Литература
12 Октября 2023, 07:00

Язмыш сукмаклары

Автор: Филиза Гыйльманова. 4 бүлек. Яшәргә авылга, әти-әнинең йортына кайттым, каберләренә баш иеп гафу сорадым. Алсу инде тормышта, икенчегә бәбие бар.-Әни кил, бездә тор, оныкларыңны карашырсың,- дигәч,барырга булдым, торып кайтам әле.Сиңа сөйләгәч рәхәт булып китте, тыңлап баруыңа рәхмәт. Минем күргәннәрдән китап язырлык сеңлем, гаепләмә.-Ә улыгыз ничек, кайда? Аның турында беләсезме?-дип сорады Лида хатынны чын күңелдән кызганып.

Язмыш сукмакларыЯзмыш сукмаклары
Язмыш сукмаклары
Яшәргә авылга, әти-әнинең йортына кайттым, каберләренә баш иеп гафу сорадым. Алсу инде тормышта, икенчегә бәбие бар.
-Әни кил, бездә тор, оныкларыңны карашырсың,- дигәч,барырга булдым, торып кайтам әле.
Сиңа сөйләгәч рәхәт булып китте, тыңлап баруыңа рәхмәт. Минем күргәннәрдән китап язырлык сеңлем, гаепләмә.
-Ә улыгыз ничек, кайда? Аның турында беләсезме?-дип сорады Лида хатынны чын күңелдән кызганып.
-Алсу юллап караган.Ул әтисе белән чит илгә чыгып киткәннәр, аңа да егерме яшьләр бар инде. Ул минем дөньяда барлыгымны да белмидер.Туу турындагы таныклыгында да минем исем юк иде бит, әтисе генә бар. Акча ярдәмендә барын да эшләп була күрәсең.
Ике көн барганнан соң теге яшь хатын икенче купега күченде. Бер арада ачылып китеп кайгысын сөйләде: әле күптән түгел генә кызын югалткан. Дүрт айлык бала чирләп үлгән.Шуңа да аларның купеларыннан бала тавышына түзә алмыйча чыгып китте. Бөтен йорт-мөлкәтләрен сатып ире хезмәт иткән шәһәргә күченеп китеп бара икән.
Лида Разия апаны да, ул хатынны да чын күңелдән жәлләп,баласын күкрәгенә ныграк кысып куйды.Әйе, ана өчен баладан да кадерлерәк җан иясе юктыр ул, Ходаем, баламнан аерма, дип уйлады.
Бер станциядә күрше купега бер өер чегәннар килеп тулды.Шау-гөр килеп җырлап, тавышланып бардылар.
Лида Алияны йоклатып,чак кына йөреп килим дип перронга чыгып басты.
Шул вакытта бер олы гына чегән хатыны аның янына килде дә рус телендә:
-Красавица, давай погадаю, позолоти ручку,-дип тотынды. Лида каршы килсә дә, чегән карчыгы, аның ай-ваена карамый кулын алып учына карады да агарынып китте. Берникадәр вакыттан соң гына сөйли башлады.
-Красавица, береги свое самое дорогое, а то скоро его потеряешь, а потом снова найдешь.Но это будет не очень скоро! Ты бежишь от плохой жизни, но впереди у тебя жизнь будет еще труднее. Помни, береги дорогое!- диде дә, шәп-шәп атлап китеп барды. Лида баскан урынында нәрсә дияргә дә белмичә басып калды. Ул андый-мондыйга ышанмый иде, шуңа да чегән хатынының сүзләренә бик әһәмият бирмәде.
Оренбург станциясендә поезд бер сәгать туктап торырга тиеш иде. Сәет Лидага ашаргалар алып кил, мин баланы карап торам дип акча тоттырды. Башка станцияләрдәге кебек, монда да хатын- кызлар, әби-чәбиләр тезелешеп утырып нәрсә генә сатмыйлар! Лида бик ачыккан иде, шуңа да күп әйберләр төяде, әле юл да ерак иде .Сәет тә акчаны җәлләмәгән, могаен үзе дә ачыккандыр.
Шулай рәтләр арасында йөреп соңга кала язды.Ул йөгереп килеп җиткәндә поезд кузгалырга тора иде инде. Сулышы кабып купега керсә Сәет йоклап ята, бала салган урында күренми.
-Сәет, Алия кайда? -дип кычкырып җибәрде Лида. Сәет яткан урыныннан сикереп торды.
-Кая булсын, әле яңа гына шушында йоклап ята иде бит! Мин үзем дә оеп киткәнмен.
Вагонда ыгы-зыгы башланды.Поезд инде зур тизлек белән алга бара. Поезд начальнигын, проводницаларны чакырттылар, Лида кычкырып елап баланы таптырды. Бөтен вагоннарны карап, тикшереп чыктылар, бала беркайда да табылмады.Теге чегәннар да төшеп калганнар. Шунда гына Лида чегән катынының сүзләрен исенә төшерде. Урлаганнар, шул чегәннәр гына урлаган.Элек-электән чегәннәрның бала урлап йөрегәннәрен ишеткәне бар иде.
Алдагы станциядә аларны милиция хезмәткәрләре каршы алды.Тикшерүче вагондагы барысыннан да сораү алды, беркем дә, бернәрсә дә күрмәгән.
Хәзер теге чегәннәрны эзләп табырга кирәк булды.Лидалар поездан төшеп калды. Милиция машинасында алдагы станциягә, чегәннар төшеп калган җиргә киттеләр.Лида елап шешенеп бетте, Сәет генә нишләптер үзен бик тыныч тотты. Хәттә бер мәлгә Лидага, ул баланың югалуына бик кайгырмаган да кебек тоелды. Кыз бала тугач әлләни шатланмаган иде бит, малай кирәк иде аңа.
Алдагы станциядә дә сорашмаган кеше калмады. Беркем берни күрмәгән, ишетмәгән.Чегән таборын да тиз таптылар, ләкин баланы анда да күрүче булмаган. Чегәннәрне куркытып та, төрлечә сөйләндереп тә карадылар, файдасы булмады.Милиция бернигә дә ирешә алмады.Лидалар атна буе эзләп тә, очына чыга алмадылар. Бала эзсез югалды...
Лида белән Сәеткә юлларын дәвам итүдән башка чара калмады.
Күкрәгенә сөт төшеп яфалады, туктаусыз савып барды.Кайгыдан тамагына аш үтмәде хатынның, башын да күтәреп карамыйча елап ятты.Сәет “Кайгырма,безнең әле күп балаларыбыз булыр”,-дип юатканга да ачуы килде.Аның белән сөйләшәсе дә килми иде хатынның, баланы ул сакламаган бит, йоклап яткан!
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас