Литература
29 Сентября 2023, 09:15

Сайлап алган язмыш

Автор: Филиза Гыйльманова. 2 бүлек. Мәктәптә укыганда ук, шомырт кара күзле, бөдрә чәчле чибәр кызны яратып йөрүчеләр күп булды. Бигрәк тә зур класслардан егетләр озатып килделәр. Укуга бик исе китмәсә дә, егетләргә ярый белә иде кыз.Үз классында укучы күршеләре Рәзиф тә калышмады.  

Сайлап алган язмышСайлап алган язмыш
Сайлап алган язмыш

Мәктәптә укыганда ук, шомырт кара күзле, бөдрә чәчле чибәр кызны яратып йөрүчеләр күп булды. Бигрәк тә зур класслардан егетләр озатып килделәр. Укуга бик исе китмәсә дә, егетләргә ярый белә иде кыз.
Үз классында укучы күршеләре Рәзиф тә калышмады. Рәйсәнең мәктәп букчасын күтәреп йөрү генә дә аңа әйтеп бетә алмаслык куаныч китерә иде.
Җиденче класстан соң әнисе янына фермага эшкә чыкты Рәйсә. Бәләкәйдән шул сыерлар арасында, әнисенә булышып йөрегәнгә башка кая да булса урнашырга уйлап та карамады. Бердән, укуы да бик йомшак булды, шул өчлеләрдән артмады. Икенчедән, ялгыз әнисен дә ташлап китә алмады. Әнисе белән эшкә йөрегәч, сыер саву эшенең дә барлык нечкәлекләренә чаклы белә иде.
Рәзиф тә колхозда калды. Трактористлар курсын тәмамлагач, аңа иске булса да трактор бирделәр.
Авыл авыл инде, шәһәр түгел. Кичләрен шул авыл клубыннан башка барыр җир дә юк. Рәйсә дә иптәш кызлары белән клубка чыга иде. Шунда Илфатка гашыйк булды да инде.Чибәр, гармунда өздереп уйнаган егет Рәйсәнең төн йокыларын качырды. .Үз артыннан шәүлә кебек ияреп йөрегән Рәзифне ул исәпкә дә алмады, бар уйлары Илфатта булды Шаян, егетләр белән дә башка кызлар кебек оялып сөйләшмәгән кыз Илфатка да ошый иде
Эх ул яшь чаклар! Егемеләп сыерны кул белән сауганда, кул-бармаклары берни сизми башлый иде. Кич җитсә бар аруын онытып сөйгәне янына чыгып чабулар...
Илфат Рәйсәдән берничә яшькә олырак иде. Мәктәптән соң шоферлар курсын тәмамлап колхозда эшләп йөреде дә Армия сафларына китәргә вакыты җитте. Азаккы төннәрне алар бергә үткәрделәр...
Рәйсәнең әхирәте Вәсилә мәктәп елларыннан ук Илфатны ярата иде. Шуңа да хушлашу кичәсендә Илфатның яраткан кызы булып, егетнең кочагында утыручы Рәйсәдән үлеп көнләште. Кулыннан килсә, кызны шунда ук буып үтерерлек булды.
Илфат хезмәт итәргә Дингез флотына эләкте. Өч ел хезмәт итәчәк. Шул хәтле вакыт сөйгәненнән аерылып торуны күз алдына да китерми иде кыз.
Илфаттан хатлар килеп торды, шулар белән юанып яшәде. Килгән хатларны куенына тыгып эшенә дә алып бара иде.Бик авыр чакларда,берсенә дә күренмичә, почмакка утырып кат-кат укый иде.Узе дә хатлар язды.
Рәзиф фермада да, урамда да гел каршына килеп чыгып тора иде. Рәйсә белән әнисенә печәнен дә, кышкылыкка утынын да әзерләште, гел булышып торды егет. Әнисенең: ”Шул Рәзиф бигрәк изгелекле бала инде, шуңа күз салгала!”-дип әйтүен колагына да элмәде Рәйсә. Тапкан егет, мәмәй авыз! Аның Илфаты бар! Аның белән булган чакларын, егетнең кыю кулларын, назларын исенә төшереп үзалдына елмаеп куйды.
Фермада эш күп, бик арып кайта иде кыз. Хәзер инде ул әнисенә булышып кына йөреми, үзенә егерме баш тана сыерлар бирделәр. Шуларны өйрәтеп хәлдән тая иде. Ул вакытларда әле машиналар юк, гел кул белән савалар иде. Кеше күрмәгәндә елап алган чаклары да булды.Сыер саву бер эш әле, малларның асларын кырырга, сөтләрне бушаткач ведроларны, бидоннарны, сөзгечләрне кайнар су белән юып, тазалап куярга кирәк.
Беркөнне шулай яңарак бозаулаган тананы саварга булашканда, тегесе тибеп очырды. Сонгы вакытларда тазарып, түгәрәкләнеп киткән кыз әллә кая барып төште, аркасы белән таш идәнгә бәрелде. Шул чакта эчендә нидер өзелгән кебек булды. Коточкыч авыртудан ничек кычкырып җибәргәнен дә сизмәде. Савучы хатыннар йөгерешеп килеп җиткәндә, Рәйсә, эчен тотып бөгәрләнеп яткан килеш, ыңгыраша иде.
–Эчемдә нидер өзелде ахрысы, үләм...
Шул тирәдә тракторы белән тирес чыгарып йөрегән Рәзиф тә йөгереп килеп җитте. Озын –озакка сузмыйча Рәйсәне күтәреп тракторына утыртты да күрше авылда урнашкан больницага алып китте. Рәйсәне кертеп урнаштыргач та шундук кайтып китмәде, врачның чыкканын көтеп утырды.
Берәр сәгатьтән олы гына яшьтәге врач чыкты. Рәзиф урыныннан сикереп торып врачның каршына басты.
– Кызның иптәше сез буласызмы? Вот яшьләр! Борын аслары да кибеп бетмәгән, бала ясап өлгергәннәр.! Баланы саклап кала алмадык, хатының исән-сау!
Рәзиф исә берни аңламый, ни булса да әйтә алмыйча тик басып торды. Ул ни дә булса аңлаудан ерак иде. ”Бала? Нинди бала?”

Дәвамы бар.

 

Автор: Филиза Гыйльманова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас