Литература
8 Сентября 2023, 09:00

Кысыр

Хикәянең авторы: АЛСУ ШӘЯХМӘТОВА. Ләйсән кечкенәдән әллә нишләп гел авыртып тора торган булды. Алсу белән Алмаз аны ничек кенә сакласалар да, гел чирләп тора иде инде менә. Авыл фельдшеры Римма апа, Алсуны юата торган иде.- Алсу кайгырма әле шул тиклем. Менә шулай яшь вакытында авырып кала да ул, аннары уңайланып китә үсә төшкәч.Чынлап та шулай булды бит. Үсә төшкәч, авыртулары бетте. Бер тапкыр да чирләгәне булмады. Бер хәлгә тикле.

КысырКысыр
Кысыр

Ләйсән кечкенәдән әллә нишләп гел авыртып тора торган булды. Алсу белән Алмаз аны ничек кенә сакласалар да, гел чирләп тора иде инде менә. Авыл фельдшеры Римма апа, Алсуны юата торган иде.
- Алсу кайгырма әле шул тиклем. Менә шулай яшь вакытында авырып кала да ул, аннары уңайланып китә үсә төшкәч.
Чынлап та шулай булды бит. Үсә төшкәч, авыртулары бетте. Бер тапкыр да чирләгәне булмады. Бер хәлгә тикле.

Салкын көз көне иде. Боз өсте катырган, ләкин кайбер җирләрендә әле сулары күренә. Аларның мәктәптән кайта торган юлы шул боз күле яныннан үтә. Ул тирәдәрәк йортлар да юк. Шау гөр килеп, өч кыз мәктәптән кайтып киләләр. Ләйсәнгә ул вакытта 16 яшьләр булгандыр инде. Шунда Ләйсән боз өстендә кемнеңдер батканын күреп алды. Нишләргә? Кемне чакырырга? Кешеләре дә юк бит. Ләйлә авылга таба йөгерде. Ә Ләйсән өстеннән пәлтәләрен, аяк киемнәрен салды да, акрын гына батучы кеше янына шуышып китте. Яшь бала тавышы көчкә генә ишетелә. Йә Аллам, бу бит күршеләре Илшат. Нишләп йөри бу монда? Укудан кайтышлый кергәнме? Мең төрле уйлар. Көчкә шуыша-шуыша Илшат янына бары җитеп, аны курткасыннан эләктереп алды да, Илшатка каты итеп кычкыра башлады.
- Тукта, тыпырчынма. Мин сине коткарам. Алайсам икебез дә суга китәбез! Тукта дим!
Илшат туктамый, чәбәләнә. Менә, Ләйсән янындагы боз да шартлап сынды да ул да суга чумды. Илшат куркудан Ләйсәнгә ябышты. Алар әүмәкләшкән арада, күрше абыйлар килеп җитеп, икесен дә чыгара алдылар.

Шул көнне ук икесен дә районга хастаханәгә җибәрделәр. Икесе дә нык туңган. Илшат аңсызланды. Аны реанимациягә салдылар. Ә Ләйсәннең үпкәсе ялкынсынган, бала табу әгъзаләренә дә зыян килгән иде. Азрак дәвалагач, аңа хатын кызлар хастаханәсендә операция дә ясап алдылар.
Табиб Алсуга алдан әйтеп кисәтеп куйды, бәлкем баласы булмаска да мөмкин кызыгызның -диеп. Алсу өчен бу, кояшлы көнне яшен суккандай булды. Авылга кайтып елады да елады. Авыл халкына бу хәбәр тиз таралды. Дус диеп йөрегән кешеләр дә авыздан чыккач сөйлиләр шул. Авылда бигрәк тә.
Ләйсән хастаханәдә 2 ай ятты. Ике айдан соң гына алып кайттылар. Туңмаска кушылды. Чөнки үпкәсенә дә зыян килгән иде бит. Ике атнадан ул кабат укый башлады. Ләйсән булмаса, Илшат шул килеш су астына киткән бала иде инде ул. Ул да терелеп кайтты. Күршеләре рәхмәтләр яудырдылар гына Ләйсәнгә. Әле мәктәпкә МЧС килеп, мактау грамотасы да тапшырдылар, тантаналы линейка җыйдылар. Нинди авыр хәлдә булганнарын онытты азрак Ләйсән. Чөнки рәхәтләнеп укый ала иде.
11 нче сыйныфта укыганда, Ләйсән белән Илгиз арасында әллә ничек тиз генә мәхәббәт ялкыннары кабынып китте. Элегрәк тә Илгиз күз ата иде инде аңа, ә менә бу хәлләрдән соң Ләйсәнне нык ярата башлады. Чөнки ул аны югалтудан курыкты. Чак кына бөке төбенә китмәделәр бит әнә Илшат белән. Ләйсән дә Илгизне үлеп-үлеп яратты. Сөйләр дус кызлары булмаганга, бар серләрен дә әнисенә сөйләде ул. Әнисе дус кызы да, сердәшчесе дә, киңәш бирүче дә иде.
- И Аллам балам, бигрәк усал нәселнең егетен тапкансың. Әсма бит торган җиреңнән буып үтерә торган кеше.

