Берни булмаган кебек артабан да эшләуләрен дәвам иттеләр. Рәйсәне, алдынгы савучы булгач, төрле семинарларга, җыелышларга йөреттеләр. Авыл советына депутат та итеп сайлагач, вакыты бөтенләй кимеде. Кызлары да укырга төште, йортта да эш күп. Бетмәс-төкәнмәс йорт эшләрен, балалар карауны Мөнирә апа үз өстенә алса да хатын-кызның эше бетәмени!?
Соңгы вакытларда Илфат та аның янына ешрак керә башлады. Рәйсәгә дә Илфатны күрмәсә көннең бер яме юк, Рәзифтән ул бөтенләй ераклашты. Фермада да аларның мөнәсәббәтләрен күреп “чыш-пыш” китте.
Башкалага авыл хуҗалыгы алдынгыларының слетына икәүләшеп барып икене кунып кайткач, Рәзиф тә түзеп тора алмады. Ничә ел бергә яшәп Рәйсәгә кычкыру түгел, кырын да караганы юк иде, эле бик ачуы килеп кайтты. Фермада кайсы почмакка карама, аларны сөйлиләр, Рәзифне җәллиләр.
Рәйсәгә:”Иртәгәдән фермага ике аягыңның берсен дә атламыйсың, җитте, минем йөземнән көлеп йөрергә!”-дип каты-каты әйткәләде. Юаш Рәзиф тә димәссең! Ә Рәйсә алдагы тормышын инде Илфатсыз күз алдына да китерми иде...
Икенче көнне эштән бушатуларын сорыйм дип иртүк фермага китте Рәйсә. Ничек тә Илфатны очратып, сөйләшергә иде исәбе хатынның...Башка очрашмаска, балалар хакына гаиләләрен сакларга киңәш итәргә уйлады. Илфат, хатыны белән гаугалашып, бик ачулы килеп керде Рәйсә янына. Аларның очрашулары турында Вәсиләгә дә барып ишетелгән иде инде. Йортта ачы тавыш купты...
-Рәйсә, мин болай яши алмыйм. Син дә иреңне яратмыйсың, мин дә Вәсиләне күрәлмим! Бу яшәү түгел, үз-үзеңне газаплау гына. Әйдә чыгып китәбез дә, бергә тормыш корып яши башлыйбыз!
-Илфат, ни сөйлисең син, ә балалар??? Рәйсә аптырап, ни әйтергә белмәде...
-Башта үзебез барып урнашабыз, соңыннан балаларны алырбыз! Хәзер кайтып әйберләреңне әзерлә, күп әйбер алма! Иң мөһиме документлар белән күбрәк акча алырга! Үзем белән бергә Армиядә хезмәт иткән служак янына барып урнашабыз. Анда заводка эшкә кереп була. Мин барысын да ныклап уйладым инде! Иртәнге бишкә авыл башында очрашабыз, мин поездга кадәр барырга ат белешәм. Бар кайт, әзерлән, бар да әйбәт булыр Рәйсә. Безнең дә бәхетле булырга хокукыбыз бардыр бит!
-Балаларны калдырып китә алмыйм, Илфааат!
Рәйсә соңгы көчен җыеп, Илфатны өтәп, чыгар ишеккә табан китте.
-Онытма, биштә китәбез, килмәсәң берүзем китәм! Соңыннан үкенергә калмасын!,- Илфатның соңгы сүзләрен ишеттеме, юкмы, хатын аңларлык дәрәҗәдә түгел иде.
“Нишләргә?”Бу сорау башын авырттырып, миен игәүләде. Колхоз идарәсенә кереп эшеннән азат итергә гариза язып чыкты. Барысының да аптыравына каршы:
-Балалар бигрәк бәләкәй! Мәктәптә укыганнарына да иһтибар кирәк!”-дип кыска гына җаваплады.Тагын да әзрәк торса, бар да аның ни уйлап йөрегәнен белерләр төсле иде. Шуңа да тизрәк китү ягын карады.
“Нишләргә?”Бу сорау хәзер мең тапкыр башына килгәндер?Бер якта сөйгән кешесе белән алдагы бәхетле тормыш, икенче якта җаны сөймәгән ир, кайнана һәм дүрт бала! Балаларны азактан алырбыз диде дә бит Илфат, Рәзиф бирерме икән соң әле. Шул уйлары белән башы катып әнисе янына кереп чыкты, теге-бу эшләрен эшләшкән булды. Ләкин тәбигате белән кырыс әнисеннән нинди дә булса киңәш сорарга курыкты.
Өйгә кайткач бераз онытылып торырга теләп өйләрен җыештырып, идәннәрен юып чыгарды, керләр юды. Мөнирә апа аш пешерергә куйган иде, токмач кисеп аны пешереп бетерде. Кайнанасы белән аралашканда, аның күзләренә карамаска тырышып кына сөйләште. Кызлары мәктәптән кайтканчы кайбер әйберләрен, документларын җыйгалап куйды. Яңа мунча салырга диеп жыйган акчалары бар
иде, әзерәген калдырып, калганын акча янчегенә тыгып куйды. Акча кирәк булыр диде бит Илфат.
Тегесен, монысын эшләп, кич җиткәнен сизмәде дә. Кичтән барысы бергә җыелышып утырып ашадылар. Соңыннан да балалары белән булашты, соңгы тапкыр күргән кебек сөйде, яратты. Гел эштән кайтып кермәгән әниләренең үзләренә шулхәтле иһтибарыннан балалар да аптырабрак тордылар. Кечкенә Ирек тә әнисенең кочагыннан чыгасы килмәде. Баланың теле авыр ачылды, яшь ярым булса да берничә сүз генә белә.”Әннә” дип Рәйсәнең муеныннан кочаклап, алдыннан төшмәде...Йокларга вакыт җиткәч тә, әнисен яныннан җибәрмәде. Рәйсәнең үзенең дә ире янына кереп ятасы килми иде. Балалар йоклап киткәч тә нәрсәдер эшләп йөрегән булды. Хәзер инде ул ныклы карарга килгән иде...
Вакытны ничек үткәрергә белмичә, кызлары янына кереп ятып торды Рәйсә. Йөрәге урынында түгел иде. Анарда ике кеше көрәште. Берсе балалар янында калырга өндәсә, икенчесе яраткан кешесе белән китәргә кушты...
Сәгать дүртләр тулуга, әкрен генә торып, алдан әзерләп куелган язуын остәлгә куйды да, йоклап яткан балаларына карап торды...Кайчанга кадәр аерылып торыр икән инде сабыйларыннан!? Әкрен генә килеп өсләренә япты, йомшак кына сөеп, битләреннән үпте...Дүрт яшьлек Рәүзә, тагын бармагын авызына кабып яткан, ара-тирә чәпелдәп тә ала. Шушы гадәтен берничек туктата алмыйча интектеләр. Яңарак имүдән аерылган, яшь ярымлык Ирек тә рәхәтләнеп, колачларын җәеп йоклый... Рәйсәнең йөрәге сыкрап куйды.”Гафу итегез мине балалар!”-дип пышылдады иреннәре...
Соңыннан карауат астына тыгып куелган төенчекләрен, сумкасын күтәреп аяк очларына гына басып чыгып китте...
Илфат авыл башында көтеп торам диде бит. Анда хәтсез генә атлыйсы бар әле. Рәйсә, җыйнаять урыныннан качкан кеше кебек йөгерә-атлый, артына борылып карый-карый барды. Октябрь азаклары, җир ару гына туңдырган .Төне дә дөм караңгы, ник бер ут әсәре булсын. Хатынга, үч иткән кебек, күктә йолдызлар да юк.
Бар халык җылы түшәкләрендә рәхәтләнеп йоклыйлар, ара-тирә эт өргән тавышлар гына ишетелеп куя.
Рәйсә бер-ике тапкыр абынып та егылды. Менә нихаят авылны чыкты, ерак түгел ниндидер карачкылар күреп шул якка атлады. Илфат аны көтеп тора иде инде. Фермада ат караучы малайны ат белән станцияга илтеп куярга яллап килгән. Рәйсәне күреп кочаклап алды да:”Барысы да әйбәт булыр, бик дөрес эшләгәнсең, без яңа тормыш башлыйбыз!”диде. Рәйсәнең күңеле тулып беткән иде, күз яшьләренә ирек бирде...Яңа тормыш, нинди булыр икән ул? Эх,алдан белсәң иде сине ниләр көткәнен!
+28 °С
Облачно




