

Беркөнне Фирүзәгә мәктәптән шалтыраткач, аптырап китте. Алина дәрес вакытында егылып аңын югалткан. Ашыгыч ярдәм машинасында больницага алып киткәннәр баланы. Олег Сергеевичка шалтырата алмыйбыз, телефонын алмый, диделәр.
Фирүзә, аны-моны уйлап та тормады, тизрәк больницага чапты.
Алина аңына килгән, Фирүзә килеп керүгә:
-Әнием! Син кайда булдың, нигә озак өйгә кайтмадың! Мин сине шундый сагындым!,”-дип,әнисенең муенына сарылып үксеп елады сабый.
-Бәләкәчем минем, мин дә сине бик нык сагындым!,-дип Фирүзә дә күз яшьләрен тыя алмады.
Шулай кочаклашып, елашып, көлешеп утырганда Олег килеп керде. Аның борчылуы йөзенә чыккан иде. Фирүзәне күреп тагын да ныграк йөзе үзгәреп китте.
-Кызым, ни булды!? Нигә мине шулхәтле куркыттың?,- дип кызын кочаклап яратты. Фирүзәне, бөтенләй күрмәмешкә салышты.
-Әтием, әнием кайтты! Ул мине бүтән беркайчан да ташлап китмәячәк, мин аны да башка беркая да җибәрмим, мин икегезне дә бик яратам!-дип ләпелдәде бала. Аннан икесен бергә муеннарыннан кочаклады. Фирүзә белән Олег нишләргә белмәделәр...
Врач аларның икесен бергә кабинетына чакырды. Алинаның анализлары әзер булган.
-Мин сезне куркытасым килми, әммә дөресен әйтергә тиешмен. Кызыгыз авыр чирле, шуңа да кичекмәстән операция ясарга кирәк. Алинага кан кирәк ,шуның өчен ата-аналары донор була алсалар әйбәт булыр иде. Хәзер процедурныйга кереп анализ бирегез, аннан тагын сөйләшербез.
Анализлары әзер булгач, врач тагын чакырып алды.
-Кызыгызга берегезнең генө каны туры килә.Ул да булса әнисенеке. Әтисенеке бөтенләй туры килми, бу сезнең үз кызыгызмы? -дип сорап тәмам аптыратты. Дөреслекне үзләре генә белгәнгә икесе дә нәрсә әйтергә дә белмәде.
Алинага операция ясадылар. Бала янына чиратлашып та, бергәләп тә килделәр. Олегны врач сүзләре нык шикләндергән иде, шуңа да кызы терелә башлагач та, ДНК-тест биреп карады. Нәтиҗәсе шаккатмалы: Алина аның кызы түгел! Бу ничек була инде, моның булуы мөмкин түгел. Үл моңа берничек ышана алмады.
Катя белән алар яратышып өйләнештеләр. Катя Олегка кадәр бер егет белән дә очрашмадым диде. Бер-берсен бер күрүдән яратттылар. Олег хәрби училищеда, Катя сәүдә техникумында укыдылар. Укулары беткәч тә туйлар ясап өйләнештеләр. Алардан да бәхетле кеше юк иде! Күп тә үтмәде, Катя балага узды-тагын шатлык!Катяның әбисеннән калган ике бүлмәле фатиры бар иде,ишуны ремонтлап кергәч, дөньялары тагын да түгәрәкләнде.
Шулай матур гына яшәп ятканда, Олегны, хәрби буларак, икенче гарнизонга хезмәт итәргә җибәрделәр. Катясы әлегә,тбала туганчы монда калды,тсоңыннан Олег аларны кайтып алачак.
Ә Катя аның кайтып алганын көтмәде, үзе бала күтәреп килеп җитте. Икесе дә аксыл чәчле булсалар да, баланың чем-кара чәчле, кара күзле булуы Олегта әз генә дә шик тудырмады. Кызын кулынан да төшермәде, үлеп яратты.
Ә аннан шушы бәхетсезлек килеп чыкты, бар да челпәрәмә килде!тКатяны югалту кайгысын да шушы бала оныттырып торды, бик зур юаныч булды.Хәзер инде бу кеше ышанмаслык хәл килеп чыкты...
Өйгә кайткач, бала чирләгәч болай да боек йөрегән Мария Ивановна белән сөйләшеп карарга булды. Үзен борчыган сорауны ипләп кенә биргәч, карчык агарынып китте.Шуннан кухняга чыгып су агызып даруын алып эчкәч, Олегның каршына килеп утырды.
-Моның кайчан да булса ачыкланасын белдем бит. Катяга сиңа дөресен әйт дип инәлдем, юк,итыңламады бит!
Сезнең уртак балагыз чирле булып туды, ике ай яшәде дә, вафат булды. Катя бик кайгырды, коры сөяккә калып бетте. Баланың улемен сиңа да язарга көч тапмады, баргач барысын узенә сөйләрмен дип, синең янга үзе китте. Фатирын да сатты, әйткәнне тыңламады, акча белән китте.
Шунда,мпоезда барганда, бәләкәй балалы ир белән хатын, Катя барган купега урнашканнар.Катяга бала күрү, бала тавышы бик авыр булган. Бер станциядә теге ир килеп Катяга дәшкән:”Минем хатыным баланы карамый, инде ташлап төшеп качты. Мин үзем чирлемен, баланы карый алмыйм, теләсәң сиңа бирәм. Ләкин бушка түгел. Күпме акчаң бар?”
Бала кайгысыннан башын югалткан Катя бар акчасын чыгарып биргән. Теге үзбәкме, казакмы иркәй, баланы алып килеп биргән дә станцияне чыкканчы сумкасына салып барырга кушкан.Менә шулай синең янга барып җиткәннәр. Калганын үзең беләсең инде.Дөресен сөйләмичә теге дөньяга китәрмен дип куркып йөри идем, җиңел булып китте .
Олег бу тозга язмаган яңалыкка аптырап ,ни әйтергә белмичә утырды.Ничек шулай булуы мөмкин? Бу кеше ышанмаслык хәл бит, зур җыйнаять.Берсе баланы саткан, берсе алган.
Мондый хәлне башка кешедән ишетсә мәңге ышанмас иде. Хәзер нишлисең инде, баланың бер гаебе дә юк бит. Хәзер Алина да аның кызы гына, ул аны беркемгә дә бирмәячәк!
Кызын больницадан Фирүзә белән бергә алып кайттылар.Алина Фирүзәне бер минутка да яныннан җибәрәсе килмәде. Олег та кызы хакына берни дә әйтмәде.Ул барысынада риза, Алина гына терелсен!
Дөресен белсә дә кызына карашы үзгәрмәде аның, хатынын да аның хакына кичерде ул. Араларында упкын ятса да, яңадан бергә яшәп киттеләр.
Фирүзә дә Алина турында дөреслекне ишетеп шаккатты. Апасының Үзбәкстанга барганда баласын югалтуы исенә килеп төште.Моның булуы мөмкин түгел! Мондый хәл Һинд киноларында гына була торган иде. Дөрес булса да ул Алинаны беркемгә дә бирмәячәк!
Дәвамы бар