Литература
18 Октября 2023, 07:00

Язмыш сукмаклары

Автор: Филиза Гыйлманова. 10 бүлек. Ичмасам бер сөйләшеп утырыр, кайгысын уртаклашыр кешесе дә юк бит, чит-ят җирдә бөтенләй берүзе калды. Ничек булса да туган ягына кайтып китәсе килә, андагы кырларны, урманнарны, шайтан таякларына кадәр өзелеп сагынды, сеңелесен дә курәсе килә. Кайтып та кая баш төртәсең өч бала белән, Сәет тә балаларны бирмәячәк. Шуларны уйлап башы тубал кебек булып бетә хатынның, кайсы чакта акылдан язам ахрысы дип куркып та куя.

Язмыш сукмакларыЯзмыш сукмаклары
Язмыш сукмаклары

Ичмасам бер сөйләшеп утырыр, кайгысын уртаклашыр кешесе дә юк бит, чит-ят җирдә бөтенләй берүзе калды. Ничек булса да туган ягына кайтып китәсе килә, андагы кырларны, урманнарны, шайтан таякларына кадәр өзелеп сагынды, сеңелесен дә курәсе килә. Кайтып та кая баш төртәсең өч бала белән, Сәет тә балаларны бирмәячәк. Шуларны уйлап башы тубал кебек булып бетә хатынның, кайсы чакта акылдан язам ахрысы дип куркып та куя.
Тора-бара кайгысын басарга теләп бераз хәмер капкалый башлады.Эчсә җиңеллек килә, бераз онытылып тора иде. Әлбиттә беркемгә дә сиздермичә, әз-мәз генә эчә дә йоклап алып айный.
Еллар үтте, балалар үсеп җитте. Ике яктан да тиешле тәрбия алмаган балалар юньле булмадылар.Кызы унбиш яшьтән тәртипсез компанияга эләкте. Өйгә дә еш кына исереп кайтты, яисә атналар буе кайдадыр югалып йөреде. Ильназ да урам буенда үсеп, кыек юлга басты.Лида исенә килгәндә улы инде ару стажлы наркоман иде. Әйткәнне дә аңламады, йортта нәрсә бар, барысын да дозага алыштыра торган булды.Бернинди үгетләүләр, тиргәүләрнең нәтиҗәсе булмады, малайлары аңлаудан узган иде.
Унҗиде яшендә җир куенына салды Лида улын,”передоз”диделәр.Шул ук елны Айназ кемнәндер авырга калып, кыз бала тапты.Баланың атасы кем икәнен дә белми, больницада калдырып чыккан баласын. Лида кызын тирги-тирги баланы барып алды.Кызына ышаныч юк, ничек тә баланы үзенә күтәрергә кирәк.
Кече улы да бер дә булышмый, күбрәк әтисе ягында ята. Анда ике кыз үсә, шуңа да Сәет бу малайны ярата, нәрсә тели шуны алып бирә. Анысын да гел әнисенә каршы котыртып бозып бетте инде.
Берничә айдан Айназ югалды, милиция дә таба алмады. Бер еллап вакыт үтеп китте, кызы суга төшкән кебек юк булды.
Бу авыр хәсрәтләрдән соң Лиданың чәчләре ап-ак булды. Ләкин нишләсен, кулында кечкенә бала, аның күзләренә мөлдерәп карап ята. Хәзер шушы кечкенә йомгак аның яшәү мәгьнәсе, аның хакына ул үзен кулга алырга тиеш.
Диләгә ике яшь тулгач Лида туган якларына кайтып китәргә җыенды.Сәет каршы килмәде, ләкин малаен бирмәячәк. Лида уйлады-уйлады да Азатны әлегә әтисенә калдырып китәргә булды:бәлки шулай яхшырак булыр! Ике баланы кая гына алып кайтасың эле.
Башкортостанга җәй аенда кайтып җиттеләр.Алдан сөйләшеп куелганча, Фирүзә аларны вокзалда поездан каршы алды.Апалы-сеңелле егерме елдан соң очраштылар, бер-берсен кочаклап күз яшьләренә ирек бирделәр.
Фирүзә бер үзгәрмәгән, япь-яшь килеш .Өс-башы да бик купшы, заманча модалы киенгән.
Шундый матур сеңелесен күреп Лида уңайсызланып китте. Ул исә әби кебек булып бетте. Сәет киемгә, кайтырга ару гына акча биргән иде. Лида исә кайткач кирәк булыр дип, киемгә туздырырга җәлләде акчаны. Очрашу шатлыгыннан Фирүзә исә аның өс-башын исәпкә дә алмады,тизрәк машинасына утыртып, апасын өенә алып китте.
Олег ике ел элек йөрәк авыруынан вафат булган, Фирүзә дурт бүлмәле фатирда берүзе яшәп ята.Кызы Алина чит шәһәрдә университетта укый, каникул вакытларында гына кайтып йөри икән.
Фатир заманча җиһаз белән туп-тулы, бөтен җир ялт итеп тора, һәрнәрсә үз урынында.
Лида башта кая утырырга, нишләргә белмичә торды, бәләкәй Дилә генә бер дә кыенсынып тормады, барысын да тотып карыйсы килде.
-Апа, уйнасын әйдә, мин үзем дә бала тансыклап беттем. Берүземә кайсы чакта бигрәк күңелсез була, утырып елаган чакларым да бар...Әле дә эшем бар, шунда көнем үтә! Үз йортыңдагы кебек бул, апа, бер дә кыенсынып торма!
-Нишләп бер бала белән калдың соң Фирүзә, кызыгызга иптәш алып кайтмадыгыз?- Лида кыенсынып кына сорады.
Мондый сорауны көтмәгән Фирүзә агарынып китте.
-Ходай шулай язгандыр инде, бүтән авырга калмадым ,-дип кенә куйды.
Апа белән сеңелнең сөйләшеп сүзләре бетмәде, ярты төнгә кадәр серләшеп чыктылар. Хат алышып торсалар да, йөрәк серләрен, авыр кичерешләрне хатка язып бетәрлек мени! Фирүзә генә үзенең олы серен апасына чишә алмады...
Икенче көнне шәһәрдә йөрергә чыктылар. Иң беренче Фирүзә апасын магазиннарга алып барды.Лиданың каршы булуына карамастан бик күп кием, кирәк-ярак алдылар.Диләне курчак кебек киендерде, уенчыклар алып бирде.Бала шатлыгыннан нишләргә белмәде. Аның шатланганын күрү узе бер әйтеп бетермәслек куаныч иде.
Парикмахерскийга кереп, прическа да ясатып чыккач, Лиданы танырлык булмады. Егерме ел буена гел авырлыклардан, хәсрәттән торган тормыш үткән апасын ничек тә юатасы, күңелен күрәсе килде Фирүзәнең.Кафега кереп ашап-эчеп, өйләренә соң гына кайтып керделәр.Дилә нәнәсенең кулында ук йоклап китте.
Берничә көннән Фирүзәнең ялында авылга кайтып киттеләр.
Туган йорт...Үзбәкстан далаларында кара янып сарык көтүе көтеп йөрегәндә шулхәтле сагынды бит ул авылын,туган йортын,хәттә әтисен дә.Үзен кеше рәтенә кертеп киендергәне, чәчләрен рәтләткәне өчен ул сеңелесенә мең рәхмәтләр укыды. Күчтәнәчне дә мулдан алдылар.
Әтисе карт бабай булып беткән. Лиданы озак итеп кочаклап торды, барысы да күз яшьләрен тыялмады. Фирүзә сирәк булса да кайткалап йөрегән әле, әниләренең каберләре дә тәбияле иде. Лида озак итеп, әнисенең кабер ташын кочаклап елады.
-Бәхет эзләп җир читенә киткән кызың кире бәхет эзләп кайтты, гафу ит мине әни! Бик бәхетсез булдым мин, зур кайгылар кичердем, исәнлегем дә бетте. Шушы сабый хакына гына яшим, бүтән дөньяның кызыгы калмады.
Фирүзә апасын кочаклап, юатып алып кайтып китте.
Өйдә,чәй янында, классташлары, авылдашлары турында сөйләшеп утырдылар, Ришатны искә алып елашып алдылар.Шул килеш бер хәбәрсез югалган егет, военкоматта да берни әйтә алмаганнар.
Әтиләренең хатыны Сорур апа да картайган,шулай да бар җирдә тәртип, чисталык. Балалары да еш кайтып булышып йөриләр ахрысы.
Кичке якта урамны әйләнеп чыктылар. Егерме елда авыл үзгәргән, күп кеше вафат булган.Хәзер яшьләр авылда калмый, авыл бик кечерәеп калган.Әллә күпме йорт буш тора. Фирүзәгә авылның һәрбер почмагы, агачы якын, кадерле. Күпме төшләренә керде бит туган ягы! Ком чүллегендә янып йөрегәндә яшел чирәмдә яланаяк йөрергә хыялланды.
Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас