

Икенче көнне Диләрә Хәнифәтуллоны аэропортка озатты....
Үз гомерендә мондый зур шәһәрне күргәне булмаган Хәнифәтулло Мәскәүдә аптырап калды. Әмма аны Диләрә телефон аша гел өйрәтеп, кая барырга, нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатып торгач, авырлыкны сизмәде. Аллаһның амин дигән көненә туры килгәндер инде, Россиядән Таҗикстанга самолет шул төнне очасын белгән вәкиллек хезмәткәре, аны кызганып булса кирәк, аэропортка хәтле озатып куйды һәм Хәнифәтуллоны фотографиясе дә булмаган шул шаһәдәтнәмәсе белән самолетка утыртып җибәрде. Дүрт сәгатьтән артык самолетта очып иртән Хәнифәтулло инде Дүшәнбе аэропортында иде. Кесә телефоныннан шалтыратып, иң башта Диләрәгә исән-имин очып килеп җитүен хәбәр итте. Аннары Гөлбикәгә шалтыратып, сеңлем мин Дүшәнбе аэропортында, диде. Үз колагына үзе ышанмады Гөлбикә, чөнки алар әллә нинди урау юллар аша кайтып җитүгә, артларыннан ук диярлек кешечә документы да булмаган абыйсы да кайтып төшсен әле! Моны ул могҗиза дип кабул итте. Шул ук минутта ирен уятып. Хәнифәтулло Таҗикстанда, дип шатлыгы белән уртаклашты. Фәйзуллох та башта ышанырга да белмәде, әмма диләрәнең нинди авырлыкларны, киртәләрне дә узып чыга алырлык хатын икәнен ул инде аңлаган иде. Шуңа да. Хуб, хуб, дип кенә куйды.
Гөлбикә Хәнифәтуллога шалтыратып, такси алырга һәм аларның адресына алып килергә кушты...
Ике-өч көн элек кенә күрешеп, саубуллашкан абыйсын күрү шатлыгыннан Гөлбикә тагын елап җибәрде.
-Абый, без кичә генә әни янында булдык. Әмма ул нидер сизенсә дә без бер нәрсә дә әле әйтмәдек аңа. Чөнки синең документларыңны болай тиз ясап бирерләр дип белмәдек.
-Мин бөтенләй документсыз кайттым, - диде көлеп Хәнифәтулло.- Мине бит документ ясатырга кайтарып җибәрделәр. Мин бит Россия кешесе түгел. Гражданством да юк. Гомумән, мин бары тик Таҗикстанда гына ала алам икән паспортны. Диләрәгә тегендә барысын да аңлатып бирделәр. Ул бар җирдә дә белешеп, Мәскәүгә хәтта шалтыратып, барысын да сөйләп, аңлаткач, миңа Мәскәүгә килергә куштылар. Диләрә мине самолетка утыртып җибәрде. Мәскәүдә вәкиллектә бик яхшы кешеләр эшли икән. Мине берсе үзе хәтта аэропортка озатып, төнлә очасы самолетка утыртып ук җибәрде. Россиядә шундый яхшы кешеләр эшли икән бар җирдә дә. Шулай итеп, кайтып та җиттем мин. Сеңлем, минем монда озак юанасым килми. Әни янына кайчан барып була? Сезнең вакытыгыз булмаса, мин берүзем барам.
-Юк, юк, бергә барабыз. Хәзер Фәйзуллох эшенә генә барып кайтсын да. Ә син бераз ял итеп ал, юынып чык. Ул арада мин өстәл хәзерләрмен. Аннары юлга чыгарбыз, Алла теләсә.
Хәнифәтулло, үз-үзенә ышанырга да ышанмаска да белмәде, Әле кичә генә Казан буйлап чабулап йөргән кеше минме соң бу, дип, чәчен дә тартып карады, стенага эленгән көзгедә үз йөзен күреп, дөрес икәненә ышанды.
...Чит илнең кәттә машинасы тиз алып барып җиткерде Хәнифәтуллоларны әниләре янына. Таныш тоелган юллар да, юл читендәге агачлар да бик нык үзгәргән, кечкенә саман йортлар урынына, икешәр катлы биек йортлар җәелган кышлакны танымады Хәнифәтулло. Бары тик үз тыкрыклары башындагы олы тупыл агачыннан һәм шуның ышыгындагы тәбәнәк кенә саман йортны күргәч ул үз кышлагына кайтып җиткәнен аңлады. Дулкынланудан авызы кипте, ул Казан аэропортының очу залында ук сатып алган су шешәсен рюкзагыннан алып, бер-ике йотым ясады. Машина выжылдап өй каршына килеп туктады. Хәнифәтулло үскән чагындагы бәләкәй генә тәрәзәләр, Тәбәнәк кенә иәек тагына да тәбәнәкләнгән кебек тоелды аңа. Ул калтыранган куллары белән ишекне эчкә таба этте, йомшаган аяклары белән тупсаны атлап бүлмәгә узды. Тәрәзә янындагы көрпәләр өстендә бөкрәеп утырган карчык сагаеп ишеккә карады. Хәнифәтулло : Модарым, модар (әнием, әни) дип әнисенә ташланды.
-Кәримәхон бер генә сүз “улым” дип әйтә алды һәм аңын җуйды. Хәнифәтулло тиз генә шешәне кулына алып, авызына су кабып әнисенең битенә бөркеде, Кәримәхон бераз ушына килеп, су, бер йотым салкын су бирегез, дип пышылдады.
Хәнифәтулло шешә авызын әнисенең иреннәренә якын китерде. Кәримәхон бер-ике йотым су капкач, әкрен тавыш белән, су. Тәмле су. Бик тәмле су. Бу суны кайдан алдыгыз, дип сорады. Мин аны Казан аэропортыннан алган идем. Татарстаннан. Дип җавап кайтарды Хәнифәтулло.
-Татарстаннан. Минем туган илемнән, Казан суы алайса бу, дип Кәримәхон калтыранган кулларын шешәгә таба сузды һәм татарча: мин бит Татарстаннан үзем дә, татар бит мин, диде. Моңа хәтле таҗикча сөйләшеп утырган Хәнифәтулло аптырап, ничек инде татар? Син татарча беләсеңмени дип сорауга татарча сорау бирде.
-Беләм икән әле улым. Онытмаганмын. Туган тел белән туган ил мәңге онытылмый икән ул, улым. Кайда гына яшәсәң дә , туган илнең суы да, һавасы да иң яхшысы икән. Мин синең исән икәнеңне белдем улым, сиңа һәрчак догаларымны укып, Ходайдан сине исән-сау килеш күрергә насыйп булсын дип сорадым. Аллага шөкер, минем теләкләремне Ходай кабул итте. Кхзләрем сине күрмәсә дә, мин сине күрәм. Улым. Күңел күзем белән, йөрәгем белән күрәм. Сеңлеңнәр Татарстанда дигәч тә, йөрәнем әллә ничек сикерергә тотынды. Яхшы хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын дип теләдем. Бу теләгем дә кабул булды. Инде соңгы юлга барырга вакыттыр миңа.
-Юк, әнкәем, юк, син әле яшәргә тиеш. Мин бит әле сине күреп тә туймадым. Ишетәсеңме, әни, минем синең белән сөйләшәсем бар, синең алда тез чүгеп, сине борчуларга салган елларым өчен гафу үтенәсем бар, мин синең белән яшәргә дип кайттым, әнкәй.
-Улым, борчылма, син мине кичер, мин барысына да гаепле, улым, синең бәхиллегеңне алмыйча мин ахирәткә дә күчә алмам. Йөрәгем, аһ, аээаһ, бала...лар.ул..ым, Ас..лан..абы.ең..кыз... бәхил..ләгез...
P.S. Кәримәхонны мәхәллә зиратына күмделәр. Татарстаннан ук алып кайткан суны зур чиләктәге суга кушып, кабер өстенә утырткан чәчәкләргә сиптеләр. Хәнифәтулло Диләрәгә телефон аша Әнисенең ахирәткә күчүен, монда булган барлык хәлләрне дә аермачык итеп аңлатты.
Документларын алгач, Хәнифәтулло инде икенче туган йортына әйләнгән Казанга кайту теләге барлыгын белдерде. Туганнары аны җылы итеп каршы алып, даими кунак сыенда тотсалар да, әллә татар каны үзен сиздерде, аны Татарстан үзенә тарты. Казан аэропортында ул бер кочак Таҗикстан розаларын Диләрәгә тапшырды һәм, син мәңгегә минеке булырсыңмы диде. Диләрә, әйе дип баш какты һәм сагынылган кочакка сеңде....
ТӘМАМ