

Әбисенең нинди халәттә ятуын күреп Дания ачыргаланып кычкырып җибәрде дә, әбисе янына идәнгә тезләнеп:
— Әби, әби нәрсә булды, үтенәм ач күзеңне, ач дим, син мине болай калдырып китә алмыйсың.
Дания үзе кычкырды, үзе әбисен урыныннан торгызырга маташты. Шул вакыт квартира ишеген әкрен генә ачып:
— Что случилось? Подруга ты дома?- дип, ишектән әбисенең дусты, каршы якта яшәүче тётя Дуся килеп керде. Нәрсә булганын аңлап ашыгып кире өенә кереп, ашыгыч ярдәм чакырды. Тегеләре исә бик ашыгырга уйламадымы, әллә Даниягә генә аларны көтү озак тоелдымы, әле һаман ярдәм итүчеләр күренмәде. Бер тамчы вакыт эчендә Дания әллә ниләр уйлап бетерде. Әллә уйлаганга, әллә вакыты җитепме Хәмдүнә апа шул китүдән кайтмады. Өч көн реанимация бүлегендә ятып та аны алып кала алмадылар, ул үлде. Дания өчен аның үлеме аяз көндә башына яшен суккан кебек булды. Бернәрсә аңларга өлгермәгән Даниягә бәхетенә иптәш кызлары, аларның әти әниләре ярдәмгә килде. Чыннан да нәрсә белә иде соң ул, яп- яшь кыз бала. Ул көннәрдә күзен ачырга да куркып йөрде Дания. Әбисен югалту аның өчен бик авыр булды, аның яшәргә көче дә теләге дә юк иде. Эшеннән дә яллар алып квартирага кереп бикләнде. Бары дусты Фәридә, Даниягә сынарга, кайгы эчендә янарга ирек бирмәде. Һава суларга кирәк дип урамга алып чыкты, шәһәр буенда йөртте, гел янында булды, ашарга пешерде, өйдә бикләнеп ятарга ирек бирмәде. Шулай бер көнне парк аша чыгып барганда алар каршысына Самат белән Җәүдәт килеп чыкты. Сүз артыннан сүз чыгып егетләр кызларны кинога чакырды. Фәридә Даниянең күңелен башкага таба борып җибәрер өчен тиз генә ризалык та бирде. Җәүдәт исә кызның халәтеннән файдаланып калырга мөмкинлек тапты. Кызның хәлен белеште, кайгысын уртаклашты, ә инде үзенең күңелен күреп, гел ярдәм итеп торган егет әлбәттә инде Даниянең йөрәгендә аерым урын алды. Менә шулай алар матур итеп очраша башлады. Матур язлар килеп , агач бөреләре тишелеп чыкканда Җәүдәт кызны үзенә каратып:
— Дания без шактый очрашабыз, әни дә синең белән очрашырга тели, кыз яхшы булса очкындырма, җәйгә кыз сорарга барырбыз ди.
Дания бу сүзләрдән әллә нишләп китте. Кыз сорарга диме? Кемнән? Ул әтисе турында ишетү түгел, беләсе дә килми. Газиз, яратып үстергән кызы хакында ишетәсе дә килмәде әтисенең, өйдән куып диярлек чыгарды бит. Ә хәзер, хәзер ничек итеп менә таныш булыгыз бу мине өйдән куучы, мине бала итеп күрә алмаучы әти дияргәме? Дания үз уйларыннан үзе куркып калды. Башына килгән уйларыннан аны Җәүдәт чыгарып:
— Нигә дәшмисең? Әллә миңа кияүгә чыгасың килмиме?
— Юк, эш анда түгел.....Җәүдәт син минем әбием үлгәнне беләсең бит инде, ә кемнән, кемнән кул соратырга? Минем бер кешем дә юк.
Даниянең бит буйлап күз яшьләре тәгәрәп төшә башлады, Җәүдәт аларны сөртеп:
— Нишлисең? Синең туганнарың юк икән, бу әле сине кияүгә алырга ярамый дигән сүз түгел. Тынычлан, мин әниләр белән киңәшләшеп алырмын, алар нәрсә әйтер, без нинди булса да юлын табарбыз.
Әйе яшь кызны йортка килен итеп алып төшәргә дә юл табылды. Менә Дания шәһәр читендә урнашкан ике этажлы зур йортка килен булып төште. Авыл кызларына хас булган тыйнаклыгы, эшчәнлеге, каршы сүз дәшә белмәве аеруча кайнанага ошады. Зур идарәдә эшләүче Клара Равилевна:
— Дания син мин әйткәнгә ачуланма гына, әйе сине минем улым ярата, шуңа да син аның хатыны икәнеңне онытма. Син, сиңа ул эшеңнән китәргә туры килер.
Аптырап калган Дания:
— Ничек инде?
— Аңла, без барыбыз да зур җирдә эшлибез, ирең дә инженер әлегә— дип Клара тамагын кырып: — Сине дә укытырга туры килә, аннары син бераз кием турында уйла, сиңа киемнәреңне дә алыштырырга туры килә, болай йөрү ярамас. Аңлыйм синең моңарчы акчаң да җитмәгәндер яисә син ул хакта уйламагансыңдыр, тик син хәзер безнең килен һәм безнең дәрәҗәгә туры килергә тиешсең.
— Мин биии.....
— Дания үпкәләмә, тик бу шулай һәм ышан син үзең дә тора бара шатланачаксын. Без синең белән бүген үк кибет әйләнәчәкбез, иртәгә кайнатаңның туган көне, зур түрәләр киләчәк, синең белән таныштырырга туры киләчәк, шуңа да син үзгәрергә тиешсең.
— Миңа Җәүдәт әниләр гап гади эшчеләр дигән иде. Мин белмә....
— Белсәң риза булмас идем димәкче буласыңмы? Моның булуы мөмкин түгел . Яхшы тормыштан кем баш тарта ала икән?
— Мин.
Дания үзе дә сизмәде ничек шулай әйтә алуын. Ул күзләрен тутырып каршысында басып торган кайнанасына карап:
— Гафу итегез мине.
— Бүтән мондый хәл кабатланмас дип ышанам.
Дания дәшми генә үз бүлмәсенә кереп кибеткә барырга җыенды. Үзенең кая килеп капканын, нәрсә буласын белсә бәлки ул шул ук көнне өйдән чыгып китәр иде. Юк икән, син күрәсеңне кеше күрми, син үтәсе сынауларны кеше үтми икән.
Кибет киштәләрендә яткан аяк киемнәрен киеп, күлмәкләр барлап йөри, йөри Дания арып бетте. Менә алар ниһаять кайтыр юлга чыкты. Машина әкрен генә Казан урамы буйлап җилдерә. Дания бит буйлап әкрен генә аккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, машина тәрәзәсе аша шәһәр урамы күзәтә. Әнә юл читендә машиналар узганны көтеп бер яшь пар басып тора. Ир егет дигәне, хатынынын шактый зур корсагына кулын куйган, үзе аның колагына нидер сөйли, ә хатыны матур итеп елмая. Менә егет хатынын кулыннан җитәкләп әкрен генә юл аша чыга башлады, тегесе кисәктән нәрсәгәдер абынып аздан гына егылмады. Егет иң беренче хатынының иң башыннан тотып аны кочагына алды да нәрсәдер әйтте, аны тынычландырырга тырышты ахыры. Монда машиналар кычкырта башлады, егет машиналарга карап башын селкеп, ике кулын күкрәге янына куеп гафу үтенгән кебек ясап хатынына төртеп күрсәтте. Машиналар кычкыртудан туктады, урам уртасында тынлык урнашты. Егет хатыны белән теге юлны чыгуга машиналар аларга сәләм биреп китә башлады. Бер урында торып арган Клара ачулана төшеп машина йөртүчегә:
— Нәрсә булды соң? Нигә озак торабыз?
— Клара Равиловна алда ире белән корсаклы хатын атлый иде, хатыны аздан гына егылмады. Безнең алда торган машина йөртүчеләр аларга юл бирде.
— Корсак киереп юл буенда йөриләрме инде, машинага утырып барсалар нәрсә була? Корсаклы имеш......
Клара үзенә генә нәрсәдер мыгырданып алды да:
— Мин йөри торган чәчтарашханә барабыз, әнә Даниянең дә башына рәт кертәсе иде, ашык, болай да вакыт җитми.
Дания кайнанасына карап алды, тик сүз әйтергә курыкты, бары чәчтарашка кереп урындыкка утыргач:
— Клара Равиловна минем чәчемне кистерәсем килми бит, сезгә нәрсә ошамый соң?
Клара бөтенләй диярлек чыгырыннан чыгып:
— Кем сиңа чәч кисәләр диде соң? Аңламыйсың икән һич югы дәшми утыр инде, минем синең белән бик йөрисем килә дип уйлыйсыңмы? Кич кунаклар килә, син дә кеше янына чыгарлык булырга тиеш шул гына.....Аллаааам, нигә миңа мондый җәза бирәдер? Нигә улымның сүзенә каршы төшмәдем икән? Гади килен йортка шатлык китерер дип уйладым. Вот бит ә, идарәче өендә гади халык баласы яши имеш, тфү.....
Клара җирәнә төшеп Даниягә карады, аннары чәчтарашка мөрәҗәгать итеп :
— По приличнее можно будет что-то сделать?
— Да конечно.
— Так сделайте.
Чәчтараш кыз тиз генә үз эшенә кереште. Күп вакыт үтмәде, Клара каршысында озын сары чәчле курчак басып тора иде.
— Менә бит хәзер ичмасам сине кешегә күрсәтеп була.
Дания түзмәде:
— Нигә, нигә сез мине түбәнсетәсез? Мин көчләп улыгызны өйләндермәдем, ул мине, мин аны яраттык, мине күрәсегез килми икән без Җәүдәт белән минем квартирама барып торабыз. Әйе мин ятимә, тик әле бу мине кеше алдында мыскыл итәргә ярый дигән сүз түгел. Аннары, мине кешегә күрсәтергә болай да оят булмас иде, мин чиста мөселман кызы, гади кыз булсам да оялырга сәбәп юк иде.
Клара әлбәттә килен аңа каршы җавап бирер дип көтмәгән иде, ләкин кеше янында ул дәшмәде, бары тик:
— Мин сине мыскыл итмәдем, әгәр дөрес итеп әйтмәгән булсам үпкәләмә, чыннан да чәчен бик ямсез тора иде, шуңа гына әйттем. Ярый әйдә кайтабыз, безнең әле өйдә дә эш күп.
Юл буе икесенең берсе авыз ачып сүз әйтмәде, тик өйгә керүгә Клара:
— Әгәр тагын кеше янында миңа каршы сүз әйтсәң, ахыры нәрсә белән бетәсен син күз алдыңа да китермисең. Ә хәзер бар аш бүлмәсенә әйберләрне илт, аннары ризыклар әзерләргә булышырсың Тамарага.— дип үз бүлмәсенә кереп китте.
Кичкә кунаклар килгәнче Дания ат урынына эшләп арыган иде. Җәүдәт кайткач та ул иренә кайнанасы белән үзе арасында булган әнгәмәне әйтергә курыкты. Тиз, бик тиз кайнана киленен үз кубызында биетә башлады. Кем белгән, бәлки Даниянең нинди икәнен белгәч бераз йомшар, аны ярата башлар дип уйланды кыз. Ә менә кунаклар янында кайнана үзен башкача тотты, уңган хатын, искиткеч яхшы әни генә түгел, ә яхшы кайнана икәнен дә күрсәтә белде. Даниягә бары тик кызым дип дәште , алай гына да түгел ул аның белән үзен бик итагатьле һәм тыныч тотты. Хәтта чәй эчәргә вакыт җиткәч:
— Кызым көне буе булыштың аяксыз калгансыңдыр инде, җитәр ял ит, безнең бит аның өчен кешеләр бар, аннары син бит бу йортка хуҗабикә буларак килдең, яхшы түгел кеше алдында да, утыр яныма, кил, кил. Менә бит киленем нинди ярарга тырыша рәхмәт яугыры. Бигрәк тә уңган кызга тап булды улым, бәхетләре генә булсын. — дип мактана ук башлады.
Әйе бәйрәм киче бик матур үтеп китте. Үзләренең йокы бүлмәләренә кергәч Дания Җәүдәтнең йөзе үзгәргәнен күреп:
— Берәр нәрсә булды мәллә, авырмыйсыңдыр бит?
— Юк авырмыйм, Дания миңа әни сөйләгәннәр дөресме?
— Мин бит белмим ул нәрсә сөйләгәнне, әйтсәң әйтәм нәрсә дөрес нәрсә юк икәнен.
— Син әнине мыскыл иткән- дип Җәүдәт әнисе сөйләгәнне кабатлагач:
— Мин белмим сезнең арада ни булганын, бу юлы дәшмим, тик әнигә бүтән каршы дәшүеңне теләмәс идем.
— Ярар , дәшмәм, тик, тик син бит дөресен барыбер тыңламас идең һәм ни генә булмасын миңа да ышанмас идең, шулаймы? Шулай икәнен дә беләм..... шулай булгач мин үземне ничек якларга тиеш соң? Син бит миңа үзең дә дөресен әйтмичә өйләндең, нигә? Әйт әле сиңа хатын кирәк идеме яисә служанкамы? Нигә миңа өйләндең дим? Синең яныңда бай кызлары да бетерелгәндер бит, нигә мин?
— Дания син миңа чыннан да ошадың бу хак, тик өйләнү, өйләнү әни, ул өйләндерде. Имеш йортка, хатынлыкка акыллы, уңган, тормыш алып бара торган кыз кирәк дип баш миен ашады .... ул бит хаклы. Мин синнән башка яхшы кыз була алмасын аңладым һәм башканы эзләмәдем дә. Служанка дип, син минем хатыным һәм мин әни белән ул хакта сөйләшермен борчылма.
— Җәүдәт тагын бер сүз, минем үз эшемә кире кайтасым килә, үзең уйлап кара инде, нинди уку?
— Укыйсың килмәсә укыма, тик эшләмисең дә, син минем хатын, сине ашатырлык кына акча эшли алам. Ярый әйдә йоклыйк, мин бик ардым Дания.
Дәвамы бар.