Яңа тормышлары Чиләбе өлкәсе, Бакал дигән зур булмаган шәһәрдә башланды. Килгәч тә Илфатның бергә хезмәт иткән иптәшенә килеп төштеләр. Илфат заводка эшкә керде, бер һөнәре дә булмаган Рәйсәгә шунда ук идән юучы булып урнашырга туры килде.Тулай торактан бүлмә дә биргәч, әзрәк күңеле тынычланып китте. Ләкин балаларын уйлап гел эче пошты. Зур кызына хат та язган иде, җавап килмәде. Әнисеннән генә үзен тиргәп, каргап язган җавап килде.”Картлык көнемдә, кеше арасына чыгарлыгымны калдырмадың, кая барма сезне сөйлиләр! Барыбызны мыскыл иттең, мәңге бәхиллегем юк! Үлсәм дә кайтып йөремә, оятсыз!”-дигән. Балалары турында әнисе аша да белә алмады. Аның барысын да ташлап чыгып китүен ничек кабул иттеләр икән өйдә, аның бу турыда бик беләсе килә иде...
Мөнирә иртән торып тышка чыгуына, сыерның савылмыйча мөгрәп торуы аптыратты. Бу килен, эшкә барасы булмагач, рәхәтләнеп йоклый микәнни? Һәрвакыт үзе сава иде, соңгы араларда аяк-куллары сызлап торгач, Рәйсәгә калган иде бу эш.
Ул арада, көтү куарга Рәзиф тә торып чыкты.
-Килен тормадымени? Сыер савылмаган бит әле!- дип улын каршы алды карчык.
-Ничек? Ул ,балалар янында йоклап ятадыр! Фермага китмәгәндер бит!
Рәзиф өйгә кереп бүлмәләрне карап чыкты. Соңгы вакытларда Рәйсә гел диярлек балалар янында йоклап йөреде. Ләкин хатыны беркайда юк иде. ”Фермага киткән инде, бармыйм башка дип ышандырган булды бит әле. Ну кирәген бирәм кайткач.!”
Чыгып сыерны үзе савып көтүгә куып кайтты. Мөнирә исә, гадәттәгечә, кызларны уятып, чәй әзерләп, мәктәпкә озатырга әзерләнде.
Зур кызлары Миләүшә, сумкасын тутырганда, өстәл өстендә яткан язуны күреп укып карады. Укып чыккач “Нәнәй”,- дип кычкырганга, Мөнирәнең кулыннан чынаягы төшеп китә язды. Рәйсәнең иренә дип язган язуы кызының кулына эләккән иде. Миләүшә хатны тыштан килеп кергән әтисенә китереп бирде.
”Рәзиф, мин синнән китәм, башкача синең белән яши алмыйм.Балаларны ташламыйм, барып урнашкач барыбер кайтып алачакмын. Гафу ит!”,- дип язылган иде хатта.
Бермәлгә барысы да тынып калды. Лира белән Рәүзә елый башладылар. Мөнирә бөтенләй хәле бетеп диванга барып утырды. Аның кан басымы күтәрелгән иде. ”Нинди хурлык! Хәзер нишләргә бу бер итәк бәләкәй балалар белән? Әй ходаем, Рәзиф нишләр хәзер? Кеше күзенә ничек күренергә?” Баш фәлән эшләрлек түгел иде бу хәл.
Рәзиф, язуны йомарлап, йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Әйтерсең бар ачуын шуның белән чыгарды. Аннан:”Бирермен мин сиңа балаларны, сөйрәлчек!”-дип ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Рәйсәнең үзен яратмавын сизә иде ир, ләкин "мөхәббәт"дип газиз балаларын ташлап китәр дип башына да килеп карамады. Рәзиф, абзарга кереп күз яшләренә ирек бирде. Әйе, ирләр дә елый, күтәргесез авыр булганда елый икән! Абзардагы маллар белән эшен бетереп кергәндә өй эче мәет чыккандагы кебек тып-тын иде. Ике кызы барыбер мәктәпкә киткәннәр, дүрт яшлек Рәүзә яңадан йоклап киткән, Ирек тормаган иде әле. Әнисе табак-савыт юып йөри .
-Әни, бу йортта башка Рәйсәнең исемен телгә алмыйбыз, әйдә сөйләшеп куябыз. Бетте, үлде ул безнең өчен. Балаларны да бирмим. Киткән кешесе белән бәхетле булсын, бәхет эзләп киткән бит!
-Эй шулай гына булса иде дә бит, балаларга ниләр диярбез икәән? Зурлары бәлки аңларлар да, бәләкәйләренә ничек аңлатырга? Менә Иреге хәзер”Әннә”дип уяначак, аңа ни дип аңлатабыз? Яңа имүдән аердык бит, әй алла, нишлибез инде хәзер?
-Ничек тә яшәрбез әни, кайгырма. Инде син чирли күрмә, бар ышаныч синдә. Устерербез балаларны...
Рәзифне дә берүзе үстерде бит Мөнирә. Ире Ногыман, сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалды. Әтисе киткәндә, алты айлык булып кына калган кызы Сания, кызамык авыруыннан янып-пешеп ятты да вафат булды. Саклап кала алмады шул баласын Мөнирә. Ярый улы исән калды. Ул аның уң кулы булды. Бар дөньяны икәү көттеләр, унике яшьлек бала белән печәнен дә әзерләделәр, утынын да кистеләр.
Бергәләп ”уфалла” арбасын әз сөйрәмәделәр. Бердәнбер баласына бәхет теләп үстерде дә бит...Сугыш вакытында да аналар балаларын ташламады, безнең киленгә ни җитмәде икән, Ходаем? Балаларга әни гел кирәк бит!
Әйе, әнисез дз яшәргә өйрәнделәр балалар. Тәртипле дә булдылар, мәктәптә дә тырышып укыдылар. Башка балаларның әниләре аркаларыннан сөеп иркәләгәнен күрү, әни назыннан мәхрүм булу аларга рәхәт булмагандыр. Нәнәләре, әтиләре бар назларын биреп үстерергә тырышсалар да, күңелләре китек, күзләре боек иде шул балаларның. Ә Ирекнең баштагы мәлдә әнисен таптырулары! Ярты төндә уянып “Әннә”дип елаулары! Мөнирә ярсыган баланы, чак юата иде.
Рәзиф тә тора-бара эчкәләп кайтырга өйрәнде. Гомергә авызына алганы юк иде ул елан агуын. Бер караганда бик җәл иде улы карчыкка, икенче якта әлеге балалар бар бит”.Әллә берәр хатын алып карыйсыңмы, балаларга әни кирәк бит!”дип тә карады. Алай дисәң дә кем килсен инде дүрт бала өстенә.
Рәзиф авылда гына түгел, тирә якка да даны чыккан самогон ясап сатучы, үзеннән ун яшкә олы Наҗия янына ияләште. Еш кына шунда эчеп, куна да калгалады.
+28 °С
Облачно




