Литература
13 Октября 2023, 04:30

Язмыш сукмаклары

Автор: Филиза Гыйльманова. 6 бүлек. Әти-әнисе өйдә юклар, каядыр кунакка киткәннәр булып чыкты. Кызны үзләренә алып кайтасына шикләнмәгән дә ахрысы, җыйнак кына өстәл дә әзерләнгән. Фирүзә өй эчен күздән кичерде. Йорт җиһазлары заманына күрә бай гына, завык белән җыештырылган.

Язмыш сукмакларыЯзмыш сукмаклары
Язмыш сукмаклары
Әти-әнисе өйдә юклар, каядыр кунакка киткәннәр булып чыкты. Кызны үзләренә алып кайтасына шикләнмәгән дә ахрысы, җыйнак кына өстәл дә әзерләнгән. Фирүзә өй эчен күздән кичерде. Йорт җиһазлары заманына күрә бай гына, завык белән җыештырылган. Бөтен нәрсә тәртиптә булуы хуҗаларның уңган, җыйнак булуларын, җитеш тормышта яшәүләрен күрсәтә.
Марат талгын көйгә музыка куеп җибәрде, аннан икесенә дә вино салып Фирүзәне табын артына чакырды. Уз гомерендә беренче тапкыр эчемлек тәмләде кыз. Марат аны биергә чакырганда башы җиңелчә генә әйләнә иде инде...Әллә винодан, әллә егеттән аңкып торган затлы ислемайдан...
Иртән егетнең кочагында уянды Фирүзә.Тиз генә киенеп юынырга кереп китте. Кичә нәрсә булганнары кино тасмасындагы кебек күз алдыннан үтте. Бер минутка да үкенми иде ул булган хәлләргә, аңардан да бәхетле кеше булмагандыр бу вакытта. Юынып тәртипкә килгәч, Маратны барып уятты.
Марат тиз генә киенде дә, берни булмагандай кызны Лилияләргә итеп куярга җыенды. Кичәге, башны югалтырлык хәлгә китергән ягымлы сүзләре, назлы карашлары кайда булгандыр. Бүген ул бөтенләй икенче кеше иде. Фирүзәнең:
-Ничек, мине әти-әниең белән таныштырмыйсың мени? Бүгенге төннән соң без бергә булырбыз дигән идем!,- диюенә каршы ул коры гына:
-Әлбиттә таныштырырмын, ләкин бүген түгел! Киен давай, мин машинаны әзерли торам!,-дип чыгып та китте. Фирүзәгә аңа иярүдән башка чара калмады.
Калган атналарны да кайтты кыз, тик каршы алучы булмады. Клубка үзе Маратны эзләп барды, үзе очрашу эзләде...Марат очрашулардаан баш тартмады әлбиттә, ләкин Фирүзә китү белән аны оныта иде. Кызның язган хатларына да җавап биреп тормады.
Нигә интегеп торсын, кыз үзе кайтып муенына асылынып торганда?
Атна саен егет белән очрашуның нәтиҗәсе озак көттермәде: авырга калган иде кыз. Алдагы ялга кайтып сөйгәнен шатландырачак, Марат сөенеп бетә алмас инде!
Маратның исә бала турында ишетәсе дә килмәде.
-Нинди бала?Минем әле өйләнергә уемда да юк! Өйләнсәм дә мин үзе муенга асылынып торган кызга өйләнмәячәкмен!Мин сине көчләмәдем, үзең риза булып килдең!. Шуңа да үзең гаепле инде, матурым. Син медсестра бит,икотылу юлын миннән яхшы беләсеңдер.Акча кирәк булса, ярдәм итермен. Башкача мине борчыма, сау бул.
Фирүзәнең бу минутларда ни кичерүләрен, нинди утларда януларын язып торуның кирәге юктыр инде.Хәзер йөрәк астында йөреткән баласы да аңа дошман кебек тоелды.Ул булмаса әле һаман да Марат белән очрашыр иде, ул гына аларны аерды!
Узе больницада эшләгәч, баладан котылырга авыр булмады. Акушер Рида Равилевна төрлечә үгетләп карады:
-Башка балаң булмаска да мөмкин, анализларың начар, уйла. Гомерең буе үкенергә калмасын, сеңлем!
Кыз аны тыңлап тормады, үзенчә эшләде. Аңа бу балададан котылгач, бөтен авырлыклар артта калыр төсле иде...
Фирүзә Марат белән аерылышуны бик авыр кичерде. Эшеннән кайтты да, бөгәрләнеп ятты. Бер нәрсәгә дә күңеле төшмәде. Елый-елый күз яшьләре кипте кызның. Бүлмәдәш кызлары күңел ачарга чыгып китсәләр, шатланып берүзе кала да тагын күз яшьләренә ирек бирә.
Шулай бер еллап вакыт үтеп тә китте. Беркөнне аның бүлмәсенә балкып Лилия килеп керде. Шәһәргә Рәзиф белән больницага килгәннәр. Әле Рәзиф үз эшләре белән киткән, Лилия әхирәтенең хәлен белергә кергән. Кызлар бик сагынышканнар иде, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Марат белән булган күңелсез хәлләрдән соң,Фирүзә Лилиялар авылына кайтып йөремәде.
Лилия бәби көтә икән, чак кына беленә башлаган корсагын да күрсәтеп өлгерде. Рәзиф аны өрмәгән урынга да утыртмый ди, шул хәтле шатланган бала булырга булгач.
Чыгып китәр алдыннан гына:
-Марат та өйләнә, ниндидер бер “шишка”кызы ди.Үзенең бик өйләнәсе килмәсә дә,әтиләре авызын да ачтырмыйлар, булачак килен авырлы икән,-дип яңалык әйтеп китте. Фирүзәнең уңала башлаган йөрәк ярасы яңадан ачылды.
Азрак күңелсез уйларыннан арынырга теләп, Фирузә паркта йөреп керергә булды. Башы да чатнап авырта иде. Паркны әкрен генә урап чыкты да бер скамейкага барып утырды.Паркта кеше күп түгел, монда күпчелек парлылар ял итәргә киләләр.Бала-чагалылар да хәтсез. Фирүзә үткән-сүткәннәрне карап утырды. Менә бәләкәй генә кызчыкны ике яктан җитәкләп ир белән хатын килә.Бала ата-анасының ышанычлы кулларына асылынып сикереп тә ала. Нинди бәхетлеләр! Фирүзәнең дә бер яшьлек баласы булыр иде инде. Шулай уйлауга йөрәге тагын сыкрап куйды.
Аягына туп килеп бәрелүгә тертләп китте. Аңа табан 3-4 яшлек кечкенә кыз бала йөгерә иде.Бар киеме ал төстә, узе курчак кебек матур бала. Кап-кара бөдрә чәчле, ап-ак йөзле, ирен өстендә кара миңе дә бар.
Бала килеп тубын күтәреп алды да кинәт Фирүзәне кочаклап алды.
-А ты не моя мама?-дигән сораудан Фирүзә бөтенләй аптырады. Шул арада, баланың әтиседер мөгаен, килеп җитте.
 
Дәвамы бар.

Автор: Филиза Гыйльманова.

 

 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас