Литература
8 Сентября 2023, 09:30

Кысыр

Хикәянең авторы: АЛСУ ШӘЯХМӘТОВА. Ләйсән дә әни булды. Элекләрен уйлый иде, ничек икән ул әни булу хисләре диеп, бик татлы хисләр икән. Бала тапмаган кеше белми дә ул хисләрне. Яраткан йөрәк парәңне күкрәкләреңә китереп, ииии тәмләп ул аны суыра. Тамагы катырак ачып китсә, тончыга-тончыга суыра әле. СөбханАллаһ. Рәхмәт Аллам, миңа ана булу бәхете биргәнеңә диеп, догаларын кылды Ләйсән.

КысырКысыр
Кысыр

Ләйсән, вакыты җиткәч, бәби алып кайтырга диеп, район балалар табу йортына китте. Бик матур, тыныч кына, малай тапты ул. Менә...
Ләйсән дә әни булды. Элекләрен уйлый иде, ничек икән ул әни булу хисләре диеп, бик татлы хисләр икән. Бала тапмаган кеше белми дә ул хисләрне. Яраткан йөрәк парәңне күкрәкләреңә китереп, ииии тәмләп ул аны суыра. Тамагы катырак ачып китсә, тончыга-тончыга суыра әле. СөбханАллаһ. Рәхмәт Аллам, миңа ана булу бәхете биргәнеңә диеп, догаларын кылды Ләйсән.

Малай белән Ләйсәнне бөтен туганнары белән килер алдылар бала табу йортыннан. Ләйсән бу мизгелдә иң бәхетле әни, иң бәхетле хатын иде. Малайларына мулла чакыртып, Ислам диеп исем куштырдылар.

Ислам тыныч бала булды. Алай бик елап та азапламады Ләйсәнне. Әлбәттә кайнанасы, Әнисә әнисе дә булышты бала карашырга, чүпрәк-чапракларны чайкап эләргә.

Исламга 4-5 ай булгандыр инде, өйдә акрын гына көйләп йоклатып йөри иде, тышта, капка төбендә ире белән кемнеңдер кыскырышканын ишетте. Әнисе дә өйдә юк ичмасам. Ләйсән баланы кулына тотып, ишек алдына чыкса, үз күзләренә үзләре ышанмады. Зур букет чәчкәләр тотып, матур армия киемнәреннән Илгиз басып тора ишек төбендә. Ә Камил аны кертми.
- Нәрсә булды монда?
- Җимеш бар кер өйгә. Сиңа кайгырырга ярамый. Бар, бар йоклат улыбызны.
- Ләйсән! Ләйсән! Бер генә минутка тукта әле. Мин сиңа бары чәчкәләремне генә калдырасым килә иде. Ләйсән, гафу ит мине. Авыр сүзләрем өчен! Нахак сүз яккан өчен, сиңа ышанмаган өчен.
- Соң инде Илгиз. Мин ир хатыны. Күрәсеңме, минем ирем дә, балам да булды. Әйткән идемме сиңа? Минем сүзләрем дөрес булып чыкты. Оныт мине. Мәңгегә. Бүтән эзәрлекләмә дә. Кысыр килен туры килмәсен, өйләнгәндә тикшертеп ал яме. Ә чәчкәләреңне әниеңә бүләк итәрсең. Ул шатланыр. Хуш!
- Ләйсән! Күземә карап, яратмыйм диеп әйт миңа! Әйт!
Ләйсән бер сүз әйтми кереп китте өйгә.

Илгиз алардан чыгып китеп, өйләренә таба юнәлде. Әнисе ишек алдында керләр элеп йөри иде. Әнисен кочаклап, чәчкәләрен бирде дә:
-Нәрсә әни, күңелең тынычландымы инде? Мине тәки аердың бит Ләйсәннән. Әнә, синең кысыр дигән кызың бала белән! Ул бала минеке дә була ала иде. Минем һәр йөргән кызымны тикшертерсең микән моннан соң? Ләйсән шулай диде. Тикшертеп алыгыз диде.
- Улым, кем белгән бит аны......
- Әни...гомер буе катыштың. Гомер буе синнән куркып яшәдек. Әтигә сүз әйтергә ирек бирмәдең. Хәзер мин инде зур егет. Сине мәңге тыңламам әни- диеп, өйгә кереп китте Илгиз.
Юлдан арылган. Илгиз ашамады да, киемнәрен салып, верандага яткан иде, иртәнгегә кадәр йоклады. Иртән җылы мунчада коенып чыкты. Әйе, Илгиз, армия сафларына киткән 18 яшьлек кенә малай түгел шул хәзер. Чын егет булган. Һәр кыз бала кызыгырлык. Тәрәзәдән Камилләрнең өйләре генә күренеп тора. Менә иртән чишмәгә кер чайкап менәргә төшеп менде Ләйсән. Ул да матурайган гына. Әни булу аңа бик килешкән, нык чибәрләнгән. Уйларыннан бер минут та чыгара алмый ул аны. Нинди зур гонаһ эшләгәнен дә аңлады. Ләкин, моның өчен әниеңне бәреп үтереп булмый бит инде. Нишлисең....язмыш.
- Улым, ашарга утыр, кая син?
Илгиз теләр теләмәс кенә чыгып утырды.
- Улым, укырга берәр җиргә керерсеңме, әллә колхозга эшкә урнашырсыңмы?
- Нигә әле син мине өйдән куасың? Кайтып кермәдем әле генә. Инде уку, эш диеп башладың.
- Соң улым, кешенең уллары армиядән соң өйдә бот күтәреп ятмыйлар. Эшли башлыйлар. Әнә Марсель синең белән кайтты. Укырга керергә китте диеп сөйләнә иде иртән сөт биргәндә әнисе.
- Әни! Тагын минем тормышка катышасыңмы???? Бу юлы ирек бирмәм. Кайчан телим...шунда эшенә дә чыгармын. Укуына да китәрем. Синең приказлар бала чакта калды. Мин командир приказларын үтәп тә туйдым армиядә. Приказларсыз гына яшик әле яме.
Илгизнең ару ачуы чыккан иде. Ару кычкырды әнисенә. Әтисе белән сеңлесе аптырап киттеләр.
- И вообще, миңа лучше кагылма яме әни! Болай да соңгы чиктә генә торам.
- Ярар улым. Ярар.

Көндез коляскасы белән Ләйсән авыл әйләнергә диеп чыгып китте. Исламы саф һавада яхшырак йоклый да. Моны күреп торган Илгиз, атылып чыгып, Ләйсән янына ук килеп басты.
- Исәнме Ләйсән. Саф һава суларга чыктыгызмы?
- Исән әлегә Илгиз. Әйе. Күрәм син дә. Нәрсә кирәк тагын миннән.
- Ләйсән, мин сиңа һәр көнне диярлек хатлар яздым. Алдыңмы аларны, укыдыңмы?
- Алдым. Әмма укымадым Илгиз. Мин кияүдә идем инде. Аннары синең хатны укып торасым килмәде. Укыйсың килсә, әниеңнән сора. Мин аларны ачмаган килеш, барсын да аңарга бирдем. Тагын сорауларың бармы? Мин күләгәле урынга утырам. Ислам йоклап китте.
- Димәк, сүз биргәнчә кияүгә чыктың. Ләкин Камилне яратып чыкмадың бит син Ләйсән. Миңа күрсәтер өчен генә чыктың. Кит аннан. Мин алам сине кияүгә. Исламны үз улым итеп үстерәм.
- Илгиз, сиңа кояш ярамый ахрысы. Әллә ниләр сөйли башладың. Бу булмый торган хәл, аңлыйсыңмы? Минем улым бар. Улымның әтисе бар, ул исән сау. Мин аларны син диеп ташларга җыенмыйм. Ник син һаман аңламыйсың? Теге кичне син өздең, үзең өздең безнең араны. Мин түгел. Илгиз! Аптыратма мине. Бир миңа иркенләп яшәргә яме. Син кайтканчы бер аптыратучы юк иде. Бар эшкә кер яисә укуга кит. Йөремә инде сулгак кебек. Сау бул. Кит! Аптыратма мине бүтән!
- Ярар Ләйсән. Гафу ит мине. Бүтән аптыратмам. Мине бүтән күрмәссең дә. Тик гафу гына ит, рәнҗеткәнемә.
- Күптән гафу иттем Илгиз. Рәнҗемим дә. Бар кит. Бала йоклый. Кешеләр карап уза әнә. Кит Илгиз. Мин сине вакытында нык яраттым. Ләкин син безнең мәхәббәтне җиргә салып таптадың. Сау бул.
- Хуш Ләйсәнем.
Илгиз, кибет ягына таба менеп китте. Авылда кибетне, Камилләр тоталар иде. Ике кибетләре бар. Райпо кибетләрен бетергәч, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары кибетен ачып җибәрделәр алар. Шунда бер почмагында чәчәк кибетләре дә бар. Чәчкәләр кирәк булса, районга чаба торган түгел. Шуңа күрә дә, Камилләрне бай дидем мин. Аларның үзләренең Камаз машиналары, тракторлары бар. Җиңел машиналары ике төрле. Яз җитте исә, Камил кешеләрнең бакчаларын сукаларга чыга. Шулай итеп яшәп яталар алар. Кибеттә әлбәттә сатучылар тоталар. Илгиз кибеттән бер ярты алды. Кибетче Фәүзия апа аптырап калды әле.
- Улым, инде син дә эчә башладыңмени? Армиядән күптән түгел генә кайттың әле. Ярыймы шулай?
- Фәүзия апа, менә монда күкрәктә яна. Ичмасам бетмәс микән.
- И Аллам яна диеп, әнә, чишмә суы эч, бетәр. Йә фельдшер Асия апаң янына барып кайт. Даруын бирер.
- Эх......аңа дару булсамы соң Фәүзия апа, учлап эчәр идем. Кая бир инде.

Илгиз аракысын кыстырды да, күл буена төшеп китте. Закускага кибеттән тозлы кыяр белән ипи алды. Көн инде кичкә авышкан. Менә....аларның һәр көнне утырып сөйләшә торган бүрәнәләре дә көтеп тора икән бит. Алып атмаганнар. Килеп утырды да Илгиз, хәтирәләргә чумды. Ничек итеп, беренче тапкыр Ләйсәнне озатып кайтканын, беренче үбешүләрен искә алды. Кочаклап, яткырырга маташканда , ару гына битенә чәпәләшкә алганы да истә. Әле дә янып тора шикелле кул эзләре Ләйсәннең. Ә ахыргы көнне очрашканда, Ләйсәннең ничек яратып кочаклавын ул әле дә саклый күңелендә. Менә шундый яратуны, әнисенең бер сүзе аркасында сызып атты бит ул тиле баш! Әй яшьлек! Уйланылмаган инде. Аракысын башлап, акрын гына аның төбенә төшә башлады. Менә, менә Ләйсәне килеп чыгар да, Илгиииз! Илгиииз! Мин бары шаярттым гына. Мин сине яратам диеп әйтер кебек. Ләкин бу беркайчан да алай булмаячак. Аракы үзенекен итте. Болай да яралы йөрәкне, ул ныграк яралады. Илгиз, шунда, таллар арасында мәңгелеккә күзләрен йомды.

Әсма улы кайтмагач, урамнарны әйләнеп керде. Күл буена барып карарга башына да килмәде. Салихта калгандыр бәлкем диеп уйлады. Ләкин йокы кермәде инде.
Иптән сыер саварга баручылар, Илгизнең гәүдәсен күреп алалар да, тизрәк фельдшерны чакырталар, Әсма белән Мисбахка хәбәр итәләр.
Әсма башта атлар дәрәҗәдә булмый. Тораташ катып кала. Аннары, авыл буенча елап кычкырып, күл буена чаба:
- Улым, Илгизем! Балам! Ай ла хараплар булдың бит.
Тавышка Ләйсән белән Камил дә уянып киттеләр. Тәрәздән карасалар, кешеләр йөгерешә. Камил ни булганын белергә дип урамга чыгып китте. Озак та тормады керде.
- Илгиз асылынып үлгән диләр күл буенда.
Ләйсәннең тәненнән ток йөгерде. Күзләренә чәчрәп күз яшьләре чыкты. Ул тиз генә торып киенә башлаган иде, Камил аны җибәрмәде.
- Юк! Бармыйсың! Барасың икән....Исламсыз кире әниләреңә кайтып китәсең. Синең бер катышың да юк анда. Башы булмагач, кеше гаепле түгел. Синең азрак башың эшләсә син беркая да бармаячаксың! Менә, күрдем инде, аны һаман да яратканыңны. Хәтта күз яшьләрең чәчрәп чыкты. Камил ишекне бәреп чыгып китте.

Илгизне озатканны ул тәрәзәдән генә карап калды. Акрын гына күңеле белән, Илгиз белән саубуллашты, аңа рәнҗеп китмәвен сорады.

Икенче көнне, Ләйсән үзе генә өйдә иде. Ишек алдында баласын йоклатып утыра. Бер заманны капка ачылып китте дә, анда, чәчләре-башлары тузгыган, Әсма апасы күренде.
- Хыыыы.......утырасыңмы? Рәхәтме? Рәхәт инде. Малаең яныңда. Ә минеке гүрдә. Син! Син гаепле барысына да. Күрә алмыйм сине! Малаеңа да минем Илгизем язмышы язсын! Сиңа да, мин кичергән хисләрне, кайгыны кичерергә язсын.
Ләйсән бер мәлгә телсез калды.
- Әсма апа! Сез үзегездән бер дә гаеп эзләмисез ахры име. Мине аннан кем аерды соң? Кем кысыр диде? Белер белмәс! Каргамагыз! Каргыш ике башлы ул. Сезнең дә кызыгыз барын онытмагыз. Бу сабый берничек тә гаепле түгел, сезнең шуның кадәр усал булганыгызга! Ә хәзер чыгып китегез! Мин үтермәдем Илгизне. Сезнең аркада китте ул бу якты дөгьядан. Һәм үзенең көчсезлеге аркасында. Хәзер чыгып китмәсәгез, өстерәп чыгарып атам сезне!- диеп сикереп торды Ләйсән. Аның күзләре акайган иде. Куллары калтырый!
Әсма чыгып китте. Ләйсән малае коляскасы янына утырды да, ярсып елап җибәрде. Ул? Нишләр ул гаепле булсын ди????

Илгизнең 40 көне үткәннән соң, баласын әнисе Алсуга калдырды да, кибетләреннән 4 роза чәчкәләре алып зиратка юл тотты Ләйсән. Илгизнең каберен озак эзләде. Таптым дигәндә, аның кабере янында Әсма апасын күреп, кире китеп бара башлаган иде, Әсма үзе чакрып алды аны.
- Ләйсән кил. Курыкма миннән. Ябышмыйм сиңа. Күрәм бит чәчкәләр белән улым янына менгәнсең. Барыбер күңел күгеңдә тора икән әле ул. Алып атма аны балам яме. Ә мине гафу итегез. Икегез дә. Кичерегез. Мин аңладым...ләкин соң аңладым. Сине дә бәхетсез иттем, улымны да гүргә керттем.
- Әсма апа, мин сезне күптән кичердем инде. Бүтән беркайчан да кешеләргә рәнҗеш ташламагыз, каргамагыз. Алар ике башлы. Берсе сезгә төшми калмый. Ә Илгизгә килгәндә, ул безне күкләрдән күрәдер диеп уйлыйм. Һәм ул сезне гафу иткәндер. Ләкин тагын Аллаһ Тәгаләдән гафу сорарга онытмагыз Әсма апа. Ә миңа килгәндә....мин бик бәхетле. Минем, мине яраткан ирем , улым бар. Бәхеткә тагын ни җитә. Сау булыгыз. Сезгә дә өегезгә төшәргә кушар идем. Монда утырып кына, Илгиз кайтмаячак. Ул мәңге кайтмый торган җирдә инде Әсма апа.

Шуңа да, хөрмәтле әти - әниләр, менә шушы әсәрдәге Әсма кебек булмасагыз иде зинһар!

АЛСУ ШӘЯХМӘТОВА.

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас