

Алсуланып яктылык төшүгә күзләрен ачты Гамилә. Җыйнак кына зур булмаган бүлмә. Бар җирдә чисталык, чәчәкләр төшкән матур тәрәзә пәрдәләре.
Нәчәлник кешеләрнең тормышлары барыбер икенче шул инде. Гамилә бер акка буялган түшәмгә, бер болынны хәтерләткән чәчәкле пәрдәләргә карады. Мария түти үзе дә юклы барлы кеше булмаган шул. Укытучы икән бит, әйтәм аны бик күлтерний.
Шулай уйланып ятып, кабат йокыга киткәнен сизмичә дә калды Гамилә.
... Алар торганда инде кояш байтак күтәрелгән, урамда чалт аяз көзге көн иде.
Әстәгъфирулла, кызыым, диде Гамилә, ярым пышылдап. Ни гомер йоклаганбыз, тьфу, болардан оят . Тор әйдә тизрәк. Җиләккә кадәр йоклаган. Ичмасам ул да уятмаган, ай Аллам .
Гамилә тәрәзә пардәләрен тартып, урынын тиз генә җыештырды да, ишек алдына ашыкты. И-и, кайда барсаң да авыл авыл икән инде , диде ул ишек төбендә йөргән тавыкларга карап. Карале ул әтәч тавышларын. Әллә урысныкылар катырак кычкыра инде?
Гамилә бакчада коелган алмалар җыеп йөргән Мария түтине күреп, тавышын күтәрде. Исәнмесез. Озак йоклаганбыз,Мария апа.
Зарар юук,авылда эш бик күп бит, йокы эләкмидер. Бераз ял иткәннән әллә ни булмас. Исән сау гына йоклап алдыгызмы?
Мария Ивановна кулына бәләкәй чиләк белән алма тотып, Гамилә янына килеп басты. Без озак еллар шәһәрдә торгач, һаман да шәһәрчә тормыш куабыз әле, диде ул, елмаеп. Мал тотмыйбыз, бәрәңге бакчасына да күршеләр утырта. Әкияттәге сыман, ике тавык, бер әтәч.
Имәндә икән чикләвек. Бәрәңгесез булмый бит, Мария түти.Безнен бакча зур, Аллаһка шөкер. Ничекләр казып бетерәсе булыр, белмим.
Гамилә ярты сүзен татарча, яртысын урысча әйтеп, һавадан төшкәндәй тегеңә карады. Алай да була микәнни? Бәрәңге дә утыртмагач мин әйтәм, диде ул үз алдына.
Була, була, әйдә, чәйләп алыйк та,җыелышып Галяларга барып кайтырбыз. И-и, Хәдичәне күргәч,шаккатыр инде Галина. Ул мескен дә өч такта башы өчен утырып кайтты, җаным.
Шулаай, минекен дә беләсездер инде. Үзем өйдә чакта акчаны алып чыгып китте бит, теге эт җан. Күпме ялындык, кул куй, кул куй дип. Председатель янәсе, куйды әнә. Гаепле булгач утырсын дигән.
Бер яктан, Гамилә, утыртмаган булсалар, минем малай белән танышмаслар иде. Аннары Викторияне кара әле син. Курчак бит.. Язмыштан узмыш юк диюләре хактыр инде, Гамилә.
Әйе дә инде, ну дүрт ел яшь гомерен утка якты шул балам. Ниләр генә күрмәгәндер, сөйләми генә. Ә Виктор кая соң әле, күренми.
Ул бүген бик соңга калмаска тырышам диде Аллаһ бирсә . Шулай иртә китә, эше шундый инде. Әле үзәккә кадәр барып җитәсе дә бар, дигәндәй. Ярар, әйдә, керик булмаса.
Өйгә кереп, аннан-моннан гына чәй эчеп алганнан соң, җыелып урамга чыкты алар.
Ә анда көзге матур аяз көн. Күбәләкләр сыман бөтерелеп, берән-сәрән сары яфраклар оча. Тәмле көзге һава үпкәләргә сузылып җаннарны җылыта.
Вәәт, кызым, боларның авыллары да зур күренә, диде Гамилә, таныш түгел авылның сузылып киткән урамнарына күз атып. Ну безнең авылга җитми инде, ә-ә бит?
Әй лә әни, авыл кайда барсаң да авылдыр инде ул. Әнә бит ике бүкәнгә такта куелган эскәмияләр. Шул ук кош корт әнә терә. Кәҗәләренә хәтле нәкъ бездәге кебек койма ярыгыннан чирәм чүпли.
Хәдичә Виктор алган арбаны селкеткәләп, Мария түти артыннан иярде.
Бик ерак торамы, Галя апа.?Бик күрәсем килә, диде ул як ягына күз ташлап. Шул Галя апа микән соң инде ул, күңел ышанмый хәттә.
Шул, шул. Такта башы алган өчен..
Ләкин, чүү, тукта әле. Шул вакыт Хәдичә, ике өй аша гына торган капка төбендә таныш эскәмия күреп, катып калды. Нәрсә бу, әллә тагын төш күрәм инде?Аның өчен хәзер дөнья туктагандай булып, күңеле төштә күргән мизгелләргә йөгерде. Юк, моның булуы мөмкин түгел.Юуук, юк! Хәдичә каты итеп үзен үзе чеметеп алды да, тагын шул терәкле эскәмиягә карады.
Теге төштәге эскәмия бит бу. Әйе, әйе,һич югы шуңа ошаган. Өе дә шул иде бугай әле.
Нәрсә күрдең, Хәдичә? Эскәмия матур дисеңме? Аны Коля үзе ясап куйды, матур шул. Терәлеп утырасы булгач, җайлы да. И-и, кызлар, шәп ир инде, кулыннан килмәгән эше юк. Галядан кайткач, танышып чыгарбыз әле, Аллаһ бирса. Эчми тартмый.
Әйе, терәкле булгач уңайлыдыр...Бу вакытта Хәдичәнең уенда Галя апасы түгел иде инде.Коля дигәннәре минем әти, диде ул уйланып. Әйе, нәкъ шушы мизгелләрне төштә күрдем бит мин.
Әни, диде Хәдичә , үзен үзе белештермичә. Мин боларны төшемдә күргән идем.Әйе, әйе,тучны. Исеңдәме, әни, сиңа сөйләгән идем бит.
Хәдичә шаккатып, өйне барлый башлады. Әни, чынлап та, сиңа әйтәм, бу шул эскәмия, түлке әти кая?
Ә-әй, кызым, юкны сөйләмә. Безнең шул төшләргә керсә генә инде, мондый өй, мондый патша утыргычлары. Чынлап та бик төзек йорт җир, Коля абыең тырыш кеше күрәсең. Әтиең дә биик булган кеше иде шул.
Ләкин Хәдичә берәүне дә ишетмәде . Мария апа, татар диде. Ә Коля дигән исем татарда юк ул. Димәк бу әтием Кавый, урыслар Коля дигәннәр.
Кызыым.. Сиңа әйтәм. Гамилә читенсенеп Хәдичәгә төртте. Әйдә, киттек, диде ул пышылдап, җүләр димәсеннәр тагын.
Белмим әни, белмим. Әллә төш күрәм, әллә саташам..
Аллаһ сакласын, Хәдичә. Әллә ниләр уйлама, зинһар. Кеше ышанмаслык хәлне дөрес булса да сөйләмә дигәннәрен, ишеткәнең юк мәллә. Әйдә, Галя апаңны минем дә күрәсем килә.
Гамилә бәбәй арбасын Хәдичәдән алып, Мария әби артыннан иярде. Бөтен кеше безгә карый, җитте сиңа кызый. Әйдә, атла.
Ләкин, әнисе нәрсә генә дисә дә, ниндидер бер илаһи көч, Хәдичәне теге өйгә таба өстерәде.
Таныш түгел капка төбе.. Терәкле эскәмия.. Кызыым!...Көтмәгәндә, колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелгәндәй булып,аның җылысын тойды Хәдичә. Нәрсә бу? Нигә шул хәтле сикерә бу йөрәк?
Хәдичә үзен кулга алып, куркып кына артка борылды. Һәм менә язмыш сынавымы, әллә Аллаһ тарафыннан иңгән рәхмәт булдымы, Коля дигәннәре капка төбенә чыгып,җәһәт кенә эскәмиягә утырды.
Әтии! Әнә шул мизгелдә дөньяда кеше ышанмаслык могҗиза булып,күп еллар элек күргән төше тормышка ашты Хәдичәнең. Нәкъ шулай төшендәгечә терәкле агач эскәмиядә әтисе утыра иде бит аның. Әйе, бу чынлап та, ул-Кавый иде. Сул як яңагында тирән яра эзе, ярты колак яфрагы киселгән.
Әтии.. Әтием.. Кызының урамны яңгыратып кычкырган тавышыннан куркып, Гамилә дә шул якка карады. Карады да, ап-ак булып башын кочаклады. Атларга теләсә дә, кадаклап куйгандай аяклары күтәрелмәде. Нәрсәдер әйтергә теләп ачылган авызы шул килеш калды.
Гамилә, Гамилә, нәрсә булды сезнең белән? Бер ике генә адым алдан барган Мария түти, каушап, бала арбасына үрелде. Коля сезнең танышмы мәллә? Сиңа әйтәм Гамилә.
Ләкин Гамилә эндәшер хәлдә түгел иде инде. Аның өчен бары иңнәренә кунган сары яфрак дерелдәде,йөрәк яраларын юарга теләгәндәй, әче яшьләр изү эченә тамдылар.
Кавый, Кавый, дип, яшь пардәсе аша ачынып пышылдады ул. Син исән? Димәк Хәдичәнең төше рас килде. Я бер Аллаһ! Бу чынлап та минем иремме?
Гамилә ике арага эленгән кара пардәне ертырга теләгәндәй кулларын сузды. Кавый, кадерлем. Өмет канатларым сынган иде бит инде, җаным, бәгърем минем.
Шул арада җыелган күрше тирәне шаккатырып Хәдичә белән Гамилә Коляга таба йөгерделәр .
Әтии, әтием минем.. Ирем, кадерлем...
Ләкин менә Коля гына, таныш түгел ике хатынның үзенә таба килгәннәрен күреп, кырыйгарак шуышты. Кемнәр булыр болар? Наверно кемгәдер охшаталар бугай...
Дәвамы бар.