Литература
19 Октября 2023, 07:00

Язмыш сукмаклары

Автор: Филиза Гыйлманова. 11 бүлек. Хушлашканда әтисе икесен дә кочаклап:-Бүтән күрмичә үлеп китәрмен дип кайгырган идем , рәхмәт кайтуыңа. Диләне дә хәзер сагынырмын инде, кошчыгымны. Ешрак кайтып йөрегез,- дип елап озатып калды.Шулай бер айга якын Лида оныгы белән кунак булды сеңелесендә. Ләкин ничек кенә рәхәт булмасын, Фирүзә ничек кенә тырышмасын, Лиданың үз почмагын булдырасы килде.

Хушлашканда әтисе икесен дә кочаклап:
-Бүтән күрмичә үлеп китәрмен дип кайгырган идем , рәхмәт кайтуыңа. Диләне дә хәзер сагынырмын инде, кошчыгымны. Ешрак кайтып йөрегез,- дип елап озатып калды.
Шулай бер айга якын Лида оныгы белән кунак булды сеңелесендә. Ләкин ничек кенә рәхәт булмасын, Фирүзә ничек кенә тырышмасын, Лиданың үз почмагын булдырасы килде.
Фирүзәнең дә ярдәме белән иске генә йорттан булса да бер булмәле фатир сатып алды. Эшкә дә керде, больницага санитарка булып урнашты, Диләне балалар бакчасына бирделәр.
Тормышы ничектер җайланган кебек булса да Лиданың гел эче пошты, төшләренә югалган балалары кереп саташты, Алиясен югалту кайгысы да яңарды монда кайткач. Ярый әле Диләсе бар, югисә нишләр иде. Яңадан эчә башламасам инде дип тә узеннән куркып яшәде, чөнки төшенкелеккә бирелгән көннәре күп булды.
Үзенең кышны ничек сагынганын кыш җиткәч кенә аңлады Лида. Кич җитсә Дилә белән урамга йөрергә чыктылар. Беренчегә кар күргән бала рәхәтләнеп кар белән уйнады, чанада шуыды. Тик бик тиз өши иде.
Яңа елны каршы алырга Фирүзә апасын үзләренә чакырды, кызы да каникулга кайтырга тиеш. Сеңелесенең кызын беренчегә күрә, шуңа да Лида бүләкләрен әзерләде, күчтәнәчләрен алдан хәстәрләп куйды. Шундый матур әнисе янында, йолкыш апасы булып күренәсе килмәде аның.
Кич җиткәч Диләне курчак кебек киендереп, узе дә Фирүзә алып биргән матур киемнәрен киеп кунакка киттеләр. Ишекне бик матур кыз ачты.
-Исәнмесез, сез Лида апамы? Мин Алина булам. Үтегез, без сезне көтәбез!-дип кочаклап күреште, киемнәрен элергә булышты мөләем кыз. Лида сихерләнгән кебек Алинадан күзен ала алмады, ул шулхәтле кызы Айназга охшаган иде. Шулай булмыйча, алар икетуганнар гына бит!
Фирүзә бик матур өстәл әзерләгән. Рәхәтләнеп, телевизор карап ашап-эчеп утырдылар. Дилә өйнең яме булып уйнап йөреде. Алина татар телен бөтенләй аңламый икән, сөйләшүләре гел рус телендә булды.
-Алина бигрәк минем кызыма ошаган, икетуганнар бит,- дип куйды Лида кызга сокланып. Әлбиттә тәртипсез тормыш алып барган Айназ янына бастырсаң , җиләк кебек купшы Алина бик нык аерылыр иде, бит чалымнары гына бер. Кызын уйлагач Лиданың тагын йөрәге кысып куйды, исәнме икән? Исән булса ике елга бер хәбәре булыр иде.
Апасынының сүзләрен ишеткәч,мФирүзәнең компот салып торган җиреннән чак савыты төшеп китмәде,мни дип дәшергә дә белмәде.
-Шулай шул, туган булгач охшарга тиешләр,-дип кенә куйды елмаеп.мУл үзен апасы алдында гаепле санап күзләрән яшерде.
Алина исә Лида апасын бик охшатты ,гел аның янында бөтерелде ,бәләкәй Дилә белән уйнап туялмады. Ниһаять, аларның да туганнары булды, алайса әнисе белән гел икәү генә күңелсез иде.
Кунактан икенче көнне генә кайттылар. Алина каникулында көн аралаш килеп йөреде. Килсә ни булса эшләп ала, яисә Дилә белән булаша. Бернәрсәне генә аңламый кыз: апаларына барам дисә, әнисенең йөзе үзгәреп китә, кәефе төшә.Әнисен дә җәл инде, ул да берүзе бит. Каникул беткәч тагын ялгыз кала инде.
Кызын каникулдан озаткач, Фирүзә чынлап та бик күңелсезләнде. Апасы алдында да үзен гаепле тойды, шуның өчен бик барып та йөрисе килмәде. Ялгызлыкны эше генә коткарды. Эшендә хирург булып эшләүче Рәзим Кабирович күптәннән мәхәббәтен белдереп йөри, юлына гел аркылы килеп тора. Я Фирүзә килүгә вазада букет утыра, яисә каядыр барырга билет алган. Ләкин Фирүзәгә ул беркайчан да охшамый иде, шуңа да бик иһтибар итеп бармады, гел уен-көлкегә борып торды.
Беркөнне шулай эштән чыгып ашыкмый гына кайтыр якка атлады. Автобуска утырмыйча җияү генә кайтырга булды,ткөн шулхәтле матур! Әкрен генә күбәләкләп кар ява, һавасы да саф.
Шунда ниндидер тавышка сискәнеп китте.
Ныклабрак караса, берничә кеше кемнедер кыйныйлар, типкәлиләр. Фирүзә кычкырып, кешеләрне чакырырга тотынды, аннан йөгереп сугышкан җиргә килеп:”Полиция!!!”дип кычкырды.Теге кыйнаучы кешеләр кайсы кая качып беттеләр,ә җирдә ыңгырашып бер генә кеше калды.
Фирүзә иелеп, авызы-борыны канга баткан ирнең пульсын тикшерде. Исән, ләкин аңында түгел! Шул арада ашыгыч ярдәм белән милиция машиналары бер-бер артлы килеп туктадылар.Күрәсең, кемдер чакырып өлгергән булган.Теге ирне шунда ук больницага алып киттеләр. Фирүзәнең полицияга нидер аңлатып торасы килми иде, шуның өчен:”Берни дә күрмәдем!”-дип тизрәк китү ягын карады.
Өйгә кайткач та, бу хәл башыннан чыкмады, күз алдында кан эчендә ыңгырашып яткан ир булды.
Икенче көнне эшкә баргач, ашыгыч ярдәм белән китерелгән пациентлар исемлеген карап чыкты. Кич җиделәр тирәсендә Сабиров Рим дигән кеше китерелгән, хәле бик авыр. Кан да күп югалткан. Аңа пычак белән дә кадаган булганнар икән.
Фирүзә эштән бушаган саен авыру янында утырды, тик тегесе һаман аңына килмәде. Иң аптыратканы-ирнең янына да килүче юк, ничек кешенең беркеме дә булмаска мөмкин!
Шулай да беркөнне палатага курчак кебек киенгән, бизәнгән-төзәнгән бер ханым килеп кердеи.Ул килгәч тә, Фирүзә чыгып китте. Тик ханым озак тормады, дежурда торган медсестра янына килеп, эре генә кыяфәттә:
-Мин Сабировның хатыны булам.Аңына килү белән миңа хәбәр итәрсез! дип телефон номерын өстәлгә ыргытты да, биек үкчәләре белән тек-тек басып чыгып китте.
Көннәр үтте ,Сабировның хәле генә алга китмәде. Ул һаман аңсыз хәлдә ятты. Фирүзә эштән соң да калып авыруны карады, әйтерсең дә якын кешесе. Нигә бу авыруга шулхәтле иһтибар дип сорасалар, ул узе дә төгәл генә җавап бирә алмас иде.
Ике атна дигәндә авыру күзләрен ачты. Фирүзә кайтып киткән чагы иде, дежур медсестра шунда ук хатынына шылтыратты. Тегесе озак көттермәде, тирә якка кыйммәтле ислемай исләрен таратып килеп тә керде.
-Кадерлем! Мин шулхәтле шатмын синең аңыңа килүеңә, син мине бик куркыттың!Әле яңа гына өйгә кайтып килгән идем, югисә гел монда утырып бик арыдым. Хәзер бар да яхшы булыр,син терелерсең!
Бу хатынның шундый оста итеп алдашуына янында торган медсестраның исе китеп торды...

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас