Литература
29 Декабря 2023, 07:15

Яңа мендәр

Автор: Сания Шәрипова. Әхирәтемнең машинасында аның белән бергәләп, район үзәге Бүздәктәге “Табыш” кибетенә барып, Яңа елга бүләк сайларга уйладым. Биредә Татарстаннан китерелгән товарлар арасында очсыз гына хакка җаның ни тели‒ бар да бар. Хәерченең акчасын очсызлы товар бетәрә диюләре хак икән.

Яңа мендәрЯңа мендәр
Яңа мендәр

Әхирәтемнең машинасында аның белән бергәләп, район үзәге Бүздәктәге “Табыш” кибетенә барып, Яңа елга бүләк сайларга уйладым. Биредә Татарстаннан китерелгән товарлар арасында очсыз гына хакка җаның ни тели‒ бар да бар. Хәерченең акчасын очсызлы товар бетәрә диюләре хак икән. Минеке булу беләнмени, акчаның күзе юк шул. Ун меңлек пенсиямне тәгәрмәчле кәрзин тулы азык –төлеккә алмаштырганны сизми дә калганмын.Чыгып барышлый, күзем аккош мамыгыннан ясалган мендәрләргә төште. Бәясе ат хакы түгел. Өстендә күрсәтелгән язуын укыдым. Подушка.” Лебяжий пух”. “ Павлина”. Күл буенда йөзеп йөргән ике зур аккош сурәте төшерелгән. Павлина, хәтерем ялгышмаса, тәвә кошыбит. Нигә картайган көнемдә шул мендәрләргә ятып рәхәтләнеп йокламаска әле. Ул җиңеллеге, ул йомшаклыгы, ул матурлыгы, тотып карап,сөенүләремнең чиге юк. Могаен, андый мендәрләрне патшаларның башы да күрмәгәндер. Әхирәтемнән бурычка акча алып торып, ике пар сатып алдым. Берсе ‒ үзебезгә, икенчесе ‒ әнкигә. Аллага шөкер, сиксән сигез яшь тулды. Сөендерим әле газиземне. Өйгә кайткач, ир белән әзрәк телгә килеп алдык алуын:
‒ Сантый дисәң, сантый түгелсең. Башың бармы синең. Кем өч йөз сиксән тәңкәгә аккош мамыгы сатсын. Урам буйлап иске мендәр йоны җыючыларның чистарттырып алынган чүбеул. Аккошларны атарга да ярамый, каян килсен аккош мамыгы, ‒ дип акыл сатмакчы иде.
Үпкәләсен сизеп торсам да турсайган авызын, кырык сүзгә җитеп, тиз яптым:
‒ Син беләсеңме, аучылар беләме. Гәзиттән язмаларын укыган идем. Иң юньсез кошлар ‒ аккошлар дигәннәр. Алар көндез кенә матур итеп парлашып йөзеп йөриләр икән. Төн туу белән, явыз эшләрен башкаралар, үрдәк-каз ояларын туздырып, йомыркаларын-бәпкәләрен ашап йөриләр икән. Монда “павлина” Иваново эшләнгән дип язылган. Тәвә кошы күпләп асралган фермалардан сатып алалардыр.
‒ ...дыр, -дыр,-дыр, ярлыгын сатып алалардыр.
‒ Хатымшаланып, белмәгән көйгә, минем белән ярышып утырма.
Икенче көнне аларга күңелемә ошаган тукымадан тышлар тектем. Көлеп торалар инде менә. Йоклар алдыннан иргә мендәрне күтәреп кертеп биргән идем. Кирәкмәгәнлеген әйтеп, юкка кызып китте. Кирәкмәсә, ялынып, йоклар алдыннан аның көен көйләп торып булмый әле. Кибеттә битлекле халык күп иде, белмим, грипп йоктырдыммы. Тән кызулыгым күтәрелеп, хәлем бетебрәк, башым авыртыбрак, йокымны китеребрәк тора. Икесен дә кабартасы да юк, болай да камыр сыман күпереп торалар,үз башым астына куйдым. Кичен мин иртә ятам. Көндез арыгангамы, яту белән сүнәм. Ул таңга кадәр телевизор карап чыга. Кайсы чакта көне-төне керфекле күз йоммый, миңа сиздермәскә тырышып, ыңгырашып чыга.
Кабарып торган мендәрләрнең әле берсенә, әле икенчесенә ятып карыйм. Ни гаҗәп, әйләнәм дә әйләнәм. Тәрәзә төбендәге таң алдыннан эчә торган йокы даруын да эчеп карадым. Раббемнән, бисмилланы әйтеп, тәмле йокылар, матур төшләр, хәерле иртәләр насыйп итүен сорап, “Фатиха” белән “Аятел көрсине” ничә укыганмындыр, юк, йоклый алмыйм гына бит. Аптырагач, тәрәзә төбендәге өстәл лампасын кабызып, капланып яткан килеш, Яңа ел турында шигырь язып, утны сүндердем. Ярты төн узды, йокы тәмам качты.Түр як бүлмәдән телевизор яктысы төшә, ишетелер-ишетелмәс тавышы нерваны ашый. Күзләр ачык, таныш түшәм тактасын саный. Караңгы түгел, урамдагы баганадан төшкән яктыда идәндәге энәне эзләп табарга була. Кырыма кыз- кыркын җыелган. Кымшанмый аларны күзәтәм. Чәчемә чәч каптыргыч эләктермәкче булалар. Ул шундый тупас шөкәтсез, әйтерсең тәвә кошы йоныннан ясалган куш йодрык зурлыгы чучела. Башымны болар кемнәр соң, ары- бире мендәргә ияреп кайткан пәри кызлары булып, шулар йоклатмыймы дигән уй сыпырп узды. Юрган астыннан кулны сузып, төймәсенә басып,янәшәмдәге тәрәзә төбендә торган электр лампасын кабыздым. Диван бушады, сулар һава сизелеп иркенәйде.Барсы да юкка чыкты.Истәлеккә кечкенә йомшак ак төстәге мамыклы канат калган, аның очына чәчэләктергечемнең зәңгәр пыяла кашлы бизәүгече ябышып тора. Әллә башым китәме. Керфек тә йоммадым ич. Җен кызлары җыелмагандыр инде. Аларның барлыгына ышанмыйм. Малайларыбыз мулла. Кичә( ял көнне) зурысы ялгызы азга гына кайтып киткән вакытында хәер бирү турында вәгазь сөйләде. Ышанмасак та, ышанган кыяфәтле булып тыңлап утырдык. Ясин чыгарга ашыгуын әйтте. Бар да чын булса. Кеше эчендәге җеннәрбу доганы ишеткәч, я чыгып качалар да ул терелә,чыкмасалар ‒ җан бирә икән. Күп тапкырлар мондый вакыйганың шаһиты булган. Шуларны уйлагач, аккош мамыгы тутырылган мендәрне алып очырып, икенчесенә күчеп яттым. Азмы- күпме аунадым, бик озак кебек тоелды. Чынында алты-җиде минуттай вакыт үткән. Йокламагач, әледән-әле, тәрәзә төбендәге шалтыраткычтан сәгатьне карап торам. Әллә йокыга киттем, әллә күземә күренә... Кандра белән Бүздәк арасында бер машина юл читендә мине төшереп калдырып борылып китте. Кырымнан нык зур-зур машиналар үзләре авардай булып, өстемә кузовлары тулы төрле юанлыктагы озын торбаларны бушаталар. Инде шулар астында калдым дигәндә, тагы да зуррак кайсы эттергечле, кайсы күтәргечле тракторлар килеп, торбаларны боргалыйлар, күтәрәләр. Песи эләктерергә җыенганда, кая барып бәрелергә белми, үлем көткән бәләкәй тычкан баласыдай дер-дер калтырап, куркудан тешләремне тешкә бәреп шакылдатып басып тик торам. Көн дә яңгырлы, аяк асты да юеш, пычрак, шугак. Ничек кирәк алай бу аралыктан чыгып, ерганак суында кулларымны юып азаплана идем, бу юлы чынлап торып, мәте арасына посып ятып күренмәгән кап-кара ялтырап торган йонлы песи,көтмәгәндә өстемә ыргып, учны учка куеп, баш астына салып яткан кулларыма алгы ике аягының тырнакларын батырды. Артымда таныш тавышлар да ишетәм, утны кабызырга, кулларымны ычкындыра алмыйм. Көрәшәбез.Ә ул кеше тавышы белән:
‒ Моңа кадәр бу тырнаклардан исән котылучы булмады, ‒ дип, тырнакларын ике кул аркама батыра бирә, күзләрен фонарьдай яндырып.
Ничектер башны, калкытып, күтәрүгә ирештем. Утларны кабыздым. Кухняда, салкын чәй эчеп, бераз уш җыйдым. Икенче мендәр дә чыгып очты. Иске мендәремне баш очына салып яткан идем, таң беленгәнче, изрәп йоклаганмын.
Укучым, нигә ирен уятмады икән дисезме? Аның тездән югары ике аягы да киселгән. Көне-төне сызлана. Йоклап китә алса, уятулар юк инде.
Икенчекөнне, кояш чыгып, яктыргач, түзмәдем, уенчыкның эче кызыктырганга, аны ботарлаган бала шикелле, кайчы белән мендәрне ярып карадым. Эчендә ни бар иде дисез, әйтмим. Сатып алсагыз, үкенмәссез.
Баш белән мендәр арасында калып бер-берсенә ябышкан кулдагы песи тырнагы эзләренә сыер җилене ярылганга сөртә торган вазелинны сөртсәм дә, төзәлеп бетәлмичә, атнадан артык йөрделәр әле.
Бу ни икәнен үзем дә аңламадым. Берничә көн шок хәлендә йөрдем.Нәрсәгә юрарга белмичә, Яңа елның сәер шаяруы, усал бүләге итеп кабул иттем.
Сания Шәрипова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас