

Шулай еллар үтте. Заводтан биргән бер бүлмәле фатирны сатып, туган җирләренә якын, күрше районнан, зур булмаган йорт сатып алдылар. Ләкин, авылларына, газиз кешеләренә йөз чакрымлап гына ара булса да, анда кайту юллары ябык иде шул... Китүләренә дә хәтсез еллар үтте бит .
Үз йортлары булгач, Рәйсә рәхәтләнеп бакча утыртты. Бакчасында яшелчә- җимешнең ниндие генә юк иде! Ишек алдын чәчкәгә күмде. Шул чәчкәләренә, бакчасына юанып эч-пошуын баса иде хатын. Эшкә, район үзәгендәге шикәр заводына урнаштылар. Анда эшче куллар һәрвакыт кирәк иде...
Илфат чынлап та башка Рәйсәгә тырнагы белән дә чиртмәде. Тел белән үзәгенә үтәрлек сүзләр ычкындырса да, кул күтәрмәде. Ул да бу яшәү рәвешенә күнгән кебек булды инде, шулай да эчтән генә гел улларын уйлады, аларны сагынды. Рәйсә белән уртак бала исән-сау булган булса, ул дип онытылып торырлар иде дә бит, нишлисең Ходай кушмагач...Шулай да түзмәде, ни булса да булыр дип беркөнне олы улына хат язып салды. Аңа да хәзер егерме өч яшь булырга тиеш, кечесенә егерме бер. Армиядән дә әйләнеп кайтканнардыр инде. Аларны күрү теләге Илфатта шул хәтле көчле иде, башта “Әллә кайтып килимме икән ?”дигән уй да башыннан чыкмады. Ерак булмаган туган авылы, якыннары магнит кебек тартты ирне...
Күп тә үтмәде, җавап хаты килеп төште. Ярый өйдә иде, хатны Рәйсәгә күрсәтәсе килмәде. Укып чыккач та өстәлнең ашьяулыгы астына тыгып куйды, соңыннан тагын бер укып яндырырмын дип уйлады.
Ләкин, берничә көннән Рәйсә өй җыештырганда, ашьяулыкны күтәргән иде, ниндидер хат килеп чыкты. Аларга кемнән дә булса хат килгәне булмагач, кызыксынуы җиңде. Хатны укыгач, йөрәге тотып озак кына диванда утырды. Илфатның улы Ильшат, авыл яңалыкларын, әнисе турында язган. Энесе дә Армиядән кайтып шофер булып урнашкан. Хатның ахырында, синең Рәйсәңнең әнисе Ракия әби күптән түгел вафат булды. Оныгы Рәүзәне яшен атып үтергән фаҗигадан соң , бик кайгырып йөрегән иде. Иреге, озак вакыт больницада ятты, хәзер терелеп кайтты инде .”
Бу яңалыкларны укып Рәйсә берничә көн, йөрәк өянәге белән чирләп ятты. Илфатка да үпкәсе зур иде, нигә шунда ук әйтмәгән?
-Менә әлеге кебек чирләп ятырсың дип уйладым, хәзер белүдән ни файда? Миңа да синең кызың бик җәл Рәйсә, кайгыңны уртаклашам!,- дип,үзенчә юаткан булды. Берничә айдан Ильшаттан тагын хат килде. Әтисен туена чакырып язган иде егет. Шул көннән башлап Илфат кайтырга әзерләнә башлады. Рәйсәне, әлбиттә берсе дә чакырмаган.
Илфат авылына яллар алып кайтып китте. Рәйсә көн саен тилмереп ирен көтте. Тагын нинди яңалыклар алып килер икән? Аның үзенең дә авылына кайтып, ичмасам зиратка гына булса да барып, кадерлеләреннән гафу итүләрен сорарга теләге зур иде.
Илфат бер атнадан соң да күренмәгәч, Рәйсә чынлап пошаманга төште. Кая булды икән, исән генә булса ярар иде инде. Хәзер аңардан башка бер якын кешесе дә юк бит. Рәйсәнең, пошынудан башлары тубал була иде.
Илфат ун көн дигәндә генә кайтып җитте. Ул ничектер бик үзгәргән кебек тоелды хатынга, күзләрен дә яшереп сөйләшә. Рәйсәгә дә яңалыклары бар иде. Олы кызы Миләүшә, тормышта икән. Ике баласы бар, Уфа янында үз йортлары белән яшиләр ди. Димәк, Рәйсәнең оныклары бар! Әй,күз кырые белән генә күрергә шуларны...Үзе теләп күпме бәхеттән мәхрүм булды бит. Бәлки Рәүзәсе дә исән булыр иде ул китмәсә! Шуны уйлагач хатынның йөрәге тагын сыкрап куйды. Лира район үзәгендә хисапчы булып эшли, Иреге дә институтта укый икән.
Берничә көннән Илфат, хатынының зш бетереп диванга килеп утырганын көтте дә, сүз башлады.
-Рәйсә, мин авылга кайтып китәм. Вәсилә дә, малайлар да гафу иттеләр мине. Мин дә гомеремнең калган өлешен балалар белән яшисем, аларның шатлыкларыын күрәсем килә. Гафу ит мине. Бәлки, сине дә Рәзиф гафу итәр?
Дәвамы бар.