Литература
15 Января 2024, 11:00

Соңлаганмын икән шул

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова. 1 ӨЛЕШ. -Кайталар! Кайталааар! – Авыл башындагы олы юл чатында җәелеп үскән өянкенең киң тармакларына басып сакта торучы Хәлим чүт агач башыннан егылып төшмәде. Аның янына менәргә кызыгып басып торган малай-шалайга шул гына кирәк тә иде - алар ялан аяклары белән олы юл тузанын пыр туздырып авыл ягына элдерттеләр.

Соңлаганмын икән шулСоңлаганмын икән шул
Соңлаганмын икән шул


-Кайталар! Кайталааар! – Авыл башындагы олы юл чатында җәелеп үскән өянкенең киң тармакларына басып сакта торучы Хәлим чүт агач башыннан егылып төшмәде. Аның янына менәргә кызыгып басып торган малай-шалайга шул гына кирәк тә иде - алар ялан аяклары белән олы юл тузанын пыр туздырып авыл ягына элдерттеләр.
-Кайталааар! Кайталааар!
Моңа хәтле авылга киленнәрне хәле булганнар өч ат, я булмаса парлы, я бер атка арба я-тарантас, я кошевка- чана җигеп төшергән булсалар , бу инде авылга иң беренчеләрдән булып машина белән кайтучы киленне каршы алу тамашасы иде. Капка төпләренә чыгып тамаша көткән хатын-кызларга да җан керде, алар да алларына бәйләгән альяпкычларын төзәткәләде, башларына япкан яулыкларының төенен ныгытыбрак тартып куйды. Ул арада олы юл башынан машина сызгырткан тавыш та ишетелде, карап калыгыз безнекеләрне дигәндәй,машинаның ике яктан да ачык тәрәзәләреннән кәләш белән кияүнең башлары күренде, алар ике якка да машина тәрәзәләреннән кәгазьле конфетлар чәчә-чәчә урам буйлап әкрен генә колхоз рәисе яши торган тыкрыкка таба борылды. Тыкрык дигәч тә, тыкрык кына түгел бәләкәй генә урам инде анысы. Авылның нәкъ урта бер җирендә тау башының иң биек яссу урынына урнашкан, авылныкылар әйткәнчә, персиятел йорты, авыл йортларыннан да ныклыгы һәм зурлыгы белән бик нык аерылып тора иде. Киң итеп ачып куелган сары гәрәбә төсендәге урыс капка янында да бала-чага, кыз-кыркын шактый күп. Җиргә сибелгән тиеннәр белән конфетларны комсызланып җыярга ташланган бала-чагага Кәримә Ситдыйковна мыскыллы карашын гына ташлады да, мескеннәр, туйганчы конфет та ашамаган болардан кеше чыгамы инде дип ысылдап, чыраен читкә борды. Ул арада машина ишек алдына кереп туктап калды, кияү егете, ягьни Кәримә Ситдыйковнаның бердәнбер улы Идрис машинаның икенче як ишеген ачып кәләшенә кул сузды. Ул арада , кем китереп тоттыргандыр, Кәримә Ситдыйковна ап-ак чигүле мендәрне киленнең аяк астына ташлап өлгерде.
-Безнең киленебез гел шулай ап-ак мамык мендәрләргә генә басып йөрсен.
Кемдер, бал белән май каптырыгыз, Кәримә Сы...Сый...тыковна, дип кулына бал белән май савытлары салынган тәлинкә тоттырганда аның йөзе каралып китте. Әй, яратмый да инде ул үзенең атасы исемен ялгыштырганны! Авыл җирендә дәрәҗәле кешеләргә абый апа дип эндәшсәләр дә, ул кияүгә чыгып, ирен җитәкче итеп билгеләгәч тә, үзенә исеме һәм атасының исеме белән генә әндәшергә боерык бирде. Бу зур авылга ирен эшкә күчергәч тә иң беренче колхоз җыелышында чыгыш ясаган иренә, миңа Кәримә Ситдыйковна дип кенә эндәшсеннәнр дип, кат-кат әйтеп куйды. Әмма моңарчы мондый эндәшүгә ияләшмәгән авыл халкының аның атасының исемен гел кыйгайтып әйтүе саруын чистый кайнаткан иде инде. Килене белән улына калак белән бал-май каптырганда да йөзе ачыла алмады Кәримә Ситдыйковнаның. Ачуыннан капка төбендә җыелышып әйтерсең лә аю биеткәнне карарга килгән бала-чагага карап, иренә, капканы яп инде, нишләп торасың дип боерык бирде. Әллә колхоз рәисләре бик еш алмашынып торганга, әллә сугыштан соң калган гадәт буенча, колхоз рәисен авыл халкы һәрчак иптәш Фәләнев дип йөртте, Кәримә Ситдыйковнаның да ире авыл өчен иптәш Фатыйхов иде. Шактый гына олы яштәге чәчләре инде чалара башлап коелырга да өлгергән иптәш Фатыйхов капка төбендәге малай-шалайларга киресенчә, үз яшьтәшләренә караган кебек елмайды да, их, җегетләр, менә минем дә шулай өйләнгән чаклар бар иде бит, сез дә бик тиз үсеп җитеп матур итеп туйлар ясарсыз әле, дип бер-ике малайның чәчләре кыркып алынган башларыннан сыйпап куйды да, ну, ничек соң, конфет җиттеме барыгызга да дип сорады. Персиятел хәтле персиятелнең үзләре белән тиңдәш кебек сөйләшүеннән күпчелеге кыенсынса да, арадан бер кыюрагы, конфеты җитүен җитте аның, тик кинога барырга биш тиен дә эләкмәде, дип җавап кайтарды.
-Эх, җегет, акчаны аны эшләп алсаң шәбрәк инде ул. Менә каникуллар бит хәзер , ындыр табагына я булмаса башка эшкә кер җәйгелеккә, вәйт шул чагында биш тиен генә булмас кесәңдә. Ярар, җегетләр, сез ачуланмасагыз, мин капканы ябам инде. Шул чак иптәш Фатыйховның күз карашы каршы як коймага терәлеп басып торучы Нәгыймәгә төште. Әллә ничек кыен булып китте иптәш Фатыйховка. Ул башын иеп исәнләшкән кебек итте дә, капканы ябып, эчке яктан капкага сөялде.
Туй кунаклары, хатыны, улы белән килене инде өй эченә кереп киткәннәр. Ишек алдында машинаның бар ишекләрен дә ачып куеп үз урынында йокымсырап утыручы шофер Әхтәм белән машина күләгәсенә килеп ятып койрык болгаучы Сарбайдан башка беркем дә юк. Иптәш Фатыйховның шул мизгелдә машинасына утырып әллә кайларга чыгып олагасы килде, әмма ул белә иде, район партия комитеты секретарьләре өйдә аның улының туена җыелган, ә ул монда әллә кемнең язмышы өчен баш катырып тора. Авып сулап куйганнан соң, шофер егет янына килеп, бүген кичкә кадәр син үз иркеңдә, фәлән сәгаткә килеп җитәрсең, машина ишек алдында торсын диде дә болдыр буйлап өй эченә атлады.
Өй эче умарта күче кебек гөж килә, хатыны Кәримә Ситдыйковна һәм район үзәгеннән килгән олы түрәләрнең хатыннары көлешә-көлешә бер-берсен кочаклый, котлашалар. Хәер, аларның йөзләренә чыккан ясалма елмаюлары кырыйдан караганда бер дә матур булып күренми иде. Авызлары колакка кадәр ерылса да , күзләрендә яшерен ачу, көнчелек утлары ялтыраганы сизелеп тора. Иптәш Фатыйхов озын туй өстәле артына кияү белән кәләш янына иң зур түрәләргә урын бирде, аннары гына хатыны белән үзе дә урын алды. Район мәдәният үзәгенен иң атаклы җырчы-гармунчысы Хәким туй мәҗлесен алып баручы тамада итеп чакырылган иде. Хәким кулына гармунын алып бик матур көй уйнап җибәргәннән соң шау-шу килеп гөрелдәшкән тавышлар да тынып калды, гармунчы бәрхет тавышы белән гармунына кушылып туй җырын җырлап та җибәрде. Кунаклар шаулатып кул чапканнан соң , район партия комитетының беренче секретаренә котлау өчен сүз бирелде. Алардан соң икенче, өченче секретарьләр, райпо җитәкчесе, кыскасы, барлык кунаклар котлап чыкканнан соң иптәш Фатыйхов белән Кәримә Ситдыйковнаның да чираты җитте.
Шактый гына салгалап алса да, иптәш Фатыйховның акылы аек иде әле. Башта түрәләргә шушы куанычлы туй мәҗлесен бизәп килгәннәре өчен рәхмәтләр әйтеп баш иде, аннары улы белән килененә бәхетле киләчәк теләп бәллүр бокалып күтәргән генә иде, Кәримә Ситдыйковна аның терсәгенә терсәге белән китереп төртүгә, чүт бокалын кулыннан төшереп җибәрмәде.
-Менә шундый инде ул, бер мактау сүзе дә әйтә белми. Бердәнбер улыбызны кеше итү өчен, укыту өчен минем күпме көч куйганымны әйтерсең лә белми дә. Әй, ул шул колхоз басуыннан, фермалардан кайтып та кермәс иде, кулыннан килсә. Әле ярый мин тезгенне нык тотам.- Кәримә Ситдыйковна чытлыкланып көлеп куйды. Гармунчы Хәким, буш сүз куыгы шартларга мөмкин икәнне сизеп алып бию көе уйнап җибәрде. Түрә хатыннары да бер бер артлы биергә чыкты, бию көенә баса белсә-белмәсә дә кулларын җилпеп биештеләр, бер-берсенең ирләре кочагына сыенып бетә язып, вальслар әйләнделәр. Туй мөҗлесе кызганнан-кыза барды. Кияү егете Идрис белән яңа гына шушы йортка килен булып төшкән Роза ишек алдына чыгып, мунча артына посып кына тәмәке көйдерделәр. Хәер, моңарчы Идрис хатынының тәмәке тартканын белми иде әле. Шулай да, бу нинди галәмәт, дип тавыш күтәрергә, я сорарга базмады. Идрис үз туенда үзен, гомумән, чит кеше итеп тоеп утырды. Әллә төш күрәмме соң мин, нишләп монда утырам, чыгып таярга кирәк моннан, мине бит анда Нәгыймәкәем көтә дигән уйлары да аңа туй өстәле артында тыныч кына утырырга ирек бирмәде.
...Әллә ничек кенә килеп чыкты Идриснең өйләнүе. Бу авылга әтисен колхоз рәисе итеп билгеләгәндә ул инде сигезенче класста укый иде. Кыш уртасында колхоз йорты дип аталган шушы йортка күченделәр алар. Моңа хәтле Казанга ерак та булмаган районда куе урман уртасында утырган совхозда директор булып эшләгән иптәш Фатыйховны колхозга күчерәчәкләр дигәнне ишеткәч, Кәримә Ситдыйковна чын-чынлап үкереп елады. Инде бер-авылдан икенчесенә күченә-күченә тәмам туйган, алдагы көннәрен я берәр район үзәгендә я Казанның үзендә үк уздырырбыз дип өметләнгән өмете челпәрәмә килде. Татарстанның ерак бер районына күченү аны тәмам эштән чыгарды, нервысы бетте, ире я улы тарафыннан бер кыек сүз ишетсә тәмам ярсып елый, кычкырына торганга әйләнде. Шушы авылга килеп урнашкач та башта китапханәгә эшкә урнаштырганнар иде үзен, әмма авыл кешеләрен, аларның, апаем дип эндәшүләрен өнәмәде, хәтта күрәлмас хәлгә җитте. Ахырдан нервыларым бетте, дип өйдә генә утыра торганга әйләнде. Иптәш Фатыйховка кешеләр алдында хатыны өчен кыен булса да, ул хатынын: Кәримә Ситдыйковна Бөек Ватан сугышы инвалиды кызы, авыр хәлдә урында ятучы әтисен кечкенәдән үк карап нервылары беткән дип акларга тырышты. Сүз иярә шунысын әйтим әле, Кәримә Ситдыйковнаның әтисе сугышта бөтенләй дә катнашмыйча, бер районда военкоматта эшләп, ничектер инвалид дигән таныклык та алып, күп төрле ташламалардан файдаланып яшәгәне бик соң гына ачыкланды. Ачлыкның, юклыкның ни икәнен дә белмәгән Кәримә Ситдыйковнаның нервысына авылдагы күзгә бәрелеп торган ярлылык, күңел ачар өчен бернинди җай булмавы да нык бәрде. Шулай да иренә шушы колхозны күтәрергә килгәне өчен совхозда йөргән брезент тышлы Бобик машинасы урынына кап-кара елтырап торган Волга машинасы биргәч нервылары урынына утырды тагын. Ире районга барасы бар диюгә, ялт итеп киенеп ясанып, шофер янына алгы урынга кукыраеп чыгып утыра торган булды.
...Үч иткәндәй ул елны Идриснең битен кып-кызыл бетчә басты. Бу авыл суына аллергиядер дип, әнисе хәтта иренә эчә торган суны да район үзәгеннән кайтарта башлады. Әмма, ни генә кыланып карасалар да, бетчәләр азганнан-аза гына барды. Кышкы каникуллардан соң таныш түгел класска битен тоташ бетчәләр каплаган үсмер егетне ияртеп, мәктәп директоры килеп кергәч, класс башта бер тын тынып торды. Аннары кемдер“кышын пешкән җиләк” дип пышылдады, ий тотынды класс көләргә, “персиятел җиләге” диешеп пышылдашырга. Директор укытучы өстәленә учы белән шапылдатып суккач кына класс бераз тынычланды. Алай да хи-хи килеп хихылдашулар ишетелгәләде. Авылга яңа рәис килгәнне бала-чага олылардан да алда белеп өлгергән, аларның күченгәнен шул тирәдәрәк яшәүче малайлар лапас түбәсенә менеп карап-күзәтеп торып, башкаларга да әллә кайчан ишеттергәннәр иде инде. Класста бер-ике буш урын барлыгын күреп, директор Идрискә урынны үзенә сайларга кушты. Арткы партада берүзе утыручы егет янына кыенсынып кына барып утырды Идрис. Бер атналап классташлары белән уртак тел таба алмады ул. Бер сугышып алганнан соң барысы белән дә дуслык җепләре ныгыды, уртак серләр, уеннар, шөгыльләр барлыкка килде.
