Литература
6 Октября 2023, 07:30

Сайлап алган язмыш

Автор: Филиза Гыйльманова. 10 бүлек. Кызлар, икесе ике яклап Рәйсәне култыклап, диванга алып барып яткырдылар. Шул арада, Миләүшәнең тормыш иптәше дә килеп керде. Рәйсәнең хәле бик кызганыч иде. Миләүшә, әнисен чак кына хәтерли әле. Өйдә аның фотокарточкаларын җыеп куйган булсалар да, Ракия әбисендә күргәне бар иде.

Сайлап алган язмышСайлап алган язмыш
Сайлап алган язмыш

Кызлар, икесе ике яклап Рәйсәне култыклап, диванга алып барып яткырдылар. Шул арада, Миләүшәнең тормыш иптәше дә килеп керде. Рәйсәнең хәле бик кызганыч иде. Миләүшә, әнисен чак кына хәтерли әле. Өйдә аның фотокарточкаларын җыеп куйган булсалар да, Ракия әбисендә күргәне бар иде. Бик чибәр иде әниләре. Хәзер бөрешеп, саргаеп кечкенә калган, бик ябык. Баш өстенә өеп куйган калын бөдрә чәчләре урынында бер уч, яртылаш агарган чәче генә калган...Әле бит аның алтмышы да юк, сиксән яшьлек әбиләр кебек булган...
Кызларның бар үпкә-ачулары әллә кайчан эреп юкка чыккан иде инде. Кызганудан, бу аяныч куренештән икесенең дә күзләреннән яшьләр чыкты. Ни генә әйтсәң дә аларның әниләре бит әле ул. Озак еллар, ”әни” сүзен әйтергә тилмергән Миләүшә:
-Әни, сине үзебезгә алып китәбез, монда берүзеңне калдырмыйбыз,- диде.
Рәйсә ни әйтергә дә, ни сорашырга да белмәде. Бу хәл шулхәтле көтелмәгәндә булды , ул төш күрәмме икән әллә дип уйлап та куйды.Башы берни эшләми, тубал кебек булды....
Ул көнне больницага Рәйсәне дәвалаган врач янына барып килделәр.
- Нәрсә әйтим инде сезгэ, дүртенче стадия, үзегез аңлыйсыздыр... Аның үзенең бу чирне чак кына да кичектерәсе килмәде, химияне дә артабан алырга баш тартты. Әгәр дә уңай эмоцияләр, тәрбия булса берәр ай яшәр, бәлки әзрәк, бәлки күбрәк...Мин төгәлен әйтергә Аллаһы Тәгалә түгел...Барысына әзер булыгыз...
Рәйсәне икенче көнне генә алып киттеләр. Киткән чакта Талия дә озатырга килде. Йортның ачкычын аңа калдырдылар. Лираның учына рубин кашлы йөзекне салып: ”Бу әниеңнеке, төсе итеп сакларсың”,диде Талия пышылдап кына.
Миләүшә әнисен үзләренә алып кайтты. Мәктәп яшендәге ике кыз бала, әти-әниләрен кочаклап алдылар да, сәерсенеп Рәйсәгә төбәлделәр.
-Бу сезнең әбиегез балалар, исәнләшегез ,-диде Миләүшә. Кызлар, мәңге күрмәгән әбигә бик исләре китмичә генә исәнләштеләр дә, бүлмәләренә кереп киттеләр.
Миләүшәнең торган җире шәһәр читендә, яңа салынган үз йортлары белән бик матур яшәп яталар. Аның өчен Рәйсә бик шатланды. Кияү дә, рус милләтеннән булса да, бик ипле. Лира әле тормышта түгел, шулай да үз фатиры бар икән, үзләренең район үзәгендә эшләп йөри, югары белемле белгеч.
Кызлары гафу иттеләр аны, ләкин Иреге нишләр?
Бу сорау Рәйсәнең йокыларын калдырды. Рәзиф инде вафат булган, Мөнирә карчык әле исән-сау икән. Рәйсә, хәленең көннән -көн алга бармаганын сизә иде, шуңа да ялда үзен Иреге янына да, авылга зиратка да алып кайтуларын сорады...
Ирек әнисен, әлбиттә , бөтенләй хәтерләми иде. Өйдә аның турында беркем сөйләшмәде, бары нәнәсе генә аның әнисен алыштырды.Үсә-үсә, барлык балаларның әниләре бар, нигә безнеке юк дигән сорау туды. Шунда аңа әтисе:”Үлде ул, һавада хәзер әниең”,-дигәч, озак еллар шуңа ышанып йөреде.
Бигрәк тә әнисенең юклыгын больницада ятканда тойды малай. Узе белән бер бүлмәдә яткан малайларның әниләре көн саен килә. Озаклап, уллары янында торалар. Бар палатаны тәмле искә тутырып, әллә нинди ризыклар китерәләр. Балаларын иркәләп, сөеп, кыстап-кыстап ашаталар...Әлбиттә инде, Иреккә дә өлеш чыгаралар, ләкин ул алай гына тәмле түгел шууул...Апалары, әтисе һәрвакыт килеп йөресәләр дә, ул беркайчан да күрмәгән әнисен сагына иде...
Инде менә ул исән, Ирек аны каршы алырга тиеш. Миләүшә төш вакытына килеп җитәбез дигән иде. Ирек, дулкынланудан төн буе йоклый алмады. Ничек каршы алырга? Нәрсә дияргә? Бу сораулар белән башы катты. Хатыны иртәдән бирле кунакларны каршы алырга әзерләнә, Лира да килде. Җанына урын таба алмыйча, Ирек бер тышка чыкты, бер өйгә керде, туктаусыз тартты...
Менә нихаят апаларының машинасы килеп туктады. Машинадан Саша җизнәсе белән апасы төшеп, арткы ишекне ачтылар. Башта ике кызлары сикереп төште. Ирек үзен-үзе җиңеп каршы чыкты. Апаларын да каршы алмыйча булмый бит инде.
Рәйсәне, каты чирле дисәләр дә, бу кадәрле бетеренгәндер дип уйламаган иде. Менә нинди икән аның, сагынып, төннәрдә елап уяткан әнисе! Ирек, чит кеше белән кебек, кул биреп кенә исәнләште. Юк, ул аны кочып та алмады, беркайчан да әни дә дия алмас...Бар тойгылары янып, көлгә әйләнгән хәзер.
Рәйсә үзе дә, берни өмет итмәде.Тик күз яшьләре генә туктарга да уйламады... Нинди матур улы үскән! Чын ир булган, ике кызы йөгереп йөри, хатыны да бик ачык, уңганлыгы күренеп тора. Ирек тә югары белем алган, дәрәҗәле урында эшли. Дөньялары искиткеч... Шушы газиз балаларының ничек үскәннәрен күрә алмыйча, тилмереп, гомерен заяга уздарды. Эх, терсәкне тешнәп булса икән!
Авылга ул көнне кайта алмадылар, Рәйсәнең хәле начарланып китте, җитмәсә яңгыр да ява башлады. Иртән торып, барысы бергә, ике машина белән кузгалдылар.
Күпме гомердән соң кайтып килә Рәйсә туган ягына. Утыз елга якын гомер үткән. Ферма яныннан үтеп киткәндә дә йөрәге кысып куйды. Хәзер инде монда ферма күптән юк, ташландык биналар, ямьсез булып, чүп эчендә утыралар. Кайчандыр гөрләп тора иде, күпме халык шунда эшләде...
Зиратка кергәндә Рәйсәне кызлары икесе ике яктан култыкладылар. Машинада килеп ул йончыган иде. Иң башта Рәүзәнең каберенә килделәр. Аның белән янәшә әнисе...Каберләр алдына Рәйсә, тезләнеп утырып кат-кат гафу итүләрен сорады, белгән догаларын укыды. Еларга инде күз яшьләре кипкән...
Рәзифнең ташка куелган фотосүрәтенә карап озак торды, аңардан да гафү итүен сорап, догаларын укыды.Аның вафатына да өч ел үткән.
“Беләм, сез мине мәңге гафу итмәячәксез, мин аңа лаек та түгел, миңа гафу юк!!! Урыннарыгыз оҗмахта булсын,” дип пышылдады.
Мөнирә карчыкка да туксан тулып килә инде. Ул авылның остабикәсе, ”ак әбие”. Оныклары атна саен диярлек кайтып, булышып йөриләр. Узләренә барырга кыстасалар да, берүзе яши алгач, кузгалмый әле.
Беркөн шулай, Миләүшә, Рәйсәне барып алулары, аның каты чире, зиратка кайтканда кереп чыгабыз дип әйтүе карчыкны аяктан ега язды. Илфатның хатыны, уллары янына кайтканын ишетеп белә иде. Алар бу авылдан күченеп киттеләр, икенче авылда торалар хәзер. Быел ел башында ук кече малае вафат булгач, инсульт кичереп ятканын да белде. Каргамады ул аларны, рәнҗемәде, Ходай барысын да күрә, бар да аның кулында диде.
Үзенең дә кайгысы зур булды. Бердәнбер улын үтерделәр. Инде балалар үсте, укыттык, Аллага шөкер дигәндә генә...
Рәзиф бәләкәйдән шул ашказаны чире белән интекте. Шуңа Армияга да алмаганнар иде. Күптән инде тракторын ташлап, ферма малларын көтте, кышын тагын шул фермада эшләде. Фермалар ябылгач, колхоз складына каравылчы булып урнашты.
Беркөнне иртән иртүк, авылда хәбәр таралды. Колхоз складын талаганнар. Чөгендердә эшләүчеләргә бирелергә тиешле берничә тонна шикәр комы югалган. Ишеге дә ватылмаган, ачкыч белән ачылган! Ә ачкыч каравылчыда гына. Шул төннән Рәзиф тә югалды. Милиция каравылчыны гаепләп, бар көчен Рәзифне эзләүгә юнәлтте.Чын җинаятчеләрне эзләүче дә булмады.Ә Рәзиф суга төшкән кебек юк булды...
Күпмедер вакыттан соң, авылның бер кешесе, кайтмаган бозавын эзләп, авыл читендәге ташландык коега килеп чыга. Өсте яртылаш ачык коены карый. Өстә, итек кигән аяклар тырпаеп торганын күреп кешеләрне чакыра. Илле биш яшьлек ирнең гомере шулай фаҗигале өзелә. Җинаятчеләрне барыбер тапмыйлар.
Егерме сигез ел элек, ташлап киткән бусаганы, яңадан атлап керергә язды Рәйсәгә. Менә ул таныш ихата, элеккечә бар нәрсә тәртиптә, бар җир ялт иткән. Ишек алдында ямь-яшел бәпкә үләне. Болдырлар сап-сары кырып юылган. Идәннәр, элеккечә, басарга чиркангыч чиста. Монда, туксанга җитеп килгән карчык яши дип кем әйтер?
Мөнирә, машина туктаганын тәрәзәдән күреп каршы чыкты.
-Нихәлдә инәй, менә кайттым, бәхиллегеңне сорарга кайттым!- диде Рәйсә чак иреннәрен кыймылдатып.
Кайчандыр колхозда түгел, районда алдынгы, гәзит битләреннән төшмәгән почетлы сыер савучы, башын югары чөеп, улын санламаган чибәр киленен әле күреп карчык телсез калды. Аны җәлләүдән йөрәге кысылды. Шуннан гына, үзен кулга алып:
-Әйдә, йортка уз, килен, чәем кайнаган...,- дип әйтә алды. Арттан кереп килүче оныклары, яраткан нәнәләрен уратып кочаклап алдылар...
Тагын ун көнләп яшәде әле Рәйсә. Лира да, яллар алып аны карашырга кайтты. Нәнәсе белән икәүләп аны соңгы сулышына кадәр тәрбияләделәр.
Мөнирә карчык туксан алты яшендә әхирәткә күчте. Беркемгә авырлык китермичә, интекмичә кинәт вафат булды. Соңгы көннәренә кадәр намазын калдырмады, хәленнән килгәнчә уразасын тотты.
Илфат, Рәйсәне ташлап семьясына кайткач, озак та үтмәде, кече малае фаҗигале һаләк булды.
Шуның кайгысыннанмы, башкаданмы, Илфатны инсульт бәрде. Рәйсәнең чирләгәне турында, Талия язган хатны укыса да, анда барырлык түгел иде инде. Вәсилә, җаен табып, бу турыда Лирага хәбәр итте. Узенең дә сәламәтлеге какшаган хатыны Илфатны кулыннан килгәнчә карады..
Олы улын җирләргә дә туры килде әле Илфатка. Бу кайгыларны күтәрә алмады Вәсилә, үлеп китте. Илфат, бик картаеп, соңгы сулышын картлар йортында алды...

Филизә Гильманова.
Тәмам.

 

 

Чыганак: https://vk.com/public212372158

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас