

Мондый сөйләшүне көтмәгән иде Рәйсә. Бөтен гәүдәсен калтыравык алды, битенә капкан уттан аркасына тир бәреп чыкты, башы чатнап авырта башлады.
- Ә мин, Илфат? Мин нишлим? Рәзиф тә, балалар да мине мәңге гафу итмәячәк, мин анда кайта алмыйм. Син мине калдырып китә алмыйсың! Сиңа ышанып бар дөньямны, балаларымны калдырып киттем. Син шулай җиңел генә ташлап китәсеңме? Кайда син вәгьдә иткән бәхетле тормыш?!
Рәйсә елап шешенеп бетте. Илфат кына, кайчандыр башын югалтып яраткан хатынга юату сүзләре тапмады...
- -Мин сине ташламам, ярдәм итеп торырмын..,-дип ишетелер-ишетмәс мыгырдады.
-Нәрсә, ике хатын белән торырга җыенасыңмы әллә? Китәсең икән, мине дә оныт! Ходай күпме язган, ничек тә яшәп бетәрмен. Эх, кемгә алыштырдым бит, балакайларымны, менә дигән иремне!
Рәйсә, төн буе елап чыкты, иртән чак эшенә торып китте.
Икенче көнне эштән кайтуына, Илфат әйберләрен җыеп кайтып киткән иде...
Баштагы мәлне Рәйсә нишләргә белмәде. Үз-үзенә кул салу уе да керде башына, ярый Ходай саклады. Мөселман кешесенә яраган эш түгел иде бу гамәл.
Узләренең урамында бик дини, намазлар укый торган Әсма карчык яшәгәнен ишетеп белә иде .
Беркөнне, ялында, шуңа сәдака илтергә барды Рәйсә.
.Әнисенең, кызының рухына атап бирде хәерен.(Бу вакытта инде Рәзиф тә мәрхүм икәнен белми иде әле).
Бәләкәй генә, якты йөзле карчык, хәерләрне алып, бик озаклап дога кылды. Кич тагын укып алырмын әле дип әрвахларның исемнәрен язып алды. Соңыннан, Рәйсәне чәй эчәргә чакырды.
-Мин берсен дә чәйсез чыгармыйм, син әле бигрәк тә беренчегә керәсең,- дип, кыстап-кыстап өстәл артына чакырды. Кеше белән бик аралашып өйрәнмәгән хатын, кыенсынып кына чәй эчте. Бу карчыкның күрәзәчелеге дә бар иде бугай.
-Берүзем торып ятам менә шулай... Ике улым бар иде. Гаилә корырга да өлгерә алмадылар, берсе Армиягә китеп, цинк табутта кайтты, икенчесе юл һәләкәтендә һәләк булды...Ирем, барысын да йөрәгенә җыйгандыр инде мескенем, бер -ике елдан инфаркт белән китте. Бик әйбәт кеше иде...Шулай, биш ел эчендә бар якыннарымны югалттым. Яшисем килми иде. Күпмедер вакыт, онытылырга тырышып яшел елан белән дә дуслашып алдым. Ярый, бик тиз үземне кулга алдым.Төшемә әллә кайчан мәрхүм булган әнием керде. Миңа бәйрәмгә бүләк китергән. Кәгазьгә кат-кат төрелгән бүләкне чак ачып беттем. Карасам, әни миңа Көрьән китабы бүләк иткән..
Шул көннән башлап бар яшәү рәвешемне үзгәрттем. Дин юлына бастым. Менә, утыз елдан артык шул юлдамын, Аллага шөкер. Якыннарым гел йөрәгемдә инде, аларны оныту мөмкин түгел. Ләкин мин догалар укып, аларның теге дөньядагы хәлләрен җиңеләйтәм икән, шуңа да канәгатьмен. Синең дә, күреп торам, күңелең тыныч түгел ...Инде Ходаем, сине дә дөрес юлга әйдәсен!
Әсма әбидән ничектер җанына тынычлык алып чыкты Рәйсә.
Хәзер ул Ходайдан якыннарының исәнлеген сорап, мәрхүмнәргә оҗмах турләре теләп догалар укып яшәячәк!.
Җомга саен мәчеткә йөри башлады, догалар укырга өйрәнергә тырышты Рәйсә. Анда да кеше белән бик аралашып бармады.
Беркөнне шулай мәчеткә соңрак барырга туры килде. Ул барганда шунда эшләүче бер мулла ярдәмчесенең идән юып йөрегәнен күреп аптырап китте.
-Нигә, сезнең җыештыручы юкмыни?,-ир кешенең идән юганы Рәйсәгә сәер кебек булды.
-Бездә җыештыручы ставкасы юк бит, хәер акчасына гына көн күрәбез. Ә мәчетне юыу ,тазалау бик зур савап бит ул.
-Ә мөмкинме миңа җыештырырга?
Рәйсә шулай итеп үзенә шөгель тапты. Мәчетне бар җирен ялт иттереп җыештырды.Тәрәзәләрне чистартты, пәрдәләрен алып кайтып юды, бар җирдәге паласларны какты. Бу эшләр аңа ниндидер җиңеллек, җан тынычлыгы бирә иде.
Шулай, үз-эченә бикләнеп, дини китаплар укып яшәвен дәвам итте, тагын берничә ел үтеп китте...
Тик соңгы вакытларда хәле бетеп йөри башлады, бик ябыкты. Эштән чак кайтып җитә иде. Шулай да түзеп, шактый вакыт йөреде әле. Пенсиягә чыгарга да берничә ел бар, эшләмәгәч нинди акчага яшәргә? Эштән соң мәчеткә йөрүен дә сирәкләтте, бары догаларын укып кына ятты. Ләкин беркөнне эченең авыртуына түзә алмагач, эшкә бара алмады. Авыртуны баса торган даруларын эчеп, больницага китте. Анда аны, төрле кабинетларга йөретеп, кичекмәстән анализлар бирергә куштылар. Бу больница юлларында йөрү хатынны бөтенләй хәлдән тайдырды.
Яңадан күренергә, Рәйсә ике атнадан гына бара алды.
Врач, олы гына хатын, Рәйсәнең медицина картасын, анализларын озак кына җентекләп карап чыкты. Соңыннан, карашын яшерергә тырышып, әкрен генә:
-Бик кызганыч, чирегез азган. Иртәрәк килгән булсагыз ярдәм итеп булыр иде. Сездә хатын –кызлар чире. Аналыкта яман шеш. Хәзер метастазалар бавырга таралган. Аналыкны алып ыргыту гына ярдәм итмәячәк. Эх, иртәрәк килгән булсагыз! Ләкин көрәшеп карыйк әле, бирешмик! Күпмегәдер гомерне озайтырга тырышыйк!
Врачның бу сүзләре Рәйсәне куркытмады, аның күптән яшисе килми иде инде. Шуның өчен дә бу куркыныч хәбәрне тыныч кабул итте. Кушканда химиятерапия процедураларын да утте, учлап даруларын да эчте, үз-үзенә уколларын да кадарга өйрәнде.
Ләкин үлгәч тә кешенең өч көнлек мәшәкате кала диләр бит! Моны кемнәр башкарып чыгар, күрше-күләнме? Күченеп кайтканнан бирле Рәйсә берсе белән дә якыннан аралашып йөремәде, сорашулардан курыкты. Бар аралашуы исәнлек-саулык белешүдән артмады. Илфат киткәч бер песи баласы да керткән иде, ул җан иясен кая итәргә? Больницага кереп ятканда, бергә эшкә йөрегән, үзләреннән ике йорт аша торган Талиягә калдырган иде. Берүзе генә калып үлеп китсә дә кереп йөрүче булмагач, череп-кортлап ятудан курыкты. Шуңа да Талиягә үзенең чире турында сөйләргә туры килде. Көн саен кереп чыгарга сорады. Моның өчен Илфат, кайчандыр юмартланып бүләк иткән рубин кашлы йөзеген бирде...Талия, кирәкми, алмыйм дигәнгә:
-Минем калдырыр кешем юк, Талия, ал инде.Синдә бөтен ышаныч. Илфатка да хәбәр итәрсең, авылга алып кайтып җирләсен.
Талия, Рәйсәнең вафатын көтеп тормады, Рәйсәнең хәле турында икенче көнне үк Илфатка хат язып җибәрде...
Рәйсә, даруларын эчеп, песиенә ашарга салды. Үзенең бөтенләй ашыйсы килми, көчле дарулардан соң ятып, онытылып тора. Ләкин ятып өлгерә алмады, ишек шакуына сискәнеп китте. Кем булыр, аның ишеген күп еллар шакыган кеше дә юк бит. Талия дисәң, аның үзенең ачкычы бар... Рәйсә, әкрен генә килеп ишекне ачты. Ишек төбендә торган ике хатын-кызны күреп аптырап китте. Берсе үзенең яшь чагы кебек: кара бөдрә чәчле, кара күзле, икенчесе аксыл чәчле, озын буйлы, күзлек кигәне- Рәзифнең яшь чагы...Рәйсәнең башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте. Килгән кызларга “Кызларым, балакайларым минем!,-дип,чак пышылдап дәште дә стена буйлан идәнгә шуыды...
Дәвамы бар.