Саумы, диңгез! Саумы, яңа тормыш!
Әлфинурның поездга гомерендә беренче утыруы. Нинди поезд, калага да йомыш белән әллә нигә бер барып кайталар иде. Тормышның менә мондые да була икән! Ул Асланнан күпме барабыз дип тә, кая барабыз дип тә сорамады. Яраткан кешең белән дөнья читенә китәргә дә әзер буласың икән аны. Мәхәббәткә тел кирәкми диюләре хак – икесенең дә русчасы такы-токы, шулай да рәхәтләнеп серләштеләр. Вагонның өске шүрлегенә менеп кунакладылар да, табигатькә хозурланып карап барып, поездның рәхәт теркелдәвенә оеп-оеп та киткәләделәр. Алдагысы хакында Әлфинур уйламаска тырышты. Янәшәсендә – еллар буе зарыгып көткән Асланы, калганы – вакыт эше. Җайланыр, боерган булса.
Шәһәрне чыгып киткәннең өченче көнендә хатынның бөтенләй йокысы качты. «Озакламый килеп җитәбез», – диде Аслан. Әлфинур тәрәзәгә баккан иде, хәйран калды. Бер якта – башлары болытлардан да ашып киткән биек таулар, икенче якта – Әлфинурның төшенә дә кермәгән очсыз-кырыйсыз диңгез. Әкияти җирләр бит бу! Сулышы кысылды, сөенечтән башы әйләнде.
Рәхәт булса да, ардырды. Адлер шәһәрендә поезддан автобуска күчтеләр, аннары Абхазия чигенә кадәр ни өчендер җәяү тәпиләделәр. Менә алда бер-бер артлы тезелешеп баскан яшел фургоннар күренде. Бөтен халык шунда ябырылды. Әлфинур белән Аслан да, тыгылышып, фургоннарның берсе эченә кереп басты.
Юлның иң авыры шушы булган икән. Тирләп-пешеп, ниһаять, фургон ишегеннән сикереп төшкәндә, Әлфинурның җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде.
– Поездда чакта ук диңгезне күреп һушсыз калдың, әйдә, башта шунда алып төшәм, – диде Аслан. – Юл тузаннарын кагуыбыз да булыр.
Әлфинур аңа аптырап карады. Нинди диңгез, өйгә дә кермәгән килешме? Өлгерерләр иде әле. Тик нихәл итәсең, кунак – хуҗаның ишәге, ди, Аслан әйткәч, көйсезләнеп торып булмый инде.
Кайчан килеп күрер иде әле ул Кара диңгезне! Каралҗымланып торган су өстендә, күзләрне чагылдырып, кояш нурлары җемелди, чуерташлы ярга бер-бер артлы күбекләнеп күтәрелгән дулкыннар килеп бәрелә. Әлфинур суга куркыбрак кына кереп киткән иде, соңыннан аның рәхәтлегеннән тәмам изрәде. Җитәкләшеп тә йөзделәр, су эчендә куышлы да уйнадылар. Хатынның күңеле бәхетле мизгелләрдән шартлар хәлгә җиткәндәй булды.
Ул мизгелләрнең башы да, ахыры да шул икәнен белгән булсамы!..
...Биек тау итәгендә утырган авыл бөтенләй Әлфинурларныкына охшамаган. Акшарга буялган тәбәнәк таш йортларны, чуерташ түшәлгән тар урамнарны күргәч, хатынга ямансу булып китте. Кисәктән генә еракта калган якыннары исенә төште, өзелеп-өзелеп Рәмисен сагына башлады.
– Не кисни, моя хорошая! – дип, иңнәреннән кочып алды аны Аслан. – Ну-ка, улыбайся! Пусть все думают, что мы прекрасная пара!
Хатын көчәнеп кенә елмайды. Ул арада әле бер, әле икенче капкадан егетләр, кызлар чыгып, Аслан белән исәнләшеп үтә башлады. Үзләре Әлфинурга сынап-текәлеп карыйсыман тоелды. Кыз оялуыннан гел җиргә карап атлады.
Монысы Асланнар йорты икән. Башкаларныкыннан әлләни аерылмый. Хатын капка төбендә үсеп утыручы таныш булмаган җимеш агачларына сәерсенеп карады. Ул да булмады, Асланның көр тавышы аны сискәндереп җибәрде:
– Мы пришли, Замира, выходи! Сдержал я свое слово!
Ишектән, атылып, Асланның үзе кебек үк кап-кара чәчле, кап-кара күзле чибәр генә хатын килеп чыкты. Боларны күрүгә, “исәнме” юк, “саумы” юк, кулларын болгый-болгый үз телләрендә нидер кычкырынырга тотынды. Хатын артыннан берсе мүкәләп, икенчесе тәпиләп, ике яшь бала да өстерәлеп килә иде. Аслан Замираның кыланмышларына игътибар итмичә, балаларның икесен ике беләгенә алып утыртты да алар белән гөлдер-гөлдер үзенчә сөйләшергә тотынды.
Әлфинурны баскан урынына кадаклап куйдылармени! Ни алга, ни артка китә алмады. Нәрсә дә булса аңларга тырышып карады, булмады. Матур күзләрендә ут уйнатып, кара хатынның аның өстенә килгәнен хәтерләргә өлгерде әле. Үз телендә ниләрдер кычкырганын да ишеткәндәй булды. Аннары – тоташ бушлык. Әлфинур өчен бөтен дөнья тирбәлә башлады, аны талгын гына каядыр караңгылыкка очырып алып китте...
«Үз теләгең белән килдең...»
Ул бер караңгы сарай эчендә уянып китте. Яткан урынын капшап карады – агач карават, өстенә иске кием-салым түшәлгән. Бераздан күзләре ияләште, сарай стенасына көрәктер, сәнәктер ише нәрсәләр сөяп куелганын күрде. Торак йорт түгел бу, димәк. Кая килеп эләкте соң ул? Ә Аслан кайда? Аслан... Әлфинур соңгы тапкыр аның ике бала күтәреп торганын исенә төшерде. Нинди балалар икән ул? Ә кара хатын? Исемен Замира диде бугай... Ә үзен нишләп бирегә кертеп салганнар соң?
Әлфинур сак кына торып утырды. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде. Юл өстендә ни бар, шуларга тотына-тотына, ишеккә таба юнәлде. Үз аякларына урала-урала барды. Барып җитә алмады, ишек үзе киерелеп ачылып китте. Әлфинурның кисәк яктылыктан күзләре чагылды. Башын күтәреп караганда, бер кулы белән ишек баганасына, икенчесе белән бөеренә таянып, Замира басып тора иде.
– Ну что, красавица, поговорим?
Әлфинур чайкалып куйды. Куллары белән тотыныр урын эзләде. Моны күреп, Замира аңа таба үзе кузгалды. Култыклап алды да, кире караватына илтә китте.
– Ты беременная, да? – Әлфинурның ияк какканын абайлап, үзләренчә нидер кычкырып куйды. – От Аслана? Мужа моего?
– Нет, нет, что вы! Моңа кадәр күргәнем дә булмады минем аны. Өч айлык авырым белән чыгып киттем. Исә-әр!..
Әлфинур сыгылып төште. Аңына әле генә килә башлады бугай ул.
Замира киң итәкләрен җилфердәтеп чыгып китте дә, озакламый кабат әйләнеп керде. Кулында зур подноска салынган ашамлык иде.
– Перекуси. Хәл җый. Аннары берәр нәрсә уйларбыз.
Ул ахылдап куйды, йодрыклары белән тезләренә суккалап алды.
– Акыл керәсе юк икән. Син ничек килеп каптың соң аңа?
Әлфинурның сөйләп бирми чарасы юк иде. Алар кулында бит хәзер, туган җире кайда да, ул кайда? Гаебе юклыгын аңлатырга кирәк бит инде, юкса, Замира бик гайрәтле күренә, бәргәләп ташламагае... Болай икәнен белгән булсамы?!. Бөтен нәсел-нәсәбен калдырып чыгып китәр идемени ул!
Яшенә тыгыла-тыгыла сөйләде хатын. Үзе туктаусыз:
– Ник алай эшләде соң ул, ник алай, ә? – дип кабатлады.
– Күңел ачар өчен тапкан инде бер юләрне! – диде Замира, Асланны тиргиме ул, әллә Әлфинурнымы, аңлашылмады. – Әнә, эшенә чыкты да китте, әллә кайчан онытты инде ул сине.
Аның яртылаш урысча, яртылаш үзләренчә сөйләгәненнән шул кадәресе барып җитте Әлфинурга: иптәшләренә карта уенында оттырган Аслан. Откан очракта нишләргә тиеш булгандыр, отылсам, тагын бер кәләш алып кайтам, дип мактанган. “Татарстанда йөргән кызым елап калды”, – дигән.
– Алдашмыйча яши белми ул, ну бу кадәресенә үк ышанмаган идем, – дип, үзләренчә сүгенеп куйды Замира, тешләрен шыгырдатып.
– Нишләргә, нишләргә...
– Нишләргә, имеш... Тик елап утыр инде хәзер. Шулкадәр дә беркатлы булырга кирәк бит, ә?!
Замира, чәчрәп, урыныннан сикереп торды, йодрыкларын йомарлап, арлы-бирле йөренде. Әлфинурның коты очты: артына тибеп, капкадан очырып чыгарса, нихәл итәрсең?! Кайту юлын да белми, кесәсендә бер тиен акчасы да юк... Аның кабат күз аллары караңгылана башлады, ишелеп төшмәс өчен, карават тимеренә ябышты.
– Ну, ну, ну... Син нәрсә?!
Кызулап килеп, Замира аның башын тотып карады.
– Абау! Ут та ут, син дә ут... Йә, чәбәләнмә, ятып тор әле, уйларбыз...
Замира йә дулап китә, йә йомшарып төшә. Әлфинур үзен аның янында ничек тотарга белми аптырый. Ят дигәч, ятаргадыр дип, караватына менеп капланды да күзләрен йомды. Башы ни дә булса уйларлык хәлдә түгел иде.
Уяулы-саташулы көннәр бер-бер артлы уза торды. Әлфинур озак рәтләнмәде. Төннәр буе кызышып, бәргәләнеп чыкты. Көндезләрен өстерәлеп кенә ишек алдына чыга да, һава сулап, тагын ятагына кереп ава. Замира аңа үлән сулары кайнатып эчерде, җылы шулпадан да өзмәде. Асан ник бер тапкыр янына кереп карасын! Еш кына хатыны белән ут чәчеп кычкырышкан тавышы ишетелә, урысча яман итеп сүгенә, ярый әле, аларчаны аңлап җиткерми Әлфинур.
Ник табиб-фәлән чакыртмыйлар икән соң аңа? Ярамыймы? Үлеме шулай чит-ят җирләрдә булыр микәнни?
Әлфинурның күңеле тулды, Рәмисе, Фазылҗаны күз алдына килеп басты. Мендәренә капланды да, үксеп-үксеп елап җибәрде.
– Ну, что, красавица, весело тебе у нас?
Хатын сискәнеп китте, үзе дә сизмәстән, карават читенә торып утырды. Нәкъ әүвәлгечә матур елмаеп, каршында Аслан басып тора иде. Әлфинур ачудан шартлар хәлгә җитте. Аһ, шушы җирәнгеч бәндәне ничекләр генә «яратам» дип йөри алды икән ул? Булдыра алса, үз куллары белән ботарлап атар иде аны хәзер!
– Ни вини меня, дорогая! Полюбил тебя, я, что, виноват за это?!
Аслан, көрәк кулларын сузып, аны кочагына алырга теләгән хәрәкәт ясады.
Әлфинур ыңгырашып куйды, йөрәге тагын да ешрак тибә башлады. Бар көченә талпынып торып басты да, бармакларын җәеп, Аслан өстенә ташланды:
– Кол итәргә уйладыңмы мине, кабәхат!..
– Кол?.. – Аслан аңа селтәнергә ирек бирмәде, кулларыннан кысып тотып алды да шаркылдап көлеп җибәрде. – Нинди кол? Колның аяк-кулларын богаулап, ач килеш көне-төне эшләтәләр аны, җанкисәгем. Ә синең урының рәхәттә, тамагың тук. Мин сине сатып та, урлап та алып китмәдем. Үзең килдең бит. Үзеңме? Йә, шулай түгел диген? Теләсәң, бүгеннән чыгып китә аласың – беркем мәҗбүриләп тотмый...
Шулай ул, шулай... Әлфинур Асланнан ычкынды да аңа нәфрәт тулы күзләрен текәде. Кол ул, кол... Үз теләге белән сайлап алган язмыш колы...
«Юллык акча табып бирсәң...»
...Аһ, дип әйтүләре кыен,
Исемә төшәсең дә...
Әлфинур җырлый-җырлый, елый-елый, учак тирәсендә кайнаша. Соңгы вакытларда Замира аңа әбәт әзерләүне ышанып тапшыра башлады. Плитә ишегалдында, карт инҗир куагы төбендә.
Боларның бөтен ризыгы яшелчәдән, ахры. Токмач турап аш пешерсәң иде аны... Пәрәмәч пешереп күрсәтсәң иде... Шуларны уйлый да, тагын күңеле тула Әлфинурның, еламый калган көне бар микән?
Теге хәлдән соң Аслан аңа якын килми. Иренең сарай тирәсендә кайнашканын күрсә, Замира да карчыга шикелле аның өстенә ташланырга гына тора.
Тора-торса, ул Әлфинурны әрләп ташлый, бераздан, йомшарып, «нишләргә икән соң синең белән» диебрәк сөйләнергә тотына. Әлфинурның хәле элекке кебек түгел инде, уңайлана бара. Аллага тапшырып, юл хәстәрен күрә башласа да ярый үзе. Баласын монда табып ятарга язмасын...
Бер көнне Замираның кәефе күтәренке чагын туры китереп, үзе сүз башлады.
– Юллык акча табып бирсәң, Аллам белән ант итәм, кайтып җитүгә әзерләп җибәрер идем, – диде.
– Табып бирсәң дип... Табучысы Аслан инде аның. Сорадым инде бер тапкыр, ничек килгән, шулай китсен, өстерәп алып кайтмадым мин аны, ди.
– Ай, Замира!.. Ничекләр итеп яшәмәк кирәк шундый кеше белән!.. – Әлфинурның тавышы иңрәп чыкты.
Замираның күзләрендә яшен уйнаклап алды.
– Менә шулай яшисең инде, кая бармак кирәк! Аздыручы хатыннар булганда, ирләрнең бөтенесе бер аның!
Юк, юк! Фазылҗан андый түгел – хәзер генә аңлады моны Әлфинур. Ул Асланга тагын бер кат нәфрәтләнде, гаҗизлектән беркавым аңгыраеп утырды. Ул арада Замира җәлт кенә кереп, өйдән кәгазь белән карандаш алып чыкты.
– Язып җибәр туганнарыңа сәлам хаты. Адресны әйбәтләп күрсәт. Килеп алсыннар...
Әйтте бер сүз! Кем килеп алсын аны? Әнисеме? Фазылҗанмы? Күптән тормышларыннан сызып атканнардыр инде, бу кадәр хурлыкны ничек күтәрә алсын алар?!
Шулай да кәгазьне Замира кулыннан алып, сараена кереп бикләнде. Тагын авылы күз алдына килеп басты. Сагынудан йөрәге кысылды. Ах, шушы хәлләрне күрәсен алдан белгән булсамы?!
Туктале... Ахирәт дусты Хәлимә калды бит әле анда. Теге вакытта әйткән иде ул аңа, чистый мәхәббәт колы булгансың син, дигән иде. Булды шул. Тик мәхәббәтнеке түгел. Аслан колы...
Ярдәм итә алмас алуын Хәлимә, шулай да бер рәхәтләнеп эчен бушатсын әле аңа...
Тезде дә тезде хәсрәт тулы ачынулы сүзләрен Әлфинур, кәгазь битендә урын калмады. Ул сүзләр күз яшьләренә чыланып бетте, кайсылары танылмаслык хәлгә килде. Соңыннан иң кирәклесен төртеп куйды: «Фәлән хәтле акча табып җибәрә алсаң, бу афәттән котылыр идем», – диде.
Китте хаты очып туган ягына. Әлфинурга караганда бәхетлерәк ул! Иң әүвәл Нурания апа кулына килеп керәчәк, кире адресны күргәч, шаккатып калыр инде. Тәки үзенекен иткән бу җүләр кызый, дияр...
«Саклый алмадым сине...»
Озакламый Әлфинурның хәле тагын кирегә китте. Туктаусыз башы әйләнә, йөрәге уйнаклый. Хәйран түгәрәкләнеп килгән «көндәш»ен күреп, Замира аһ-уһ итә, ире белән талашып килә, шуннан арыдан уза алмый. «Акча табып бирсәм дә, ничек чыгып китәсең инде бу хәлеңдә!» – дип аптырый.
Бер иртәне Әлфинур бөтенләй урыныннан тормас булды. Башыннан: «Ходаем, кичер, үлемем шушы икән», – дигән уй сызылып узды. Күпме яткандыр, ишек алдындагы шау-шуга сискәнеп уянып китте. Кемдер нидер әйтеп кычкыра, нәрсәдер дөберди, аңа балалар елашкан тавыш килеп кушыла. Әлфинур коты очып тыңлап ятты. Ул арада шау-шу сарайга якынлашты, хатын, куркып, урыныннан кубарга азапланды. Менә кисәк кенә килеп, сарай ишеген каерып ачып җибәрделәр. Яктылыктан чагылган күзләрен Әлфинур учлары белән каплады. Дөп-дөп басып, янына кем килеп басуын күрми калды. Ул «кемдер» бер кулы белән аның аркасыннан, икенче кулы белән беләгеннән тотып, урыныннан торгызды.
Чү, акылдан язуы түгелдер бит инде... Әллә саташамы?
Бу куллар аңа шулкадәр якын, шулкадәр үз иде. Күптән онытылган мондый җылылыктан Әлфинур изрәде, гәүдәсенең мамыкка әйләнә баруын тойды. Күзләре кабат йомылды, һәм ул һушсыз калып Фазылҗанның (әйе, әйе, аның Фазылҗаны иде бу!) кочагына авып төште...
...Ике көнлек юлда Фазылҗан хатынына ике сүз әйттеме микән? Поездга килеп керү белән, иң әүвәл ятып бару өчен аңа урын көйләде, кайнар чәй ташып торды, җылы ризыктан өзмәде. Тик теленнән ялгышып та: “Хәлең ничек?” дигән сүз төшмәде. Машинасын вокзал тирәсендә генә калдырган булган, кайтып җиткәч, анда да Әлфинурны күтәреп диярлек алып барды, арткы утыргычны ятып кайту өчен көйләде.
– Фазылҗан...
Гафу сорамакчы булдымы хатын, рәхмәт әйтергә теләдеме – сүзе тел очында эленеп калды. Аның ялварулы хәлсез тавышын ишеткәч тә борылып карамады ире, киресенчә, радиосын катырак кычкыртып куйды. Хәер, авызын ни әйтергә теләп ачканын Әлфинур үзе дә белмәде. Аның тәне дә, җаны да сыкрый иде.
Авылга кайтып төшкәч тә Әлфинур яткан урыныннан кузгалмады – олысы-кечесенең Фазылҗан машинасы артыннан ашардай булып карап калуларын күрмәде. Фазылҗан үзләренең капка турысыннан выжылдап узып китте дә, чаттан борылып, Шәмсенур апаларга турылап китте. Әлфинурны машинадан чыгарганчы башта капка келәсенә берничә тапкыр шакылдатып бәреп алды: кайтып җиттек, каршы ал, янәсе. Аннары гына машина ишеген ачты:
– Чык.
Капка шыгырдап ачылды, әкрен генә атлап килүче Шәмсенур апа күренде. Әлфинур аһ итте: әнисе тәмам бетәрешкән, тәнендә карга чукырлык та ите калмаган иде. Чыгу белән койма каршындагы эскәмиягә лапылдап килеп утырды, учлары белән йөзен каплады.
– Йа, Аллам...
– Менә, әнкәй... э-э... Шәмсенур апа. Миннән калмады. Калганын үзең кара. Баласын тапсын, минеке ул – анысын ташларга җыенмыйм. Рәсимне сорамагыз – барыбер бирмим. Аның өчен анасы юк, үлде...
...Әлфинурның җитлекмәгән баласы үле туды. Хатынның еларлык та чамасы юк иде. Шәмсенур апаны хәсрәткә салып, бер ноктага карап тик ятты.
Халык зираттан чыгып, таралышып беткәч тә, яңа кабер янында Фазылҗан озак утырды. Иреннәре туктаусыз: «Кичер, балам, саклый алмадым мин сине, саклый алмадым», – дип пышылдый, күзләреннән тыелгысыз яшь ага иде...
Ләлә Сабирова.
Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan