Бу фаҗигалар турында Рәйсә бик соңлап белде, берничә елдан соң гына... Белүе дә очраклы гына килеп чыкты шул...
Авыл кешесенә шәһәр тормышына ияләшү бик рәхәт булмады. Кая авылдагы иркенлек, үз ишек алдың, иркен йорт. Монда барысы да чит, ят иде. Бәләкәй генә бер кысан бүлмәдә бар байлыклары: тар гына кровать, ишеге ачкан саен килеп төшә торган тумпочка, иске кием шкафы һәм өстәл. Алар да барысы да тулай торакныкы, барына да номерлар сугылган. Рәйсә, кайбер әйберләр алып бүлмәне җыештырасы килсә дә, Илфат үзебезгә фатир алгач алырбыз, акчаны бик борчымыйк әлегә диде. Рәйсә алып килгән акчаны да җыеп куйды. Балаларны алу хыялы да сабын куыгы кебек юкка чыкты. Рәзифнең милициядә бер якын гына туганы зур вазыйфа биләгәнен белә иде Рәйсә. Гаиләсе белән аларга кунакка да килгәннәре бар иде. Шул кешенең ярдәме белән адвокат яллап, хатынны аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр. Хәзер ул балалар белән очраша да алмый иде...
Бу хәлләрдән соң Рәйсә нишләргә дә белми бәргәләнде, бер ярдәм итәрдәй кешесе дә юк иде.
Шулай бер-ике ел үтеп тә китте. Бик күңелсез иде монда хатынга. Баласыз тормышның ни яме булсын. Кайта да шул дүрт стена эченә бикләнә. Өч гаиләгә бер уртак кухня, юыну бүлмәсе. Күршеләре дә рус милләтеннән, ни рәхәтләнеп сөйләшә алмый, русчасы да ипилек-тозлык кына. Илфат эштән соң турыга гына өйгә дә сирәк кайта башлады, гел кайдадыр тоткарлана. Ул монда килгәч бик нык үзгәрде. Рәйсә берни әйтә алмый, хәзер ачулана, яисә котырып чыгып китә дә, озак кына кайтмыйча тора.
Беркөнне шулай Рәйсә эштән хәле бетеп кайтып керде. Соңгы араларда башы әйләнеп, күңеле болганып та йөреде. Авырга калганда шулай була иде, әллә чынмы икән? Бу хәл дөрес булган хәлдә нинди шатлык булыр иде дә бит. Уртак балалары булса Илфат та бәлки үзгәрер иде. Берничә көн шулай йөрегәннән соң, ул заводның поликлиникасына килеп врачка күренде. Яңылышмаган , ул чынлап та авырга калган иде. Тизрәк Илфатны шатландырырга кирәк! Бу бушлыкны бәлки уртак бала тутырыр, дип уйлады хатын.
Кич, ире кайтуга матур итеп өстәл әзерләде.
Илфат, гадәттәгечә, соңлап кайтты. Юынып, өстәл янына килеп утырды. Анардан сыра исе килә иде. Салган ашарганы ашап беткәч кенә әйтте Рәйсә яңалыгын. Илфат исә бердә шатланмады бу хәбәргә. Киресенчә:
-Рәйсә, нинди бала? Бу бүлмәгә ничек бала алып кайтырга җыенасың? Квартира бирсәләр, бәлки уйлап карарбыз, әлегә бернинди дә бәби-чәби юк, аңладыңмы? Рәзифне балага батырып качтың, инде мине дә шулай итәргә уйлыйсыңмы?Син бала-чага түгелсең, чарасын күрерсең. Иртәгә үк больницага барасың, аңладыңмы?!
Аның шундый каты һәм тупас итеп әйтүеннән Рәйсә бөрешеп куйды. Рәзиф һәр авырга калган саен шатлана иде, беркайчан да бала кирәкми димәде, ә бу?!
Аның бу баланы бик табасы килә иде, шуңа да абортка барырга ашыкмады. Бәлки квартира биреп куярлар.
Шулай, бер-берсенә охшаган көннәр белән айлар үтте. Рәйсә дә шактый түгәрәкләнеп китте. Илфат, һаман аны-моны сизмәде. Ләкин күпме яшереп була, инде авыры дүртенче айга китте.
Беркөнне ул эшләрен бетереп Илфат янына цехка керде. Эш вакыты тәмамланган иде инде, өйгә бергә кайтырбыз дип уйлады. Илфат аның кереп йөрегәнен бик яратмаса да, тәвәкәлләргә булды. Бүген ничек тә әйтергә уйлады Рәйсә бала турында, ни булса да булыр!
Ире беркайда да күренмәгәч шунда, кайтырга киенеп торган ирдән Илфатны сорады. Шул арада күрше бүлмәдән иренең тавышын ишетеп ишекне ачып карады. Андагы күренешне күреп үз күзләренә үзе ышанмады. Илфат белән табельщица Аня, кочаклашып, үбешеп торалар иде...
Илфат Рәйсәне күреп, каушап калса да үзен бик тиз кулга алды.
-Рәйсә!? Нишләп йөрисең монда, кайтып китмәдеңмени?
Рәйсә, күз яшьләрен чак тыеп, Илфатның яңагына сукты да, ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Йөрәге “дулап”чак бүлмәләренә кайтып җитте катын, аннан соң гына күз яшьләренә ирек бирде...
Илфат берәр сәгатьтән, лаякыл исереп, тагын бер шешә аракы күтәреп кайтып керде. Бу көнне ул беренчегә Рәйсәгә кул күтәрде. Эчте дә кыйнады, эчте дә кыйнады...Рәйсә гел эчен капларга тырышса да, исерек ир төрле җиренә типкәләде.
Төнлә, су эчәсе килеп уянган Илфат, идәндә ыңгырашып яткан хатынын күреп коты алынды. Кичәге “батырлыгын”ул бөтенләй оныткан иде. Тиз генә Рәйсәне күтәреп кроватькә илтеп салды.
-Рәйсә, гафу ит мине, әлеге шул аракы бит! Башка бер дә, тырнагым белән дә чиртмәм, ант итәм.
- Илфат, мин авырлы бит, баланы алдырмадым, харап иттең ахры, эчем утереп авырта...
Илфат ни эшләргә белми, аптырап калды. Аннан соң гына Ашыгыч ярдәм машинасын чакырды. Рәйсә, егылдым дигәч, врачлар артык төпченеп тормадылар, тик хатынны үзләре белән алып киттеләр.
Ләкин бу кыйналумы, гел көяләнүләр сәбәп булдымы, бала бик кечкенә, чирле булып туды. Врачлар:”Озак яшәмәячәк, әзер булыгыз! Исән калса да, мәңгелек гарип бала караячаксыз!-,дип башта ук кисәтеп куйдылар. Ир балага Айрат дип исем дә кушканнар иде. Дүрт ай гына яшәп калды сабый, анда да гел больницада яттылыр. “Балаларымның күз яшьләре төште, минем гонаһларым өчен Ходай Тәгәлә мине җазалый!”,-дип елады Рәйсә улының кечкенә мәетен кочаклап...Илфат исә әлләни кайгырмады баласы вафат булганга.
+28 °С
Облачно