Чыннан да, Илгизнең әнисе бик усал апа иде. Авыл буенча даны таралган "аҗдаһа Әсма" кушаматлы иде ул. Ире Мисбахны да кулына урап кына тота диделәр. Балалары аның сүзеннән чыкмыйлар, авызына карап кына торалар. Балалар дигәннән Илгизе бар да, 10 яшьлек кызы Сылуы бар инде.

- Әнием, безгә йөрергә комачаулар дисеңме аны? Нишләп шундый явыз булалар димени инде?
- Белмим балам....комачауламаса да, бердәнбер улын ул башка чыгарып җибәрмәячәк инде. Анда кызы кияүгә китәчәк. Сине ашап үтерәчәк бит ул. Белмим. Башым катты әлегә. Өйләнешергә җыенмыйсыз бит әле. Әле уку бетмәгән. Күз күрер балам.

Вакыт дигән нәрсәне туктатып булмый шул ул. Тиз үтә дә китә. Менә Илгиз белән Ләйсән дә мәктәпне тәмамлап, кулларына аттестат тоттырдылар. Хәзер баш каткан нишләргә инде. Илгиз әтисе белән колхозда эшләргә калам ди. Аннары барыбер армия сафлары көтә аны. Ә менә Ләйсәнгә белем алырга кирәк бит. Ул үзләреннән ерак түгел шәһәргә пешекче булырга гына укырга кереп кайтты. Әллә кайларга җибәрәсе килмәде Алсуның кызын.
Без капчыкта озак ята алмый шул ул. Барыбер бер тишеп чыга. Әсмага да, малаең Илгиз теге чирле Ләйсән белән йөри диеп җиткерделәр. Колхоздан, ындыр табагыннан ничек очып кайтканын сизми дә калды. Ярый әле өйдә барсы да иде. Әбәткә кайтканнар. Әсманың йөзе кара янган. Илгиз сразу сизенде инде, эшнең нәрсәдә икәнен.
Барсы бергә ашарга утыргач, Әсма сүзен башлады:
- Сине теге Алсуның чирле кызы Ләйсән белән йөри диләр, авыл халкы мәш килә. Мин генә белми торганмын икән. Дөресме бу?
- Әйе, дөрес әни. Ә Ләйсәнгә нәрсә булган? Аның бер җире дә чирле түгел.
Әсма өстәлгә китереп сукканын сизми дә калды. Кырыйда боларның сүзләрен игътибар белән тыңлап утырган кызы Сылуы да сискәнеп куйды.
- Нишләп чирле булмаска. Теге вакытта, бозга батканда аңа бит операция ясаганнар. Табиб, Алсуга баласы булмаска мөмкин дигән. Алсу монда авылга кайтып күпме елап ятты, кызы хастаханәдә вакытта.
- Әни, ну әйттең инде сүз. Аны беркем дә алдан белә алмый инде. Гел дә алай булмас әле Аллаһ боерса!
- Юк! Мин сиңа әйттемме юк диеп! Миңа кысыр килен кирәк түгел. Минем дә синең балаларыңны, оныкларны сөясем килә! Йөрисе түгел и нокта! Йөргәнеңне ишетәм икән кара аны малай, мине беләсең!
- Әнисе ярар инде, алдан алай кычкырынма. Табиблар да ялгыша бит-дип сүзгә кушылды Мисбах абый.
- Ә синнән гел дә сораучы юк! Авызыңны яп. Әллә оныкларсыз кысыр килен белән утырасың киләме??? Минеке килми! Аңладыңмы улым! Менә очрашкач, аңлашыгыз да и бетте китте. Авылда кызлар бетмәгән.

Илгизнең башына кайгы төште. Ничек итеп сөйгән ярына ул, сине әнием кысыр диеп әйтте, мин синең белән йөремим дисен. Кич белән дусты Салихка китте. Өйдә булган хәлләрне сөйләде аңа. Салих шаркылдап көлде.
- Мондый хәл буласын как то көткән идем инде мин. Әсма апа, болай тиз генә бирешмәс дигән идем. Чыннан да, нәрсәгә соң ул Ләйсән сиңа Илгиз? Чынлап та кысыр калган булса? Башкалар балалар үстереп, алар белән уйнап йөрегәндә, син карап утырырсыңмы?
Салихның бу сүзләре янып бетеп барган учакка керосин сипкән кебек булды. Әйе, әни дә, Салих та дөрес әйтәләр. Тиздән армия сафларына китәм, онытылыр әле.

Кич белән Илгиз Ләйсәнне аларның билгеле урынында, теге күл кырында көтеп утыра иде. Ләйсән азрак соңга калды. Артыннан килеп, шундый яратып кочып алды Илгизне. Бу кочуны Илгиз мәңгелеккә хәтерендә калдырыр.
- Җаным, азрак соңга калдым. Әллә үпкәләп тә куйдың инде?
- Юк ла инде, нинди үпкәләү ди! Ләйсән беләсеңме?
- Юк белмим Илгиз. Ләкин нәрсә әйтәсеңне күңелем сизә. Минем күңелем алдан әллә ниләр сизә. Нәрсә, Әсма апа, мине ташларга куштымы? Нәрсә диде соң?
- Юк, бер арага гына аерылышып торыйк. Мин армиягә киткәч тагын хатлар алышырбыз.
- Илгиз, син юләрме, әллә юләр булып кыланасыңмы гына? Ләйсәннең күзләреннән мөлдери-мөлдери яшьләре тәгәрәде. Куллары калтырады, тез буыннары тотмый башлады. Ул хатлар әниеңә дә килеп ирешмәсләр дисеңме? Нәрсәгә диеп мине яратмады?
Илгиз әйтмәде....дәшмәде....аннары акрын гына...кысыр килен кирәкми миңа диде!
- Нәрсә???? Кем кысыр? Каян чыгып әйтә ул аны. Яла ягып.
- Ник Алсу апа сиңа әйтмәдемени?
- Нәрсәне Илгиз?
- Теге вакытта бозга батканда сиңа бит операция ясаганнар. Табиб баласыз калырга мөмкин дигән Алсу апага.
- Миңа операцияне үлекләрне суыртырга ясадылар. Табиблар ялгыша да бит! - диеп елый - елый кычкырды Ләйсән. Димәк, син, әни малае, әниеңә күтәрелеп сүз әйтә алмадыңмы? Ник дәшмисең? Эндәш миңа! - дия дия Илгизне битләреннән чәбәкләде Ләйсән. Теге вакытта батып үлгән булсам яхшы булган булыр иде. "КЫСЫР" кушаматы тагып йөрегәнче. Бар кит Илгиз. Мин синнән моны мәңге көтмәгән идем. Минем балам да, ирем дә булачак! Менә күрерсең!

Илгиз акрын гына торып китте. Ләйсән елый-елый бүрәнәгә утырган килеш калды. Салкынайтты,җитмәсә күл буе бит. Чыштыр-чоштыр арттан кемнеңдер килгәнен ишетеп, Ләйсән кычкырып җибәрде.
- Әй кем анда? Кулымда мылтык, атам хәзер!
- Кызым, кызым, мин бу әниең. Нинди мылтыклар сөйлисең син?
- Ә әни...башыма ни килде шуны кычкырдым. Тукта әле, әллә сезнең дә әти белән мондамы свиданиегыз?
- Кызым, шаяртма инде алай итеп. Илгизең әллә кайчан кайтып китте, күреп калдым. Син юк, мин куркып эзләп чыктым менә.
- Кайсы Илгизне сөйлисең әле син әни? Ә теге, аҗдаһа Әсма малае Илгизме? Бездән нибары 3-4 йорт өстәрәк торалар име. Мин аның белән таныш идеммени?
- Кызым, син кыланасыңмы? Әллә чынлап та башың киттеме инде?
- Китте! Китте, әни! Чөнки мин бит авыл буенча КЫСЫР БИЧӘ булып чыгам түгелме? Нигә диеп миңа моны әйтмәдең вакытында?
- Кирәк диеп тапмадым, чөнки табибка ышанып бетмәдем. Ялгышлыклар була ул, барысы да Аллаһ Тәгалә кулында бит балам!
- Менә шулай шул, барысы да аның кулында әнием, ә Илгиз белән, Әсма апа кулында түгел. Алай гел геройланып гына яшәмәсеннәр әле, минем урамда да, бәйрәм булачак, Аллаһ боерса, менә киявенә дә чыгарым, әнә Камил арттан ялынып тора, баламны да табармын! Ә малае кыз таба алыр микән ул Әсманың! - диеп, җан ачысы белән кычкырды Ләйсән.
- Кызым, әйдә кайтыйк, туңгансың әнә, калтырыйсың, ярый әле кофтаңны алдым, әйдә киттек, кайтып ятыйк. Тычып бир үзләренә.

Кая инде ул йоклау, Ләйсән акрын гына елады да елады. Бик авыр иде аңа Илгизне югалту, чөнки ул иң яраткан җимеше иде аның. Камилгә дә тел-теш тидерә торган түгел, Илгизләрдән байрак та торалар әле, безнең урамда, как раз Илгиз белән бала булган очракта да гел очрашачакбыз әле Аллаһ боерса. Ләйсән, Камилне кабул итергә дигән уйлары белән йокыга китте.

Кич белән клубта, Ләйсән янына Илгиз килмәде дә, аның ягына карамаска тырышып, Фәнияне кочаплап йөрегән булды. Ә Камил исә моны гына көткән сыман, Ләйсән тирәсендә кайнашты. Бөтен клуб шау-шу килде....нишләгәннәр болар? Ташлашканнар? Әсма апа алдырмагандыр. Шулай итеп, җәй буе Ләйсән Камил белән йөреде дә, көзгә укырга китте. Бер ел укыганы сизелми дә үтеп китте. Кайта китә йөреде, янына Камил килеп йөреде, ә Илгиз әлегә авылда колхозда эшли иде. Камил инде армия сафларында булып кайткан егет, аңа өйләнергә дә вакыт. Әллә ничә Ләйсәнгә әйтеп карады, укуым бар бит әле диде.

Ике ел укыганнан соң, ул диплом алып, авылына кайтты. Ул вакытта Илгизне армия сафларына алып өлгергәннәр иде. Һава десантлары сафларына алганнар.Бик матур киемнәрдән кайтыр инде. Әй, аның Камиле моряк әнә, аннан да матур киемнәре. Мәктәп ашханәсенә эшкә урнашты Ләйсән, әйбәт кенә эшли башлый. Ләкин Камил һаман өйләнү турында кайгырта. Ләйсән, Илгизгә әйткән иде бит, кияүгә дә чыгармын, балам да булыр, менә күрерсең диеп, димәк, сүзне үтәргә кирәк.

Камил белән Ләйсән өйләнештеләр, матурлап туй үткәрделәр. Ләйсәнне Камилнең әнисе, Әнисә апа, бик яхшы кабул итте, әтисе дә алай болай бер сүз дә әйтмәделәр, кызым диеп кенә йөределәр. Илгизләрнең ерак түгел иде бит йортлары, бер йорт аша гына, карап торыр ичмасам. Ләйсән Камилгә кияүгә чыкса да, Камилне яратмады. Камил моны сизде.
- Ләйсән, син һаман да, Илгизне яратасың ахрысы. Мин синдә, мине ярату чаткылары күрмим.
- Яратмасам, чыкмас идем бит инде кияүгә Камил, ни сөйлисең син? Илгиз белән күптән бетте бит инде. Ул армия сафларында, кайткач, әнә өйләнеп җибәрер. Ә син, син курыкмыйсыңмы КЫСЫР хатын алганга?
- Ә кем әйтте соң әле миңа сине кысыр диеп? Авыл халкы сөйлиме? Сөйләсеннәр, шуңа да аларга тел бирелгән, ә безнең Аллаһ боерса, балабыз булачак һичшиксез!
- Рәхмәт Камил, җылы, якты сүзләреңә, миңа ышанганга. Мин дә ышанып калам, бәбиебез булачак. Ярты елдан артык та тормадылар, Ләйсән авырга узды бит. Шаккатмалы хәл булды. Ләйсәнне, Камил күтәреп авыл уртасында зыр әйләндерде.
- Уррраааа! Безнең малай булачак! -диеп кычкырды ул, теге аҗдаһа Әсма да ишетсен өчен.

Әсма апа ишетте әлбәттә. Ничек ишетмәсен, ерак тормыйлар бит.
- Мисбах кара әле тегеләрнең кыланмышын, теге кысыр тәки балага узган бит.
- Әйе...син генә малаеңны аердың аннан, нинди яхшы кыз иде.
- Әй, саруымны кайнатып утырма әле, болай да читен, бар маллар кара. Бетмәс, минем улымның да кызлары, гарип-горәбә түгел ул, Аллага шөкер.
Вакыт уза торды, вакыт узган саен, армия сафларында, Илгиз нинди ялгышлык эшләгәнен аңлады. Бертуктаусыз хатлар юллады Ләйсәнгә, гафу үтенде. Хатларны Алсу апага бирә иде почта өләшүчеләр, Камилләргә кертмәделәр. Ләкин Алсу апа, аларны ачмый гына җыеп бара.
Беркөнне, Ләйсән тавык-чебеш ашатып йөрегәндә, Әсма апа килеп керде капкадан, керде дә, акыра башлады.
- Нәрсә, өстерәлчек, сиңа хат язып ятамы теге эт җан? Әнисенә бер хат та язмады, синең кияүгә чыкканны әйтеп язганнан соң. Мин белми диеп торасыңмы әллә хат алганыңны, минем малайдан.
- Башта кысыр идем, хәзер өстерәлчеккә әйләндеммени? Нишләп мин өстерәлчек булдым икән ул? Мин сезнең малай белән йоклап йөремәдем, кыз булып чыктым иремә, Камилдән сорый аласыз дәлилен. Икенчедән, хәзер, бер минут көтеп торыгыз яме, өйгә генә кереп чыгам диеп, Ләйсән, бер көлтә, бау белән бәйләнгән, ачылмаган хатларны алып чыкты. Алып чыкты да, Әсманың аяк астына атты.
- Менә, ал хатларын! Язмасын миңа бүтән хат! Язып җибәр! Миңа аннан хат та, гафу үтенүе дә кирәкми, вакыт узган инде. Ә хәзер мин өйгә керәм, гафу, сезне чакырып тормыйм, өйдәгеләр сезне өнәп бетермиләр. Бары тик бәхет кенә телим мин аңарга. Ләкин белмим, ай-һай, бәхетле булырга ирек бирерсез микән сез аңарга! Сау булыгыз! - диде дә Ләйсән, ишектән кереп китте. Әсма бер мәлгә телсез калып басып торды да, хатларны җыеп, кулына тотып, Әнисәләрдән чыгып китте.

АЛСУ ШӘЯХМӘТОВА.

Ахырын иртәгә укыгыз.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас