

Поездда алар белән бергә купега яшь генә хатын, бер олы яшьтәге апа кеше утырдылар. Барасы юл озын, шуның өчен дә бар кирәк-яракны алдан әзерләп куйганнар иде. Поезд кузгалгач та хәтсез вакыт сүзсез бардылар.
Лида баласын имезеп салгач, тамак ялгап алырга булдылар. Юлдаш хатын да өстәл тутырып ашамлыклар чыгарып куйды. Шулай сөйләшеп, танышып киттеләр. Разия исемле апа, кызына, оныкларын карашырга китеп бара икән.
Теге яшь хатын гына өстәл артына утырмады. Гел бөгәрләнеп, аркасын биреп ятты. Ул бик күңелсез иде, күзләре дә күп елаудан кызарып тора. Бала елый башласа колакларын каплап ята. Моның сәбәбен Лиданың бик беләсе килсә дә, сорарга кыймады...
Аның урынына Разия апа бик ачык, сүзчән булды. Утырганнан бирле гел сөйләшеп барды.
-Мин сугышка хәтле туганмын. Әтием сугышка бармаган, аягы туганнан бирле зәгыйфь булган аның. Мин белгәндә бер аягына аксап йөреде. Озак еллар колхоз председателе булып эшләде, әнием авылда фельдшер иде. Мин заманына күрә хәлле, тату гаиләдә бердәнбер бала булдым. Классташларымда булмаган киемне мин кидем, ашаганым да гел тәм-том булды. Шуның өчен дә кызлар минем белән дуслашып бармадылар. Укуга да бик исем китмәде, председатель кызы булгач, барыбер яхшы билгеләр куялар иде. Шуның өчен дә классташларымның миңа ачуы килгәндер инде.
Ничек җитте шулай унынчы классны тәмамладым, артабан укырга керә алмадым. Ул заман өчен урта мәктәпне бетерү дә әйбәт иде, шуңа күрә әти мине үзенең янына хисапчы итеп урнаштырды. Ару гына эшләп киттем.
Бер ел эшләгәннән соң колхозга районнан бер вәкил килде.Үзе бик чибәр иде кәһәр!Килгәч тә күзләрен майландырып гел миңа бәйләнде.Теле дә тәмле иде, сандугач булып сайрады! Килгән саен бүләген жәлләмәде.
“Өйләнешәбез, район үзәгенә алып китәм, бергә булачакбыз “,-дип тәмам башымны әйләндерде. Машинасында урман, ялан буйларын бер мәртәбә генә урамаганбыздыр... Әти белән әни берни сизмәделәр ахрысы.
Вәкил бер-ике атнадан әйтмичә дә китеп барган. Моны белгәч көн-төн еладым, бигрәк тә берни әйтмичә китүе җанымны әрнетте.
Тагын бер атнадан башым әйләнә, аш исенә коса башладым. Беркөнне шулай иртән эшкә җыенам, әни йомырка тәбәсе китереп куйды. Шуның исенә укшый башладым, тышка йөгереп чыгып киттем. Әни, медик кеше, сизенеп йөрегән булган инде. Шундук артымнан чыкты да төпченә башлады. Кем белән булганмын, кайда, кайчан? Миңа елый-елый дөресен сөйләүдән башка чара калмады. Кем белән булганны белгәч, әнинең чырае үзгәреп, агарынып китте.
-Әтиең белсә, икебезне дә бәреп кенә утерәчәк инде, балакай, нишлибез хәзер,!?- дип өзгәләнде. Ул заманда аборт дигән нәрсә тыелган иде, шуңа ул турыда сүз дә булмады. Әби-чәбигә алып барырга курыккандыр инде.
Район үзәгенә барып теге вәкилне табып та карадым.
-Мин сине көчләмәдем, үзең риза булдың. Минем гаиләм, ике балам бар. Авылның бер пумала башы өчен аларны ташларга җыенмыйм.Синең кебек себеркеләр авыл саен ул, ә гаилә берәү генә. Шуның өчен, тай моннан тизрәк! Ул бала минеке дип кем исбат итәр икән, минем кебекләр йөз булгандыр әле!
Кайчандыр тәмле телле, сандугач булып сайраган әдәмнән шундый сүзләр ишеткәч, озак вакыт телсез калып тордым. Бу әдәмгә нидер аңлатып, исбат итеп торуның артык икәнен шунда гына аңладым. Күз яшьләремә буылып тизрәк чыгып киттем. Үземә кул салырга да уйлаган идем, аңа да кыюлык кирәк икән...Абзар башыннан да сикереп карадым, кайнар су парында да утырдым-берсе дә калмады. Ләкин туасы җан чат кебек ябешкән, төшәргә уйламады да. Карынымда чагында ук мин ул баланы күрәлми идем.
Без капчыкта ятмый, беркөн килеп әти дә белде бу хакта. Чыбыркы алып әни белән икебезне бергә ярды. Бик каты куллы иде шул ,бер ярсыса тыярлык түгел. Әни ничек түзеп торгандыр инде аны гомере буена, бик кызу кеше иде, әти.
Икебезне дә ярып туйгач, кемнән икәнен дә белгәч, башын ике кулы белән тотып озак кына утырды.
-Чүпрәк баш, кәнтәй, кем белән себерелгәнеңне белеп йөредеңме? Кем баласы икәнен беләсеңме соң аның? Мине юк итәргә аларга берни тормый бит! Син нәрсә карадың, бердәнбер кызыңны тәрбияли алмагач син нинди ана?,-дип тагын котырырга тотынды.
Ул көнне әни белән икәү мал өендә кундык.Үзем йөрерлек хәлдә булмасам да, бала шунда да төшмәде. Әнинең генә бу хәлдән соң биле авыртып калды, бик интегә иде мескенкәем.
Вакыты җиткәч кыз балам дөньяга килде.Башта имезәсем дә килмәде, баланы калдырып китәргә уйлаган идем инде.Әни килеп тиргәп ташлады, больницадан әти белән икәү килеп алдылар. Шул вакытта аларга күпме хәсрәт китергәнемне аңламаганмын да инде.
Балага бер яшь тулуга шәһәргә чыгып китәргә карар иттем. Әни-әти каршы булдылар, баланы алып калырга теләмәделәр. Мин аларны тыңлап тормадым ,әйберләремне җыйдым да чыгып киттем. Өйдән чыгып киткәндә Алсуым кычкырып елап калды.
Шәһәрдә икетуган апамнарга барып урнаштым. Бер һөнәрсез эш табуы бик ансат түгел иде. Апам медсестра булып эшли, шунда, ул эшләгән больницага санитарка булып урнаштым. Акчасы бик әз булса да, бөтенләй юк кебек түгел инде. Яшәү бушка, ашау да шунда үтә, шуның өчен бик пошынмадым. Җыелган акчага кызыма әйберләр, тәм-том алып кайта идем. Алсу бик матур булып үсеп килә, атасына охшап кап-кара чәчле, зәңгәр күзле бала.
Больницада Галина Петровна исемле марҗа карчыгы ята иде, шуның белән танышып, дуслашып киттек. Әллә нигә якын итте ул мине, "Раечка” дип кенә йөреде. Улының шоферы сумка тутырып гел күчтәнәчләр китерә иде.Каян тапкандыр, ул заманда төшкә дә кермәгән җимешләр, тәм-том. Улы исә бер генә килеп китте.
Мин кергән саен карчык мине сыйлый. Шуларны саклап кызыма алып кайта идем.
Галина Петровннаның кайтып китәргә вакыты да җитте. Ул мине үз палатасына чакырып алды да, әкрен генә:
-Раечка, мин сиңа өйрәнеп беттем. Өйгә кайткач нишләрмен синең ярдәмеңнән башка. Улым белән сөйләштем, риза буласыңмы миңа ярдәмче-сиделка булып барырга? Улым хәлле кеше, акчасын жәлләмәячәк, бу эшеңнән күпкә артыграк алачаксың. Охшамаса китәрсең, сине беркем дә көчләп тотмаячак!,- диде.
Апам белән киңәшләшеп, барырга булдым. Нәрсә югалтам инде, бу кеше пычрагы юудан башка, дип уйладым. Кызым янына да ешрак кайтырмын, акчасы да күбрәк диде бит әле марҗа карчыгы.
Дәвамы бар.