

Язмышларым,яшьлек ялгышларым
Бикләнгәннәр йөрәк түренә.
Көзләр җиткән саен,ачы җилләр
Шул бикләргә таба үрелә.
Әй, бу гомер еллары диген, ә! Аккан сулардай ага да, искән җилләрдәй исә икән бит ул. Әле генә якты дөньяга аваз салган сабыйлар, баксаң, дәү әни, әби булганнар. Аларга алмашка, үзләренең бала чаклары булып инде оныклар буй җитеп киләләр. Шушы тормыш дигән бормалы бормалы озын сукмаклардан кемнәр генә узмаган микән. Уйлап карасаң исләрең китәр. Безгә кадәр дә шушы якты дөньяларга күпме кешеләр килеп киткәннәр бит ул. Саныйм дисәң, мөгаен санарга саннар җитмәс. Тик ни хәл итәсең, Аллаһ тәгалә шулай яраткан. Кемдер туа, кемдер мәңгелек йортка китеп бара. Кемдер елый, кемдер көлә. Һәркемнең үз язмышы, үз ризыгы. Бер берсенә охшаган кар бөртекләре булмаган кебек, бер үк төрле кешеләр, бер үк төрле язмышлар да юк,диләр бит. Чынлап та, һәркемнең үз язмышы, үз тормышы дигәндәй,берәүнең дә язмышы кабатланмыйдыр. Чөнки, менә әлеге язмам герое Хәдичә апаның да күргәннәрен язсам, бу бит минем тормыш юлым, минем язмышымны кабатлаган бит бу, диюче кеше тиз генә табылмастыр.
Шулай , тормыш юлында авырлыклар күп кичерсә дә, иртәгә туачак яңа көннән өмет өзмәгән, ялкынга атсалар суга сикергән Хәдичәнең тормыш юлы бик үзенчәлекле була шул . Гөрләп торган яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән балаларның язмышлары бераз булса да охшаш инде аларның, дисәләр дә, юк, аныкы башкалардан күпкә аерылып тора. Шулай булмый ни, дөньяга аваз салуы гына да ни тора бит аның. Коеп яуган яңгыр астында Хәдичәдән кала тагын күпме бала шулай туды микән, билгесез. Җитмәсә урман юлында.
... Җидегән чишмәләре белән данлыклы зур гына авылда яшәгән Кавый белән Гамиләнең беренче мәхәббәт җимеше була ул. Еллар узгач, көлеп искә алсалар да, ул көнне җыелып елый алар. Ә хәл болайрак була. Гамиләсенең бәбәйләр көнен чамалап, район үзәгенә барырга ат белешеп куя Кавый. Хатынга кирәк яракларын әзерләшә. Һәм инде, Гамиләсе ерак ара түгел, кичкә таба барырбыз әле, дип карышса да, күңеле сизенгәндәй төштән соң юлга кузгала алар.
Көн дә болытлап тора, хатын ди Кавый. Урман юлын үзең беләсең, яуса юлда калуыбыз бар, Аллаһ сакласын,әйдә,әйдә, дип, хатынын ат арбасына утыртып юлга кузгала алар.
Урман эчендә утырган авыл бер яктан бик матур булса да, икенче яктан кышкы чорларда, җәйге яңгырларда юлсызлыктан интегүләр үзе бер михнәткә әйләнә дә куя. Андый вакытларда әле дә ярый, атлар ярдәмгә килә. Кышын чана таксалар, җәен келтер келтер арба тарта атлар. Менә бүген дә арбадагы хуш исле яшел чирәм өстенә утырган яшьләр биек наратларга караштырып, татлы хыялларга чумдылар. Агач арбасын таккан алмачуар ат салмак кына алга атлады.
Керәм әле сиңа горур урман, тирә ягым хуш ис белән тулган.. Кавый әкрен генә селкенеп барган җирдән яратып кына хатынын кочаклады. Берничә көннән өчәү кайтырбыз инде, хатын.,исән-сау барып урнашсаң Аллаһ бирсә.
Ләкин, шулай сөйләшеп озак бармады алар. Боларның юлга кузгалганнарын гына көткәндәй, эре яңгыр тамчылары җиргә сәләм бирергә ашыктылар. Ул да булмады, көн кисәк кенә караңгыланып, яңгыр ява башлады. Агачлар шаулап җиргә егылдылар, яңгыр тавышына каргалар каркылдавы кушылды. Арбадагылар гына түгел, мескен атка хәтле болыт баскан күккә күтәреп карады бугай әле.
Ну, хатын, шушы гына кирәк иде бит, ә, диде Кавый, хатынына арбада яткан иске юрганны ябып. Әле ярый, синең сүз белән кичкә калмадык. Гәләветдин абзый, син әйдә атыңны бераз кызула булмаса, чыгып җитмәсәк баш бетә малай.
Гәләү дә, шикләнеп Гамиләгә карап карап алды да, дилбегәне тартты. Кайгырмагыз, оланнар, җәйге яңгыр ул ничек килсә шулай тиз китәр. Син давай, Гамиләңне кара, суык тия күрмәсен.
Шулай бер артка, бер алга карап Гәләветдин абзый атны кызулады. Ләкин тапталган балчыклы урман юлына күп кирәк мени, яуган җылы яңгыр да урман юлын пычратып өлгергән иде инде . Арба бер алга тартылды, бер ашалган чокырларга төшеп дөбер шатыр селкенеп алды.
Юлда гына бәбәйли күрмәсен тагын!Бу минутларда Гәләү абзыйның иң курыкканы шул булгандыр. Бигрәк каты уйната. Кайлардан гына чыгып ява башлады соң әле бу яңгыр? Наа, Казбек, наа! Әйдә, малкай!
Һәм менә гөнах шомлыгына каршы,шулай дип, уйлап алуы гына булды, арба әллә нинди тавышлар чыгарып шыгырдап бераз барды да, бер якка янтаеп ава язлады. Гамилә көтелмәгән хәлдән арбага чытырдатып ябышып, шундагы печән өстенә ауса, Кавый каушап Гәләү абзыйга ябышты.
Сигезенче март белән, нәрсә булды?диде ул, юеш җиңе белән маңгаен сыпырып. Әллә? Гәләү абзый?!
Булды бу, шушы гына кирәк иде. Тррр, Казбек, трр.. Гәләветдин абзый юл читендә тәгәрәп яткан тәгәрмәчкә карап төкереп куйды. Чыгасы ерак бит әле малай, нишлибез?
Нишлик соң, белмим инде, абзый. Ирләргә, хатынны сезнең кебек өйдә түгел, бүлнистә бәбәйләтәм, дип шапырынган идем, мин дигәнчә генә бармый бит әле бу.
Гәләветдин җиргә сикереп төшеп,бер арбага, бер Кавыйга карады. Күчәре сынган энем, диде ул, читтәрәк яткан тәгәрмәчкә сузылып. Дәлше барып булмый оланнар. Бер нәрсә уйларга кирәк.
Эх, Гәләү абзый, ээх ла. Көнен әйтер идем. Ай буе яумаган яңгыр тагын берничә сәгать көтсә ни була иде инде, ә?
Бернишләп булмый энем, ватыласы булгандыр.. Син давай, авылга элдер, Гомәрнең әнә ябулы арбасы бар, әйтеп кара, тыңламый калмас. Бар әйдә, бар.
Кавый башындагы юка фуражкасын сыгып киде дә, артка борылып карады. Әле ярый бик ерак китмәдек...Ярар алайса, шулай итим. Син Гамилә бераз сабыр ит инде хатын,диде ул, нигәдер үкенгәндәй. Җәяү барып булмый бит. Мин хәзер, күз ачып йомганчы килеп җитәрмен, Аллаһ бирса.
Кавый бераз баргач борылып тегеләргә кул болгады да, җыелган суларны пычтырдатып авылга таба ашыкты.
Ул арада җил исүдән туктап, яңгыр да бераз басылгандай булды. Урман эченнән сайраган кошлар тавышы ишетелеп, тирә юньгә тәмле чирәм исе таралды. Ярар, Гамилә, яңгыры да кирәк инде, сеңлем, Кавый да хәзер килеп җитәр, әнә авылга керә инде. Кирәк бит, ә! Ничек сынды бу? И-и, гомер булмаганны, ә?
Шулай дип, Гәләү абзый арбадагы печән астыннан иске бер күн куртка тартып чыгарды. Кара әле, Гамилә, диде ул, юеш юрганны тоткалап. Онытып торам икән ләбаса, мә , менә бу кожанны ки әле. Юрган тәмам суга баткан бит, өзлегә күрмә.
Юук Гәләү абый, юук, көне җылы бит. Моңа кадәр сүзсез генә утырган Гамилә шулай дисә дә , юеш юрганны читкә куеп, күн куртканы җилкәсенә салды. Түлке менә эчем авырта башлады. Кавый тизрәк килеп җитсә ярар иде инде.
Катырак селкетеп атты шул, кахәр. Син сеңлем, курыкма бар да яхшы булыр.
Үзе шулай дигән булса да, Гәләветдинне бөтенләе белән курку хисе биләп алды. Аллаһ сакласын, бәбәйли генә күрмәсен инде бу, баш бетә дигән уйдан калтырап ук куйды. Хәзер Гамилә, озак тормаслар Аллаһ теләсә килеп җитәрләр,диде ул, әллә яшь хатынны, әллә үзен тынычландырырга теләп. Ирең бик җитез синең молодец.Молодец сеңлем, җитез булырга кирәк. Аяк үрә йоклап йөрсәң булмый ул..
Гәләү вакытны тизрәк уздырырга теләп ат янында кайнашты. Яшел чирәм белән күчәрдән очып чыккан тәгәрмәчне сөртте, юлга сынып төшкән яшь ботакларны читкә алып куйды. Әнә шулай күпме йөргәндер, Гамиләнең әкрен генә эндәшкән тавышын ишетеп сискәнеп куйды Гәләветдин.
Гәләү абзыый! Кая соң инде болар?
Гәләветдин таптанып йөргән җиреннән Гамиләнең тавышын ишетеп, әә дигәнче арба янына килеп басты. Тизрәк килсәләр ярар иде. Ай - яй, эчем тарта, Гәләү абзый. Гамилә эчен тотып, шул минутта куркудан ап ак булган Гәләветдингә карады. Җитмәсә бөтен җирдән су тама.
Син олан алай ашыкма әле, яме. Гәләветдин Өзгәләнеп авылга таба карады. Бәбәйли күрмә тагын. Мин бу эштә бум бум.
Мин дә бум бум бит, дип, елмайган булды Гамилә,үзенең суы киткәнен дә абайламыйча. Тизрәк коры кием киясе иде,яңгырдан бөтен җир ләч су булды.
Син түз инде, Гамиләкәй, яме,әз генә сабыр ит. Ээх, кая соң инде болар, үземә генә китәсе булган бит югыйсә. Гәләветдин юеш куллары белән күзен угалап, авылга таба текәлде. Узып барган бер сәгать вакыт аңа мәңгелек булып тоелды. Әһәә, әнә Ак ат күренә түгелме соң? Тучны, әйе, тучны, сеңлем, Гомәр аты бу. Гәләветдин сөенечтән көлеп җибәрде. Киләләр, әйттем бит, ирең бик җитез синең дип. Әнә шулар, шулар. Бөркүле арба бу тирәдә Гомәрдә генә.
Ләкин, бу сүзләрне Гамилә гүя, ишетмәде дә. Авыртуга чыдый алмыйча, икегә бөкләнде ул. Ой, Гәләветдин абый, үләм бугай. Нигә шулай каты тарта соң бу эч. Әллә бала туарга маташа инде.
Ярар,әз генә түз Гәмилә, Аллаһка шөкер. Әнә килеп җитәләр инде. И-и, Аллаһка шөкер,Аллаһка шөкер..
Гәлаветдин ага сибәләгән яңгыр бөртекләрен киң учларына җыеп, битенә сипте дә, Кавыйларга каршы китте.
Әә, Гәззәттә, син дә монда шту ли? Ни хәлләр?Кавый каян белеп алып килгән тагын сине?Вәәт, шәп булган бу.
Гәләветдиннең кендек әбине күреп, шатлыгы эченә сыймады. Барыгыз әйдә, барыгыз. Бәбәйли бугай инде Гамилә. Куркудан ярты картайдым малай.
Яртысын кайчан картайдың Гәләү? Хатының бәби тапканда куркып авылның икенче очында йөрсәң шулай була ул, картаясың.
Гәзизә әби нурлы күзләре белән Гәләветдингә елмаеп карады да, бик эшлекле кыяфәттә җәһәт кенә арбадан сикереп төшеп, Гамилә янына ашыкты.
Суың киткән бит инде, олан. Дәлше бара алмыйсың,диде ул, Гамиләнең пычтырдап беткән күлмәгенә карап. Кавый, кил әйдә булыш. Коры арбага күчерик. Син Гомәр, чиста, чүпрәкләрне арбага җәй. Әйдәгез, тиз.
Ярты авыл баласына кендек әби булган Гәзизә барсына үзенең фәрманнарын биреп, Гамилә янында кайнашты.
Ярый әле, юлларында очрап, алып килделәр, диде ул, яшь хатынның эченә баскалап. Күзләрен шарландырып, өчәүләшеп басып торырлар иде хәзер агай. Әйдәгез дим, Гомәр, җәйдеңме җәймәләрне?
Гәзизә әби шулай сөйләнеп ябулы арбага таба атлады. Әз генә сабыр итсәң, Гамилә, балаң туар бирган булса. Шулай авырта инде ул.. Әйдә, бер дә курыкма. И-и, ничәмә ничә балага туарга булыштым микән инде. Белмим дә, санын югалттым. Бар туган балалар да Аллаһка шөкер сау-сәламәт булып дөньяга аваз салдылар, синеке дә шулай булыр, Ходай ташламасын...