Авылда башлангыч мәктәп кенә булганга, балалар бишенче класска унлап чакрымда урнашкан күрше авылга йөреп укыдылар. Интернат та бар иде, күпчелек шунда торып, ялларга кайтып йөределәр. Кайтканда идәннәрне, керләрне юып, бар җирне ялт иттереп, ярдәм итеп китәләр иде. Күршедә торган Ракия нәнәләренә дә булыштылар. Гадел һәм юллы Мөнирә карчык, үзе куша иде икенче әбиләренә булышырга. Берәү булса, кызың шундый-мондый диеп, аралашмас та иде. Тәртипкә, пөхтәлеккә нәнәләре өйрәтте балаларны .
Миләүшә унынчы классны тәмамлап, сәүдә техникумына укырга керде, ике елдан Лира да, мәктәпне бик яхшы билгеләргә бетереп Авыл хуҗалыгы институтына документларын тапшырды. Мөнирәгә мәшәкать артты гына. Ике атнага бер кайткан кызларны каршы алып, тагын ике атнага җитәрлек ризык, әз булса да акчасын юнәтү, бар да аның өстендә иде. Дөрес, Рәзиф анардан мал каратмады, тыштагы эшләр аның өстендә булды.
Тагын өч елдан Рәүзә дә унынчы классны тәмамлады. Ул да укырга апалары янына Уфага китәчәк.Чит авылга йөреп укуы да бик җиңел булмады бит ...
Чыгарылыш кичәсенә апалары бүләк итеп матур күлмәк белән туфли алып кайттылар. Мондый, чак кына үкчәсе дә булган матур туфлины ул гомерендә беренче тапкыр кия. Рәүзәнең шатлыгының чиге булмады. Зәңгәр күлмәге дә күзләренә килешеп тора....
Чыгарылыш кичәсенә әтисе дә килде. Рәүзәгә, уку алдынгысы булгач, беренчеләрдән булып аттестат тапшырдылар. Әтисе дә баласы өчен горурланып утырды.”Эх,күрсәң иде Рәйсә, нинди кызлар, улыбыз үсте! Син кайларда гына йөрисең икән, исәнсеңме икән?” дип уйлап утырды. Аның яшерен генә сөртеп алган күз яшьләрен беркем күрмәде... Рәзиф, бар балаларын бер күрсә дә, бу кызын аеруча нык ярата иде. Гел ир-ат эшен эшләшеп, әтисе янында йөрегәнгәме икән?
Көтүне дә гел көтешә иде кызы. Чыгарылыш кичәсеннән соң ике көннән аларга көтү чираты җитте. Рәүзәнең кичтән үк көтүгә әзерләнгәнен күреп, әтисе: ”Кызым, көтүне Ирек белән көтәрбез, син йортта нәнәңә булышырсың”, дигәч Рәүзә үпкәләде .
”Әти, чыгыйм инде, мин бүген барлык эшләрне бетерәм, иртәгә кайткач та вакыт була әле!” Яраткан кызына каршы килә алмады шул Рәзиф...
Көтү көтәргә ярата Рәүзә. Малларның кичек ашаганнарын, үлән арасындагы бөҗәкләрнең мәш килеп тыз-быз килеп йөрегәннәрен күзәтеп ята, аннан чалкан ятып болытларны карарга ярата. Укырга китабын да алып чыга.
Бу юлы китап алмады, педагогия институтына имтиханнарга әзерләнергә кирәк иде, билетларга җаваплар язып утырырга булды. Аңа һәрвакыт ияреп йөрүче Полкан да яныннан китмәде. Яланга чыгу аңа да рәхәт. Иркенләп чаба, уйный. Рәүзәгә дә тынгы бирми, аңа үйнарга иптәш кирәк.
Быел яңгырлар әйбәт яугач, үлән дә мул. Маллар рәхәтләнеп сутлы үлән ашыйлар да ял итеп алалар. Шулай, төш җиткәне сизелмәде дә. Ирек тауның астында нәзек кенә агып яткан елга буена балык тотарга төшеп китте. Рәзиф, кызына түпланган малларга күз салып торырга кушып, атына атланды да , төшке аш алып килергә кайтып китте. Рәүзә, маллар бар яклап та күренсен дип ,тау башына менеп утырды. Моннан бар тирә-як уч төбендәге кебек күренә.
Китапларып укып, Полкан белән шаярышып кап-кара бер кисәк болыт килеп чыкканын сизми дә калган. Ялт-йолт яшенләп, кинәт кенә көчле яңгыр ява башлады. Рәүзә Ирекне янына чакырган иде, тегесе күрткасын башыннан ук бөркәнеп кулын гына болгады да балык тотуын дәвам итте. Эт кенә, нидер сизенеп, чинап, Рәүзәнең аякларына уралды да, чалбарыннан эләктереп тау астына табан тартты.
-Курыктыңмы матурым, хәзер каплыйм сине,- дип, әтисе калдырган плащка этен кочаклап икәү капланып утырдылар. Яңгыр ведродан аккан кебек койды. Бермәлгә, җир белән күк тоташкан кебек булды. Күк күкрәве, туктаусыз яшен камчылавы белән алышынып торды.
Рәзиф ризыкларын төяп кире килергә чыкканда яңгыр башланган иде инде. Берүзләре калган балалар да, маллар өчен дә хафаланып атын куалады ул. Түплауга кадәр ун минутлык юл...Кинәт, күк белән җир ярылдымени! Тау башында көчле шартлауга атланган аты да алгы аякларын күтәреп, чак хуҗасын китереп төшермәде.
Рәзиф, үз күзләренә үзе ышана алмады: яшен шартлаган урында ул калдырган, яшел төстәге плащ- кожан күренде...
Рәзиф, ни дә булса уйларга куркып, яшен ярып кергән җиргә, чабып килде дә, плащны алып очырып, җан ачысы белән кычкырып җибәрде: ”Юк, балакаем, юк!!!" Пычрак җирне тырнап, бите белән җирне бәрә-бәрә елады ата.
Яңгыр ничек кинәт башланган, шулай кисәк кенә туктап та куйды. Бары биш-ун минут яуган яңгыр күпме кайгы китерде. Шул арада Ирек тә йөгереп килеп җитте. Мәтегә батып, акырып елаган әтисен, җансыз яткан апасы белән этне күреп бала телсез калды...
Рәүзәнең һаләк булуы бар тирә -якны тетрәндерде. Еламаган кеше калмагандыр бу фаҗигагә. "Рәйсәгә берәр ничек хәбәр итмисезме ?"-дип сораучыларга Рәзиф “Юк!”дип кырт кисте.
Бу олы кайгы барысының да сәламәтлекләрен какшатты. Күргәннәреннән Ирекнең психикасына да зыян килде. Ул, җиденчене тәмамлаган малай, төнлә дә кычкырып елап уяна башлады, я булмаса бер ноктага төбәлеп озак итеп утыра, беркемне күрми дә, ишетми дә. Рәзифкә Республика больницасына алып барырга киңәш иттеләр малайны. Рәзифнең үзенең дә чәчләре ап-ак булды. Мөнирә карчык та бик йончыды, кан басымы да еш күтәрелә башлады. Рәйсәнең әнисе, яраткан оныгының үлеме белән килешә алмады.Кызының балаларын ташлап китүенә яраланган йөрәге бу ачы кайгыны да күтәрә алмады. Рәүзәдән соң озак та тормады, вафат булды. Аны да авыл халкы, күрше-күлән ярдәме белән, барлык шартын китереп җирләделәр. Берүзе, интегеп үстергән кызына хәбәр итүче булмады.
Дәвамы бар.
+28 °С
Облачно




