

Бүген Дания төне буе йокламады дисәң дә дөрес булыр иде. Нәрсә булды соң ? Аны тормыш юлында ниләр көтә. Туйга әзерлек барганда, туйдан соң да әле кайнанасы да үз әнисе кебек ягымлы иде. Юк, юк, бу төш кенә түгел микән? Ә ире, ул нишли? Назлы, ярдәмчел Җәүдәткә нәрсә булган? Меңләгән сорау ә берсенә дә җавап таба алырлык түгел. Дания үзен капкынга эләккән тычкан кебек хис итте. Ләкин ире әйткән сүзләрдән соң ул бераз тынычланырга мәжбүр булды дисә дә була, әйе ул әнисе белән сөйләшәм диде бит. Тик менә өйдә ничек утырсын ди ул бернәрсә эшләмичә? Нәрсә булса да уйлап табарга булыр, бу мәсьәләнең дә чишелеше булыр дип үз-үзен тынычландырырга тырышты Дания. Ләкин без дигәнчә булса иде барысыда, юк, юк шул. Нигә соң уй дигән нәрсә йөгерек була икән? Нигә без алдан нәрсә буласын күрә яисә чамалый алмыйбыз? Юк, юк, юк, әгәр барында белсәк бар да ал да гөл булыр иде.
Әкрен генә көннәр үтә торды, Дания шул көннәрне санап өйдә утырырга мәҗбүр булды . Дөресен әйткәндә өйдә дә эш җитәрлек, өй җыясың, тузан сөртеп идән юасын, әле кечкенә генә булса да бакчасы бар . Ә менә Дания аш бүлмәсенә кереп ашарга пешерсә Тамара исә бетереп тә рәхәтләнеп ял итә . Кайнанасы мактамаса да кайната кеше килененнән сокланып туя алмый. Ә менә Җәүдәт:
— Дания әлбәттә син пешергән ризык үзенчә тәмле, тик син ул өйдәге эшләрне башкарырга тиеш түгел ...... Аңла ,син хуҗабикә , эшче түгел бит. Кеше алдында яхшы түгел, ә үзең бер көнне мине сүктең, исеңә төшер , сиңа служанка кирәк булган, шуңа өйләндең дип әйттең иде.
— Ә нишлим соң? Көне буе тик ятыйммы телевизор карап? Минем эшкә чыгасым, тегәсем килә, мин үз эшемне яратам.
— Ярар, нәрсә булса да уйлап табарбыз, син тик миии....
Җәүдәт сүзендә әйтеп бетерә алмады, каршысында басып торган Дания чайкалып та китте, әздән генә идәнгә егылмады. Хатынын тотып калып караватка яткырган Җәүдәт куркып калды, шуңа да беренче эш итеп ул әнисенә шалтыратып нәрсә булганын әйтте, тегесе исә ашыгыч ярдәм чакырырга кушты. Җәүдәт ашыгыч ярдәм чакырып, стакан белән су алып кереп, Даниянең битенә сипкәли башлады. Күзләрен көч хәл белән ачкан Дания иренә карап:
— Син нишлисең? Нигә миңа су сибәсең? Бу бер дә кызык түгел.
Җәүдәт Даниягә утырырга булышып, баш очындагы мендәрне җайлады да:
— Монда мин килешәм, кызык нәрсә юк. Син җайлабырак утыр, кыен түгелме?
Дания һаман аптыраулы карашын иреннән алмый утыра бирде.
— Дания ә нигә миңа карыйсың? Мин ул җавап көтәм, нәрсә булды?
— Белмим, мин аңламыйм?
— Кеше, эшләтеп үтерә киленнәрен дияр инде, күпме әйттем эшләмә, аның өчен безнең кеше бар дип, без бит аңа акча түлибез. .... Нәрсә дияргә дә белмим инде, Тамараны сүгәргәме? Ярый мин ашыгыч ярдәм дә чакырырга өлгердем.
— Нигә?
— Ә син ничек уйлыйсың? Син минем алда аздан гына идәнгә егылмадың, әле ярый тотып калырга өлгердем. Аннары, мин нәрсә эшләргә тиеш идем соң? Әнә килделәр, мин аларны каршы алыйм әле....
Җәүдәт ашыгып бүлмәдән чыгып китте . Дания чыннан да нишләгәнен белми, ул бит үзен яхшы хис итә иде. Ул үз уйларына бирелеп утырган арада бүлмәгә Җәүдәткә ияреп табиб килеп керде. Данияне карап, биргән сорауларына җавап алгач, табиб елмая төшеп яшьләрне күзәтеп :
— Яшьләр шул инде ул, шырпыда янган утны күрсәләр дә, янабыз дип кычкыра. Бернинди дә борчылыр нәрсә юк, бары сезне котларга гына кирәк, сез хәзер зур кеше, әти- әни буласыз.
Җәүдәт бер Даниягә, бер табибка карады, аптырап калды . Табиб янә елмая төшеп:
— Менә бит, әле аңламыйлар, сезнең хатыныгыз бала көтә, шуңа да бераз хәле киткән, куркырлык әйбер юк, шулай да хатын- кызлар табибы киңәше кирәк булыр.
Бу юлы Дания телсез калган җирдән:
— Мин әни буламмы? Дөресме?
— Дөрес, иң мөһиме бүгеннән сез үзегезне саклагыз, саф һавада йөрегез, тынычлык, яхшы йокы һәм дә инде ирегезнең сезне ихлас күңелдән яратып яныгызда булуы кирәк . Ярый котлыйм сезне, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз , бу бик мөһим.
— Әйе, әлбәттә сезнең киңәшне тотарбыз, рәхмәт сезгә. Әйдәгез мин сезне үзем озатып керәм.
Җәүдәт табибның сумкасын кулына алды да ишекне ачып җибәрде .
Табибны озатуга Җәүдәт әнисенә шалтыратырга ашыкты:
— Әни табиб килде, ул, ул син әти буласын диде.
— Котлыйм улым, менә бит, көне буена бүген бу иң яхшы хәбәр.
— Котлыйм дисеңме? Әни син, син миңа чыннан да шул сүзне әйттеңме?
— Ә нәрсә булган? Өйләнгән кешенең баласы була инде, нәрсәгә аптырадың?
— Әни нигә ул бала, мин әле әти булырга әзер түгел. Әни син бит өйлән, гади кыз бала ул бүләк кебек, бары шатлык бирә дидең. Мин никтер андый шатлык сизмим. Мин бит син әйткәнгә каршы төшәсем килмәгәнгә генә өйләндем.
— Ничек инде? Үзең теләп өйләндең бит.
— Сиңа гади кыз кирәк булганга өйләндем. Син теләгәнгә, Дания белән йөргәнне белгәч үзең бит кулымнан ычкындырмаска куштың.
— Ә нәрсә булды? Дания чибәр, уңган кыз, менә дигән әни дә булыр, бары бераз өйрәтәсе генә кала.
— Әниииии, син, син нишлисең ә? Чибәәәәр? Миңа аның чибәрлеге нигә? Аның белән кая барып була? Ул бит кешечә сөйләшә дә , үз үзен компаниядә тота да белми, кая ул ир назлау, ул такта кебек бит.
— Җәүдәт
— Нәрсә?
— Син нәрсә әйтүеңне чамала, мин синең әниең бит.
— Ә нәрсә әни? Мин бары дөресен генә әйттем. Әйе чибәр Дания, тик миңа аның белән авыр, әйе ул минем хатын, тик, тик....
— Җитте, теләмәгәч өйләнмә идең, бик шатланып яшь кыз янына яттың, баш тартмадың. Әйе яшь кыз дип юкка әйтмәдем мин. Син нәрсә уйладың, әгәр синең белән кызлар чабып, синең белән төн кунып, синең белән беррәттән эчеп йөрсәләр, мин аларны киленлеккә алыр идемме?
— Мине....
-— Дәшмә. Син нәрсә уйлыйсың тинтәк бала, алар сиңа хәтле сафлыгын кая куйганнар ә? Аннары аракы эчкән кыз нинди сау сәләмәт бала таба ала? Нигә дәшмисең ә? Даниягә килгәндә ул бөтен яктан да туры килә, бала да таба алырлык, безгә сәләмәт онык кирәк.
— Инкубатор кирәк димәкче буласың мәллә әни Дания хакында ?
— Шулай булса ни?
— Аңламыйм, әни син нәрсә уйладың?
— Минме? Мин шатланам гына, минем оныгым туа. Син дә шатлан улым, бала ул бәхет, син аңлыйсың әле аны, бар, бар, кер Дания янына.
Әнисе телефонны сүндерүгә Җәүдәт Дания янына керде, ул бүлмәгә керүгә Дания аңа:
— Нәрсә? Табиб нәрсә диде? Син озак тордың.
Җәүдәт дәшми генә хатынына карап торды, Дания тагын куркуга калып:
— Әйт инде, берәр куркыныч яныймы балага?
Җәүдәт елмаерга тырышып:
— Юк, бар да яхшы, бары әле дә әти буласыма ышанып бетә алмыйм. Мин бары тик әнине шатландырдым. Әле әтигә әйтмәдем. Мин үз үземне ничек тотарга да белмим. Әти булам, әти кем икәнен беләм, ә үзем әти буласымны белгәч югалып калдым.
— Син шат түгелме?
--Белмим дим бит, эш шат булуда түгел, мин нинди хис кичергәнемне аңлый алмыйм. Башымда әллә нинди уйлар ташкыны, һәрберсе үзе белән алып китәргә тели сыман. Бары беләм, бу кайгы түгел, бу ниндидер күңелгә ятышлы әйбер. Белмим ничек аңлатырга сиңа, белмим.
Бүлмәдә басып торган яшь пар бер берсенә карап куйды, Дания куллары белән эчен тотып сыйпап алды да:
— Мин сине бик бәхетле итеп күрәсем килә балам.
— Шулай булачак та, шулай булачак....
Дания мин әти белән дә сөйләшеп алыйм инде, син ятып тор, хәзер мин сиңа сок алып керәм.— дип Җәүдәт бүлмәдән чыгып китәргә ашыкты. Ничек, ничек шулай була алды соң? Ул бит әти булырга әле уйламаган да иде. Җәүдәт бармакларын йомарлап стенага каты итеп сукты, кисәктән авыртуны сизеп сүгенеп җибәрде дә, өйдән чыгып ук китте. Ә Дания үз хыялларына бирелеп корсагында ярала башлаган баласына хыяллары хакында сөйләде. Кайчан булса да бергә бергә, берсеннән берсе матур күлмәкләр тегәрбез кызым дип елмайды. Әйе, аның кыз бала табасына бернинди дә шиге юк иде. Дания үз уйларына бирелеп тәрәзә янына килеп басты. Урамда аның яраткан көз ае, әкрен генә , җиргә сеңдереп вак яңгыр ява. Яңгыр тамчыларына кушылып өй каршында үскән агачларның яфраклары, шул тамчыларына кушылып, уйнаган кебек, әйләнә, әйләнә җиргә төшә. Дания үзенә үзе:
— И нигә елыйсың алтын көзем, шул хәтле матурлык тышта, ә син күз яше коясың....
Әйе, әйе бу шатлыклы хәбәр , синең шуңа да тамчыларың әкрен генә тама. Мин дә елар идем, тик миңа борчылырга ярамый, мин үземне сакларга тиеш- дип, үзен тыңламаган күз яшьләрен сөртеп алды . Ә яңгыр тамчылары аңа кушылырга теләгәндәй тәрәзә пыяласы буйлап тәгәрәде дә тәгәрәде.
— Көз моңлы була, җырлы була диләр, дөресме? Минемчә дөрес, әнә тыңлап кара әле яңгыр тамчылары нидер әйтергә тели.
Дания күзеннән бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртеп алды да, Булатнын күзенә туры карап:
— Әйе моңлы, тик нигәдер моңнары гына моңсу, йөрәкне әрнетә.
— Юк, бик матур, сиңа шулай тоела гына, син бары үткәннәр арасында адашып йөреп күңелеңне айкадың, менә шуңа да шулайдыр. Нәрсә, дөрес түгелме? Ике дә уйламый синең белән гапләшә алам, син кабат үткәннәргә кайттың. Нәрсә бар анда? Әгәр сөйлисең килмәсә сөйләмә, мин аңлыйм сине. Тик...
— Нәрсә тик?
— Син кызым бар дип әйткәнең булмады. Ул, ул исәнме? — дип ычкындырып җибәргәнен сизми калган Булат куркып калды, шунда ук сүзен үзгәртергә теләп:
— Ул исәндер дип ышанасы килә, кая ул?
— Булат гафу ит, минем ул хакта әлегә искә аласым килми. Әгәр үпкәләмәсәң мин үзем генә калыр идем, үтенәм кит, сиңа Ләлә белән китәргә булган.
— Әйе, ул инде йоклап аргандыр. Хотя йоклады микән?
— Нигә алай әйтәсең?
— Син сәгатеңә күз сал, таң ата бит, аннары аның кәефе нигәдер төшкән иде. Дөресен әйткәндә безнең бүген барыбызның да күңелгә тиярлек нидер булды. Ә Ләлә, ә Ләлә...
— Нәрсә Ләлә? Аның да тормышы сынау өстенә салынган сынау белән үткән.
— Ничек инде?
— Урыслар әйтмешли банально.
— Барыбер йоклап булмый бит сөйлә инде.
— Нәрсә сөйлим? Әйттем бит, банально.
— Дөрес, һәр кешенең гомере үзенчәлекле һәм үз сынаулары.
— Ләлә ул авыл кызы, бик уңган кыз. Мин аның белән танышкач ул бик бәхетле дип йөрдем. Без 8 - март бәйрәмендә таныштык. Уртак дусларыбызда бәйрәм өстәле артында. Әй җырлады инде, искитмәле матур итеп җырлады. Мин аңа син артист булырлык дидем. Ә ул миңа була идем әле әгәр аяк чалмасалар диде. Шулай сүз артыннан сүз чыгып сөйләшеп, дуслашып киттек. Беләсеңме, без бит алай күп тә эчмибез, әйтәләр дидем бит, исеннән сизеп киләләр дип. Менә шул килүчеләр телләрен тыя алмыйча тавыш чыгара башлыйлар.
— Аңламадым.
— Мин бит гади, туңабыз, утырырга урын юк диләр дә, мин тиле кертәм. Ә алар ахыр чиктә тавыш чыгара, минем өйдә булмаса подъезд ишек төбендә. Менә сүз чыга да, монда сәрхүшләр җыела дип.
— Нигә син артык гади соң? Алар белән таныш дип барысында өйгә кертәләрме инде?
— Мин өйсез кешеләрне бик аңлыйм һәм аның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Алтынчы сыйныфны бетермәгән идем әле, үги әни өстемдә нәрсә бар, шуның белән өйдән куып чыгарды, берничә, бары берничә сүз өчен. Гел миңа кычкыргач мин аңа" кызың да минем хәлгә калса ярар иде" дидем. Урамда ишеп яңгыр ява иде, кая барып бәрелергә белми йөрдем, ахыр чиктә карлыган төбенә барып утырдым. Кичке яңгыр мине җәлләп, минем белән бергә елый кебек тоелды миңа. Ә карлыган ботаклары куе, мине яңгырдан саклый. Менә шулай, йортсыз кешенең берничә сәгате дә йөрәген өзгәләгәнен бик яхшы беләм, шуңа да җәллим.
— Шулайда син югалып калмаган бит. Ә Ләлә...
— Ул да шулай Булат, әйтәм бит, тормыш искитмәле бормалы ул.
Дәвамы бар.