

Лиданың хәзер тагын өч баласы бар.
Чит-ят җирдә яшәп китүе рәхәт булмады яшь хатынга. Сәет тә үз илендә бәтенләй икенче кешегә әйләнде, Лидага да иһтибары кимеде. Иртән чыгып китә дә кич кенә кайта башлады. Кайчакта бәтенләй кайтмый да кала. Кайда, нинди эш белән йөрегәнен дә әйтми, бары: ”Син хатын-кыз, йортта эш беткәнмени, ирләр эшенә тыгылма!”дип кырт кисә. Йортта да яшь хатынны якын итмиләр.
Сәетнең әтисенең ике хатыны бар. Алар иртәдән кичкә хәтле эләгешеп, талашып торалар. Еш кына ата кеше чыбыркы алып икесен дә ярып ыргыта. Күпмедер вакыт тынып торалар да, тагын башлана..
Шушы мәшхәрне күрмәс өчен Лида Сәетнең сеңлесе Айгөл белән сарык көтәргә китә. Яланга чыгып китсәләр, авыр, эссе булса да йорттагыдан җиңелерәк. Аның һәрбер эшен, хәрәкәтен күзәтеп, тикшереп торучы юк, эч пошуы да тынып тора.
Айгөл исә, җиңгәсен үз итте. Бу курчак кебек матур, илгәзәк унбиш яшьлек кызны Лида да яратып “бөтерчек”дип йөретә. Айгөл мәктәптә әз-мәз русча өйрәнгән, шулай бер-берсен аңлашалар. Җиңгәсенә үзләренең телен өйрәтә, шуннан кызык табып ап-ак тешләрен күрсәтеп челтерәп көлә.
Аяусыз кыздырган кояш астында көн озынына йөреп Лида караеп бетте. Соңгы вакытларда хәле бетеп, күңеле болганып йөреде. Авырга калганына шатланырга да, кайгырырга да белмәде. Яңадан әни булырга әзер түгел иде ул, йөрәк ярасы уңалып бетәрлек тә түгел. Аннары өзелеп туган ягын сагынды, анда кайтса кызын да табар төсле иде. Ярый әле туган ягында аның монда ничек яшәвен белүче юк.Тау арасында сарык көтүе көтеп йөрегәнен белсәләр, оятыңнан үләр идең.
Беркөнне Айгөл белән сарыкларын утарга ябып, алачыкка кайтсалар, ниндидер кунаклар сыйланып утырганын күреп аптырап киттеләр. Сәет тә шунда, алар белән ашап-эчеп утыра.Лида арып кайткан көйгә, аларны сыйлап-көйләп йөрергә тиеш иде. Айгөлгә дә юынып, матур итеп киенеп, кунакларга чәй чыгарырга куштылар.
Килгән ир-атлар кыздан кузләрен алмыйча, ашап бетәрдәй булып карадылар, тикшерделәр. Айгөл, мескен бала, оялуыннан нишләргә белмәде. Бигрәк тә, сакал-мыек баскан яшьрәк ир, тишәрдәй булып карый, күзләре белән кызны “чишендерә”иде.
Ниһаят, ашап-эчеп, сыйланып, ир-атлар бер-берсенең кулларын кысышып, ниндидер бик зур эш кырган кебек таралыштылар. Боларның китуен түземсезләнеп көтеп арып беткән Лида, тизрәк табынны җыеп кереп ял итергә уйлады. Сәет тә бүген хатыны алдында бик ялагай, яхшы булып кыланды. Лида кунаклар турында сорагач, эчкән баштан: ”Озакламый туй була, Айгөлне бик яхшы урынга сораталар.Әти риза булды.Ару гына калым да бирәләр, әтинең бурычын да каплыйлар!”-дип шатланып сөйләде. Лида аптырап, егылып китә язды:
-Акылдан яздыгызмы әллә, нинди кияү ди?Айгөл узе бала гына бит?! Нинди кыргыйлык бу?!- дип тирги башлагач, Сәет ачуланып :”Синең ни эшең бар анда, кысылма!”-дип акырып , пыр тузып чыгып китте, куна да кайтмады. Зур йортта Айгөлнең сулкылдап елаганы төн буе ишетелеп торды, тик ничек кенә ярдәм итәсең, узе дә тоткында кебек яши.
Шулай итеп унбиш яшьлек япь-яшь кыз баланы атасы яшендәге кешегә көчләп саттылар. Айгөлнең бите-күзе күп елаудан шешенеп беткән иде. Янында, үз-үзеннән бик канәгәть булып, кызарып-бүртенеп , ару гына исергән кияү утыра.
Лида кызны җәлләп тә, үзенен көчсезлегеннән гарләнеп тә, ара-тирә бүлмәләренә кереп елап алды. Җиңги буларак, ул яшьләргә йокы урыны да әзерләргә тиеш иде.
Икенче көнне Айгөлне кияү йортына алып киттеләр. Бала елаудан, тетрәнүдән чак аягында басып тора. Ике хатынын аерган, бер хатыны гүр иясе булган, атасы яшендәге кешегә сатып җибәрделәр кызны. Ник берсе жәлләсә, хәттә үз анасының күзеннән бөртек яшь чыкмады!
Айгөлнең язмышы бик аянычлы булды. Иренең җафалауларына, кыйнауына түзә алмады бәхетсез бала, уз-узенә кул салды. Аңа әле егерме яшь тә тулмаган иде...
Лида игезәк балалар тапты. Кыз белән малайга Айназ белән Ильназ дип исем куштылар. Хәзер инде ул берүзе түгел, бик авыр булса да, көне балалар белән үтә. Сәет исә балалар карашырга ярдәм итмәде, зур йорт салу белән мәшгүль булды.
Лиданың исе китә инде, каян шул кадәрле акча табадыр, хан сарае кебек йорт салырга! Нигәдер ике яклы, ике гаилә торырлык итеп, аерым ишекләр куйдырды. Үзенең соравына:”Балалар үсәр бит, алар өчен”,-дигән җавап алгач тынычланды. Йортка акча җәлләмәде, ә балалар өчен, ашарга акчаны бик кысып кына, тиененә кадәр санап бирде. Лида балаларга узе теләп бер кило печенье да ала алмады. Сәет азык-түлекне үзе алып ,граммына кадәр чутлап бирә иде. Исерек, холыксыз ата йортында үскәндә тә, Лида бу кадәр интекмәгәндер. Ә Сәет бит эчми дә, Лидага кул да күтәрми, балаларны да җәберләми.Лида үзенә яңа кием дә кайчан алганын хәтерләми, алып килгәннәрен киеп тик йөри.
Игезәкләренә биш яшь тулганда тагын бер улы туды .Яңа йортларына чыкканнар иде инде.Сәет йортның яртысында гына яшәргә рөхсәт итте, ярты ягын эшен бетереп, төрле җиһаз белән тутырды.Тик анда Лидага да,балаларга да кереп йөрергә тыелды.
Лиданың үз мәшәкате баштан ашкан иде: өч бала, йорт-җир, бакча-барысын да берүзе тартты.
Вакыты җиткәч балалар да укырга төштеләр. Иң кыены Сәет белән балаларга кибеттән мәктәпкә киемнәр алу булды.Сәет иң очсызлы, әллә ничә размерга зур, сәленеп торган киемнәр алдырды, янәсе алдагы елга да җитәрлек булсын! Балалар мондый киемне кимибез дип елап бетәләр, аларны җәлләп Лиданың җаны әрни.
Берничә елдан ике яклы йортның да сере ачылды:Сәет анда яңа хатын алып кайтты!Сөяркәләре барын белсә дә, бу кадәр оятсызлыкны көтмәгән иде Лида.Үзенең көчсезлегеннән,иренең битеннән көлүеннән гарьләнеп төннәр буе елады, кая барып төртелергә белмәде.
Дәвамы бар.
Автор: Филиза Гыйльманова.