Литература
28 Декабря 2023, 07:00

Тузанлы юллар

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова. 6 өлеш. ...Кайтыр юлларын инде чамалап кына хәтерләсә дә, Уфага кайта торган автобус йөртүчегә, үз авылы борылышына җиткәч туктатырга кушып , Салих урынына кереп утырды да күзләрен йомып, уйлар йомгагын сүтә башлады. Авылының сандугачлы әрәмәләре, май аенда ук бозы эреп-бетәр бетмәс чакта су керә торган күлләре, юалы болыннары, баланлы аланнары күз алдына ап-ачык килеп басты.

Тузанлы юлларТузанлы юллар
Тузанлы юллар

...Кайтыр юлларын инде чамалап кына хәтерләсә дә, Уфага кайта торган автобус йөртүчегә, үз авылы борылышына җиткәч туктатырга кушып , Салих урынына кереп утырды да күзләрен йомып, уйлар йомгагын сүтә башлады. Авылының сандугачлы әрәмәләре, май аенда ук бозы эреп-бетәр бетмәс чакта су керә торган күлләре, юалы болыннары, баланлы аланнары күз алдына ап-ачык килеп басты. Салам түбәле өйләрнең морҗаларыннан кышкы зәмһәрир салкыннарда ап-аяз күк йөзенә кадәр күтәрелә торган төтеннәре, тәбәнәк кенә өйләрне баштанаяк күмеп китә торган бураннары, үтә күренмәле күл бозы өстендә ат тизәген алка (шайба) итеп кәшәкәле уйнаулары...барысы да әле кичә генә булгандай исенә төште. Классташ малайлар, кызлар, беренче тапкыр үз классындагы Гөлсемгә дәрес буе карап утырып та сүз кушарга оялулары исенә төшкәч, ирен чите белән генә елмаеп та алды да, яшьлек, дип пышылдап куйды Салих. Янында утырган хатын гаҗәпсенеп аңа карап куйды. Әмма күзләрен йомып барган ир башка дәшмәде. Тигез асфальт юл буйлап автобус ярсу ат кебек алга чапты. Ничә сәгать узгандыр, автобус йөртүче, микрофоны аша, борылышта төшеп калам дигән абзый, әллә кире уйладыгызмы? Туктыйммы, диюгә Салих урыныннан сикереп торды, төшәм, зинһар туктагыз дип кычкырып җибәрде. Тәгәрмәчле зур гына чемоданын алгач, юл читенә басып, тирә якка күз салды.
Туган авылым, авылкаем, кайтам бит ниһаят кайтам бит мин сиңа. Ничә ел узды микән минем синең саф һаваңны суламаганыма? Әһ, һавасы да һавасы – Салих танау тишекләрен кинәйтеп ныгытып сулыш алды. – Эхх, сагынылган икән. Ә мин үземне йөгәнләп яттым бит, сагынмыйм имеш, ике ятып бер төшемә дә керми туган ягым дип. Алдалаганмын. Үз-үземне алдалап, үземнән үзем качып яшәгәнмен икән бит...
Туган авылына әле тагын ун-унике чакрымнар булса да, бу ара инде Салих өчен ике атлап бер сикерү кебек кенә тоелды. Авылына кадәр сузылган асфалт юлдан тәгәрмәчле чемоданын келтерәтеп ул алга атлады. Әллә ничә машина аның янында тизлеген әкренәйтеп, абзый, авылга хәтле алып кайтам, утырыгыз, дисә дә, ул, юк, егетләр, үзем, аякларым белән тәпи-тәпи кайтасым килә. Ә сез барыгыз кайта торыгыз, анда Салих кайта дип хәбәр салыгыз, дип кул гына селтәде. Отставкага чыкса да көн саен физик күнегүләр ясап, унар чакрым җир чапкан кешегә авылына кайту юлы бик кыска кебек тоелды. Ул авылдан чыгып киткән елларда ялан кыр булган урында үсеп чыккан таныш исемле, авылга аптырап карап алды, аерылып чыгып яңа урынга төпләнгәннәр, ахры, дип уйлап куйды. Чүркә урманын чыгуга еракта туган авылының зираты күренде. Шул мизгелдә кырыс командирның күзләре яшьләнде. Мине менә шушы зират чакырып кайтардымы әллә туган ягыма? Шулай булсачы. Әнкәем, әткәй каберләренең кайда икәнен белмәсәм дә, алар бит шунда, бәлкем әле минем кайтуымны да сизеп торалардыр, дип үзенә-үзе сөйләнеп алга атлады.
-Әй, юллар, юллар, миңа бит нинди генә юлларда йөрергә туры килмәде, тау кыяларындагы кәҗә сукмаклары буйлап та, Ак диңгезнең бозлары аша да, сазлыклар, тигез юлларны да күп үтәргә туры килде, тик иң рәхәт юл менә шушы, үз авылыма алып кайта торган тузанлы юл икәнен мин бит әле яңа гына аңладым. Тузанлы... Ә кая соң минем аяк эзләремне саклаган тузанлы юллар? Барысы да хәтергә генә уелып калган, ә юллар әнә асфалт юрган ябынган. –Салих көрсенеп куйды.
Зират белән тигезләшүгә Салих асфалт юлдан ян сукмакка төшеп, зиратның яшел капкасын сак кына ачып эчкә үтте. Зират чикерткәләре, чит кеше барлыгын сизеп, бераз тынып тордылар да тагын скрипка кылларын чирттеләр. Салих кайсы яктагы каберләрне караштырыйм икән дип бераз уйланып торганда, әллә каян гына ак сакаллы карт килеп чыгып, улым, әллә берәрсенең каберен күрергә тукталдыңмы, дип сорады. Салих кинәт кенә килеп чыккан картның тавышыннан сискәнеп китте.
-Ә, исәнмесез, бабай. Әйе шул. Эзли идем. Хәтерләмим шул кайдарак икәнен.
-Димәк, кайтмагансың. Эзең суынган булган шул инде, шуңа күрә ата-анаңның каберләре кайда икәнен дә белмисең. Я, ярар, анысы минем эшем түгел, кеше гаебен тикшерергә. Аллаһ күрүче. Я , кем буласың инде үзең. Бер дә мондый хәрби киемле кешене хәтергә төшерә алмыйм әле мин.
-Мин, бабай, сез белми дә торгансыздыр, Әминә улы булам. Аяксыз Мисбах улы диимме соң.
-Һее, шулаймы? Мисбах улы дисең инде алайса. Ярар, бик яхшы. Әле атаң белән анаңның исемнәрен хәтерлисең икән бит, сөбханалла. Кайберәүләр исемнәрен дә оныта торган заманага килеп җиттек бит. Хәтерлим, хәтерлим атаңны да, әниеңне дә. Син бит анаңны күмәргә дә кайтмадың бугай,ә?
Салих кызарынып башын иде.
-Юк шул, кайтып булмады. Армия хезмәтендә идем.
-Авылда туксанның теге ягына чыккан ике генә кеше калдык инде. Менә мин дә кордашларым, чордашларымны барлап йөрим. Миңа да чират килеп җиткәндер дип яннарына килдем әле. Ә синең әниең теге яктарак, авылның бит үз тәртибе бар улым, карарга җайлырак булсын дип, туган-тумача, якыннар бер тирәгәрәк куела, әле югары очлар белән түбән очлар да бер- берсе арасына катнашмый иде элек. Хәзер буталган инде, кайсы кайда тели, шунда күмә. Ә элек алай түгел иде. Әйдә карап карыйк әле, хәтерем алдамаса, әнә теге олы нарат тирәсендә иде әниең кабере. Мисбах чордашныкын менә белә алмыйм инде хәзер, бик эчкәредә калды шул инде сугыштан кайтканнар, эчкәредә. Тиздән аларны искә алучы да булмас инде. Олы сугыш булганны да онытырлар яшләр. Әнә сезнең гомергә дә нинди генә сугыш-ызгышлар килеп чыкмады бит әле.
Чамалап әнисе каберен табып, бабай анасы рухына догалар кылганнан соң икәүләп авыл урамы буйлап киттеләр
-Мин улым, зиратка якын торам. Менә урам башыннан икенче генә минем өй. Вакытың булса, кереп чык, бал белән чәй эчерермен, дип бабай ике куллап саубуллашып, үз урамына кереп китте, ә Мисбах улы Салих авыл урамы буйлап, ерак туганнары торган йортка таба атлады...
... Гөлсемгә карата булган үпкәсе әллә кайчан онытылып, бар хыялы бергә укыган классташ кызын күреп сөйләшү генә дип уйласа да, Салихның йөрәге, Гөлсемнең капка төбенә килеп җитүгә, янында кеше булса аңа да ишетелерлек итеп, дөпелдәргә тотынды. Башта сак кына кагылды ул капкага, әмма ачучы булмагач, келә бавын тартып карады. Кече капка тавышсыз гына ачылып китте. Чип-чиста баскыч басмаларына кулдан сугылган паласлар җәеп куелган, кояшта җылынган палас өстендә бер соры мәче җәелеп йоклап ятканны күргәч, өйдә кеше бар икән дип Салих шатланып куйды. Чит кеше кергәч, песи сыңар күзен генә ачып аңа таба карады да, кирәгең бер тиен дигәндәй, икенче ягына әйләнеп йокы симертүен дәвам итте.
Ишек алдындагы чит кешене Гөлсем эчке тоемлавы белән сизеп алды. Тиз генә чәй эчкән савыт сабасы өстенә ашяулыгын каплады да, битен сыпырып алды һәм ишеккә таба китте. Каушавыннан тыны кысылды, куллары дер-дер килеп калтырарга тотынды, ул дулкынлануын басарга тырышып, тирән итеп сулыш алды, яулык читеннән бүселеп чыккан чәчләрен рәтләде дә өйалды ишеген ачып җибәрде.
Болдырга менәргә кыенсынып торган Салихка күтәрелеп карарга базмыйча, баш иеп кенә исәнләште.
-Исәнмесез, исәнме, Гөлсем, дип Салих хатынга ике кулын сузды. Гөлсемнең әллә дулкынланудан кинәт кенә тавышы бетеп ул пышылдауга күчте. –Исәнме...сез, Салих, дип пышылдады.
-Узарга ярыймы?
-Әйе, ярый. Әйдә, керегез.
Гөлсем бераз читкә китеп басып Салихка өйгә узарга юл бирде.
Өйгә узуга Салих өй эченә күз йөгертеп чыкты. Аның үз гомерендә Гөлсемнәрнең өендә булганы юк иде. Стеналарда мәңгелеккә яш килеш калган фотосурәтләр, бала-чага фотолары.
Гөлсем кабат чәйнеген кабызып җибәрде, кыенсынып кына, менә берүзем чәй эчеп утыра идем. Ялгыз кешенең чәе дә инде аның. Әйбәт булды әле керүегез, чәйнегем тиз кайный минем дип сөйләнә-сөйләнә почмак якка кереп китте.
Салих бик бирелеп Гөлсемнәрнең стенадагы рамнарга урнаштырылган фотоларын карый башлады.
Гөлсем яңа чәй пешереп, өстәл көйләгән арада, Салих берничә фоторамны үрелеп кулына алды да шаккатып , Гөлсемгә эндәште.
-Гөлсем, карале, кил әле монда, бу кем? Кем фотолары болар, дип сорау бирде.
Гөлсемнең куркудан һәм каушаудан тезләре чүгеп киткән кебек булды. Ул калтыранган тавыш белән, әй, бала-чагалар инде, әйдә утырыгыз, чәй өстәле әзер, дип сүзне икенчегә бормакчы булды.
-Гөлсем, нишләп минем белән сез дип сөйләшәсең? Мин бит классташың, хәзер гап- гади пенсионер карт. Кайчандыр без бит...Салих тыелып калды.- Әйдә, элеккечә гап-гади итеп син дип сөйләшик әле.
-Ярар, дип Гөлсем чынаякларга су агыза башлады.
-Карале Гөлсем, -Салих фоторамны Гөлсемгә таба сузды. _ Бу кем бу? – Гөлсем каушавыннан әллә сизмәде, әле генә кайнап чыккан су чынаягын тутырып, өстәл буйлап агып, Салихның бер кат носки гына кигән аягына агып төште.
-Ай, дип кинәт кенә аягын селкегән Салихка күз төшереп, Гөлсем нәк яшь вакыттагыча көлеп җибәрде.
-Менә инде кунакның аягын да пешереп өлгердем. Әй шундый булдыксыз инде мин, Салих. Кая, сал тизрәк носкиеңны. Хәзер каз мае белән майлап куябыз. Бер нинди куык та чыкмаячак, дип Салихның кайнар суга пешкән аягындагы носкиена тотынды.
-Юк, юк, Гөлсем. Зыян юк. Хәзер кибә, аяк кайнарлыгы белән ноские да тиз кибәчәк әле аның дип, Салих та сүзне уенга бормакчы булды.
-Алай ярамый,Салих. Пешкән җир тиз азучан була. Сал носкиеңны. Хәзер чайкап куям, Кояш әнә ничек кыздыра, без чәй эчкәнче носкиең кибеп тә чыгачак, дип кыстагач, Салих носкиен салып бирде. Ноские белән бергә пешкән тиресе дә сыдырылып кубып чыкты.
-Ай, Аллакай гынам, нык пешкән бит бу. Инде азмаса ярар иде, дип Гөлсем хафага төште.
Аның борчылуыннан Салихка кыен булып китте, ул тынычлан, Гөлсем, дип хатынның кулына кагылды. Шул мизгелдә икесен дә ток суктымени, - икесе дә тып-тын калып күзгә-күз караштылар.
-Гөлсем, исәнме, - Салих ике кулына хатынның кулларын алып, Гөлсемнең кул аркаларын берләштереп, битен куйды. –Элеккечә йомшак синең кулларың, Гөлсем. Үзең дә бер тамчы да үзгәрмәгәнсең. Элеккечә сылу.- Салих сиздермәскә тырышып уфтанып куйды.
-Кит инде, Салих. Кеше көлдермә. Ап-ак чәчле әби бит инде мин. Яулыгымны башыма салмаган булсам танымас та идең әле.
-Чәчтәмени хикмәт, Гөлсем. Менә монда бит барысы да, йөрәктә. Барысы да кичә генә булган кебек.
-Салих, мин синең алда бик гаепле инде. Син мине зинһар кичер, яме. Синең тормышыңны боздым бит мин. –Гөлсемнең күзләре яшьләнде.
-Юк, юк, Гөлсем, берүк алай ди күрмә. Синең бернинди дә гаебең юк минем алда. Һәркемнең язмышы алдан язылып куелган диләр бит. Димәк мин шушы елларны шул юллардан узарга тиеш булганмын.
-Ә мин, минем язмышым да шулай узарга тиеш булдымы икән, Салих?
-Күрәсең шулай булырга тиештер, Гөлсем. Без бит алда ни буласын бер дә белмибез. Бәлкем...
-Юк, юк, Салих, бер сүз дә әйтмә. Ай, чәй суынып бетте бит инде. Тагын яңартыйм булмаса.
-Әйе, икенче аякны да пешереп алырбыз, әйеме Гөлсем, пар булып пешсеннәр, дип Салих көлеп җибәрде.
-Әй сине, шаяртасың инде, минем ачык авыз икәнемә төрттерәсең, дип Гөлсем җиңелчә генә шаяртып Салихка төртеп алды.
Хуш исле мәтрүшкә кушып ясалган чәйне сүзсез генә эчтеләр, икесенә дә ничектер кыен булып китте. Салих үрелеп өстәл янындагы креслога куйган фоторамны тагын кулына алды.
-Карале, Гөлсем, бу кемнең фотосы. Бу бит минем бала чагым. Суйган да каплаган диләр бит әле. Кем бу? –Салих Гөлсемнең битенә текәлде.
-Улым. Айдар исемле улым.
-Һее. Ничә яшь соң аңа? Ул...әллә минем улыммы, Гөлсем?
Гөлсем дәшмәде.
-Дөресе шулаймы? Әллә син...теге чакта...әллә син миннән...Гөлсем, син иреңә чыкканда белдеңме соң миннән бала көткәнеңне?
Гөлсем кулларын өстәлгә куеп, алар өстенә башын салып үксеп елап җибәрде. Салих хатынның тынычланганын көтеп бер сүз дә дәшмичә Һаман фотога карап утыруында булды, Гөлсемне юатырдай сүзләр таба алмыйча гаҗизләнде, хатынның башыннан бер якка шуышып төшкән яулыгын алып куеп, ак чәчләреннән сыйпап юатты.
-Белмәдем. Ул да урлаганда минем бала көткәнемне белмәде. Тугач та аны-моны әйтмәде. Мин бала аныкы дип уйладым. Кайнанам гына белде ахрысы, баланы читкә какты. Улым, монда үз авылымда әткәм-әнкәм канаты астындарак үсте.
-Гөлсем, Гөлсем, мин бит гомерем буена балам булмаганга үкенеп яшәдем. Бала чагымда ачлыкта, салкын өйдә үскәндә чирләгәнемнәндер дип тә уйладым, табиблар да балагыз булачак дип әйткәне булмады. – Улым, димәк минем улым бар. Улым! Салих урыныннан торып, шашкан кеше кебек Гөлсемне кулларына күтәреп бүлмә буйлап зырылдатып әйләндерде, шашып-шашып битенән,чәчләреннән, муеныннан үбә башлады. Көтелмәгән хәлдән Гөлсемнең кан басымы күтәрелде, ул Салихның кулында аңын югалтып сыгылып төште.
ДӘВАМЫ БАР.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас