Литература
17 Ноября 2023, 09:05

Имгәк

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова. 3 өлеш. Инсаф умартачылар әзерли торган бүлеккә күчкәч тә кортлар, бал һәм кортларның продукөияләре белән дәвалау турында бик кызыксынып китеп әллә нинди китаплар укый башлады. Яңа умартачылыкка урнашып, ул колхоз аларга авылда олы йорт та салып биргәннән соң өйләрендә андый китаплар бермә-бер артты. Шуның өйтенә телевидение, радио аша андый темага барган тапшырулар да зур кызыксыну уятты.

ИмгәкИмгәк
Имгәк

Инсаф умартачылар әзерли торган бүлеккә күчкәч тә кортлар, бал һәм кортларның продукөияләре белән дәвалау турында бик кызыксынып китеп әллә нинди китаплар укый башлады. Яңа умартачылыкка урнашып, ул колхоз аларга авылда олы йорт та салып биргәннән соң өйләрендә андый китаплар бермә-бер артты. Шуның өйтенә телевидение, радио аша андый темага барган тапшырулар да зур кызыксыну уятты. Инсаф Россия умартачылары белән элемтәләргә кереп, дәвалаучылар белән дә танышты. Инсаф пенсиягә чыкканчы ук корт, умарта продукцияләре белән төрле авырулардан дәвалап аякка баскан авыл халкы алар турында таныш-белешләренә, туганнарына әйтеп, аларга аякка баса алмаган, сызланган кешеләр шактый килә иде. Тиздән аның дәвалау үзенчәлекләре турында район газетасында статья бастырып чыгардылар. Шул көннән Марина белән Инсафның капкасы ябылмый башлады. Марина да районга барып массаж ясау курсларында укып кайтты. Республика телевидениесендә эшләүче, әмма аяклары сызлап интегүче бер корреспондент килеп киткәннән соң , озак та тормый алар турында телетапшыру чыкты...
Зәмфирәгә Аллаһ матурлыкны мулдан бирсә дә, бәхет дигәнен теш арасыннан сыттырып кына чыгарды бугай. Унынчыга хәтле яхшы гына укып барса да, унда ул инде мәхәббәт корбаны булды. Үзләре классыннан Ирек белән яратышып йөргән кыз, Чаллыдан күршеләренә кунакка кайткан Робертка үлеп гашыйк булды. Авызыннан кыйммәтле сигареты төшмәгән, еш кына авызыннан аракы исе аңкып торган егет янында классташ егетләр чебеш кенә кебек тоелдылар аңарга. Кеше алдында дип оялып та тормыйча кысып кочаклый, ә дигәнче иреннәреннән суырып үбәргә тайчынмый торган егет аңа арыслан кебек кыю күренде. Егетнең кыюлыгы эшне бик кызу тотты, атна дигәндә кызны ул үзенеке итте. Зәмфирә инде үзенә үзе тиздән Робертның хатыны булачакмын, Чаллыда аның квартирасында аяк тибеп яшәячәкмен дип планнар корган арада Робертның кызуы сүрелә дә башлады. Авылда Зәмфирә кебек аңа сагыз кебек ябышырга әзер тагын бер-ике кыз бар иде. Зәмфирә оятына көч китереп, Роберт артыннан үзе йөри башлады, әмма егет аны, ну что ты пристала, ты вообще не в моем вкусе. Иди отсюда, пока п..лей не получила, дип аты-юлы белән сүгеп куып җибәрде. Соңыннан гына билгеле булды – Роберт инде төрмәдә утырып чыккан, беркайда да эшләми торган, әнисенең җилкәсен кимереп ятучы хөрәсән булып чыкты. Әмма аңынчы ул инде хәйран гына авыл кызының киләчәк тормышын пыран-заран китерде, кайберләренә, шул исәптән Зәмфирәгә дә имтихан бирәсе урынга бала төшерергә туры килде.
Кызларының оятына чыдый алмыйча, әнисе бауга менде, әтисе йөрәк чире белән хатыныннан соң озак яши алмады, бакыйлыкка күчте.
Зәмфирә олы апасы Сәрия янына башта Уфага китеп эшкә урнашты. Анда ашханәгә табак-савыт юучы булып урнашкан иде, тагын берәүгә гашыйк булды. Тик эшләргә өйрәнеп үсмәгән Зәмфирә өй эшләрен эшләргә дә авырыксынды. Эштә дә шул табак-савыт, өйдә тагын шул ук дип, иренә ашарга пешереп тормыйча, үзе эшләгән ашханәдән калган аш, второйлар алып кайтты. Бу ир мондый рәхәткә озак чыдый алмады, Зәмфирә белән саубуллашып та тормыйча аннан таю ягын карады. Кемдер Себердә акча бик күп түлиләр икән дигәч, ул Себер якларына юл тотты. Кая барса да иң беренче чиратта аның матурлыгына, сөйкемле бит чокырларына игътибар итәләр иде шул. Анда да эшләп карады , Владивостокка кадәр барып җитте, тик бәхет тә, зур акча да таба алмады. Күп вакытын нинди дә булса зур кесәле агайлар күзләп рестораннарда уздырырга өйрәнеп китте Зәмфирә. Кай вакыт бай түрәләр белән танышып, алар исәбенә диңгез буйларына да баргалады. Әмма аларның берсе дә Зәмфирәгә өйләнү турында сүз кузгатмады. Бары тик кырык биш яшен уздыру тантанасында ул үзенә кирәкле иргә тап булды. Дөресрәге бу ир шул ресторан хуҗасы иде. Хатыны яман чирдән вафат булган, балалары күптән инде чит илләрдә яшәүче иргә дә күңел җылы кирәк иде күрәсең. Зәмфыирә аның белән беренче танышуында ук, мин эш эшләргә яратмыйм, дип белдерде. Иргә чынлап та ашарга пешерүч, җыештыручы кирәк түгел иде. Янында чәчәк кебек балкып торучы хатыны булгач, постельдә назын кызганмаган Зәмфирәдән ул кәнәгать иде. Биш ел егет белән кыз кебек бик матур яшәделәр алар... Алар ял итмәгән ил, коенмаган диңгез калды микән җир шарында. Әмма бәхетеңне кәҗә сөзсә диләрме әле? Азия илләрендә ял итеп кайтканнан соң әллә нәрсә булды Зәмфирәгә. Тиктомалдан аяклары отказ бирә башлады. Авыртмый-нитми генә, әмма атламый башладылар. Ире аны нинди генң табибларга алып барып карамады, УЗИ,МРТларны кат-кат уздырды, әмма дәвалануларның нәтиҗәсе булмады, табиблар да тәмам аптырашка калды. Ахырдан, сез чит илдә ниндидер безнең илдә билгеле булмаган вирус йортыргансыз, без монда берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, дип җавап бирделәр. Зәмфира инвалид коляскасына калды. Ире дә инде эштән өенә ашыгып кайтмый башлады. Ул бар булган байлыгын, фатирларын балалары исеменә күчерде һәм Зәмфирәне пансионатка урнаштыру уе белән яши башлады.
Чәчәк кебек балкып торып, ресторан хуҗасы белән чит илләргә йөргәндә апаларын исенә алып карамаса да аяктан язгач, Зәмфирә еш кына апаларын исенә төшереп елый башлады. Сәрия апасы үзе инде олы яшьтә булып, авырып торам әле дип аның янына юлга чыгарга баш тартты. Сания апасы, пенсия акчаларын җыеп сеңлесе янына ерак юлга чыкты.
-Зәмфирә, йоклыйсыңмы син?
-Юк, апа. Уйланып ятам. Мин нишләп шулай бәхетсез булып тудым микән? Шул уй башымнан чыкмый.
-Әй, гел шундый уйлар уйлама әле. Ку син аларны башыңнан. Терелү турында уйларга кирәк. Менә, карале, син бу газетларны кулыңа алганың бармы?
-Ниемә хаҗәт миңа бу хәлемдә газета, апа?
-Кире дә инде, сеңлем үзең, ай-яй кире! Менә карале. Монда умарта кортлары белән дәвалаучы кеше турында язганнар. Әллә нинди аякка баса алмаган кешеләр рәхмәт әйтеп язган. Терелдек, дигәннәр.
-Реклама ул, апа. Кеше алдар өчен генә язалар. Акча җыяр өчен. Ташла ул чүп газетаңны. Ашыйсым килә, бир әле ашарыма ичмасам. Бу ир кисәге дә нишләп һаман кайтмый инде.
-Алай димә, Ул Татарстан кешесе икән. Әллә шуңа язып карыйбызмы? Кабул итсә инде.
-Анда хәтле мин ничек кайтыйм ди! Йөрмәгән аякларым белән. Әллә көләсең инде миннән, апа?
-Көлмим, сеңлем. Ятып калганчы атып кал, диләр. Башта Сәрия апаларга кайтырбыз. Аннан тагын күз күрер.
Сания аның иренә ышанмый иде. Беренче күрүдә үк ошатмады ул ирне. Чынлыкта ир дигәне ир түгел, ә гражданский ир генә булып чыкты. Сания инде монда озак тора алмаячагын сеңлесенә белдергән иде, шулай да ресторан хуҗасының төксе карашы аның монда килүенә риза түгеллеген беренче көнне үк белдерде. Сания кесә телефоны аша апасына шалтыратып хәлне аңлатты. Сәрия бик үк ризалык белдермәсә дә кайтсагыз куып чыгармабыз инде диде.
Ресторан хуҗасы төн уртасында гына салмыш көе кайтып керде. Аның кайтуын көтеп утырган Санияга карап, авыз эчендә ботка пешерде дә, йокы бүлмәсенә узды, Зәмфирә яткан бүлмәгә күз дә салмады.
Иртән Сания аңа хәлне аңлатып, Зәмфирәне туган ягыбызга алып кайтып дәваламакчы булабыз дигәнне ишетүгә ирнең йөзе яктырып китте, күзләре шатлык нурыннан балкыды.
-Да,да. Это конечно здорово. Там и климат у вас. Так, когда думаете в путь? Отлично, отлично. Я денег дам. На дорогу, имею в виду, дип кесәсеннән дүрт биш меңлек алып, Саниягә сузды. Сания шаккатты. Бу акча, билгеле билетка да җитми иде.
-Ээ, она же на инвалидной коляске. На самолет на билет не хватит.
-Зачем вам на самолете? Поездом. Поездом , плацкартным вагоном. Там и люди добрее, если что всегда помогут. Имею ввиду, поднять там, спускать. А денег. Так у меня больше нет денег. Я уж и так столько на нее потратился. Ну я спешу на работу. Если поедете, то без обид. Ну, давайте, счастливого пути. Ах, да, совсем забыл. Ключ, в почтовый ящик только закиньте. Ну, я побежал.
Шулай диде дә, ир йөгерә-атлый фатирыннан чыгып китте. Зәмфирәгә хәтта сау бул да димәде. Саниянең бу халәттән йөрәгенә таш утыргандай булды.
Ул чыгып киткәннән соң аты-юлы белән сүгенеп, Зәмфирә яткан бүлмәгә керде дә, син бу хашәрәтне каян тапкан идең. Башы беткере, үзе дә кәкрәер әле, йотарга су да бирүче булмас үзенә. Хәзер сеңлем, такси чакыртам да кайтып китәбез, Алла теләсә Татарстаныбызга, дип Зәмфирәнең кием-салымнарын сумка-чемоданнарга тутыра башлады. Ул арада Зәмфып билетлар белешергә хәлне аңлатып, инвалид коляскасы белән икәнен дә әйтергә боерды. Әйберләр җыелып, билетлар белешенгәч, такси чакыртып вокзалга киттеләр. Ике тәүлек узды дигәндә Башкортстандагы апаларына да кереп тормыйча ,Санияләргә кайтып җиттеләр. Юл газабы-гүр газабы дисәләр дә Зәмфирәне юлда авыртуы бик борчымады. Чынлап та поездда гел яхшы кешеләр генә очрап торды аларга. Саниянең дә балалары үсеп җитеп, Чаллыга китеп урнашканнар, ә үзе туган авылыннан ерак булмаган авылда карты белән гомер кичерә иде.

Моңа кадәр әллә нинди яман чирләр белән очрашмагач, багучы, дәвалаучы кешеләрдән берсе дә хәбәрдар булмаса да, Зәмфирәне алып кайткач, тегеннән-моннан ишетеп, тәки теге дәвалаучы ирнең адресын белә алдылар. Сания Чаллыда яшәп ятучы улына хәбәр биреп, бер ике көн ял алып кайтуын сорады. Әтиең яше барган саен олы юлга чыгарга курка башлады, матур апаңны дәвачыга алып барып кайтыйк әле диде. Атна ахырына улы кайтып та җитте. Машинаның арткы утыргычын алып куеп, анда Зәмфирәнең инвалид креслосын беркеттеләр, аның үзен арка кочтырып алып чыгып шул креслосына утыртып юлга кузгалдылар...
...Сораша торгач дәвалаучыларның өен дә таптылар. Ачык зәңгәр күк йөзе кебек балкып торган албакча шау чәчәккә күмелгән. Урам якка карап торган өй тәрәзә төбендә дә гөлләр балкый. Капка төбенә чит машина килеп туктауга, капкада түгәрәк кенә гәүдәле хатын пәйда булды. Әйтерсең лә кадерле кунакларны каршы ала, колачын җәеп, елмаеп, таныш түгел кешеләр янына килде дә, рус телендә исәнләште.
Саниянең улы ни сәбәпле килүләрен, машинада инвалид коляскасында утыручы апасына кулы белән күрсәтеп аңлатып бирде.
-Давайте, давайте, Бог даст, поможем. Пчелы имеют удивительные свойства. И вашей сестре тоже помогут.
Марина колясканы кертер өчен капканы киереп ачып куйды. Ишек алдында битенә умарта караганда кия торган битлек кигән ир кеше күренде. Ул бүгелми торган аягын өстерәбрәк, бераз гына бер якка таба янтаеп, килгән кунакларага таба якынлашты. Килеп җитүгә битлеген күтәреп җибәрде.
-Им...Ин...Ин...саааф! – Зәмфирә аһ итеп алга таба сыгылып төште.
Инсаф Зәмфирәне тавышыннан гына таныды. Коры сөяккә калган инвалид коляскасында утыручы хатын чынлап та Зәмфирә, аның беренче мәхәббәте иде...
Сания да бу хәлгә шаккатып авызын ачкан көе сүз дә әйтә алмый тын калды. Әллә кайда балачакта бер авылда үскән гарип малайның Рәсәйгә даны танылган дәвалаучы булырын кем уйлаган?
-Зинһар ярдәм итә күр сеңлемә, дип пышылдады Сания.
-Иншалла, Аллаһның ярдәме белән бал кортларының файдасы тияр дип уйлыйм. Әмма аны озак вакыт дәваларга туры киләчәк.
Инсаф, Маринаны үз янына чакырып алды да, иңнәреннән кочып, познакомтесь моя любимая супруга Марина. Она очень известная массажистка. Ее руки сами находят откуда начинается боль и как надо лечить, диде.
... Бер ай буе Зәмфирә Марина белән Инсафларда яшәде. Оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй минутлары аз булмады аның. Чынлап та Инсаф белән Маринаның шифалы куллары аны аякка бастырды. Әкренләп Зәмфира аягына баса башлады, сабый бала кебек беренче адымнарын атлады. Таяк белән булса да өй эчендә йөренде. Марина Инсаф белән Зәмфирә арасында ниндидер әйтелмәгән сүз барлыгын йөрәге белән сизсә дә, артыгын сорамады. Әмма Сания апасы киләсе көнне Зәмфирә чәй өстәле яныннан торып басты да Инсаф белән Маринаны гаҗәпләндереп, идәнгә тезләнде.
-Инсаф, мин синең алдыңда бик гөнаһлымын. Кичерә алсаң, кичер мине. Бала чак шуклыгы булдымы, әллә мин тиле идемме, сине бик нык рәнҗеттем мин. Шул рәнҗүләрем төшкәндер миңа. Шуңа да дәвалау сорап сиңа килеп егылдым. Кичерегез мине Марина, дип илереп елап җибәрде.
Ике ягыннан култыклап торгыздылар Зәмфирәне. Ике аяксыз булып кайткан хатын алар йортыннан мең рәхмәтле булып ике аягына басып апаларына кайтып китте.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас