Литература
29 Декабря 2023, 06:00

Тузанлы юллар

Автор: Әсхия Абдулина-Костикова. Ахыры. Салихның улы тормышы, гаиләсе, балалары турында үз авызыннан беләсе килде. Әмма больница палатасында, телсез калып яткан Гөлсем янында бу хакта сөйләшү мөмкин түгел иде. Хәйран вакыт әнисе янында утырганнан соң, Айдар,Салихка таба борылып, Сез мөмкин булса, бераз әни янында торып торыгыз инде.

Тузанлы юлларТузанлы юллар
Тузанлы юллар

Салихның улы тормышы, гаиләсе, балалары турында үз авызыннан беләсе килде. Әмма больница палатасында, телсез калып яткан Гөлсем янында бу хакта сөйләшү мөмкин түгел иде. Хәйран вакыт әнисе янында утырганнан соң, Айдар,Салихка таба борылып, Сез мөмкин булса, бераз әни янында торып торыгыз инде. Мин хатынымны җибәрермен кичкелеккә, әни янында кунарга. Ә сез безгә кайтып юынып ял итәрсез дә, иртән килерсез әни янына, диде. Салихка лотерея билетына машина оттың диделәрмени! Әлегә аңа абый дисә дә, кунакка чакырды бит улы, дип эчтән шулхатле сөенде, шатлыгы аның йөзендә, күзләрендә дә чагылды. Гөлсем дә бер якка авышкан иреннәрен кыймылдатып нидер әйтмәкче булды, тик сүзләре генә әлегә аңларлык булмады. Улы әнисенең кулларын сыйпап, мин кайтам, әни, абый синең янда кала әле, яме. Син борчылма. Киленең килер төнгелеккә дип саубуллашып чыгып китүгә, шәфкать туташы кереп системалар куйды, тиешле даруларын бирде, аннары массаж ясаучы килеп, Гөлсемнең хәрәкәтсез калган кул-аякларын уарга, массажларга тотынды. Салих та ничек итеп массаж ясарга кирәклеген дикъкать белән карап өйрәнеп торды.
-Абый, хатыныгызны бик яратасыз ахрысы, күз дә алмыйча карап торасыз. Булмады инде шундый бәхетле хатын булырга дип, массаж ясавын дәвам итте. - Салих җавап урынына авыр сулап кына куйды. - Шулай шул. Бер-береңне хөрмәт итеп яшәүләргә ни җитә. Минем дә әти-әнием шундый матур яшәделәр. Икесе дә бер-бер артлы китеп бардылар. Әти гел әйтә иде әнигә, берүк мине үзеңнән калдыра күрмә дип. Әти китте, аның артыннан ярты ел узуга әни дә китте. Хәзер менә мине әрләүче дә, кызганучы да юк. Ир дигәнем исә эчүгә сабышты. – Бу хатынның да эче тулы сагыш иде булса кирәк. Бер белмәгән ир затына эчендәге авыртуын тиктомалдан сөйләмәс иде, дип уйлады Салих эченнән.
-Сез бит әле яшҗ. Бәлкем ялгышкан гынадыр ирегез. Бар да яхшы булыр сезнең дә. Тормышта була инде ул авыр чаклар. Түзә белергә генә кирәк.
-Кая яшҗ булыйм ди инде мин. Кырыкның теге ягына чыккач . Ике балам белән кайвакытта әллә кайларга китеп югаласыларым килә. Ә кая барыйм. Бер туган-тумачам юк. Була бит шулай, әтием дә, әни дә гаиләләрендә бердәнбер бала булганнар. Мин дә берүзем үстем. Ичмасам, балаларым күбрәк булсын дип теләдем. Бирде Ходаем, ике бала бирде. Балалар белән төн уртасында өйдән себереп чыгара, шул әтиемнәрдән калган квартирадан бит әле. Аның монда әшнәләре дә, туганнары да күп шул. Ә мин медицина училищесына укырга кердем дә калдым инде туган җирем диеп. Их, булсын иде ул берәр кайда, кил, ярдәм итәбез, дип торучы туганың, –массаж ясаучы күзләренә тыгылган күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды. –Сез гафу итегез инде, әллә ниләр сөйләп ташладым, болай да үзегезнең борчулы көннәрегез бит әле. Хатыныгыз шундый матур. Үзегез дә шундый матур, төп төз гәүдәле,әйтерсең лә нинди дә булса офицер.
Салих, ак тешләрен елтыратып елмаеп, ә мин чыннан да офицер, отставкадагы офицер, диде. Сез ныклап уйлагыз алдагы тормышыгыз, балаларыгыз турында. Бәлкем мин сезгә ярдәм итә алырмын. Тик башта сез минем Гөлсемемне аякка бастырырга сүз бирегез.
-Ай, Аллам, булмасны сөйләмәгез. Ышанмыйм мин хәзер бер кешегә дә. Дөресен әйткәндә туганнары больницага эләккәч барысы да матур сайрыйлар. Ә аякка басуга тизрәк чыгып китәләр. Оныталар инде, билгеле, һәркемнең үз тормышы, үз кайгысы дигәндәй. Ярар, гафу итегез, монда сөйләгән монда калсын, старшыебыз ишетсә, эшемнән куып чыгарырга да күп сорап тормас. Менә шулай итеп аяк бармакларыннан уа башлагыз. Иң нечкә, иң кирәкле кан тамырлары аякта, ярар мин киттем, дип өйрәтеп, хатын чыгып китте.
Урында телсез ятса да, Гөлсем, сөйләгән сүзләрне ишетеп, уйланып ятты. Нидер әйтергә теләп, Салихка яныма утыр дип, ым какты.
Салих урындыкны караватка терәп үк утырды да Гөлсемнең хәрәкәтсез кулын кулына алды. Кул бармаклары ярым бөгелеп катып калганнар, Салих әкрен генә кул бармакларын, уч төбен, беләзек турын угалап хәрәкәтләндерергә тырышты. Алай гына барсы да хәрәкәтләнеп китсә соң!
Гөлсем өчен иң кыены йомышын йомышлау иде. Күпме генә түзеп ятса, Салихтан оялса да, кәгазь сорап алып язып, санитарканы чакыруны сорады. Башта Салих аңламый торды. Санитарка кергәч, ник әллә хатыныгызның ыштанын салдырганыгыз юкмы бердә дип йөзенә бәреп әйткәч, кызарынып китеп, санитаркага булышмакчы булды. Менә карап торыгыз, памперсны менә шушылай итеп ачасың да, хатыныңны бер якка борып тегесен салдырасың, нечкә җирләрен юып чистартасың. Үзегезгә кирәк чагында бик тиз кереп китәсез бит, ә монда санитарка кирәк булган, ә. Санитаркалар караучысы булган кеше янына керми, монда берүзләре ятучылар да дачуурта дип сукрана-сукрана санитарка Гөлсемнең астын чистартты. Бала чага вакытындагы кебек оялды Салих Гөлсемнең шәрә ботларын, күлмәк асларын күрүгә. Гөлсем дә хәрәкәтләнә торган кулы белән бот араларын капламакчы булып күлмәген тарткалады. Аның саен санитарканың ачуы гына кабарды.- Монысы ишшу җитмәсә тарткалашып ята. Тимә күлмәгеңә, буйыйсың бит. Әле сине реанимациягә салмаганнар, анда салсалар гүпчим шәрәтән, шул памперстан гына яткан булыр идең. Иреннән ояла имеш. Ничә бала тапкандыр әле шушыннан, ә картайгач оялып торган була. Булды, принимай хатыныңны. И санитаркаларны башка борчыма, яме , дип шактый авырайган памперсны күтәреп чыгып китте.
Кичкә дежурга Гөлсемнең килене килеп җитте һәм үзләренең өй адресын аңлатып Салихка ял итәргә кайтырга кушты. Дөрес, ул ире әйткән яңалыктан шок хәлендә иде. Ничек инде бер белмәгән , гомерендә бер күрмәгән кешене, минем чын әтием кайткан дип авыз ерып шатланып утырмак кирәк дип уйлады ул. Әллә кайда трай тибеп йөргәндер дә, картайгач, карарга кеше табылыр дип кайткандыр дип Айдарның йөзенә чыккан шатлыгына тоз да сипмәкче булды. Әмма Айдар Салихның чын әтисе булуына инанган иде инде. Бала чагында ук бабасының әйтеп калдырган сүзләрен дә хатынына җиткергәч, хатыны җилкәсен генә сикертеп куйды.
-Белмим, белмим. Син ышансаң ышан. Тик аяксыз-күтсез калып миңа килеп егыласы булмасын. Әле әниең дә аякка басамы-юкмы, бер Алла гына белә, дигәч Айдар йодрыгын йомарлап аш өстәленә китереп сукты.
-Син туктыйсыңмы? Юкмы? Әнигә сүз әйтеп кара! Синең кубызыңа күпме биергә була? Азганнан аза барасың, ахыры ни булып бетәсен чамала. Әни янына бармасаң да була. Үзем барырмын, дип Айдар кабат әнисе янына җыена башлады.
Моңа хәтле хатын сүзеннән чыкмаган Айдарның болай чыгымчылавына исе китте хатынының. Чынлап та артыгын әйтеп ташладым, ахрысы дип уйлап, барам, барам, син ял ит дип тиз генә киенеп чыгып китте.
Кайнанасы белән киленнең беркайчан да якын итеп аралашып утырганнары булмады. Җитмәсә оныгы Илгизне үстергәндә дә килене Гөлсем белән улын бик аралаштырырга теләмәде. Моңа Гөлсемнең җаны көйде, әмма улы белән дә киеренке мөнәсәбәтләрен ул тагын да катлауландырырга теләмәде.
Килен аяк-кулларын да хәрәкәтләндерә алмаган, телен әйләндереп сүз әйтә алмаган кайнанасын кызганып, Аллам сакласын шушылай кеше кулларына калып тилмереп ятырга, дип уйлап куйды. Көчәп булса да шулпа каптырып, чәй эчергәч Гөлсем йоклап киткән кебек булды. Килен коридорга чыгып үзе белән алып килгән китабын караштырды. ..
Бер бәхетсез- гел бәхетсез диләр бит. Килен палата ишеген бераз гына кысып куеп китап укуга бирелде. Шәфкать туташлары да алай-болай булса әйтерсез дип, бераз ял итәргә ординаторскийга кереп яттылар.
Төнлә ни сәбәпледер, Гөлсемнең тагын бик каты кан басымы күтәрелде. Ул мөмкинлеге булган кадәр авызын ачып, ыңгырашкан кебек тә итеп карады, исән кулын-аягын да селкеткәләде, әмма аны ишетүче дә, караучы да янында юк иде. Иртәнге бишләрдә шәфкать туташлары уянып, системалар куярга, градусниклар таратырга керештеләр һәм Гөлсемнең җансыз гәүдәсен күреп кычкырып җибәрделәр. Бу вакытта килен кеше коридордагы скәмиядә китабын баш астына салып йоклап ята иде. Тиз генә дежур врачны чакырып, реанимациягә алып киткән булдылар. Әмма инде барысы да файдасыз иде. Гөлсем тыныч кына якты дөнья белән саубуллашты. Бакчасында яңа гына утырткан бәрәңгесе дә, иртән килергә тиешле оныгы Илгиз дә, аны бер күрүдә яңадан мәхәббәт утында янган Салих та, Казанда яшәүче улы Алмаз да – барысы да инде аның үткәнендә калды...
Салих төне буена йоклый алмады. Әллә аруы чиктән ашкан иде, башына гел ямьсез уйлар керде, караватыннан торып сак кына бүлмә буйлап та йөреп карады, әмма Айдарны уятмас өчен, коридорга чыгарга кыенсынды. Кичтән алар озак кына Айдар белән авыл, туганлык җепләре турында сөйләшеп, Салихның читтәге тормыш кыйссасын тыңлап утырып та шактый арганнар иде, шуңа да ул сак булырга тырышты. Бер мәлне ята торгач, йоклап та киткән кебек тоелды, тик ниндидер аңлашылмый торган эчке бер тавыш аны уяткан кебек булды да ул урыныннан сикереп торды. Гөлсем, әллә Гөлсемнең хәле авырайдымы икән? Их, ник кенә янында куна калмадым соң? Үкенерлек булмаса ярар иде дип, Ходайга ялварды. Иртәнге якта, Айдарның аяк тавышларын сизеп, ул да бүлмәдән чыкты. Айдар аптырап, сез иртүк кая җыендыгыз? Бу вакытта больницага кертмиләр бит әле дисә дә, күңелем нигәдер тыныч түгел, Мин барып урап кайтыйм әле. Әниегез бәлкем бүген аякка басар дигән өметем бар дип иртәнге чәй кайнаганны да көтмичә, саубуллашып больница ягына таба китте.
Больницада барысы да инде аяк өстендә иде. Кабул итү бүлегендәге хатынның йөзеннән үк монда нәрсәдер булганны аңлап алды һәм йөгерә-атлый икенче катка менеп китте.
Буп-буш палата. Хәтта Гөлсемнең тән җылысы да чыгып бетмәгән матрасын инде төреп коридорга каталкага чыгарып салганнар. Гөлсем, Гөлсемкәем, дип ыңгырашты күз яшьләрен тыя алмыйча Салих. Палатага килене килеп керде.
-Ничек? Ничек болай булды? Нишләп ярдәм итмәдегез? Сез янында идегезме? Табибларны сразу чакырдыгызмы, дип сораулар яудырса да, килене тыныч кына, әйе, врачлар да килде, вакыты җиткән булгандыр инде. Кеше күзләренә карап ятканчы вакытында китүе хәерле диде.
Салих шашар хәлгә җитеп, сез, сез ни сөйлисез! Нинди кеше кулларына карап яту булырга мөмкин. Мин аны үз кулларымда гомерем буена күтәреп йөртергә дә әзер идем. Их сез, дип Гөлсем җан биргән караватка капланды.
-Йөрер идегез. Ай-һай, күтәреп йөрерлек булгач, кайталар аны. Гомере буена каңгырып, икешәр-өчәр эштә эшләп бар сәламәтлеге беткән хатынны кулда күтәреп йөртер иде имеш. Әле үзегез дә болай ничава кебек күренсәгез дә, эчтә әллә нинди чирләрегез бардыр, дип мыгырданды Айдарның хатыны.
Салихның аны тыңлап торырлык рәте калмаган иде. Ул урамга йөгереп чыкты һәм Айдар янына ашыкты. Машинасын кабызып эше буенча чыгып китәргә җыенган Айдар янына йөгереп килеп туктады да, Айдар, улым, әниең, әниең дип үксеп елап җибәрде. Айдар башта аңгыраеп калгандай булды, аннары тиз генә Салихны да машинасына утыртып, Илгизләргә, әнисенең квартирасына китте. Ишекне сабый бала күтәргән Сания ачты. Аңа хәлне аңлатып, Илгизнең эш урынына чаптылар. Авыллар буенча электрик булып эшкә урнашкан Илгизне табып, больницага киттеләр. Ул арада киленнәре Казанга Алмазга да хәбәр итеп, кичкә барысы да Айдарларда җыелыштылар. Икенче көнне Гөлсемнең җәсаден туган нигезенә алып кайтып, әти-әнисенә якын җирдә кабер казып, соңгы юлга озаттылар.
Каберне ябып бетергәндә генә көчле җил чыгып, олы юлдан тузан күтәрелеп, зират өстендә бераз өермә кебек булып алды да тиз арада юкка да чыкты. Бу инде Гөлсемнең авылы, туганнары, якыннары белән саубуллашуыдыр дип фараз кылдылар зират эчендәгеләр...
Салих өчен тормышның бер кызыгы да, яшәү өчен сәбәбе дә калмаган кебек тоелды. Гөлсемнең җидесен уздырганнан соң ул больницага барып массаж ясаучы хатынны эзләп тапты. Аның тормыш-көнкүрешен сорашты һәм риза булсаң, минем Татарстаннан бик еракта фатирым бар. Аның инде миңа кирәге калмады. Синең балаларың исеменә документларын ясап бирәсем килә дигәч хатынга шок була язды. Ул инде аның улы, оныгы һәм кечкенә оныкчыгы да бар икәнен белә иде Салихның. – Курыкмагыз. Минем гомер буе эшләгәнем оныкларыма да, балаларыма да җитәрлек. Сезне түгел балаларыгызны авырлыктан коткарасым килә дигәч, массаж ясаучы хатын рәхмәтләрен әйтеп риза булды. Бер ай дигәндә ул туган шәһәре, хезмәттәшләре белән саубуллашып, ике баласын алып ерак шәһәргә яңа тормыш, бәхет эзләп юлга чыкты.
Салих улы белән киңәшеп, Бер табан тау өстендәге кычыткан, клен агачлары басып бетергән туган нигезен чистартып, шунда кызыл кирпечтән өй җиткерде. Улы Айдар да, оныклары да атна саен диярлек бабалары янына кайтып шау-гөр килеп балык тотып ял итә торган булдылар. Гөлсемнең йорт-җирен , утырткан бакчасын да гөлбакчасы итеп карап үстерде Салих. Йортны Гөлсемнең Казанда яшәүче улы исеменә күчергәч, ул да ел саен балалары белән ата-баба нигезенә кайтты. Авылдан чыгып киткәндә бер дога да белмәгән, еллар узып туган телен дә оныта башлаган Салих авыл мәчетенә йөреп, догалар өйрәнде, намазга басты.
Машиналар узган саен күтәрелгән юл тузаны аңа һәрвакыт Гөлсемнең сәламе булып тоелды.
ТӘМАМ.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас