Литература
9 Октября 2023, 04:50

Язмыш сукмаклары

Автор: Филиза Гыйльманова. 1 бүлек. -Тук-тук,тук-тук..Яңа гына йокыга китеп барган Лида сискәнеп, торып утырды. Йокларга да куркып ята иде, чөнки караңгы төшеп бетсә дә, әтисе һаман кайтмаган әле. Кайтса тагын тавыш куптармыйча калмас дип, озак ятты кыз. Туганнары күптән йоклап китте, әнисе эш бетереп йөреде, аннан тәмам арып, өстен дә салмыйча барып ятты. Ул да, бүген нәрсә булыр икән дип, эче пошып йокламыйча яткандыр инде, бахыр...

Язмыш сукмакларыЯзмыш сукмаклары
Язмыш сукмаклары

-Тук-тук,тук-тук..
Яңа гына йокыга китеп барган Лида сискәнеп, торып утырды. Йокларга да куркып ята иде, чөнки караңгы төшеп бетсә дә, әтисе һаман кайтмаган әле. Кайтса тагын тавыш куптармыйча калмас дип, озак ятты кыз. Туганнары күптән йоклап китте, әнисе эш бетереп йөреде, аннан тәмам арып, өстен дә салмыйча барып ятты. Ул да, бүген нәрсә булыр икән дип, эче пошып йокламыйча яткандыр инде, бахыр...
Тәрәзәне дөбердәткәнгә ,тизрәк торып ишеккә йөгерде әнисе. Лида тәрәзәгә капланды да куркуыннан чак кычкырып җибәрмәде. Аңа бите-күзе канга баткан, пычрак битле әтисе тәрәзә аша караган иде.
Әнисе, чак аягында басып торган әтисен култыклап өйгә алып керде.
-Матайдан егылдым, матай кайда калганын да белмим, ашарга бир!,- дип акырып, ачы сүгенергә тотынды тегесе. Лида эченнән генә:
-Шунда үлгән генә булсаң да бит, котылыр идек,- дип уйлап куйды. Үз уйларыннан үзе дә курка башлады инде кыз, чөнки соңгы вакытларда гел әтисенең үлемен тели иде ул.
Ата кеше пычрак киемнәрен салып та тормыйча түргә утте. Хатыны салып биргән ашны ашарга да рәте калмаган иде. Шуңа чишенеп тә тормыйча, юынмыйча, ап-ак җәймә япкан урынга йөзтүбән ауды да, хырылдап йоклап та китте. Бу кадәр исерек булмаса бәйләнергә сәбәп табып, бәйләнер иде әле.Төн уртасында барысын да куып чыгарырга да күп сорамый.
Лида бигрәк тә әнисен җәлли. Иртән таң белән иртәнге савымга торып китәргә әнисенә. Аңа кадәр үзләренең сыерларын сава, ире торуга аш пешереп куя. Эштән дә арып кайта. Җитмәсә савучыларга да чөгендер утарга бүлеп бирәләр. Эштән кайткач та, балаларын ияртеп чөгендер басуына китә.
Быел Лида да әхирәте Венера белән бер гектар чөгендер утарга алдылар.Чөнки икенче җәйгә унынчы классны бетерәләр, чыгарылыш кичәсенә кияргә кием кирәк...Берәр тиен туздырырга түгел, әтиләре котырып чыга.Тик аракы алырга гына акча жәлләми.
Венера әлбиттә, ул чөгендер акчасына калмаган. Алар хәлле яшиләр, әнисе укытучы аның. Ул Лидага иптәшкә генә, кызык өчен генә утауга алынды инде.
Чөгендер акчасын көзгә генә бирделәр. Ул акчаны Лида язга кадәр саклап, май аенда әнисе белән шәһәргә барып, туфли алды, сеңелесенә дә, үзенә дә пардан, зәңгәргә ак чәчкә төшкән күлмәклек сайлады. Икетуган апасы икесенә дә бик матур итеп күлмәк тегеп бирде. Кызларның шатлыгының чиге булмады.
Унынчы классны Лида, уртача гына тәмамлады. Чыгарылыш кичәсендә дә өсте-башы беркемнән кәм булмады. Биергә дә чакыручы егетләр булды. Хәттә Гадел исемле чибәр генә классташы озатып та куйды. Кайткач Лида бик озак йоклый алмыйча ятты. Гомерендә беренче тапкыр ул үзен бик бәхетле тойды.
Акчасыз, таныш-белешсез кая да булса укырга керерлек түгел иде әлбиттә. Җитмәсә аттестаты да өчлеләр белән тулган. Шуңа да тулай торагы булган һөнәрчелек училищесына укырга керүдән башка чара калмады кызга. Штукатур-малярлар әзерли торган уку йортына документларын бирде ул. Стипендиясе дә күбрәк, эшли башлагач фатир да озак тотмыйча бирәләр дигәч, ике дә уйлап тормады. Бу хәерче тормыштан тәмам туйган иде инде кыз.
Шәһәр тормышы Лида өчен тулай торактан башланды. Беркатлы, нечкә күңелле, әле гаделсезлекләр белән күзгә-күз очрашып чарланмаган авыл баласы өчен шәһәр тормышы-чит, аңлаешсыз үзе бер дөнья ул. Гел ыгы-зыгы, тавышка чак өйрәнде ул, авылны сагынып елап та алгалады. Берничә мәртәбә училище тукталышын үтеп китеп, адашып, буталып, елап та йөрегән чаклары булды. Шулай да теше-тырнагы белән тырышып укып, ничек тә эшкә урынлашып, акча эшли башларга хыялланды ул.
Авылга ике атнага бер булса да кайтып йөреде. Ул заманда автобуска билет алырмын димә, гел попутный машина белән йөределәр.Утыз сум стипендиясен җиткерергә тырышты, күчтәнәчләрен дә алып кайта иде әле. Әтисе генә аның стипендиясен күпсенде, нишләтеп бетәсең шул хәтле акчаны, бер ярты да алып кайтканың юк, дип бәйләнде.
Әнисе исә, мескен, яшереп, кызының кесәсенә әз-мәз булса да акча тыккалады. Бәрәңгесен, итен-маен төяп җибәрергә тырышты. Олы сумкасын чак күтәреп килеп җитә иде тулай торагына.
Нихаят уку еллары артта калды. Алда авыр, пычрак эш көтә иде кызны.
Баштагы мәлне смена азагына эт кебек арый иде. Эштән кайткач та кул- аягын тоймыйча, ашарга да хәле калмыйча урынга ауды. Раствор да башта стенага түгел, күбрәк үзенә коела иде.
Ләкин тора-бара тигез итеп сыларга да, башка эшкә дә өйрәнде.
Аларның бригадасында Сәит исемле үзбәк егете эшләде. Кап-кара бөдрә чәчле, кара мыеклы чибәр егет кайсы җире беләндер аның беренче мөхәббәте, авылдашы Ринатка охшаган иде.
Ринат авылда “беренче”егет булды. Өздереп гармунда уйный, матур җырлый, күп кызларның төн йокыларын калдыргандыр ул. Әлбиттә, әллә ни чибәрлеге булмаган Лиданы ул исәпкә дә алмады. Аның барлык иһтибары калын чәчле, зифа буйлы чибәр Венерада булды. Тик Венерага ул ошамый иде .Менә шундый җавапсыз мөхәббәт өчпочмагы...
Сәит үзләренең телендә гел моңлы җырлар җырлап Лидага раствор бутап китерә .Лида аны тыңлап эшләргә ярата.
Егет ару гына русча белә иде, шулай дуслашып киттеләр.Лида үлеп гашыйк булды дип әйтеп булмый, бары тик үзенә булган иһтибар, җылы мөнәсәббәт әсир итте аны.Бер ел чамасы дуслашып йөрегәннән соң, Лида аны күрсәтергә, авылга алып кайтты.
Отпусканы алар бергә алганнар иде. Әнисенә чөгендер уташтылар, печән, утын китерергә ярдәм иттеләр. Болай бергә кайтып йөрегәч кеше арасында матур түгел, дип, әти-әнисе никах та укытып куйдылар.
Сәит бик аз сүзле, бик ачылып бармый торган егет иде. Эчмәү, тартмауы да әтисенә охшамады, аңа капма-каршы утырып эчәргә иптәш булсын.
Бер кайтуларында әнисе бик хәлсезләнеп торды. Аш та үтми ди, ашамагач хәле дә юк. Үзе һаман эшкә йөри, больницага барырга эш бетерә алмый һаман.
Лида кат-кат әйткәч, барырга булды.Ләкин соңга калган булып чыкты, аңарда яман шеш таптылар. Ашказаны бизе рагы, метазтазалар күп таралган.
Ике атна кыз әнисен карап больницада ятты, ләкин мөгҗизә булмады: әнисе аның кулларында җан бирде...
Бер рәхәт күрмичә, гомер буе эш, балалар, ир дип гомере үтте. Үзе өчен бер минут та яшәмәде аның мескен әнисе. Барысын да ташлап алданрак үзен караган булса, бәлки бу чир ул хәтле котырмаган да булыр иде.
Шулай итеп авылга ялга кайтып, әнисен җирләп килде Лида.Энесе шәһәрдә һөнәрчелек училищесында укый ,сеңелесе Фирүзә сигезенче классны тәмамлап, медицина училищесына укырга кергән иде.Әтиләре өйдә берүзе калды.Шулай да Лида аны әз генә дә җәлләмәде, интексен әзрәк дип теләде. Әтиләре шундый булмаса, әниләре дә бәлки исән булыр иде.
Ләкин әтиләре озак хатынсыз яшәмәде, ике-өч ай да үтмәде, өйләнде. Күрше районнан, ике баласы да башлы-күзле булган бер хатынны алып кайтты ул. Кемдер димләгәндер могаен. Ярар, яши генә күрсеннәр, Лиданың аларны күрәсе дә килми. Шуңа да, Сәит үзләре ягына кайтып китәргә тәкдим ясау белән, аның белән бергә Үзбәкстанга китәргә риза булды. Сәетне ул якын күрә, ә мөхәббәт яши-яши килер әле дип узен-үзе ышандырды кыз.
Тапмады ул ир кочагының тәмен. Әллә Ходай Тагалә , ярату-мөхәббәт дигән хисне өләшеп йөрегәндә, аны онытып калдырган инде...Яратуның ни-нәрсә икәнен белмәве, белергә теләмәве аркасында иренең күңелендә дә үзенә карата мөхәббәт хисе уята алмады Лида. Сәет тә гел мөхәббәтен белдереп тормады, коры кеше иде ул.
Алай да, сез бер-берегезне яратасызмы, юкмы дип тормый, туасы җан дөньяга туа. Лида да үзенең авырга калганын белде. Бу хәлгә шатланыргамы,кайгырыргамы да белмәде. Шулай тиз генә бәби көтми иде әле ул. Хәзер инде Сәеткә ияреп китмичә чарасы да юк...
Туганнары гына җәл иде аңа. Ришат укуы беткәч армиягә китәр инде, тик Фирүзә сеңлесе берүзе кала. Бигрәк күңеле йомшак инде ул баланың, ничекләр яшәр.
Икәү бергә эшләгәч, ару гына акча да җыйдылар Лидалар, теләсәләр монда да озак тормый фатир алырлар иде.
Сәетнең сәер гадәтләре тора-тора да ачылды.Хезмәт хакын алу белән, икесенекен дә тиененә кадәр санап, җыеп куя. Ашарга, кирәк-яракка бик кысып кына , аз гына бирде. Лиданың моңа ачуы килсә дә, эчмәгән, сугышмаган ирне шундый булырга тиештер дип уйлады.
Әнисенең елына алар кечкенә Алияны күтәреп кайттылар. Сәет тә, нишләптер, күчтәнәчкә акча җәлләмәде. Өстәл тутырып күчтәнәч өеп куйгач, үги әниләренең дә, әтисенең дә кәефләре күтәрелеп китте.
Әниләренең елын үткәреп, каберен тәрбияләп киртә, кабер ташы куеп Лидалар озак тормыйча авылдан киттеләр.Әтисенең яшь хатынга ярарга тырышып, өтәләнеп йөрүе дә ачуларын китерде. Бик эчми дә ахрысы, матурланып киткән. Хатынның балалары да алар өендә хуҗа булып йөриләр, әтиләре аларга ярарга тырышып хәлдән тайган. Үз балаларын бик исәпкә дә алмаган кебек.
Октябрь башларында юлга чыктылар.Алия бик теремек, тыныч бала булды.Тамагы тук, асты коры булса бер тавышы юк. Үзе әтисе төсле кап-кара бөдрә чәчле, кара күзле. Ирен өстендә кара миңе дә бар. Анысы да әтисенеке. Лидадан аңа беләгендәге зур миң генә күчкән. Нәк аныкы кебек- йолдызга охшап тора. Инде күз тия күрмәсен инде дип Лида сокланып карарга да курка, гел маңгаена иннек сөртеп тора.
 
Филизә Гильманова.

Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас