Литература
29 Сентября 2023, 09:30

Сайлап алган язмыш

Автор: Филиза Гыйльманова. 3 бүлек. Рәйсә үзе дә авырлы икәнен белмәде. Үзендәге үзгәрешләрне сизсә дә, әһәмият бирмәде. Авыры дүрт айлык булганчы белмичә йөрегән...Күпме авыр бидоннар, флягалар күтәрде, берни булмаган иде. Ярый әле әнисе баштан ук белмәде, тотып яра иде. Тик әнисе килмичә Рәйсәне больницадан чыгармадылар, кызның унсигезе тулмаган иде.

Сайлап алган язмышСайлап алган язмыш
Сайлап алган язмыш
Рәйсә үзе дә авырлы икәнен белмәде. Үзендәге үзгәрешләрне сизсә дә, әһәмият бирмәде. Авыры дүрт айлык булганчы белмичә йөрегән...Күпме авыр бидоннар, флягалар күтәрде, берни булмаган иде. Ярый әле әнисе баштан ук белмәде, тотып яра иде. Тик әнисе килмичә Рәйсәне больницадан чыгармадылар, кызның унсигезе тулмаган иде.
Нәрсә әйтсен инде ана? Кызының тазарып, күкрәкләренең тулыланып китүен күрсә дә, кызым үсә дип кенә уйлады.Шушы яшендә егетләр белән йоклап йөрер дип башына да кереп чыкмады.
Берүзе үстерде бит ул аны. Җәен, кышын резина итек киеп , сыер тизәге ерып колхоз сыерларын сауды, йортта да мал тотты. Бар тырышканы шул кызы өчен булды. Кырыс холкы өчен исеме “тимер Ракия”булса да, кызын карап җиткерә алмаган. Рәйсәнең әтисе сугыштан бик бетеренеп, яраланып кайткан иде. Ике ел гына яшәде, авыр яралардан мантый алмады шул.
Рәйсәнең авыры төшүе сер булып кына каласы иде дә бит, кыз Вәсиләгә сөйләмичә түзә алмады. Якын әхирәте бит, бар серләрен аңа гына чишә иде . Үзенең беркатлылыгы үзенә каршы кайтачагын белгән булса икән дә бит!
Татарда бик яхшы мәкаль бар :”Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына!” Бу хәбәр белән авыл тулды. Имеш тә Рәйсә Рәзифтән авырга калган булган. Моны Вәсилә шулай дип чыгарды. Әлбиттә Рәзифнең әнисе Мөнирәгә дә ишетелде бу хәбәр.”Улым аллага шөкер, акыллы “, дип йөрегән ана малаен тиргәп ташлады...
-Нигә кеше баласын шулай мыскыл иттең, бүгеннән өйлән Рәйсәгә! Ул ничек кеше күзенә күренергә тиеш, оятсыз!?
Үзенә дә чак унсигезе тулган егет берни дәшмәде...
Илфаттан хатлар килүе кинәт кенә туктады. Рәйсә көн саен эштән кайтканда да, киткәндә дә почтага кереп чыкты, төнләрен елап үткәрде. Үзе көн саен диярлек сөйгәненә хат язды.
Беркөнне почтальон хат биргәч, кош тоткандай шатланып укый башлады. Тик хатта берничә генә җөмлә иде:”Рәйсә, миңа башка хат язма. Барысын да оныт, мине дә...Без беркайчан да бергә була алмыйбыз, Рәзиф белән бәхетле бул!”
Рәйсә, тораташ булып катып калды. Нәрсә булган, нигә алай!? Монда иң якын әхирәтенең кулы уйнаганын Рәйсә соңыннан гына белде.
Илфат Армиядән кайткач озак та тормый Вәсиләгә өйләнде дә шәһәргә чыгып киттеләр. Рәйсә дә, яратмаса да Рәзифкә тормышка чыкты. Рәзиф бик тырыш, дөнья көтә торган ир булды. Эчеп тә йөремәде, бар белгәне эш булды. Хатынының үткәне белән дә кәмсетмәде. Рәйсәне гел кадерләп кенә торды, беркайчан да рәнҗетмәде. Күршедә генә торган хатынының әнисенә дә ярдәмләшеп тордылар.
Рәйсәнең кайнанасы Мөнирә апа да бик яхшы күңелле хатын иде. Киленен үз кызыдай кабул итте. Тик үтә нык чисталыгы, тәртип яратуы яшь хатынның үзәгенә үтә иде. Рәйсә үзе дә шапшак түгел, чисталыкны ярата.Тик Мөнирә чамадан тыш тәртип ярата иде. Русча әйткәндә ”Потологический”чиста булды. Килене юган табак –савытны артыннан ук кире чайкап, сөртеп куйсынмы, яңа юган идән кырыенда энә очыдый чүп тапсынмы, аяк киеме парлап куелмаганмы- гел нидер таба иде. Бар нәрсә тәртиптә булу аның тормыш девизы булды. Авылда күп кешенең кушаматы булган кебек, аны да “чиста Мөнирә”дип йөреде халык. Фермада йөрегән аяк киеме белән өйгә кайтмаска да өйрәтте киленен. Рәйсә киемнәрен дә фермада алыштырып кайта башлады.
Еллар үтте, бер-бер артлы балалары туды. Өч кыздан соң туган малайга нинди шатланганнар иде. Рәзиф тә балаларны үлеп яратты, һәр туган балага шатланды. Хатынына өйдә дә, эшендә дә гел ярдәмләшеп торды. Рәйсә вакыт үтү белән , бу тормышка да, Рәзифкә дә ияләште. Ләкин ярата алмады...
Кайнанасы балаларны карашты, кош-корт, йорт эшләре гел аңарда булды, ничекләр өлгергәндер. Рәйсә килгәндә пенсиягә дә чыкмаган иде әле Мөнирә. Гомере буе шул фермада бозаулар карады. Балалар тугач, ялга чыгып шулар белән мәш килде. Шуның өчен дә килене эшендә тынычлап йөри ала иде...Кайтуына аш пешкән, балалары каралган, чиста булдылар.
Малае тугач та дүрт айдан ук эшкә чыкты Рәйсә. Фермада ул алдынгылар исәбендә иде. Мактау грамоталары, премияләр, бүләкләр килеп кенә торды.
Пенсиягә киткән ферма мөдире урынына яңасы килгән дигәч, фермадагы бар эшчеләрне танышырга чакырдылар.
Илфатны күреп Рәйсә үз күзләренә үзе ышанмады. Авыл хуҗалыгы техникумында укып, күрше районда эшләп йөрегәнен белә иде. Шәһәрдә озак яшәмәгәннәр, авыл тормышы үзенә тарткан. Ике малай үстерәләр икәнен дә ишеткән иде.
Илфат та Рәйсәне күрде. Һаман шундый зифа буйлы, куе чәчләрен баш түбәсенә өеп куйган. Дүрт бала әнисе дә димәссең. Тагын да чибәрләнеп киткән. Ә Вәсилә чүпрә салган кебек, елдан-ел ныграк тазара...
Илфатны күргәч Рәйсә тынычлыгын югалтты. Бергә эшләгәч көн саен очрашырга туры килә, качып кына йөреп тә булмый бит инде. Рәйсәнең дежурда вакытын туры китереп беркөнне Илфат үзе килеп керде.
-Рәйсә, исәнме? Күпме еллар үтте очрашмаганга, ә син шул көйгә, матурсың. Авыр эш тә, гаилә тормышы да сине бер үзгәртми, тагын да ныграк чибәрләнгәнсең. Нинди вәгьдәләр биреп озатып калган идең, үзең мине көтмәгәнсең. Авылдан “Рәйсә Рәзиф белән йөри, авырга калган”, дигән хат килгәч, үземә кул сала яздым. Ярый иптәш малайлар алып калдылар. Мин бит сине бик ярата идем,- диде.
Рәйсә дә дөресен сөйләп бирде. Араларын, әхирәт дип йөрегән Вәсилә генә бозганын белгәч, исе китеп торды. Икесе дә яратмаган кеше белән яшәп, күпме гомер үткән!...
Филизә Гильманова
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас