Яз быел иртә килде. Бар агачлар ап-ак чәчкәдә.утыралар.Яз килү кешелек дөньясы өчен яңа тормыш, алдагы гомергә ышаныч, ниндидер могҗиза көтү бит ул. Әйе, ләкин исән-сау кешеләр өчен...
Республика больницасының онкология бүлегендә ятучылар өчен яз килүнең дә, җимеш агачларыннан килгән хуш исләр дә,ләйсән яңгырлары да, бар доньяның йокыдан уянуы да шатлык китерми. Алар күбесе үз урыннарыннан тормыйча, стенага карап ятуны хуп күрәләр. Күбесе терелүдән өметләрен өзгәннәр инде. Озын коридордан үткәндә дә бер-берсеннән карашларын яшерәләр...
Рәйсә дә көн буена стенага карап ята. Чираттагы химиядән соң ризык та үтми. Ни булса капса да, шунда ук коса башлый. Бик авыр бирелде аңа бу процедуралар. Нигә Ходай тизрәк алмыйдыр, гонаһлары күп булганга шулай интегә торгандыр инде. Артыннан елап калыр кешесе юк. Ул инде бүгеннән китергә риза. Болай интегеп яту аны шул тиклем туйдырды.
Әле химиятерапия курслары алырга монда яткырдылар, югисә буш өйдә берүзең үлем көтеп ятудан да авыр ни бар икән?!
Аның белән янәшә яткан Фәния апаның көн саен балалары, оныклары килеп тула. Палата бер мәлгә җанланып, ямьләнеп китә. Алар килсә Фәния апа да яшәрә, авыртынуларын онытып алар белән көлә, шаяра, оныкларын сөеп туялмый.
Рәйсә исә алар килсә юрганын башыннан ук ябынып стенага борылып ята, яисә коридорга чыгып китә...Аның янына гына беркем дә килми, үлеп китсә дә кемнәр җирләр?...
Беркөнне шулай, икәү генә калгач, Фәния апа, бик кыенсынып кына сорап куйды:
-Күңелеңә авыр алма сеңлем, сорыйм әле. Синең гаиләң, балаларың юкмени? Нигә берсе дә хәлеңне белүче юк соң?
Бу сораудан уттан курыккан кебек курка иде Рәйсә. Шуның өчен берсе белән дә аралашмады.Шулай да дөресен сөйлисе килмәде. Аның үз хәле хәл иде. Колаклары шаулап, башы чатнап авырта башлады. Күрәсең кан басымы күтәрелгәндер.
-Бар, тик алар бик еракта. Кайта алмыйлар,- дию белән чикләнде.
- Минекеләр якын яшиләр, Аллага шөкер. Көн саен килеп йөремәгез димен дә бит, барыбер килеп җитәләр.”Әни, терелерсең, өметеңне өзмә”,-дигән булалар, җаныйларым. Үзем тапмасам да, үз балаларым кебек үстердем бит мин аларны.
-Ничек, үзегезнең балалар түгелмени алар?, ”әни”дип торалар бит!- Рәйсә аптыравыннан яткан җиреннән торып ук утырды. Фәния апа да җайлабырак, мендәрен аркасына куеп утырды.
-Тыңлыйсың килсә үземнең тарихны сөйлим әле, вакыт та тизрәк үтәр.
Күршедә генә яшәгән Раяз белән бергә үстек.Ул миннән ике яшькә олырак иде, аның сеңлесе Ләйлә белән бергә укыдык. Мин бәләкәйдән Раязны яшерен генә ярата идем. Ләкин ул мине исәпкә дә алмады, мәктәпнең чибәр “йолдызы” Зилә артыннан калмады. Армиядән дә Зиләгә хатлар яудырды...
Мин һөнәрчелек училищесын бетереп шәһәрдә, фабрикада тегүче булып эшли башладым. Авылга ял саен кайтып йөредем. Раяз хезмәттән кайтып озак йөремәде, Зиләне кәләш итеп алып кайтты. Бөтен авылны гөрләтеп туйлар үткәрделәр, күршегә Зилә килен булып төште. Икесе дә кино артистлары кебек чибәр иделәр...Аларга сокланмаган кеше булмагандыр.
Өйләнешкәч, озак та тормыйча шәһәргә киттеләр яшьләр. Раяз шофер булып эшкә урнашты, Зиләнең һөнәре юк иде, шуңа да беркая да эшкә керә алмады. Ә кара эшкә урнашасы килмәде.
Бер елдан игез балалары туды. Ике малай тугач Раязның шатланулары! Җирдән түгел, күктән йөрегәндер! Боларны миңа гел Ләйлә сөйли иде. Укып беткәч тә без аның белән якын әхирәтләр булып калдык. Ялларга авылга кайткач та гел очраша идек, клубка да бергә чыктык. Артымнан озаткан егетләргә дә күңелем төшмәде, нигәдер берсен дә ярата алмадым...Һаман нидер көтә идем.
Шулай бер-ике ел үтте, мин һаман шул шәһәрдә тегү фабрикасында эшләвемне дәвам иттем. Кайткан саен әниләр дә Раязлар турында сөйлиләр: кайчан кайтканнар, кайчан киткәннәр...
Малайларына өч яшь чагында Зилә тагын да бәби алып кайтырга җыена. Баланы бик авыр күтәрә, тапкач та әле берничә көн имезергә насип була...Ләкин ниндидер сәбәпләр белән кан китүне туктата алмыйлар. Газиз балаларын, үзен үлеп яраткан ирен калдырып Зилә вафат була...
Раяз бу фаҗигәне бик авыр кичерде. Балалары белән әти- әнисе йортына кайтты. Барысына да бик авыр иде. Ләйлә дә эшеннән бушанып, балаларны үстерешергә кайтты. Мин дә ялларга кайтканда гел кереп ярдәмләшә идем. Шулай, Раяз белән якынаеп киттек, әти-әниләре дә этәргеч булганнардыр инде. Минекеләр бик риза түгелләр иде әлбиттә. Япь-яшь кызларын өч балалы иргә кемнең бирәсе килсен инде! Миңа Раяз да, балалар да бик җәл иделәр, шуңа да Раяз тәкьдим ясагач ризалыгымны бирдем. Раязны һаман да ярата идем шул.
Әти-әниләр ярдәмендә йорт салып чыктык, балаларны үземнеке кебек яратып үстердем. Үзләре дә “әни” дип өзелеп тордылар, Аллага шөкер. Раяз гына Зиләне озак вакыт оныта алмады, төннәрен ”Зиләм”дип саташып уяна иде. Шулай, балалар хакына, барысына да түздем.
Фәлия исемле сеңлем бар иде. Иптәше авариядә һәләк булды, ике сабый белән калды. Берсенә биш, икенчесенә өч яшь иде. Бер елдан балалары белән безгә килеп егылды.
-Апа, мин ялгыз яши алмыйм, күрше авылга кияүгә сораталар.Сезнең тормыш яхшы, балаларыгыз да хәзер исәйгән инде. Өч бала янына икесе сыяр әле, апа, карап тор инде, зинһар! Соңыннан үземә алырмын,- дип инәлеп сорагач риза булдым. Күземә мөлдерәп карап торган сабыйларны ничек алып калмыйм инде! Минем туганымның балалары бит алар. Шулай итеп туганымның балалары да үземнеке була язды. Иптәше эчеп вафат булгач, тагын бер баласын күтәреп кайтты сеңлем. Бу вакытта Иделгә унике, Земфирага тугыз яшь иде инде. Безгә “зурәни, зурәти” дип йөределәр. Күршедә, әти-әни йортында яшәсәләр дә, гел бездә булдылар. Әти- әниләр инде вафат булганнар иде.
Шунысы үкенечле, нишләптер уртак балаларыбыз булмады,бар да Ходай кулында шул.
Раязның вафатына да биш ел үтте инде. Барлык балалар да башлы-күзле хәзер, оныклар үсеп килә, Аллага шөкер. Шуларның шатлыгын күреп тагын әзрәк яшисе килә дә бит, нишлисең инде...Шулай да Ходай миңа бик бәхетле гомер язган. ” Әни, нәнәй” дип өзелеп торган балаларым бар, инде аларга исәнлек-саулык телим.!”
Рәйсә, Фәния апаның сөйләвеннән соң, тәрәзә янына килеп басты.Тышта яңгыр ява башлаган.Түбәдән аккан яңгыр тамчыларының тып-тып килеп җиргә тамганын карап , үзенең үткән язмышын уйлады. Үзенең теләп, сайлап алган үкенечле язмышын...
Бар иде аның гаиләсе, бар иде... Бер түгел ике тапкыр гаиләле булды. Биш баласы да булды... Ләкин аларны үзенә үстерергә генә насип булмады. Барысына да үзе гаепле..
+28 °С
Облачно




