

Сөенечтән Вәлиәхмәт әздән генә арбадан сикереп төшмәде. Сигезенче март белән күршеее ?... Күчәр сынмагандыр бит?..
Сугышка кадәр Кавыйның сүгенү урынына гел дә шулай дип әйтүен яхшы белгән күршесе, тәгәрмәчкә карап көлеп җибәрде.
Әйе, Кавый, әйе, күчәр сына язды. Сигезенче март белән Кавый дус , сигезенче март..
Шул вакыт Кавый үзе дә калтыранган кулларын зәңгәр күккә сузды.
Әһеһеей.. Әһеһәй!!! .. диде ул, урманны яңгыратып. Гамиләне бәбәйләргә алып барганда безнең дә күчәр сынган иде,Вәлиәхмәт.Яңгыр астында шушы юлдан кире авылга кайтып, Гомәрне алып килдем бит мин. Искә төште, урра, искә төште. Кавый яшь баладай сөенеп кулларын чәбәкләде. Вәәт, малай, сиңа гына әйтәм инде, диде ул, көлеп, үз хатыныңны чит ят итеп йөр әле син, ә? Сииигезенче март белән..
Чынлап исеңә төштеме, Кавый. Ә Хәдичә? Ә мин? Вәлиәхмәт бармаксыз калган бер кулына карап, көрсенеп куйды. Менә бит мин дә сугышта атна тирәсе аңсыз ятканмын. Кан күп югалган диделәр, аннары бармаксыз кулымны күреп, тагын юләрләнәм, дип торам.
Сугыш дигән афәт күрмәгәнне күрсәтте инде ул. Мине дә врач хатыным әҗәлдән алып калган, Вәли. Кызганыч, үзенең гомере кыска булды.
Шулай шул, сугыш күп кешенең башына җитте. Кара әле, Кавый, Вәлиәхмәт әкрен генә дилбегәне тартып, күршесенә төртте. Әгәр врач хатының исән булган булса, кайсын сайлаган булыр идең микән?
Белмим, күрше. Бу хакта уйлаганым булмады. Хәдичә тапмаган булса шулай берьялгызы яшәп ятар идем әле.
Шулай да, Кавый, әйтмәдең...
Белмим Вәли дус, белмим. Ләкин беренче мәхәббәт, гомер иткән хатының якынырактыр инде ул.
Шулай, кан тартмаса җан тарта дип, борынгылар юкка әйтмәгәндер. Язмыш диген инде ә-ә. Хәдичәнең ул авылга эләгүен әйт әле син.
Әйтмә дә, Вәли. Сөйләсәң кеше ышанмас, күрше. Әле дә күз алдымда. Кызым әти, дип йөгереп килә, мин нишләргә белмим. Кыз бар дип белмим бит әле ул вакытта. Ярар, Аллаһка шөкер,болай булгач әкрен искә төшәр барсы да. Иң главные хатын искә төште. Димәк Гамилә, чынлап та минеке.
Менә шулай әкрен-әкрен хәтере әйләнеп кайтып, Гамиләгә өр яңа баштан гашыйк булды Кавый. Колхозга эшкә керде, йорт җирләрне карады. Кыскасы тату бер гаилә булып, матур гына яшәп китте алар. Бер нидән зарланмадылар, берәүне дә гаепләп сөйләмәделәр. Кеше сүзеннән куркып, тизрәк авылдан чыгып китү ягын караган Хәдичәнең дә күзе ачылгандай булды.
И-и, мин җүләр, дип төннәр буе Викторны уйлады ул. Нәрсә уйлап тормышка чыгарга әзерләнеп йөрдем соң әле, мин? Гомер буе төрмәдә күргәннәре искә алып торыргамы? Булышты рәхмәт, әтиемне аның аркасында таптым. Ләкин шуның өчен генә гаиләмне ташлап, җир читенә китәсе димәгән бит.
Һәм уйлаган сүзендә торды Хәдичә. Виктор белән кырт итеп араларны өзде. Әнисе белән килгән Галя апасына да елый-елый хисләрен аңлатып бирергә сүзләр тапты.
Ачуланмагыз диде ул, туры ярып. Мин Викторга бик рәхмәтле. Әйе, ул бик яхшы кеше, ләкин минем йөрәк башканы яратып яна. Кызым үз әтисен белеп үсәр, кунакка килгәләр. Ә менә мин туган авылымнан бер кая китмим. Хәзер мине яклаучы әтием бар. Егетләрнең әниләре ТӨЕНЧЕКле кыз кирәк түгел, дип торсалар да, үз тиңемне табармын әле.
Бу карарыннан үзе дә җиңеләеп киткәндәй булды ул. Әнисе Гамилә:-Бераз уйлап карыйсыңмы әллә, акыллылар бит, дип караса да, юк кына диде. Юк әни, аларның аксөяк икәннәре күренеп тора. Мин гади колхозчы кызы, анда кимсенеп яшисем килми.
Шул сөйләшүдән озак үтми, Хәдичә район үзәгендә урнашкан почта бүлегенә эшкә урнашып кайтты. Ләкин, менә хәттә бер көн эшли алмый калды ул анда. Икенче көнгә эшкә барам, дип әзерләнеп йөргәндә, барсын шаккатырып, Илһам килеп керде аларга .
Хәдичә, диде ул сөю тулы күзләрен яшерергә теләп. Мансур.. Ни.. Бабай.. Аның хәле бик авыр, сине алып килергә кушкан иде.
... Чынлап та, Хәдичә килеп кергәндә, Мансур ахыргы сулышларын ала иде инде.
Гафу ит, диде ул, гыж гыж килеп. Гафу ит. Син колхозга эшкә чык, бик башлы кыз..
Хәдичәнең Мансурны күреп коты очты. Кайчандыр шарт итеп торган, явыз җитәкчене бу хәлгә калыр дип, уйламаган иде ул .
Мин сезгә үпкә тотмыйм, диде ул, күзләрен яшереп . Гаилә белән рәхмәт кенә әйтәбез. Әгәр сез мине төрмәгә тыкмаган булсагыз, без гомердә дә әтине тапмый идек. Рәхмәт Мансур абый, хушыгыз.
Ләкин, Мансур Хәдичәнең ахыргы сүзләрен ишетмәде инде . Менә шулай газапланып, мәңгелек йортка күчте элеккеге рәис кеше.
Шуның аркасында бик күп газаплар күрсә дә, барыбер авыр иде Хәдичәгә. Чөнки ак әби белән үскән баланың йөрәгендә үпкә, рәнҗеш дигән хисләргә күптән урын юк иде. Син балам, ни генә булса да, берәүгә дә ачу саклама, дияр иде бит әбисе. Аллаһ тәгалә өч көннән артык ачу сакларга кушмаган, әнә. Син гафу ит, калганын Аллаһ үзе белер. Эшләгән һәр гамәлгә җавап тотасы.. Хәдичә күзен каплаган яшь пардәсен сөртеп адымын кызулатты. Синең аркада, Мансур абый, дәү әниемне югалттым, дүрт ел төрмә.. Аның каравы әтиемне таптым, кызым бар. Аллаһка шөкер, И-и чиксез рәхмәт Ходаем.
Шулай уйланып кайтып җиткәндә,артыннан мыш мыш килеп, Илһам куып тотты аны.
Хәдичә, бабай үлде, диде ул еш еш сулап. Зинһар безне гафу ит син. Әйдә иртәгә контурга эшкә төш, бабайның соңгы амәнәте шул иде. Хәдичә кайтуга эшкә ал дип, көн дә үтенде. Яме, Хәдичә. Уйлап кара әле. Каршы килмә. Мин сине һаман да өзелеп яратам, ләкин үкенергә генә соң инде.. .
Яратам.. Хәдичә ашыга-ашыга йөгереп киткән сөйгәне артыннан карады. Бар гәүдәсенә кайнар дулкын йөгерде, йөрәге ярсып-ярсып типте.
Мин дә бик яратам сине, кадерлем. Яратам.. Ничә кешене газап утларына салып, бәхетсез итте бу Мансур абый. И-и и, Аллах Хак.
Өйгә кайтып бу хакта сөйләшкәч,әтисе Хәдичәнең кабат колхозга эшкә керүенә каршы килеп маташмады.
Бигрәк әйбәт булыр, кызым, диде ул. Район үзәгенә кадәр ничек йөрерсең. Яңгыры бар, бураны дигәндәй. Аннары урман аша кайтып йөрисе бит әле. Кем очрамас..
Ләкин, тавыш тынсыз гына тыңлап торган Гамилә аларга теше тырнагы белән каршы төште. Уйлама да, диде ул беренче тапкыр кызына кычкырып. Уйлама да. Әйе, ансы дөрес . Урман аша ерак юл йөрисе. Ләкин, Хәдичә, акча тирәсенә якын барасы түгел кызым. Әнә клубка кеше кирәк, дип, ишеттем, шунда барып кара. Мандолина ал, уйнарга өйрән. Һич югы идән юу, түлке контур түгел. Все..
Әнә шулай бер кат киңәшләшеп алганнан соң, Хәдичә эшкә клубка керергә булды. Аннары, чынлап та, акча эшеннән курыктымы, Илһам кул астында эшләргәме,кабат контора ягына борылып та карамады . Язмышына рәхмәт укып атна ун көн була дигәндә,клубта концерт программасы әзерләп йөри иде инде ул .
Илһам гына аның клубка эшкә керүе белән килешә алмады. Колхозга хисапчы да кирәк, аннары бабайның соңгы теләге дә шул иде бит.
Ничек кенә күндерергә дип йөргән бер көндә, клубның ачык ишеген күреп, әкрен генә эчкә аяк атлады Илһам.
Юк, барыбер үземә эшкә алам.. Хет очрашып йөрәк ярсуын басармын. Шулай дип, уйлап та бетермәде, мәчет бинасына урнашкан клуб эчен моңлы бер җыр урап алды.
Җилләр генә белә минем сөюемне,
Ай нурлары белә серемне.
Сөйгән ярым күптән башка белән,
Әче сагыш тырный күңелне.
Сөйгән ярым күптән башка белән,
Нигә безне язмыш аерган.
Исемнәрең алтын җепләр белән,
Йөрәгемә чигеп язылган.. .
Хәдичәм, нишләдем мин? Ике йөрәк арасына салынган сөю күперен үзем сындырдым бит, Хәдичә.. .
Исемнәрең алтын җепләр белән,
Йөрәгемә чигеп язылган..
Берни сизмичә, сәхнә пардәсе артында җырлаган сөеклесенең моңын ишетеп, тышка атылды Илһам.
Нишләдем мин, нишләдем...
Сөйгән ярым күптән башка белән... Мин үзем дә сине генә яратам бит, Хәдичә.. Яратам...
Дәвамы бар.