

Үзбәкстанга бер атнадан соң гына барып җиттеләр. Поездан бер бәләкәй генә станциядә төшеп калдылыр.Моннан Сәетнең туган авылына биш кенә чакрым калган иде.Кая карама бушлык, комлы дала, ара-тирә генә ниндидер агачлар күренә. Лиданың үз кайгысы кайгы иде, бернәрсә дә күзенә күренмәде.Күп елаудан, туктаусыэ баласын юксынудан аның башы чатнап авыртты, күңеле болганды.
Авылга барып җиткәндә кич җитеп килә иде инде.
Зур гына ихатага барып керделәр. Ихатаны уратып алынган алачыклар. Ике хатын Сәетне танып кочаклап алдылар, ике кыз бала да йогереп килеп абыйларына асылындылар.Бер якта басып торган Лиданы исәпкә алучы да булмады.Бераз вакыттан соң Сәетнең дә хатыны исенә төшеп китте, уртага җитәкләп алып килеп үз телләрендә таныштырды.Барысы да Лидага текәлделәр,баштанаяк карап, тикшерергә тотындылар.
Фирүзә апасыннан килгән хатларны кат-кат укый. Бик сагына иде ул апасын. Бердәнбер якын кешесе, ул да бик еракта, барып күрерлек җир дә түгел ичмасам. Ришат абыйсы Армиядә, Афганистанга эләккән иде, хәбәрсез югалды.Аны да сагынып үзәкләре өзелә кызның. Авылга да сирәк кайтып йөреде, әтисенә аңардан башка да бик кыен түгел анда.Кайчан кайтмасын,үги әнисенең балалары,оныклары кайтып тулган була.Әтисе сарыгын суеп аларга шашлыгын әзерләп, мунчасын ягып хәлдән таеп йөри...Инде бүтән кайтмыйм дип китсә дә, туган ягын, классташларын сагына кыз. Дүртенче ел шәһәрдә укыса да, авыл баласы шул ул.
Авыл мәктәбен генә тәмамласа да, училищеда гел яхшы билгеләренә өлгәште Фирүзә. Һәрвакыт тырышып, чат ябешеп укыды. Иптәш кызлары кинога, дискотекага, чыгып киткәндә, ул, дәресләреннән аерылмады.Кемгәдер реферат, контроль эшләр эшләп, әз-мәз акча эшләде.Стипендия акчасына гына яшәрлек түгел иде. Авылдан да ярдәм юк. Азаккы курсларда больницага санитарка булып урнашты. Шулай әзрәк өс-башын юнәтте. Кыз кешегә күп кирәк шул.
Лилия исемле кыз белән дүрт ел буена бергә укып, бер бүлмәдә яшәделәр. Лилияның әти-әнисе хәлле кешеләр, кызларына бик ярдәм итәләр. Кызлары кайтмаганда, әтисе азык-түлеген төяп килеп җитә.
Ялларда Лилия әхирәтен үзләренә, авылга алып кайткалады. Бик рәхәт иде әниле йорттта.Кызлар мунча чыгуга бөтен өй эчен тәмле искә тутырып бәлеш пешкән, иртән торуларына тагын әллә нинди тәмле исләр чыккан була.Фирүзәнең әнисе дә шулай тәмле итеп пешерә торган иде.
Әниле йорт! Әниләрнең кадерен аларны югалткач гына беләсең шул! Фирүзәнең дә кайчан да булса шундый гаиләсе булачак, балаларының кайтканын ул да сагынып, тәм-том әзерләп көтеп торачак, балаларның әтиләре исә, мунча ягып куячак...
Кыз шундый татлы хыялларга чумып озак кына йоклый алмыйча ятты. Җитмәсә, бүген клубта Дамир исемле егет белән танышты.
-Минем классташ, Дамир исемле. Яңа гына Армиядән кайткан. Бик шәп егет!,-дип таныштырды аларны Лилия. Озын какча гәүдәле, басынкы егетне чибәр дип атап булмый иде.Шулай да ниндидер сөйкемле сәяге бар иде аның.Эчми, тартмый, тәртипле егет икән.
Лилиянең үзенең егете дә тиздән Армиядән кайтты. Алар мәктәптән бирле йөриләр, Лилия аны хезмәттән көтеп алды.
Хәзер авылга кайтсалар Лилияне Рәзиф, Фирүзәне Дамир озата башлады.Дамирга үлеп гашыйк булмаса да, ничектер рәхәт иде кызга аның янында.Ул аны дус итеп кенә күрде.
Егетнең кыюсызлыгы да Фирүзәнең ачуын китерә.Күпме вакыт очрашып, үбешергә дә оялып йөреде.Фирүзәне күрүгә каушап кала, коела да төшә иде егет.
Училищены беткән елны Лилия белән Рәзиф өйләнешергә булдылар. Рәзиф шофер егет, Лилия медсестра булып район үзәгенә барып урнаштылар.Совхоз тулай торагыннан бүлмә дә бирделәр яшьләргә.
Фирүзә укуын тәмамлагач шәһәрдә калды, элек эшләгән больницасында эшен дәвам итте.Хәзер инде медсестра булып. Аның хыялы тормышка ашты, йөгереп кенә эшләде кыз.Тулай торактан яшәргә урын да биргәч, бөтенләй дөньясы түгәрәкләнде. Чөнки медсестра акчасына фатирда торырлык түгел иде. Дамир шәһәрдә техникумда укып йөри, буш вакытларында гел очрашып тордылар.
Дусларының туена кайтканда да Дамир аны кереп алды, автобуста бергә кайттылар.
Кияү ягыннан шаһит итеп Марат исемле классташларын сайлаганнар иде Лилия белән Рәзиф, кыз ягыннан Фирүзә.
Бу ут кебек үткер, артист кебек чибәр егетне күреп кыз бөтенләй йокыдан калды.
Туйда да гел Марат янында бөтерелде. Марат Армиягә дә бармаган, культура-агарту училищесын бетереп клубка эшкә кайткан иде. Матур җырлый, гитарада уйный.
Кыскасы,килмәгән җире юк егетнең.
Икенче көнне яшьләр табыны әзерләделәр, классташлары да килде.Туйда ул Дамир турында бөтенләй онытты. Вакыт-вакыт үзендә аның боек карашларын гына тойды.Тик ул бүген Маратның кочагында бәхетле иде, җир йөзендә бүтән бер нәрсә дә кызыксындырмый аны! Марат кызмача булып алган, теле-телгә йокмый, шаяра, көлә, җырлый, бии. Кызлар белән дә үзен бик иркен тота.Фирүзә аны Дамир белән чагыштырып карый да-җир белән күк арасы.Һәм бу чагыштыру Дамир файдасына түгел иде...
Табында тагын бер нәфрәтле карашларын Фирүзәгә төбәгән кеше бар иде.Бу Маратны мәктәп елларында ук яратып йөрегән Римма.Марат белән алар күпмедер вакыт очраштылар.Кызның башын тәмам әйләндереп, үзенекен алгач, егет аны бик тиз онытты да.Гомүмән,Марат бер кыз белән озак йөрергә яратмый иде, аларны гел алыштырып торды.Хәзер аның тозагына Фирүзә килеп эләкте.
Фирүзәнең Марат дип, күзе-башы тәмам әйләнгәнен Лилиянең әнисе дә сизенде.Хыялы белән күктә йөрегән кызны җиргә төшерергә тырышты.
- Фирүзә кызым, бу егет белән сак бул.Бик шома ул,үзеңне харап итеп куймасын. Һәрбер ялтыраган алтын булмый балам. Дамир ул, шундый акыллы, төпле егет. Сине ничек яратканы күзләреннән күренеп тора.
Шундый ук сүзләрне Лилия да әйтте, әхирәтенең башын югалтканын ул да күреп, бик борчылды.Чөнки мул тормышлы гаиләдә иркә булып үскән Маратның холкын мәктәп елларыннан ук белә иде.
Туйдан соң шәһәргә кайткач та Фирүзә үзенә урын таба алмады. Ятса да, торса да күз алдында Марат булды.Дамирга башка килеп йөремәскә кушты. Егетнең:
-Фирүзә, мин яратам сине, бергә булыйк. Марат үзеннән башка беркемне дә ярата белми ул. Сине дә ташлаячак. Кызларны перчатка урынына алыштыра бит ул, ничек аңламыйсың һаман шуны??
Икенче атнаны да,аннан соң да кыз әхирәтенә кайтты, Маратны өзелеп сагына иде шул...
Бер кайтуында Марат аны вокзалдан әтисенең машинасы белән каршы алды.Ул заманда авылда машиналы кешеләр бармак белән генә санарлык булгандыр. Фирүзә үзен хан кызы урынына күрде.Шундый егет аны гына ярата!
Егет аны турыга үзләренә алып кайтты.
Дәвамы бар.