

-Кызым,ападан гафу үтендеңме ,тубыңны бәргәнгә?,-диде әкрен генә, кызын җитәкләп алып. Аннан Фирүзәгә карап:
-Гафу итегез инде, безне,- диде елмаеп.
-Бер зыян юк, бала уйный гына бит,- диде кыз, нәрсә әйтергә белмичә.
Баланың челтерәп көлүе, эчкерсез күзләре, бигрәк тә”Ты не моя мама?”-дип соравы, Фирүзәнең күңелен күтәреп җибәрде. Хәзер инде ул паркка эштән соң һәрвакыт килә башлады. Аны күреп кызчык та йөгереп килеп җитә, матур авызлары белән ләпелдәп, узенең яңалыкларын сөйли башлый. Кичә нәнәсе кәбестә пирогы пешергән,ткурчагына яңа күлмәк теккәннәр, балалар бакчасына нинди кием киеп барган, анда нинди җыр өйрәнгәннәр, берсе дә калмый. Әтисе сабыр гына читтә газета укып утыра. Шуннан:
-Җитәр инде кызым, апаны йөдәтеп беттең бит, ләпелдек!”-дип шелтәләгән була.
Шуннан алар берәр айга югалдылар. Бәлки бүген чыгарлар дип, Фирүзә вакыты булган саен паркка ашыкты. Ләкин тегеләр күренмәде. Фирүзә беркайчан да шулай бала яратканын хәтерләми, хатта үз баласын да үтерде. Нигә соң Алина аңа шул кадәр якын булып китте? Баланың әнисе дә күренми, әгәр исән булса чит ападан:”Син минем әнием түгелме?”-дип сорамас иде сабый.
Инде Алинаны күрүдән өметен өзеп тагын эштән соң чыгып утырды Фирүзә. Тышта искиткеч матур көн. Шулвакыт :”Тетя!”дигән таныш тавыш ишетелде. Аңа табан кулларын болгый-болгый Алина йөгерә иде.Фирүзә шатлыктан сикереп торып балага каршы атлады. Аннан аны күтәреп сөйде. Алина да аның битеннән үбеп алды, кечкенә куллары белән Фирүзәне муеныннан кысып кочаклады.
Кызының артыннан килеп җиткән әтисе елмаеп:
-Вот минем кызым подружка тапты бит!”-диде.Бала уйнап йөрегәндә сөйләшеп утырдылар.
Алинаның әтисе Олег исемле икән. Берничә ел элек хатыны Катя белән авариягә эләккәннәр .Катя шунда ук һәләк булган. Олег бик авыр хәлдә булган, озак кына больницада ятып чыккан. Әле Олег эштә чакта Катяның әнисе баланы карап тора. Ул да кызының үлеменнән соң чирдән башы чыкмый икән. Үткән айны Олег отпуск алып үз әниләренә, икенче шәһәргә барып, бер айлап кунак булып килгәннәр.Алина әнисен бик сагына, әнисен таптыра икән.Фирүзәгә дә:“Ты не моя мама?”-дип килеп кочаклап алуы шул сәбәптән булгандыр инде.
Шулай танышып киттеләр. Озак та үтмәде Олег Фирүзәгә тәкдим ясады. Кыз берсүзсез риза булды һәм Олегның ике бүлмәле фатирына күченеп килде.
Болай әйбәт кенә яшәп киттеләр.тКияве яшь хатын алгач Катяның әнисе үз йортына кайтып китәргә җыенды. Ләкин ялгыз, чирле карчыкны берүзен чыгарып җибәрмәделәр. Фирүзә аңа үз әнисенә караган кебек карады, үзара аңлашып яшәделәр.Олегка да әкренләп өйрәнде, Алина аларны берләштерде.
Тик бәхетләренең бер почмагы китек иде: Олег күпме теләсә дә уртак балалары булмады. Моның сәбәбен Фирүзә яхшы белә иде әлбиттә. Ләкин дөресен әйтәсе килмәде иренә.
Беркөнне эштән соң гадәттәгечә магазинга
кирәк-ярак алырга керде. Шунда касса янында торган кеше аңа таныш тоелды. Ул акчасын түләп, әйберләрен алып тышка чыкканда, үз күзләренә үзе ышанмады.Бу Марат иде! Аның мәңгелек мөхәббәте! Ул тагын да матурланып, тулыланып киткән. Өсте-башы да мода журналыннан төшкән кебек.
Ул да Фирүзәне танып, көтеп торган.
Ничек сөйләшеп киткәннәрен, ничек Маратның “текә”машинасына утырып аның фатирына барып җиткәннәрен Фирүзә төштәге кебек кенә хәтерли. Маратның ниндидер сихерли торган көче бар шул!
Ул горурлыгын да, Маратның үзен мыскыл итеп ташлавын да, үтергән баласын, ире белән кызын да оныттырды. Алар тагын икәү генә, бар дөньяда икәү генә! Ул шушы мизгелдә бик бәхетле булды, башкасын уйларлык хәлдә түгел иде.
Телефон тавышы аны чынбарлыкка кайтарды.Олег аның өчен борчылып шалтырата.Телефонга караса, унлап “пропущенный”,иреннән. ”Эшемдә тоткарландым, хәзер озакламый кайтам”,-дип җавап язды да, тагын Маратның куенына кереп “эреде”.
Олег аны-моны сизмәде ахрысы, иртән берни сорашмыйча эшкә чыгып китте.
Шулай качып-посып берәр ай очраштылар. Марат исә үз тормышыннан зарланды. Бер кыз белән очрашып йөрегәннәр.Теге кыз авырга калгач, әти-әнисе көчләп өйләндергәннәр.Улы бар. Хатыны белән чит кеше белән яшәгән кебек яшиләр.Фирүзәгә алтын таулар вәгьдә итте. Бергә булачакбыз, бу минем фатир, хатыным бу фатирны белми, дип ышандырды.
Көн саен диярлек соңга калып кайтуына Олег та шикләнә башлагач, Фирүзә башкача алдап йөри алмады. Беркөнне иртәрәк кайтты да, иренә барысын да дөресен сөйләп бирергә булды.
-Олег, мин икенче кешене яратам.Син мине берүк аңларга тырыш инде. Без аның белән күптәннән очрашабыз. Ул минем беренче мөхәббәтем! Мин соңга калып кайтканда, бернинди дә эштән түгел, аның яныннан кайтам.Алинага берүк аңлат инде.Мин әйберләремне җыям да, аның янына китәм. Гафу ит мине!
Олег, башын кочаклап ничек утырса, шулай утырып калды. Их, ичмасам тиргәсен, акырсын иде! Аның дәшмәүе иң кыены иде.
Фирүзә Маратның фатирына күченеп килде. Хатынның бөтенләйгә килүенә тегесе бик шатланып каршы алмады. Көннән- көн аралары суына барды, беркөнне Марат бөтенләй кайтмады. Фирүзә борчылып, больницаларга, моргларга шалтыратып бетте, бар уе:”Ни булды икән, исән генә булса ярар иде!”-булды.Марат суга төшкән кебек юк булды.
Беркөнне эштән кайткач ашарга әзерләп йөри иде, кемдер үз ачкычы белән ишек ачканын ишетеп,:”Марат!”-дип ишеккә йөгерде.Ишектән олырак кына бер ханым кереп килгәнен күреп аптырап калды.
-Сез кем,нишләп сездә кеше фатирының ачкычы?
-Мин шушы фатирның хуҗасы булам, ә менә сез кем? Мин фатирны бер ир кешегә арендага биргән идем, ул кайда? Икенче айга китте, фатир өчен кайчан түләргә уйлый ул кеше?
Фирүзәнең башына күсәк белән тондырдылармени! Алдап качкан!Тагын аның җәтмәсенә эләгеп харап булды.Менә дигән гаиләсен ташлады. Олег аны хәзер мәңге гафу итмәячәк! Үзенең юләрлегенә җаны әрнеде, нишләргә белмәде.
Фатир хуҗасына ике айга түләп куюдан башка чара калмады.Кайда да булса яшәргә кирәк иде.Үзе өзелеп Алинаны сагынды.Бу бала аңа бик кадерле иде.Үз баласы булмагач бар аналык мөхәббәтен аңа бирде. Тегесе дә:”Әнием”,-дип өзелеп торды. Ни хәлләрдә икән, бәләкәчем минем, мине сагына микән?
Дәвамы бар.