

Виктор китеп, Гамилә кызыннан нәрсә булса да сорашырга җитешмәде, капкадан атылып дус хатыны Галиябану килеп керде.
Ай Аллаһым, диде ул, тирән сулыш алып. Ай бер Аллам. Сезнең өчен куркып, котым ботыма төште. Нинди адәм заты иде ул күршеләр? Әле тәрәзәгә йөгерәм малай , әле капкага. Хәдичәне утырта калса, машина алдына сузылып ята идем, билләһи менә. Әйее, уйлап та тормый идем. А как же..
Тукта әле, күрше.Тукта. Бу кадәрле каударланма. Утыр әйдә. Бар да яхшы, Аллаһка шөкер.
Гамилә көлеп ахирәтен өстәл янына чакырды. Син әйтмешли, теге адәм заты күчтәнәчләр калдырып киткән. Рәхәтләнеп бер чәй эчеп алыйк әле.
Шул вакыт Галиябану исенә төшкәндәй, Гамиләгә карады.
Ник Гамиләәә.. . Чәй дип, син нигә эштә түгел соң әле?Мин хәзер кичке савымга төшәм. Сорап калдыңмы соң, мин әйтәм.
Нинди сорау, Бану. Нинди сорау? Машина күргәч, мин дә синең кебек коелып төштем. Җәмилә килә алмаганда аның өчен эшләп тора идем, бүген ул эшләп торыр әле. Эш кайгысы калмады монда.
Чынлап та, ахирәт, кем иде соң ул?
Кем иде дип..
Гамилә Хәдичәнең бала күтәреп бакчага чыгып киткәнен көтте дә, самавырдан чәй агыза башлады. Борыны агыза башлады әле шушының, диде ул, бакчага караган тәрәзәгә таба үрелеп карап. Төясе бар.Аннары пышылдауга күчеп, ахирәте янынарак күчеп утырды. Синнән яшереп булмый инде, ахири, ни. Бу, Җиләкнең әтисе булып чыкты бит.
Кит аннан, чыннахыймы?
Әйе, Галиябану, чынлап та шулай. Башта бик курыккан идем ахири. Уклау таягын кулдан төшермәдем инде үзем. Дөресен белгәч кенә тынычландым.
Үзе бик ару, матур күренә. Байдыр да әле. Нинди машина белән килгән бит..
Белмим, Галиябану, белмим. Хәдичә белән сөйләшсеннәр дип, бакчада йөргән булдым шунда. Үзе болай ярамаслык кешегә ошамаган. Хәдичә белән сөйләшкәч, әйтермен яме.
... Күршесен озатып керүгә, бакчадагы ике бүкәнгә такта куеп ясалган эскәмиягә чыгып утырды Гамилә.
Я, кызым, эшкә төшеп тормам инде бүген, сөйлә давай,дип сүз башлады ул. Нәрсәләр диде инде, теге урыс кешесе?Шул кадәр ерак җирләрдән ничек кайтып җиткән?
Бик ерак түгел, әни. Виктор хәзер бу якларга күчеп кайткан. Әнисе удмуртиянеке икән бит. Шунда эшкә урнашкан. Машина да шул эшнеке, диде.
Алай икән, юклы барлы кеше түгел, димәк. Карап торышка тәртипле дә күренә үзе.
Әйе.. Начар кеше түгел ул, әни.. Тыңла әле,син ни әйтерсең микән. Ул мине үзе белән чакырды бит әле.
Сине? Кит аннан, булмаганны. Юк ла, Хәдичә. Юк инде. Үзе безнең кеше түгел, хатыны да бардыр бит?
Юк, әни, хатыны юк. Ну, түлке,ачуланма яме, мин уйлап карармын, дидем аңа. Әни,тыңла әле, авылда эш тә юк. Мансур абый мине барыбер колхозга эшкә алдырмый инде, Илһамны югалтудан куркалар. Виктория дә үсеп килә. Бәлки, чынлап та, әни...
Белмим инде, Хәдичә. Нужели үзебезнең кеше табылмас?
И-и, әни, шулай дисең син. Авылда күпме генә ир егет бар. Беләсеңме соң? Сугыштан яртысы да кайтмадылар. Бөтен ил белән тол хатыннар, кияүгә чыкмаган кызлар бит хәзер.
Ир егетләр юк дип, гомер булмаганны урыска кияүгә чыкмассың инде.Исеме генә ни тора - Виктор.
Шулаен шулай да, әни җаным. Авыр миңа авылда. Эш юк, Илһам да үзәгемне өзә. Аннары синең кечкенә генә хезмәт хакыңа өчәүләшеп тормыш алып бару да көннән көн кыенлаша. Белеп торам бит мин, әнием, сиздермәгәч тә минем өчен борчыласың бит.
Әйе, Хәдичә. Борчылам, кызым, борчылаам. Сугыш барыбызны харап итте шул . Менә мин дә ничә еллар атаңны көтәм, ничә еллаар. Тәрәзәгә җил кагылган саен, тәрәзәгә барып, пардә читен күтәрәм бит. Ялгыз гомер көтүләре авыр балам, бик авыр.
Әти исән әни, иманым камил. Кайчан да булса ул кайтачак. Җаным, йөрәгем шулай сизә минем.
Юктыр инде, Хәдичә, юктыр. Исән кеше бу гомер адашып йөрмәс. Үзем аның янына китсәм генә инде.
Әллә ниләр сөйләп торма әле монда. Әни, нишлим микән? Сине дә үзеңне генә калдырасы килми, бәлки син дә безнең янга күчәрсең?
Ярар, кызым, ярар. Эрләмәгән сукмаган дигәндәй. Тагын бер сөйләшеп карарсың әле, килсен. Кем белә, мужет килеп тә йөрмәс..
Юук әни, киләчәк ул. Мин аны беләм, киләчәк.. .
Чынлап та, Гамилә әнә шулай, мужет килмәс әле, дип өметләнеп йөрсә дә, килде бит Виктор. Шыбыр шыбыр яфрак яңгыры яуган көзге иртәдә бер кочак күчтәнәчләр күтәреп кергәнен үзләре дә сизмичә калды Хәдичәләр.
Килеп, бераз хәлләр белешкәч, үзенең үтенечен дә ярып салды. Гамилә апа, диде ышанычлы тавыш белән. Кыз белән Хәдичәне бүген кунакка алып китәм. Ижауга ерак түгел бер авылда торам мин. Әнием дә олы яшьтә булса да исән-сау Аллаһка шөкер. Каршы килмәгез, яме. Хәдичә безнең якларны бер карап кайтсын.
Белмим шул, балалар. Гамилә моңлы күзләре белән кызына карады. Ниләр генә сыймаган иде шушы ана карашына. Сагыш та, сөенү дә.Курку да. Ләкин, болар берсе дә үзе өчен түгел, бәгырь җимеше өчен борчылу хисләре иде аның. Менә тагын ялгыз калам, гомер көзләремдә бердәнбер баламны күрмичә ничек түзәрмен дип түгел, Хәдичә өчен борчылды ул. Ул нишләр, чит җирләрдә чит кеше белән ул ничек гомер итәр.
Үзең нәрсә дисең соң? диде Гамилә әкрен генә. Хәдичә, авыл кешесеннән дә оят бит әле, гомер булмаганны урыска чыкканыңны белсәләр..
Ансы өчен кайгырма әни. Хәдичә серле генә , Викторга карады. Вәли булыр. Авылдашларга урыс җирендә генә шулай дип эндәшәләр, әтисе татар икән диярбез.
Шул вакыт Вәли дигәнне ишетеп, Викторның йөзенә курку йөгерде. Нинди Вали? диде ул, эшнең нидә икәнен аңламыйча. Гамилә апа, кем ул Вали.
Вәт җүләрне син аны, дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде Хәдичә. Кем булсын инде, син Вәли. Безнең авылда башка Вәлиләр юк.
Кызының күптән болай көлгәнен ишетмәгән Гамилә үзе дә пырхылдап көлеп җибәрде. Арада ниндидер бер җылылык урнашып, аларга Виктор кушылды.
Мин риза диде ул, ягымлы зәңгәр күзләрен ялтыратып. Вали тек Вали. Вали Андреевич..
Юк, кадерлем,дип көлүен дәвам итте Хәдичә. Бездә Андреечлар да юк. Вәли Аглеевич булырсың.
Шулай итеп, Хәдичәнең язмышы йөз сиксән градуска борылды да куйды. Төн уртасы узып барганда алар өчәүләшеп Викторларда кунак булып утыралар иде инде. Әйе, әйе, өчәүләшеп. Чөнки Виктор, ничек итсә итте, барыбер Гамиләне дә үзе белән алып китәргә җаен тапты. Хәттә председатель Илһамны табып, өч көнгә аннан рөхсәт язуына хәтле алды.
Куркып кына барсалар да, Викторның әнисе Мария Ивановна кунакларны бик җылы каршы алды. Бигрәк тә Хәдичә белән оныгын күреп шатлыктан нишләргә белмәде ул. Әле бераз вата җимерә булса да, татар сүзләрен дә әйткәләде. Мин әзрәк татар сүзләрен аңлыйм диде ул, Гамиләнең кулыннан тотып. Исанмесез, рахмат, тамле.... Күршедә генә татар Коля тора бит безнең. Ул ярты урысча, ярты татарча сөйләшә. Татарчаны аннан өйрәнеп бетәм бугай инде.
Татар Коля? Хәдичә елмаеп тегеләргә карады. Виктор Вәли кебек инде алайса.
А-а, Вали ту же матур.Мария түти бик аңлап җитмәсә дә кояштай елмаеп куйды. Ну Коляның татар икәнен белсәк тә, татарча исемен белмибез без аның. Хатыны үлеп киткәннән соң, бер ялгызы матур гына яшәп ята.
Ә Галя апа? диде шунда Хәдичә, сүзне бүлеп. Ул да бу авылда яшиме?
Әйе, ул да бу авылда яши, кызым. Мария түти, чат татарча, кызым, дип, Хәдичәгә карады. Иртәгә улым эшкә барып кайтыр, без Галяның хәлен белеп әйләнербез, ямегез, Аллаһ бирса. Әллә ни ерак тормый ул.
Хәдичә сиздермичә генә әнисенең кулын кысты. Ошатты алар Мария түтине. Тегесе дә җае чыккан саен, кызым, дип Хәдичәгә бакты. Сөенече йөзенә чыккан ханым, бигрәк тә Викториягә мөкиббән китте. Нәкъ улыныкы сыман зәңгәр күзле, башактай сары чәчле баланы сөеп туймады ул . Тегесе дә әбисе икәнен сизенгәндәй, чыкы чыкы килеп аңа тартылды.
Кыскасы, таңга кадәр сөйләшеп туймады алар. Баксаң, Мария әби ире белән озак еллар Мәскәүдә яшәгән булып чыкты. Сугыш башлангач, ирен фронтка озатса да, улы Виктор кодасы ярдәме белән Мәскәүдә калганын да Мария әбидән белделәр. Кемнең кулында шуның авызында дип, ул елларда да урындагы кешеләргә өстенлек булгандыр күрәсең,бәхеткә каршы Виктор сугыш ачылыгын күрмәгән булып чыкты.
Менә шулай дип, Мария түти авыр сулап стенада эленгән фотога карап алды . Әтиләре киткәнгә ярты ел да булмады, геройларча һәлак булды дигән хәбәр алдык,диде ул уйланып. Шуннан соң Мәскәүдә озак яшәмәдем, чөнки иремне бик каты ярата идем шул. Өйдәге бар нәрсә аны хәтерләтте,юләрләнәм дип торам. Кызым Валерияне алдым да, әни янына кайтып урнаштык. Үзем Мәскәүдә укытучы булсам да, Ижевскии заводында корал ясадык. Соңыннан белгәнчә, ул елларда завод ун млн. ярым винтовка гына чыгарган булган икән.
Ник Мария апа, сезнең кыз да бар мыни? Тын гына тыңлап утырган Гамилә, урысчаны яхшы сөйләшә белмәсә дә, аңлавын аңлый иде инде. Аптырап бер Мариягә, бер кызына карады ул. Кызы да бар икән дип әйтәм, диде ул Хәдичәгә читенсенеп кенә. Әллә ялгыш әйттем инде.
Дөрес әни, русча беләсең икән ләбаса. Хәдичә яратып Гамиләгә карады. Әйе, Валерия дигән кызы бар икән шул.
Бүтән исем тапмаганнармы соң болар? Гамилә авыз эченнән генә санап китте Виктор, Виктория, Валерия..
Кызың Валерия, значит, диде ул, эшлекле кыяфәт белән. Янәсе урысча сөйләшә.
Әйе, Гамилә. Кызым Валерия. Ул Мәскәүдә яши. Минем кебек үк укытучы.. Ире шунда мәктәп директоры.
Боларга гына каян килгән соң бөтен нәчәлникләр. Гамилә шулай уйласа да, берни сиздермичә, урыныннан торды. Ярар, Мария түти, диде ул, арган гәүдәсен җыеп. Урын булса, бераз ятып алыйк булмаса. Иртәгә Хәдичәнең Галя апасына барып кайтырбыз,Аллаһ бирса.. Юлда килеп арганмын.
Әйдәгез, әйдә. Әлбәттә, ерак юл бит, аргансыздыр. Иртәгә авылны карарбыз. Бик матур безнең авыл. Аннары күршеләрем дә бик әйбәтләр. Коля күршем бөтен эшемә булышып тора, кулыннан килмәгән эше юк. Күрше хатыннар да хәл белмичә калмыйлар. Ярар, алайса, ятыйк булмаса...
Дәвамы бар.