Литература
20 Декабря 2023, 09:00

Тутырылган каз муены

Каз өмәләре инде тәмамланды! Алда матур, көтеп алган бәйрәм - Яңа ел! Кунакларны нәрсә белән сыйларга инде дип баш ватучы хуҗабикәләргә рецептлар куя башлыйбыз. Бүген сезгә үрдәк һәм каз муеныннан тутырма тәкъдим итәбез. Күп кеше муен тиресен ашамый, ә менә болай әзерләсәң, ул бәйрәм сыена әверелә. Тутырмага охшаш бик тәмле кабымлык килеп чыга.  

Тутырылган каз муеныТутырылган каз муены
Тутырылган каз муены

Муенны тишми һәм ертмый гына кисеп алырга. Бик җайлы чыга  тиресе, сөяк өлеше кала.

Аннары үрдәк, каз бүтәкәсе, йөрәкләрен, суган, сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Бүтәкә майсыз булса, бераз гына казның эч маен кушарга мөмкин. 

Кайнап торган тозлы суга салып дөгене бүрттерәбез. Әзер дөгене салкын су белән чайкатып, алдан әзерләнгән массага кушабыз һәм тәменчә тоз - борыч, бераз шулпа салып яхшы итеп басабыз. 

Тутырганда агып чыкмасын өчен муенның аскы өлешен тегәргә кирәк. Аннары әзер муен тиресенә эчлекне тутырабыз. Очын яхшы итеп бәйлибез.

“Тутырма”ны кәстрүл төбенә тезеп, бераз шулпа яисә су өстәп әзер булганчы пешерергә. Аннары аны табага тезеп, духовкага куеп кызартып алырга да мөмкин.

Әзер тутырманы пешерүнең тагын бер ысулы: 

Су белән оннан токмачныкы кебек камыр басарга һәм аны бер муенны төрерлек итеп уклау белән җәяргә.  Камырга төрелгән муен 180 градус кызулыктагы мичтә 1 сәгать тирәсе пешә.

Духовкада пешергәндә камыр урынына фольга да кулланырга мөмкин.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас