Литература
15 Декабря 2023, 05:20

Төенчек

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 18 бүлек. Әти! Без сине таптык! Димәк дүрт ел утыруым бушка китмәде. Виктор белән дә Аллаһ тәгалә юкка гына очраштырмаган. Менә бит, әни, менә.. Әйттем бит мин сиңа. Әйттем. Хәдичә елый-елый Коляның яртылаш исән калган колак яфрагыннан тартты. Яңагында тирән яра эзе дә бар дигән идем.Бармы? Бааар, әни, бар!

ТөенчекТөенчек
Төенчек

Әти! Без сине таптык! Димәк дүрт ел утыруым бушка китмәде. Виктор белән дә Аллаһ тәгалә юкка гына очраштырмаган. Менә бит, әни, менә.. Әйттем бит мин сиңа. Әйттем. Хәдичә елый-елый Коляның яртылаш исән калган колак яфрагыннан тартты. Яңагында тирән яра эзе дә бар дигән идем.Бармы? Бааар, әни, бар!
Ой, сеңлем, колакны тартып өзәсең бит. Монсыннан да коры калсам. Әтиең шулай миңа ошаган иде мени соң?Коля, кызарып чыккан колагын ышкып торып басты.
Җир шарында бер берсенә охшаган ике өч кеше була диләр шул аны, диде ул, Гамиләгә карап. Бу әниең буламы? Минем хатын менә врач иде...
Нинди врач, Әти, нинди врач? Нәрсә сөйләгәнеңне бу ярты колагың ишетми башладымы әллә хәзер.
Хәдичә шаккатып торган Коляны кабат кочаклап алды. Менә бит синең хатының. Әти,хәтереңне югалттыңмы? Контузия алган чакта шундый хәлләр булганын ишетеп беләм мин. Әни, син нәрсә катып калдың? Әйт инде берәр сүз. Син дә иремә ошаган гына димисеңдер бит.
Юк, димим, Хәдичә. Бу чынлап та, әтиең. Шок хәлендә калган Гамилә, берни аңламыйча торган кешеләргә карап көлеп җибәрде.
Минеке, минеке!!! диде ул, яңа уенчык тоткан сабыйдай.
Коля, Коля, Николай, сиди дома, не гуляй.
Әниии, нишлисең? Сөенечтән җүләрләнә башладың мәллә?
Хәдичә, читенсенеп әтисенә карады.
Ярар, диде ул, күз яшьләрен сөртеп, минем әтигә ошагансын икән, дәд Коля, йөреп күрсәт әле. Әтинең бер аягы чүт кенә кыскарак иде аның. Шуңа күрә бераз аксаклый иде. Әйдә, әйдә, бер ике генә атлагыз әле.
Аннарыы.. Кызым, үгез сөзгән иде. Кашы ярык булырга тиеш.
Гамилә хәзер үзе дә шикләнеп, Коляга карады. Әллә чынлап та охшаган гына микән. Бу картырак кебек тә тоела.Ябык та бугай.
Хәдичә, балам, нәкъ муен чокырында йөрәккә ошаган кызыл..
Ләкин Гамилә миң, дип әйтергә җитешмәде, Хәдичә агарып киткән Коляның фуражкасын йолкып алды..
Бир әле мондаа, диде ул, танымаганга әтисенә ачуы килеп. Шушы эзме, әни. Тагын нәрсә дидең әле? Муен тамырында миң бар дидеңме.
Хәдичә ике дә уйламыйча, күзләрен зур ачкан Коляның күфәйке якасын тартты.
Әтигә охшаган гынамы? ..Хатыным врач,дисең инде алайса . Я-ә , менә әтигә охшаган кешенең дә кашы ярык, аягы аксакмы. Әти, сиңа әйтәм, кая, йөреп күрсәт әле. Хәдичә торган саен ачуы кабарып, Коляга төртеп җибәрде.
Вәәт сине, ә. Синең дә бер аяк кыскарак икән бит?
Шул вакыт кызып киткәнен аңлап, Хәдичә җыелган күрше тирәгә карады.
Гафу ит, Әти, зинһар гафу ит, диде ул, тынычланып . Хисләремне йөгәнли алмадым. Кеше алдында аңлашу кыен әти, өйгә керик, булмаса. . Син монда адашып төшкән кош кына.
Нинди урау юллар аша сине таптым, диде ул, өйгә кереп. Кеше ышанмаслык газаплы юллар..
Соңгы елларда хатыны шушы авыл врачы, дип яшәгән Коляның үзенә дә хәзер шик керде.
Минем сине каядыр күргәнем бар шикелле шул , диде ул ниһаять Гамиләгә карап. Исемә генә төшерә алмыйм. Мин бит кызлар, чынлап та алган яралардан хәтерне югалттым. Коля исенә төшерергә теләгәндәй бер кызына, бер Гамиләгә карады. Госпитальдә хатын белән кавышып, Берлингә кадәр барып җиттек...
Хатын белән дисең инде, алайса, әти. Врач иде дисең. Һее ... Кәнишне, шундый матур врач булганда, колхозчы хатын ни пычагыма сиңа, ә? Ә мине, әти, неужели мине танымыйсың?
Иң кадерле кешесеннән моны көтмәгән Хәдичә Коляның бер алдына бер артына төште. Гамилә:- атаңны азаплама балам, иң мөһиме исән-сау, калганы булыр, дисә дә, ул тизрәк әтисенең хәтере әйләнеп кайтып, үзен кочаклавын теләде . Әйе, әйе, япь-яшь килеш накахка рәнҗетелгән, дүрт ел төрмәдә газап чиккән Хәдичәнең , нәкъ бала чактагы кебек әтисеннән юату сүзләре ишетеп, аның көчле кочагына керәсе, иркәләнәсе килде.
Син Коля түгел, диде ул, Коляның кулыннан тотып. Әти син, Кавый, ишетәсеңме син Кавый. Дәү әниемне ,синең әниең Мәсерүрәне дә оныттыңмы?
Мәсерүрәә, Мәсерүрә.. Ә ул исәнме?
Әби үлде, әти. Без әни белән икебез генә яшәп ятабыз менә. И минем кечкенә кызым бар тагын.
Алай икәән.. Вәт чертны син аны. Һич кенә исемә төшми бит. Сез чынлап та, мине башка ир белән бутамыйсызмы?
Шул вакыт Хәдичә, моңлы тавышы белән җырлап җибәрде. Ә менә бу җырны, әти, ишеткәнең бар идеме?
Җидегән йолдыз балкый, балкый төнге күктә,
Җидегән чишмәләргә сибә нурларын.
Шул җидегән йолдыз маяк булыр миңа,
Чуалса әгәр дә кайтыр юлларым.
Җидегән чишмә.. Җидегән.. Җиде - гәән..
Әйе, Әти, әйе. Исеңә төштеме? Безнең авылда гына бит ул җиде агач улаклы җиде чишмә? Бу җырны да яратып җырлый идең. Истә түгел дисең инде алайса.
Ну ярар, Әти, ярар. Аңлыйм, ничә еллар бу язмышың белән килешеп яшәгәч, тиз генә безне искә төшерә алмассың. Хәдичә кояштай балкып, Кавыйны үпте дә ишеккә таба атлады. Түлке кара аны, мин Мария түти белән таныш апаларга барып киләм,кире килгәндә мине исеңә төшергән бул.Әни син дә йоклап утырма. Иртәгә җыелып, авылга кайтырбыз Аллах бирса.
Хәдичә сөенеп, ишекне ябуга, Кавый читенсенеп Гамилә янына килеп утырды.
Гафу ит, Гамилә, диде ул, бик тә исенә төшерергә теләп. Ничә еллар, мин Вера белән яшәдем. Элекке тормышым коры ак бит кенә булып калды минем. Сугышта алган яралардан хатыным бер ел элек мине ташлап китте. Менә хәзер бер ялгыз гомер итеп ятам. Дөрес, кайчакларда, фотоаппараттан чыккан яктылык сыман урман юлы күренеп киткәндәй була. Ул да булмый, ниндидер арбада бала тавышларын да ишетеп алам. Ләкин, кызганычка каршы, күпме генә уйлансам да, берни искә төшми. Һет үтер, хәтерләмим.
Гамилә ирен исән күргән сөенечтән, дер калтырап, Кавыйга карады. Кавый кадерлем, диде ул, хисләреннән айный алмыйча. Кавый.. Урман юлы безнең авылга алып кайта бит инде, шул юлдыр ул. Арбадагы бала тавышы дисең, ансы кызыбыздыр. Исеңә төшер әле, ат белән мине бүлнискә алып барганда, күчәр сынып, син яңгыр астында аты белән Гомәрне алып килдең. Шуның арбасында кызыбыз туды да инде . Нужели, бернәрсә дә исеңә төшми? Кавый? Әле Хәдичәгә мандолина алырга теләгән идек. Сугыш башланып кына харап булды. Ә менә синең дустың Хәбир исән сау кайтты., Аллаһка шөкер. Гариф абыйның да үлгән хәбәре килгән иде, сугыш бетүгә ул да кайтты.
Хәбир... Мандолина... Ә фамилия? Минем фамилия ничек ? Никитин түгел алайса.
Абдуллин..
Абдулныкылар..
Әйе, Кавый, әйе. Безне нәкъ шулай диләр иде дә инде. Абдулныкылар. Шулай дип, моңа кадәр бар нәрсәдән куркып яшәгән, йомшак холыклы Гамилә үзе дә сизмәстән Кавыйны кочаклап иреннәренә үрелде.
Бар да яхшы булыр, диде ул пышылдап. Язмыш юкка гына монда алып килмәгән безне. Димәк ниндидер изге гамәлләребез хакына Аллаһ тәгалә кабат очрашырга насыйп итте.
... Һәм чынлап та, мең газаплар күргән Хәдичә белән Гамиләне бу юлы Аллаһ рәхмәтеннән ташламады. Елап арган ике мескен хатынга тагын бер үзенең кодрәтен күрсәтеп алды ул.
Әйе,әйе Аллаһ тәгаләнең бөек кодрәте бу. Чөнки моны башкача берничек аңлатып булмый.
Шулай итеп, әле бер өч көннәр торырбыз, дип киткән Гамилә белән Хәдичә, икенче көнне төн уртасында өйләрендә утыралар иде инде. Ләкин, ничек кенә тырышмасыннар, Кавый бернәрсәне дә исенә төшерә алмады. Икенче көнне җыелган авылдашларының да берсен дә танымады ул.
Әнә шулай, үз язмышы белән килешеп яшәгән көннәрнең берсендә Кавый күршесе белән ат арбасына утырып урман әйләнеп кайтырга булдылар. Әйдәле, Кавый дус, диде , күршесе, бәлки урманыбыз хәтереңне яңартырга ярдәм итәр. Бер әйләнеп кайтыйк. Яфрак исен иснәрбез, таныш сукмакларны урарбыз. Киттек әйдә, утыр.
Ләкин, күпме генә йөрсәләр дә, юк шул. Югалган хәтер кире кайтырга ашыкмады. Күз алдыннан яшен яшьнәгәндәй генә урман юлы узса да, башка таныш җирләр күрмәде Кавый.
Ярар, күрше, яңгыр да яварга маташа бугай, кайтыйк булмаса, диде дустына бик тә булышасы килгән Вәлиәхмәт. Тагын бер әйләнербез әле. Теге йөзьяшәр имән янына барып карарбыз, мужет ул исеңә төшәр. Иң мөһиме исән-сау без, җан тәндә Аллаһка шөкер. Әнә шулай борынын салындырып атны кайтыр юлга борды Вәли . На бахбай, әйдә, яңгыр юлны пычратканчы, наа. Алып кайт син безне. Ничава күрше, Ничава диде ул, борчылганын сиздермәскә тырышып.Удмурдтиядә бер ялгызы яшәп ятмыйсың хәзер. Гамилә дә исеңә төшәр, Хәдичә дә.
Вәлиәхмәт сибәли башлаган яңгырга карап, атны ашыктырды. Чыланабыз инде, Кавый, кайтып җиткәндә генә. Наа, әйдә, нааа.
Ашыгып Вәлиәхмәт дилбегәне ялгыш тарттымы, ат уйнаклап арба тәгәрмәче бер чокырга төшеп хәйран сикертеп алды. Күчәр сынсын тагын, әкрен бахбай, трр.. Трр, бахбай.
Шул мизгелдә Кавый озак еллар йоклаган йокысыннан уянгандай күршесенә карады.
Сигезенче март белән Вәли дус, күчәр сынды дисеңме?

 

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас