Литература
15 Декабря 2023, 06:15

Төенчек

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 20 бүлек. Илһам зур зур атлап, машинасы янына ашыкты. Ярый әле, конторага эшкә төшмәгәнсең диде ул, Хәдичәне күзаллап. Мин эшли алмаган булыр идем. Ничек онытырга сине? Ничек, ничек..Шулааай.. Чын мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә икән шул ул. Җитмәсә беренче, саф сөю.

ТөенчекТөенчек
Төенчек

Илһам зур зур атлап, машинасы янына ашыкты. Ярый әле, конторага эшкә төшмәгәнсең диде ул, Хәдичәне күзаллап. Мин эшли алмаган булыр идем. Ничек онытырга сине? Ничек, ничек..
Шулааай.. Чын мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә икән шул ул. Җитмәсә беренче, саф сөю.
Тормышка ашмастай хыяллар булса да, Илһамны очратуга, Хәдичәнең дә сөю хисләре кабат кабынды. Пыскып торган сөю учагы ялкынга әверелеп, яндырды, көйдерде. Сагышларга салды.
Берәү булса дөньясына төкереп, үч итеп сөйгәне янында бөтерелер иде лә, ләкин Хәдичә түгел. Ул киресенчә, ялгыш очрашулардан качты, эш белән килгән чакта да, әйтәсен әйтеп, тизрәк саубуллашу ягын карады. Авыл халкына гайбәт сөйләшергә урын калдырмады Хәдичә. Алары яшьләрне инә күзеннән чыгарып, сөйләргә сүз эзләсәләр дә, бәйләнерлек нәрсә тапмадылар.
Ә бер язгы кичтә гармунчы егет Сәлим озатып кайтты аны. Бер ике очрашуга да чыкты әле Хәдичә. Ләкин моны ишетеп алган егетнең әнисе генә улының төрмәдә утырган хатын белән очрашуына каршы төшеп, җил булып араларына керде.
Хәдичә, диде ул, клубта кеше юк чакны туры китереп. Сәлим синнән өч яшькә яшь, аннары синең төенчегең дә бар бит әле, син сеңлем булмаса калдыр..
ТӨЕНЧЕК? Куркып кына сүз башлаган хатынны аптырашта калдырып, көлеп җибәрде Хәдичә. Кайда ишетте соң әле ул бу сүзне? Әә , поезда кайтканда бит әле. Әлбәттә, ярар, ярар, диде ул көлеп. Әйе шул, уйламаганмын, кечкенә төенчегем бар бит әле, чынлап та. Сезнеке утызга җитеп килсә дә, шул зур ТӨЕНЧЕКне күтәреп йөрисез икән әле.
Шул көннән башлап егетләр турында уйлаудан туктады Хәдичә. Бала чак хыялы булган мандолинаны юнәтеп, бар барлыгы белән шунда чумды.. Елады да, җырлады да ул.
Әкренләп вакыт узып, Виктория үсә төште. Алдагы елларда үпкәләп йөрсә дә, тиз аңына килеп Виктор да авылга килгәләде.Кызын үзе белән кунакка да алды.
Үз артыннан онытылмаслык истәлекләр калдырып, әкрен генә еллар узды. Сугыш елларында күргән авырлыклар бераз онытылып, дөньялар матурлана барды. Урамнарда да көлгән тавышлар, гармун моңнары ешрак яңгырады.
Әнә шулай сөенеп яшәп яткан бер көндә, авыл өстенә тагын бер авыр кайгы килде. Матур гына яшәп яткан җирдән Илһамның хатыны Галия дөнья белән хушлашты. Моны ишетеп ни уйларга да белмәде халык. Әле беркөнне генә күрдем, мин дә күптән түгел генә сөйләштем бит, дип шаккатты алар. Ләкин ни генә булса да, иркен өендә кечкенә кызы белән ирен ялгыз калдырып, бакыйлыкка күчте Галия.
Рәнҗеш инде бу , дип пышылдады авыл халкы. Үз вакытында Хәдичәне бик каты рәнҗетте шул Мансур. Бер гаепсезгә дүрт ел утырып кайтты бит. Ниләр күрмәгәндер дисең.
Халык бу хәлләргә Мансурнын үзен гаепләсә, Хәдичәнең йөрәге үзенчә әрнеде.
И-и, әни, нәрсә булды соң әле бу, дип өзгәләнде ул. Каргамадым да югыйсә. Мансур абыйны да күптән гафу иткән идем инде. Бу хәлләр булмаса, әтине тапмый идек бит, әни.
Әйе, кызым, ансы чынлап та шулай. Әтиең бер ялгызы яшәп ятар иде, без гомер буе сагынып көткән булыр идек. Ләкин, бездән генә тормый балам. Югары көч бар бит. Гамилә уйланып бармагын һавага таба төртте. Аллаһ тәгалә бар,кызым,диде ул бисмилласын әйтеп. Аллаһ тәгалә бар. Аннары бит әле без рәнҗемәсәк тә, йөрәк рәнҗи, Хәдичә. Ансы тагын да хәтәррәк икән ул .
Менә шулай, юкка рәнҗетелгән кыз баланың күз яшьләре төштеме, әллә язмышларга шулай язылганмы, Мансур гаиләсенең нигезенә дә балта чабылды.
Ләкин, һәркемнең башында үз уйлары, үз фарызлары булса да, авыл халкының күзләренә язылган рәнҗеш сүзен укырга була иде ул көннәрдә .
Илһам үзе дә моны рәнҗеш дип кабул итте. Төннәр буе йоклый алмыйча уйланган чаклары күп булды аның.. .
Галиягә өйләнмичә, Хәдичәне көткән булсам.. судта Мансур абыйның үзен гаепләп чыккан булсам.. Хәдичә янына төрмәгә барган булсам.. Булсам, булсам... Ләкин, терсәк якын, тешләп булмый, дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр. Күз яшьләре белән дә, үкенүләр белән дә, үткәннәргә кайтып булмый икән инде ул.
Ә бәлки, бик-бик теләсәң ялгышларны төзәтеп тә буладыр .Бары тик артык соңга калмаска гына кирәктер бәлки .
Соңгы вакытларда бу хакта Илһамның әнисе дә күп уйланды. Чөнки, улының председатель кызына өйләнүенә аның өлеше зур иде бит.Янәсе төрмәдән "кеше" булып кайтмый инде Хәдичә. Көтеп ятма, тот та Галиягә өйлән.. Әнә шул тамчы тама тама бозны тиште дә инде...
Төннәр буе айга карап күп уйланды Мөслимә .
Кысылмам дигән идем бит инде, улым. Хәдичәне генә яратканыңны белә торып.
Әллә инде?.. Шул чакта башына килгән уйдан сөенеп куйды Мөслимә.
Улым Хәдичәне генә ярата, диде ул, кош тоткандай сөенеп . Иртәгә эшкә китүгә, баланы күтәрәм дә, Гамиләгә барам. Кыйнап чыгармаслар әле. Ялгышымны төзәтәм Аллаһ бирсә.
Һәм шулай итте дә Мөслимә. Исәнләшеп Гамиләләргә керүгә, үзенең нигә килгәнен әйтеп тә салды .
Гамилә, диде ул, бәләкәй баланы кулдан ыкындырмый гына. Нәрсәгә килгәнне чамалыйсыздыр инде. Мин сездән улыма Хәдичәне сорап килдем. Ике сыңар, бер кием дип, әллә кавышсыннармы. Илһам һаман да аны гына өзелеп ярата, бик яхшы беләм. Аннары Хәдичә дә онытмагандыр әле. Яшьләрнең болай булганнарына мин генә гаепле. Аллаһ хакы өчен, кичерегез мине.
Моны көтмәгән Гамилә, эшкә ашыккан җирдән, Мөслимәне ишек алдына алып чыкты.
Балалар йоклый әле, диде ул, пышылдап. Клуб эше булгач, кич белән дә эшкә йөрмичә булмый Мөслимә. Әйдә, по пүти сөйләшербез, эшкә соңарам.
Гамилә Илһамның өлгесе булган балага карап, елмаеп куйды. Сезнеке кап кара, безнеке сап-сары, диде ул, Түбән очка таба ымлап. Аңладым мин сине, Мөслимә. Ләкин, мин элек тә араларына кермәдем, хәзер бигрәк тә. Яшьләр үзләре карар, ничек телиләр, шулай булыр.
Димәк, син каршы түгел, Гамилә. Илһам бала белән булгач..
Нәрсә булган балага? Безнең дә сабый бала бар. Кавышалар икән, булышырбыз. Бергә бергә үсәрләр. Бер гаиләдә 6-7 үсә бит әле, неужели бер баланы карый алмабыз..
Шушы сөйләшүләргә өч ай да булмады, никах укылып, Хәдичә председатель хатыны булып та куйды. Ә тугыз ай тулып килгәндә, туган тумача,күршеләр бәбәй ашына ашыкты. Әйе, дүртенче дистәне ваклап булса да, Илһам белән Хәдичәнең балалары дөньяга аваз салып, малайга Ибраһим исеме кушып куйдылар.
Шулай итеп, бала чактан нужа шулпасы эчкән Хәдичәгә дә рәхмәт фәрештәләре пар канатларын җәйде. Чөнки Илһам хатынын гомер буе яратып, кадерләп яшәде. Балалар да, тәртипкә өйрәнеп, тәгәрәшеп үстеләр.
Ә, бәхет-шатлыкларга төренеп яшәгәндә гомер узганнары сизелми дә икән ул. Баксаң, әле яңа тәпи киткән балаларның да оядан очарга вакытлары җиткән.Менә бит Илһамның кызы да, сөенә сөенә Казан егетенә тормышка чыгып, шунда күченеп йөри.
Ә инде очып кына ике ел узуга, Виктория дә үзенең кияүгә чыгасын әйтеп, Илһамнарнын йөрәк кылын тартты. Ансы Викторның дусты булган зур гына җитәкченең килене булып куйды . Ә инде берничә елдан кияү егет үзе дә югары үрмәләп, төрмә стенасы артында туган Виктория зур түрә хатынына әйләнде.
Әнә шулай бер бер артлы тарих битләрен ача яба еллар узды. Җай чыккан саен кызлар, кияүләр күчтәнәчләр төяп авылга кайттылар. Булыштылар, хәл белделәр. Хәдичәнең язмышын белгән ТӨЕНЧЕК - Виктория әнисе өчен бигрәк тә җан атып яшәде. Ижау кияү дә бик акыллы булып чыкты. Әнә бит Ибраһимны да Виктория укыган педагогия институтында укытып чыгарырга җай тапты ул. Тиздән егет тә укытучы булып район үзәгенә кайтачак, Аллаһ бирса.
Әнә шулай бик күп газаплар күргән Хәдичәнең тормышы ниһаять гөлләргә күмелде. . Сөендереп оныклар туды , зур иркен йорт шат авазларга күмелде. Инде менә тиздән Ибрагим да кыз алып кайтып, никах ясарга әзерләнә башладылар.
Ләкин дөнья булгач, тормыш сукмагы бәхеттән, ак төсләрдән генә тормый икән шул ул.
Тормыш юлы төрле була икән,
Була агы, була карасы.
Бер дөньяга килгәч, шул юллардан,
Барасы да икән, барасы.
Хәдичә дә бернигә зарланмыйча, булганына шөкер итеп, шул бормалы тормыш юлыннан атлады. Сыгылса сынмады, сөртенсә егылмады. Янында һәрвакыт яраткан ире, балалары булды.
Менә тиздән киленле дә булырлар Аллаһ теләсә. Ләкин, кызганычка каршы, күрәсен күрдек Аллаһка шөкер, барлык авырлыклар артта калды,дип сөенеп килен төшерергә йөргәндә каты авыру аяктан екты Хәдичәне .
Яхшыга өметләнеп, гаилә белән ярты ел көрәшсәләр дә,бу юлы мохҗиза булмады. Төрмәдә төрлечә мәсхәрә итү, көчләүләр үз эзен салып, мәңгелеккә күзләрен йомды Хәдичә. Югыйсә, бәхет иленә аяк баскач, рәхәтләнеп яшисе генә дә иде , юк шул, юк. Тормыш без дигәнчә генә бармый. Аның үз кануннары. Хәдичә дә үз артыннан якты истәлекләр калдырып, алтмышка да җитмичә китеп барды. Гаиләсе генә түгел, бөтен авыл елады ул көнне. Эх, әнием, дип,моны бигрәк тә улы Ибраһим авыр кичерде . Мин гомер буе синең килен игелеге күреп яшәвеңне теләгән идем бит, әни, дип, бик озак елады ул. Бер генә ел булса да алдан өйләнәсе булган дип өзгәләнде .
Шулай да әнисендәге сабырлык аңа күчеп, үзен тиз кулга алды Ибраһим. Туганнары, әтисе :Үлгән артыннан үлеп булмый, өйләнергә кирәк дип әйтә торгач , әнисе китеп ике ай узуга , үзе белән бергә укыган укытучы кызны, килен итеп өйгә алып кайтты ул .
Ләкин менә еллар узса да, Илһам гына үзенең беренче мәхәббәте Хәдичәгә гомер буе тугры булып калды. Әллә нинди матур, акыллы хатыннар аның белән тормыш корырга әзер булсалар да, юк диде ул, күз яшьләрен сөртеп. Аларның берсе дә Хәдичә булмас шул инде.
Әнә шулай хатынын искә алып, балаларга терәк булып тагын егерме озын, матур гомер юлы үтә әле Илһам. Һәм алтын көзләргә аяк басканда, берәүне дә борчымыйча,елмаеп хатыны янына мәңгелеккә китеп бара.
Ә Хәдичәнең Төенчеге Виктория, Аллаһка шөкер исән саулар. Бүгенге көндә ул үзе инде бәхетле дәү әни. Кыз туганы, энесе Ибраһимнар белән аралашып, матур гына гомер кичерә алар.

 

Тәмам.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас