Литература
10 Октября 2023, 08:00

Язмыш сукмаклары

Автор: Филизә Гыйльманова.3 бүлек. Икенче көнне иртән шофер килеп алды, малае эштән бушамаган икән. Шәһәр читендәге зур гына ике катлы йорт янына барып туктадык. Мин инде , ул заманда телевизор да күрмәгән авыл баласы, мондый йортны күреп авызымны ачып калдым.Минем өчен әкиятләрдәге хан сарае! Өйнең эче дә искиткеч, нәрсә генә юк монда! Минем үземә Галина Петровнаның бүлмәсе яныннан бүлмә бирделәр.

Язмыш сукмакларыЯзмыш сукмаклары
Язмыш сукмаклары

Икенче көнне иртән шофер килеп алды, малае эштән бушамаган икән. Шәһәр читендәге зур гына ике катлы йорт янына барып туктадык. Мин инде , ул заманда телевизор да күрмәгән авыл баласы, мондый йортны күреп авызымны ачып калдым.Минем өчен әкиятләрдәге хан сарае! Өйнең эче дә искиткеч, нәрсә генә юк монда! Минем үземә Галина Петровнаның бүлмәсе яныннан бүлмә бирделәр.
Мин көн буена инсульт кичергән карчыкны карарга тиеш идем, уколын да салдым, системасын да куярга өйрәндем. Карчыкка китаплар да укып утырдым. Кыскасы, эшемнең әлләни авырлыгы булмады. Йортта тагын пешекче, җыештыручы да бар, барлык эшләрне алар башкара.
Тик авылга гына кайтуым сирәкләнде, Галина Петровнаны калдырып китә алмый идем. Хуҗа,Антон Алексеевич, иртән китә дә, кич генә кайта. Кайсы вакытта атналар буе югалып тора. Ул кайдадыр бик дәрәҗәле вазыйфа били иде. Хөкемәт эшеннән башка, аның ниндидер яшерен кәсебе барын мин соңыннан гына аңладым. Югисә бу кадәр байлык кайдан булырга тиеш?
Шулай берәр ел эшләгәннән соң, Антон кичтән минем ишекне шакыды...Мин каршылык күрсәтмәдем. Шундый дәрәҗәле кешенең миңа иһтибар итүенә башым әйләнде, шатланып бетә алмадым.
Шуннан соң көн саен керә башлады бу. Күпмедер вакыттан соң авырга калганымны аңладым. Бу хакта хуҗама куркып кына әйттем. Минем аптыравыма каршы ул шатланды гына.
Шушы аңлашудан соң икенче атнаны әти-әниләр янына кайттык. Алдан әйтеп тормадым, Антон да кисәк кенә риза булды авылга кайтырга. Алар, әлбиттә, аптырап калдылар. Алсу, балакаем :
-Әни, әникәем, мин сине шундый сагындым! Мин сине бик яратам,- дип ачыргаланып елап миңа килеп сарылгач, Антонның күзләре маңгаена менде.
-Синең балаң бар?,- дип аптырап сорады. Миңа инде, үземнең тарихны сөйләп бирүдән башка чара калмады.
-Алсуны үзебезгә алыйк, мин аны үзем тәрбияләсем килә. Синең өй зур бит, аның бер зыяны булмас, үтенеп сорыйм!?- дип инәлдем.Тегенең ишетәсе дә килмәде.
-Миңа кеше баласы кирәкми, минем өемдә үз балаларым гына йөгереп йөриячәк. Телисең икән миңа минем баламны табып бирәсең дә,дүрт ягың кыйбла. Мин сине тотмам!
Шушы җан өшеткеч сүзләрне ишеткәч, бөтенләй аптырап калдым. Әйе, ул миңа беркайчан да яратам димәде, безнең арада бары тик ир белән хатын мөнәсәбәте генә булды. Шулай булса да мин аны шул кадәр каты бәгерьледер дип уйламаган идем.
Мин инде, Антон әтиләрдән ризалыкларын сорар дип уйладым, андый нәрсә бөтенләй булмады. Ул үзен бик коры, эре генә тотты. Әнинең ярарга тырышып пешергән ашларын да чирканып кына капкалады, үзенең кемлеген күрсәтергә тырышты ахрысы. Икенче көнне үк китеп бардык. Алсуым, без китәргә җыенгач:
-Әни китмәә, мине дә үзең белән ал,- дип үксеп елады балакаем. Минем үзәкләрем өзелде. Баламнан озак елларга аерылуымны белми идем әле мин. Узем теләп тозакка эләккәнемне белмәдем шул...
Шул көннән соң ул минем яныма кереп йөремәде. Загска керү турында сүз кузгалткач:
-Миңа хатын кирәкми, бала гына кирәк. Мин иреккә өйрәнгәнмен, өйләнергә әзер түгелмен. Мин сине кумыйм бит, яшә рәхәтләнеп, баланы үстер, сиңа тагын ни кирәк?-дип тагын да аптыратты. Мин үземнең инкубатор ролен утәгәнемне аңладым.
Безнең мөнәсәбәт турында Галина Петровна да белде, әлбиттә. Күптән сизенгән булган инде, ләкин бу хәлгә бер дә шатланганын белдермәде. Антон әнисенә бөтен шартлар тудырса да , аның белән дә кырыс, дорфа сәйләшә иде. Әнисе дә аңа каршы дәшә алмый, нигәдер курыккан кебек сизелә.
Шулай айлар үтте, улым туды. Баланың барлык нәрсәләре булды, хәттә тәрбияче дә яллады. Авылның надан баласы нинди тәрбия бирә ала дип, минем бер сүзем үтмәде. Ярый әле, имезеп, баланы карарга рөхсәт бар.
Ә Антон мине бөтенләй санламады, өйгә бер-бер артлы куна хатыннар алып кайтты, төрле күңел ачулар ешайды.
Беркөнне карчык янына кергәч, ул минем кулымнан тотты да:
- Раечка, тыңла әле мине, сиңа әйтер сүзем бар. Антонның сиңа кадәр ике хатыны булды. Алардан бала булмады, икесе дә каядыр югалдылар. Чөнки Антон белән яшәве бик авыр. Ул атасына охшап бик тәкәббер, кырыс булды. Бер хатынының әнисе гел килеп кызын таптырды. Кая югалгандыр ул бичара, соңыннан теге карчык та килми башлады. Бик сәер хәлләр булгалады бу йортта. Миңа яшәргә озак калмаган, Антонның врач белән сөйләшкәнен ишеттем. Шуның өчен, үтенеп сорыйм синнән! Баланы алып ничек тә китәргә тырыш моннан. Сине дә исән калдырмаячак ул, балакай. Аңа байлыгын калдырырга бала гына кирәк, синнән котылачак ул.
Рая, тыңла мине. Минем җыйган акчам бар, алтын-көмешләрем дә җитәрлек. Ирем холыксыз булса да, андый әйберләрне миннән җәлләмәде. Калдырырга кызым юк, болар оныгым белән икегезгә. Йорттан ничек чыгып китәргә дә өйрәтермен, берүк берсе дә сизмәсен.Чиләбе өлкәсендә минем сеңлем яши, адресын бирермен. Шунда барып төртелерсез. Акча сезгә баштагы мәлгә җитәр. Ярый, бүгенгә җитәр, арыдым. Иртәгә иртән кергәч хәл итәрбез,- диде дә карчык күзләрен йомып тынып калды. Көчле уколлардан соң гел шулай йоклап китә иде ул.
Ике хатын өмет белән шул хәтле бирелеп сөйләшкәнбез, ишек төбендә безне тыңлап торган Антонны да сизмәгәнбез...
Икенче көнне иртән карчыкның бүлмәсенә кергәч, ничектер җайсыз ятканын күреп, нидер сизенеп, шунда ук янына килдем. Галина Петровнаның гәүдәсе суынып беткән иде. Ничек,нишләп? Кичә бер дә үләр төсле түгел иде бит. Кичәге сүзләренә өметләнеп төн буе йоклый да алмаган идем. Бөтен өметләрем челпәрәмә килде!
Галина Петровнаны икенче көнне үк җирләделәр.Чирле булгач тикшереп тә торучы булмады. Аның уз үлеме белән вафат булуына мин генә шикләндем, нишләргә дә белмәдем.
Җитмәсә Антон:” Әнине карамагансың!”,- дип мине гаепләде.
Шул көннән соң минем тормышым тәмугъка әйләнде. Мин алтын читлектәге колга әйләндем. Авыл белән бөтенләй элемтә өзелде. Мондагы баламны да калдырып китә алмадым. Баланы гел миңа каршы котыртып үстерде, улым мине санга да сукмады.
Тора-бара бөтенләй хәтерем югала, күз алдымда “шайтаннар биешә”башлады. Миңа күптән көчле дарулар бутап биргәннәрен соңыннан гына аңладым. Нәтиҗәсе—Антон мине психушкага яптырды. Анда да көчле дарулар, бернинди дә чыгу юллары юк...
Ярый кызымны әти-әниләр яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Юрист һөнәре алган ул, минем бичара балам. Әти-әнине дә соңгы юлга ул озаткан. Әни вафат булыр алдыннан мине эзләп табырга кушкан.
Эзләп тапты ул мине, балакаем. Бик авыр хәлдә булганмын...Ике ел больницада яттым. Тәмам аякка баскач өенә алып кайтты. Кеше устергән анасын да шулай тәрбияләмәс! Әти-әнигә зур рәхмәт инде, бик тәүфиклы итеп үстергәннәр.
Менә шулай сеңлем, ике бала табып, икесен дә үзем устерә алмадым. Әти-әниемнең бердәнбер баласы булып аларны да соңгы юлга да озата алмадым. Барысына да үзем гаепле булдым, Ходай миңа шундый ачы язмыш биргән.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас