысып калып килгәндер. Мин бит менә үзем генә ничек тора алыйм инде хәзер, дип еламсырады. Моңа хәтле Фәймә түтинең андый-мондый сәерлеген күргәне булмаса да иптәш Фатыйхов та бу хәлгә аптырады. Милициягә хәбәр итәргә кирәк, юк, болай булмый, дип урыныннан торып басты.
-Ә аның бит монда танышлары бар булып чыкты, исемә төште. Әйе, әйе ике-өч тапкыр барып кайткалады инде ул аларга. Җиләк вакыты җитте, шулар белән әллә җиләккә дә барасы инде дип тә утырган иде. Килер әле, йөрмә, тәки шул хәерчеләргә исең китте инде синең, дигәч, ире уйлаган уеннан кире кайтты.
Фәймәнең юкка чыгуына һич тә кайгырмады Кәримә Ситдыйковна. Киресенчә, ул юкка чыгуга әшнәсе Антонида Сергеевнага шалтыратып, Розочка минем янга килсен әле, дип үтенде. Йөгерә-атлый килеп җитте инде Розочка, килмиме соң, эре балык аның җәтмәсенә үзе кабарга торганда! Көн саен Кәримә Ситдыйковна белән култыклашып больница бакчасында йөргәндә, район үзәгендәге кибетләргә сәяхәтләр вакытында Кәримә Ситдыйковна улы Идрисне күккә күтәреп мактаса, Розочка аңа юха еландай сырпаланды, аны мактады.
Кайчан гына килсә дә, Идрис тә, иптәш Фатыйхов та палатада Розага тап булдылар. Мут күзле Роза иптәш Фатыйховка да эчтән генә бәя куеп өлгерде. Ниһаять, больницадан чыгар көн җитте. Үзе ашыгыч рәвештә Казанга командировкага китү сәбәпле, әнисен алып кайту улы Идрискә йөкләнде. Идрисне дә Фәймә түтинең юкка чыгуы һәм һаман да бер хәбәр дә булмавы борчый иде. Ул әнисенең больница кәгазьләрен тутырттырып йөргән чагында шунда эшләүче шәфкать туташларынан да сораштырып карады. Әмма, чынлап та аның әнисен карашкан апаны башка бер тапкыр да күргәнебез юк дигән җавап ишеткәч, тәмам аптырады. Милиция бүлегенә хәбәр иттегезме соң дигән соравы үзе өчен урынсыз булып чыкты.
-Без бит авырулар өчен генә җавап бирәбез. Ул сезнең әниегез белән килгән ич. Димәк, аның юкка чыгуы да сезнең җаваплылыкта. Безнең исемлектә андый кеше гомумән саналмый. Сез бездән гаеп эзләгәнче, милициягә хәбәр итегез . Бәлкем, ул танышыгыз берәр җирдә үлеп ятадыр.
Бу сүзләрне ишеткәч, Идриснең өстенә кайнар су койгандай булды. Чынлап та нишләп әле без һаман да милициягә хәбәр итмәдек, эзләмәдек соң, дип, әнисенә, мин бер биш минуттан килеп җитәрмен, барасы җирем бар дип, ерак та булмаган эчке эшләр бүлегенә юл тотты. Анда үзенең гозерен сорап гариза язды. Югалган кешеләр исемлегеннән беркемне дә тапмагач, кизү торучы милиция хезмәткәре мәетләр ята торган бүлектән сорап карагыз, дип тәкъдим итте. Аягы тартмаса да, Идрис больницаның бер читтәге аерым торган бүлегенә юл тотты. Керә-керешкә мондагы авыр ис башына капкан кебек булды, шундагы хезмәткәрнең кабул итү бүлмәсендә чәй эчеп утыруын күргәч, чүт косып җибәрмәде. Ике атналап инде, исем-фамилиясе билгесез бер хатын ята, карыйсызмы, дигәч, баш селкеп, әйе, диде. Битен ачып күрсәтүгә, янында басып торган медицина хезмәткәренә таба янтаеп, аңын югалтты. Нашатыр иснәтеп, айныткач, кирәкле кәгазьләрне тутырып, кайчан килеп аласыларын билгеләп, бик авыр уйлар белән мәетләр ята торган бинадан чыгып китте. Әнисенә бу хакта әйтергә теләмәде. Аның ике атна буена алдалап килгәнен белгәч, әйтүдән ни файда, дип уйлады. Кәримә Ситдыйковна, әйтерсең лә ерак бер сәфәрдән кайтырга җыена иде, өстенә өр-яңа затлы күлмәк, туфли киеп, үзен озатырга килгән Роза белән кочаклашып үбешә-үбешә саубуллашты, тегенең колагына ниләрдер пышылдады да, машинаның алгы утыргычына кереп утырды. Идрис сүзсез генә артка чүмәште.
Иптәш Фатыйхов командировкадан кайту белән Идрис хәлләрне атасына җиткерде. Бу көнне гомердә булмаганча. персиятел өендә олы гауга, буран булды. Сәпсим терелеп “ кеше” булып кайткан Кәримә Ситдыйковна үкереп елап, мин гаепле түгел аның юкка чыгуында, каян белергә тиеш идем мин аның кайда йөргәнен. Әллә мин аны карарга тиеш булып чыктыммы хәзер, дип тәкрарласа да, ирләр үз сүзеннән чыкмады, иртәгесен, авыл зиратында җир казытып, Фәймә түтине алып кайтып мөселманча зурлап күмделәр...
Кәримә Ситдыйковнаны сагындым, дип район үзәгеннән Антонида Степановнага ияреп Розаның килүләре ешлап, Идриснең ачуын чыгарса да, ул тавыш чыгармады. Елга буйларын, урманыгызны күрәсем килә, дигәч, тешен кысып булса да, кунакларны ияртеп, елга буена алып төште, хәтта түгәрәк күлдә көймәдә дә йөздереп кайтты.
Идриснең бу кырын эшләрен Нәгыймәгә бик тиз җиткерделәр. Йөрәк астында нәни йөрәк барлыгын әле үзе дә белеп бетермәсә дә, Нәгыймә бу хәбәрләрне бик авыр кабул итте.
ДӘВАМЫ БАР.