...Мәктәпне яхшы билгеләренә генә укып бетереп, әнисе белән Казннның иң югары уку йортын яуларга китте Идрис. Физика-математика факультетына исәп тоткан Идрис конкурстан уза алмады. Әй талашты да инде Кәримә Ситдыйковна ире белән ул көнне- кунакханәнең тәрәзә пыялалары чыңлап торды аның әче тавышыннан. Тик партия члены иптәш Фатыйхов бу юлы партиягә биргән сүзенә тугры калды- малаена урын сорап университет җитәкчеләренә баш иеп кермәде. Идрис тә башта әтисенә нык үпкәләгән иде, әмма кичен әтисе белән Казан урамнарын ураганда фикерен үзгәртте һәм әтисе тәкъдиме белән авыл хуҗалыгы институтының механиклар әзерли торган факультетына документларын тапшырды. Институтта укыганда, аралар бик ерак булса да, әнисе юлга тузан кундырмады, улы янына бик еш килеп йөрде. Аның кемнәр белән дуслыкта булуына бигрәк тә нык игътибар итте әнисе. Улым, син колхозчы баласы түгел, алар белән дуслашуыңнан бер эш тә чыкмаячак, син әтиең кебек урындагыракларның балалары белән дуслаш. Тормыш бит ул без гел саен җибәреп торган акча-азыклардан гына тормый. Әтиең дә картая. Тиздән пенсиягә чыгар вакыты җитә, әле һаман үзенә җылы урын сорап керергә кыймый йөри. Нүжәли син дә әтиең кебек сазга батып йөри торган булырсың. Минем картлыгымны кем кайгыртыр? Минем сәламәтлегемнең нинди икәнен күреп торасың бит, дип килгән саен Идриснең колак итен ашады. Кызлар озатып йөргәләсә дә Идрис Казанда уку чорында үзенә кәләш булырдай кызны тапмады. Укуын бетереп авылга кайтуга кара чәчләрен ике якка үреп озын толымнарын күкрәкләре өстенә салган, башын кечтеки генә косынка белән каплаган, иңенә пар чиләкле көянтә аскан таныш түгел кызны күреп аптырап калды. Моңарчы каникулларга кайтып йөрсә дә нишләп күрмәгән ул бу сылукайны? Идриснең йөрәге дулкынланудап дөп-дөп тибә башлады. Кыз, каршысында басып торган егеткә, елмаеп, әллә гашыйк булды инде, әллә телен йотты, Идрис, әллә танымыйсыңмы, абау, ни булды сиңа дип, үзе сүз башлады. Телең ачылыр, кил, минем чиләктән су эчеп ал, дигәч, Идрис, башын селкеп, әйе дигәнне аңлатты да, чиләк читенә тотынып, салкын суны голт-голт итеп эчә башлады.
-Әллә чиләктәге суымны эчеп бетерә инде, Ходаем? Идрис дим, салкын тидерерсең, ул хәтле күп эчәргә ярамый эссе көндә салкын суны дип, көянтәсен тартып куйды. Аны-моны көтмәгән Идрис, чиләктәге су белән яртылаш диярлек коенып, манма булды.
-Син...синме бу Нәгыймә? Классташ? Танымадым. ..Чистый танымадым. Син бит... син нык үзгәргәнсең.
-Шулайдыр шул, Идрис. Эш үзгәртә инде. Картаеп киткәнмендер инде, әйеме? Мин бит синең кебек Казаннарда күләгәдә генә китап укып ятмадым.
-Син ни сөйлисең, Нәгыймә! Какой картаю! Син...син ... вообще шундый матур икән бит. Әллә мин сукыр булдыммы икән?
-Синме, Идрис? Әйтсәм әйтим инде, син бит пешкән кызыл җиләк идең!
Кыз кеткелдәп көлеп , пока, пока дип саубуллашмыйча да үз юлы белән китеп барды.
Суга чыланган, ботинкаларын юл тузаны каплаган Идрис, чемоданын тоткан көе аның артыннан авызын ачып карап калды.

ДӘВАМЫ БАР.

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас