

-Туктале, Зәмфирә, син болай елап ятудан барыбер аякка баса алмаячаксың бит. Үз-үзеңне кулга ал, инвалид креслосында булса да әле йөрисең бит. Кулларың хәрәкәтләнә, әле аякларың да хәрәкәтләнеп китәр, Алла теләсә. Аллаһыдан сабырлык сорарга кирәк. Гел болай елап, үзеңне битәрләп ятудан ни файда. Гаиләңә җиңел дип беләсеңме әллә? Ирләр алар болай да хатын-кызның күз яшен яратмыйлар. Ә син бит...
Сания апасы сүзен әйтеп бетерә алмады, Зәмфирә ачыргаланып кычкырып ук җибәрде.
-Китсен! Эштән кайтып кергәнен дә күрәсем килми. Минем болай ятуыма үчтән генә шатланадыр әле. Тизрәк катар дип уйлый торгандыр. Ул Аллаһ та минем ничек интеккәнне күрмиме соң әллә? Болай итеп яшәгәнче үлүем хәерлерәк.
-Абау, әйттерерсең әллә ни! Син кызый, Аллаһка тел тидермә! Болай да гомерең буена теге ни... ярар, әйдә, борып яткырып карыйм үзеңне. Тәнең бозылып китә күрмәсен. Урын өстендә ятсаң да иреңне елмаеп каршы ал, ыңгырашып, гел шыңшып ятма. Аңа да авыр икәнен аңларга вакыт бит инде сиңа.
-Әй, апа, мин инде ни эшләргә дә белмим. Яшисем килми минем, аңлыйсыңмы син, яшисем килмиии. Болай итеп ятканчы...китеп баруым хәерлерәктер.
-Тотындың инде тагын. Вакыт җиткәч – китәрсең. Аннан берәү дә кире кайта алмый апаем. Шушы якты дөньяларда яшәүдән туялармени? –Сания кызганып та, яратып та сеңлесен кочагына алды. – Хәзер укол салам, тик кенә ят. Аннары тамагыңа ашап алырсың. Юк. Башта футболкаңны алыштырыйм әле. Рамис кайткач сине яңа киемнән күреп шаккатсын.
Зәмфирә дәшмәде, апасы аның өсте-башын алыштырып, озын чәчләрен тарап толымлап үреп түшенә салды да, - бер тамчы да үзгәрмәдең син сеңлем, һаман да шул яшь чагыңдагы кебек сылусың, дип менә-менә тамам дип керфек очларына җыелган күз яшьләрен сеңлесенә күрсәтмәс өчен башын читкә борды. Зәмфирә авыр сулап куйды. Чынлап та, гаиләдәге өч кыз арасында ул иң сылуы иде. Әллә төпчек булганга, артык иркә дә үсте шул. Ул йокысыннан уянуга өй җыелган, терлек-маллар каралган, су ташылган, мунча ягылган, гомумән апалары иртән иртүк торып бар эшне башкарган булуга ул шул хәтле ияләште ки, аңа йорт эшләре бармак селеккәнгә эшләнеп куела кебек тоелды. Әтисе белән әнисе иртәнге караңгыдан кичке караңгыгача фермада колхоз малларын карый, аның өстенә җәй буе утын-печән әзерләү белән мәшгуль. Зәмфирә күзләрен йома төшеп узган гомер йомгагын сүтә башлады.
... Зәмфирәне әнисе кырыкка чыккач, иң олы кызлары Сәриягә инде унике, Саниягә 7 яшь тулганда гына тапты. Әтиләренә ошап олылары икесе дә сары чәчле, битләре сизелерлек сипкелле булсалар, Зәмфирә исә шомырт кара чәчле, кара кыйгач кашлы, ике бит очы чокырланып үзенә тартып тора торган сылукай булды. Малай булырмы дип көткән атаның өмете акланмаса да, әтиләре дә Зәмфирәне буш вакыты булуга тезеннән, кулыннан төшермәде. Апалары дәрес әзерләгәндә, төртелеп-кысылып булса да ул да укырга-язарга маташты. Чынлап та, башка классташларыннан аермалы буларак, ул беренчегә барганда ук инде иҗекләп укый, кушу-алуларны да бераз белә иде. Авыл бала-чагасын ул елларда кемнең инде алдан укырга-язарга өйрәтеп утырырга вакыты булсын, башкалар “А а” хәрефен өйрәнә башлаганда ул инде, башын боргалый-боргалый классташларын күзәтте. Зәмфирә тиз арада класста үзенә тәнәфестә уйнарга дуслар да табып өлгерде. Тик аның бер сәер гадәте барлыгын ачыклады укытучы апасы. Зәмфирә, уенчыкларыннан үзенә өлеш чыгарган дуслар белән генә уйнарга ярата, үзен гел беренче булырга тиеш дип саный. Әгәр кем дә булса аңа каршы эндәшсә, я мәктәп ишек алдында класслы уйнаганда сызык сызарга акбурын бирмәсә, я “тәти”ен алса, ул инде Зәмфирәгә үч алу өчен сәбәп булды. Үпкәләткән классташларын я чеметеп, я кулыннан тешләп ул үзен җиңүче итеп сизде.
Зәмфирәләр классында Инсаф исемле тумыштан гарип малай да бар иде. Бөгелми торган бер аягын авыр атлап, шул якка таба сизелерлек чалшаеп йөри торган малай үзе матур булса да, аңа инде Зәмфирә кушамат та тагып өлгерде.
“Имгәк” дигән кушамат шул көннән Инсафка сагыз булып ябышты. Бик авыр кичерде Инсаф бу хәлне. Болай да яшьтәш малайлары кебек колхоз атларына атланып чаба алмавына, алар белән бергә туп артыннан йөгерә алмавына, хәтта алар кебек таудан чаңгыда шуа алмаганына да бик гарьләнә иде ул. Кеше күрмәгәндә качып үксеп-үксеп елаган чаклары, печәнлеккә кереп әллә нинди начар уйлар уйлаган чаклары да булмады түгел. Иптәшләре аны Имгәк дип кенә йөртсәләр дә, алар аны мыскыллау дип уйлап та карамадылар, үзләре белән уйнарга чакыра торган иделәр. Малайларның танау астына сизелерлек итеп кара мыек чыга башлады, алар инде классташ кызларына икенче төрле итеп карый башладылар. Кызлар бөтенләй үзгәреп, һаваланып киттеләр, еш кына бер парта янына җыелышып малайлар ягына серле караш ташлаштырып, хихылдашкан саен, Инсафның йөрәге ярылырдай булып типте. Үзенә иң кыерсыта торган кушамат таккан Зәмфирәгә ул башы-аягы белән гашыйк булды. Дөрес, классларындагы бар малайлар да зәмфирәгә гашыйк иде булса кирәк. Сигезенче класс имтиханнарына әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә Инсаф Зәмфирәнең парта өстендә яткан китабы эченә язу кыстырды.
“Кич сине олы өянке янында көтәм. И.”
Дәвамы бар.