Литература
19 Октября 2023, 08:00

Язмыш сукмаклары

Автор: Филиза Гыйльманова. Ахыры. Сөеклем, рәхмәт инде, мин сиңа бик күп кыенлыклар тудырдым. Аңсыз ятканда да мин гел синең кулларыңның җылысын тоеп тордым, син мине бу дөньяга кайтардың. Гафу ит мине Регина, син бик арыгансыңдыр инде минем белән!-дип Рим хатынының кулын хәлсез куллары белән тотып, авыз янына китерде.Регина аптыраганын сиздермәскә тырышты, хәстәрлекле хатын ролен бик оста итеп уйнавын дәвам итте.

Язмыш сукмакларыЯзмыш сукмаклары
Язмыш сукмаклары

-Сөеклем, рәхмәт инде, мин сиңа бик күп кыенлыклар тудырдым. Аңсыз ятканда да мин гел синең кулларыңның җылысын тоеп тордым, син мине бу дөньяга кайтардың. Гафу ит мине Регина, син бик арыгансыңдыр инде минем белән!-дип Рим хатынының кулын хәлсез куллары белән тотып, авыз янына китерде.
Регина аптыраганын сиздермәскә тырышты, хәстәрлекле хатын ролен бик оста итеп уйнавын дәвам итте.
Фирүзә эшкә килгәч турыга Рим яткан палатага юнәлгән иде, таныш медсестра аның юлын бүлде.
-Ашыкма, аның хатыны монда! Ул кичә аңына килде бит,- дип кичәге хәлләрне көлә-көлә сөйләде.
-Ярар, бик әйбәт булган!- дип Фирүзә башка авырулар янына ашыкты. Соңрак укол кадарга кергәндә, авыру йоклап киткән, хатыны коридорда телефоннан кем беләндер: ”Котик, түз инде әзрәк, скоро кайтып җитәм!”-дип сөйләшә иде.
Икенче көнне Фирүзә эштән соң апасы янына китте, Яңа елдан бирле күргәне юк иде. Кечкенә Дилә шунда ук килеп сарылды, күчтәнәч тәмлекәчне алгач матур апасын үбеп алды.”Балалы йортта барыбер нинди рәхәт!”-дип уйлады хатын үзенең ялан хәтле буш фатирын уйлап.
Лида ничектер битләре саргаеп, картаеп киткән кебек.
-Соңгы вакытта әллә нигә хәлем бетә дә куя, бу бала өчен дә бик борчылам. Чирләп китсәм кем карар!
Бәләкәй малаеннан хат килгән. Лиданың унлаган хатына бер җавап! Анда да хаты берничә җөмләгә сыйган. Үзе укый, әтисе эшләп йөри дигән...
Апасына, больницага килеп тикшеренүләр үтәргә кушып Фирүзә соң гына кайтып китте.
Сабировның хәлен булек мөдиреннән белде. Култык таяклары белән йөри башлаячак, ләкин озак вакыт реабилитация курсларын үтәргә туры киләчәк. Атна азагына йортына кайтарып җибәрергә тиешләр. Ләкин вакытында уколлар, дарулар, массаж процедуралары алырга кирәк. Шуңа да йортына медсестра барып йөрергә тиеш диде.
Теге, аны кыйнаган бандитларны да тотканнар.Сорау алганда тегеләрнең телләре ачылган :Сабировны алар үтерергә тиеш булганнар, ниндидер хатын комачаулаган. Боларга үтергән өчен акча түләүче дә хатын-кыз, ләкин исемен белмиләр. Тикшерү барышында заказ бирүчегә фоторобот төзелде: ул бик тә Сабировның хатынына охшаган иде...
Римне хатыны машинасы белән өйләренә алып кайтты. Алар шәһәр читендә ике катлы коттеджда яшиләр. Инде хәтсез гомер бергә торсалар да балалары һаман юк. Рим бу турыда сүз кузгалтып караса да, Регинаның сүзе бер булды:
-Матурым,без әле яшьбез, үзебез өчен яшәп калыйк! Мин бүгеннән үк бала карарга әзер түгелмен!
Машинадан төшкәч Рим иркенләп тын алды.Больницадан соң нинди саф һава, сулап туярлык түгел! Ләкин култык таякларына таянып озак басып тора алмады, әкрен генә өйгә атлады.
Күп еллар монда эшләп гаилә әгьзасына әйләнеп беткән хезмәтчеләре Зифа урынында башка кешене күргәч Рим аптырап китте.Хатыныннан аңлатуны сорагач:
-Ул олы иде бит инде, үзе теләп ялга китте. Юньләп эшли дә алмый башлаган иде, мин каршы килмәдем,- диде. Ир башын чайкап кына куйды. Соңрак Зифа апасына шылтыратып алырга булды.
- Син чит илдән кайттыңмени балакай? Регина бит сине озак вакытка эш буенча командировкага чит илгә китте, безгә әлегә хезмәтче кирәкми диде.
Рим аптыравыннан шак катып торды да иртәгә килеп китәргә кушып телефонын куйды.Регина белән сөйләшкәнче Зифага эшләмәгән көннәре өчен компенсация бирергә дип сейфтан акча алып куярга уйлады.Тик сейфны ачу белән чак артына егылып китмәде: анда кирәкле документлардан башка акчаның әсәре дә калмаган иде!
-Регина! Бу нинди хәл, миллионнан артык акча кая булды, шул кадәр нәрсә алдың?,-диде үз-үзен кулга алырга тырышып.
Регина озын тырнакларын игәүләп утырган җиреннән корт чаккан кебек сикереп торды.Болай тиз генә акчасын тикшерер дип уйламаган иде.Җитмәсә больницадан да терелеп бетмичә чыгардылар, тагын әзрәк яткырсалар ни булыр иде! Бөтенләй кайтмаса да яхшы буласы иде дә бит...
-Матурым, синең дәвалануың, операцияң бушка гына дип уйлыйсыңмени? Бар акча шунда китеп торды.Әле тагын бирәсе калды. Синең янда айга якын утырып үземә бер тиен борчымадым. Маникюр, фитнесларга да йөри алмадым, спа-салоннар бөтенләй онытылды. Мине яратмый да башларсың инде, бөтенләй ямьсезләнеп бетсәм!
Рим авыз ачып бер сүз әйтмәде.
Икенче көнне Регина киенеп-ясанып парикмахерскийга дип чыгып китте. Рим Зифа апасын чакырып алды.Хезмәтче хатынның сөйләүләреннән аның күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте.Ул больницада ятканда Регина сөяркәсен өйгә алып кайткан, монда яшәп ятканнар, рәхәтләнеп иренең акчасын туздырганнар.Зифа әйтә башлагач, аны куып чыгарган.Бу башка сыймаслык хәл иде.
Рим Зифага иртәгә эшкә килергә кушып кайтарып җибәрде.Аннары үзен дәвалаган врачка шылтыратып, күпме бурычы барын сорады.
-Рим Рифович, сез нәрсә? Нинди бурыч?Операция да, дәвалау да бушка. Исән-сау терелегез!,-дип тагын да ныграк аптыратты.Дәваларга килгән медсестра кыз Регинаның больницага ул аңына килгәч генә килә башлавын, аңа кадәр бер дә күренмәвен әйткәч Рим барысын да аңлады...
-Сезне Фирүзә апа карады бит, яныгыздан китмичә тәрбияләде. Бандитлардан да ул коткарып калган. Исән калуыгыз белән сез аңарга бурычлы,-дип куйды.
Медсестра киткәч тә Рим башын тотып озак утырды.Нинди кара елан белән ничә ел яшәлгән! Алдакчы, икейөзле хатын булган.Сөяркәсе барына элек үк шикләнсә дә, ышанасы килми иде. Ул барысы да булсын, хатыным акчага интекмәсен ,дип көн-төн эшләде ,бизнесын күтәрде ,тырышты, тырмашты...Өйдә хезмәтче булды. Беркайда да эшләмәгән, көнен ничек үткәрергә белмәгән хатыны аның акчасына икенче ирләр белән типтереп яткан!
Регина көн буе йореп, соң гына кайтты, иренең йөзен күрү белән үзенең фаш ителүен аңлады.Шуннан мескен кыяфәткә кереп елый-елый гафу үтенә башлады.Чын актриса!
-Әйберләреңне җый да,бүтән бер дә күземә күренмә!Ни җитмәде сиңа, ни бирә алмадым мин? !Ни телисең бар да булды:кайда гына ял итмәдең, ни теләсәң шуны кидең, шуны эшләдең! Җитте,бар, хәзер сөяркәң карасын сине! Миннән бер тиен дә өмет итмә, җитәрлек туздыргансың!,-диде Рим арты белән борылган килеш.
Ишектәге кыңгырау икесен дә сискәндереп җибәрде.Ишек ачылуга формадагы ике кеше килеп керделәр.Таныклыкларын күрсәтеп:
-Сабирова Регина монда яшиме?,-дигәч Регина бөтенләй агарынып киттте .Боларның нигә килгәннәрен ул аңлаган иде инде.Сораулар биргәч аны полиция участогына алып киттеләр...
Рим бу хәтлесен көтмәгән иде әлбиттә,аңа бөтенләй шок булды.Бер көндә биш елдан артык яшәгән хатыны турында күпме нәрсә белде!
Ярый әле эше бар,икенче көнне үк өйдә торып булса да эшенә кереште.Урынбасары белән секретаршасы телефон аша да, өйгә килеп тә эш барышын җиткереп тордылар.Римнең үзенең бизнесы бар иде.
Бераз терелеп, үзе машинада йөри башлагач, роза чәчкәләреннән зур букет тотып узе яткан больницага барды. Фирүзәне күрәсе килә иде аның. Фирүзә аны күптәнге танышы кебек каршы алды һәм шул көннән башлап алар очраша башладылар.
Фирүзәнең апасы өчен эче пошып йөрегән көннәре иде.Лиданың диагнозы-шул өч хәрефтән торган авыр чир .Әнисе дә шул чирдән китте.Операция ясап карарга була диделәр,ләкин өмет бик әз. Шулай да операцияга ризалык бирделәр. Ясамасаң да гомере бик аз калган. Гел стресста яшәү дә үзенекен эшләгәндер инде.

Диләне Фирүзә үзенә алып кайтты.Бала карашырга няня яллады, үзенә апасын да тәрбияләргә кирәк иде.Операция тиешле нәтиҗә бирмәде, Лида терелә алмады. Азаккы көннәрендә ул үзен туган авылына алып кайтып, әнисе янына җирләүләрен сорады.Сәет белән улына да хәбәр итүләрен утенде, кызы табылмады микән?Диләне үстерә алмаганына, Алиясен курәлмичә китәчәгенә үзәге өзелде...
Фирүзә Алинага шалтыратып өйгә кайтырга кушты. Кызы икенче көнне үк такси яллап кайтып җитте.Очрашып, чәй эчеп алгач, әнисе аны залга чыгып сөйләшеп алырга чакырды.Сүзен ничек башларга да белмәде.
Шулай да бу күптән ачылырга тиешле яшерен сер турында сөйләргә тиеш ул, апасы үлем түшәгендә булса да кызының исән-сау икәнен белергә тиеш.
-Кызым мин сине тапкан әниең түгел икәнен син беләсең, без синнән беркайчан да яшермәдек. Ләкин Катя әниең дә сине тапмаган, синең чын әниең-Лида апаң!
Фирүзә кыскача, апасы сөйләгәннәрне сөйләде, Алина берни әйтмәде. Аның күзләреннән яшьләр акты да акты...
Фирүзә апасы янына кереп кулыннан тотып утырды. Лиданың бөтенләй хәле юк, ул бик ябыкты.Тамагыннан аш үтми иде инде. Фирүзә мамык белән апасының авызын чылатты, урынын рәтләп куйды.
-Апа, хәлең ничек, бик авыртынасыңмы, укол кадыйммы?,-диде ничек әйтергә аптырап.
-Бүген әзрәк ару кебек әле, Алиямны төшемдә күрдем.Шундый матур, елмаеп каршыма килде, кулларымнан тотты.Шуннан борылып китте дә артына әйләнеп карады.Хәзер инде ул Айназга әйләнгән иде! Нигә юрарга да аптырап ятам!
-Апа, син берүк дулкынланма! Синең Алияң чынлап та исән-сау бит. Әллә кайчан әйтмәгәнгә гафү ит зинһар, шулай туры килде инде.
Аннары чыгып Алинаны җитәкләп алып керде.Тегесе елап шешенеп беткән иде.
-Ничек, Алина!?,- Лида сораулы карашын Фирүзәгә төбәп, хәлсез кулларын кызына табан сузды. Аңа карарга кызганыч иде...
Озак сөйләшеп утырдылар, елаштылар. Фирүзә тагын бер кат барысын да сөйләп чыкты, кат-кат гафу үтенде.
-Алина минем бердәнбер балам,үзем тапмасам да мин аны яратып үстердем. Аңардан башка минем беркемем дә юк бит. Мин аны югалтудан курыктым, шуңа да бу турыда Олег белән икәү генә белдек,-диде Фирүзә күз яшьләренә буылып.
-Юк туганым, мин сиңа ачуланмыйм, син урламагансың бит минем баламны.Мин барысын да аңлыйм...Син бик акыллы бала үстергәнсең, рәхмәт! Миндә булса шундый тәрбия бирә дә алмаган булыр идем, бәлки...
Нишлисең, Ходай шулай кушкан курәсең...
Алина Лида яныннан китмәде, соңгы сулышына кадәр янында утырды. Лида , кулында беренче баласының кулларының җылысын тоеп, үзенә бер рәхәтлек бирмәгән бу дөньядан тынычлыкка китте.
Ул инде Айназының Станбулда биш ел буена фәхешханәдә тоткынлыкта булып, көч-хәл белән качып котылуын да белмәс. Сәетнең авариядә һаләк булуын да, Айназ белән Азатның Башкортостанга кайтачакларын һәм улының университетта укып Римнең компаниясенда дәрәҗәле урында эшләячәген дә белмәс. Диләнең үз әти-әнисе итеп гел Фирүзә белән Римне исәпләвен дә, Айназының эшкә урынлашып, гаилә корып яшәвен күктән генә күреп, барысы өчен шатланып карап торыр...
Лиданы туган авылына алып кайтып җирләделәр.Сәеттән хәбәр булмады.
Рим белән Фирүзә өйләнешеп, Диләне кызлыкка алдылар.Тагын бер елдан Фирүзә үзенең авырга калганын белде. Бу ходай тарафыннан җибәрелгән зур бүләк иде.Көтелмәгән бүләк! Ул инде кырыкны узган хатын, нишләргә дә белмәде. Римнең исә шатлыгы эченә сыймады, Фирүзәне күтәреп кенә дигәндәй йөреде.
Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, Алина да егетен күрсәтергә алып кайтты.Бергә укыйлар, укып беткәч өйләнешергә сөйләшкәннәр.Бик охшатып калдылар егетне, бәхетләре генә булсын.Чөнки һәр кеше җиргә бәхетле булыр өчен туа. Һәр кеше ходай язган язмыш сукмагыннан үтә.

Тәмам.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас