Литература
22 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәчнең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 16 өлеш. Казанда документлар артыннан чабып йөреп, Таҗикстаннан килгән туганнарының виза срогы да бетеп киткән. Миграция бүлегеннән чыгу белән, туп-туры Диләрәгә кайтып ашап та тормыйча, бер-берсе белән тиз генә кочаклашып саубуллаштылар да, такси чакыртып Казан аэропортына элдерттеләр.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

Казанда документлар артыннан чабып йөреп, Таҗикстаннан килгән туганнарының виза срогы да бетеп киткән. Миграция бүлегеннән чыгу белән, туп-туры Диләрәгә кайтып ашап та тормыйча, бер-берсе белән тиз генә кочаклашып саубуллаштылар да, такси чакыртып Казан аэропортына элдерттеләр. Казаннан Мәскәүгә шул көнне оча торган самолетка билетлар алып Мәскәүгә очтылар. Виза вакытын бары тик Мәскәүдә чит илләр министрлыгының Таҗикстан вәкаләтле вәкиллеге аша гына озайтырга була иде. Әмма моның өчен дә бер атна алдан хәбәр итәргә кирәк булган. Фәйзуллохларга туып-үскән илләренә генә кайтып китәргә калды. Әмма аның өчен дә Таҗикстанга оча торган самолетка билетлар алырга кирәк иде. Ә Таҗикстанга самолет атнага ике генә мәртәбә оча һәм инде бу атнада очарга тиешле самолетның икенчесе алдагы төнне очып киткән булып чыкты. Шунысы бар, әгәр дә чит ил гражданнары Россиянең виза турындагы законнарын бозса, икенче тапкыр бу кешеләр Россиягә керә алмаячак иде. Бу бигрәк тә өр-яңадан Казан белән элемтәсен торгызып, сәүдә эшен башлап җибәрергә уйлаган Ләйлога китереп сугачак иде. Кунаклар ни эшләргә белмичә Мәскәү каласында бераз таптанып тордылар да, Ләйло бер яхшы фикер әйтеп куйды.
-Безнең өчебезнең дә чит ил паспортлары бар бит. Ә ник без Таҗикстанга Төркия я Үзбәкстан аша очмыйбыз. Әйдәгез аэропортка барыйк. Кайсы илгә бүген үк оча торган самолетка билетлар була, шунда очабыз һәм аннан инде, очу зонасыннан чыкмыйча үзебезнең илебезгә кайта торган самолет рейсын көтәрбез. Алай итсәк, без бер илнең дә виза законнарын бозмаячакбыз һәм штраф та түләргә туры килмәячәк.
Фәйзуллох кызының башы яхшы эшләвенә сокланып, хуб, дип куйды. Монда да такси тотып аэропортка киттеләр. Юлда барганда Хәнифәтуллога шалтыратып, Гөлбикә ситуацияне аңлатты, юлда проблемалар килеп чыкмаса без иртәгә илебезгә кайтып җитәчәкбез, дип ышандырды.
Кунаклар кинәт кенә китеп баргач, өйдә әллә ничек ямансу булып калды. Ике атна буена тыз-быз чабып юньләп күрешеп сөйләшеп тә утырып булмады, җитмәсә тагын минем йөрәк борчуы килеп чыкты, дип уфтанды Хәнифәтулло.
-Артык кайгырма, Хәниф, менә ДНК справкасы кулыңда, Фирдәвестән алган справка да, шаһәдәтнамәң дә монда. Иртәгә үк паспорт өстәленә барабыз да паспортка фотога төшеп, документларны тапшырабыз. Аннары, хет Таҗикстанга, хет Америкага юл ачылачак синең өчен.
-Әй, ниемә кирәк миңа Америка. Газиз әниемне кайтып күрәсе иде. Почти ярты гасыр бит ул минем исән икәнемне белми. Мин бит үзем дә әнине күптән инде исән түгелдер дип йөрдем. Вәйт нинди акылсыз баш мин. Ничек инде әни турында шундый уй килгәндер миңа? Әнидән аякларына ятып гафу сорарга, мине кичерүен елый-елый үтенергә кирәк миңа. Мин бит аны сукыр калдыручы, гомер буена хәсрәт утында яндыручы.
-Алай итеп битәрләмә инде үзеңне. Язмышыңа шулай язылган булгандыр Хәниф. Менә бит, нинди авырлыклар күреп тә син исән, Аллага шөкер, туганнарың белән табылыштыгыз, күрештегез. Тиздән, документлар алгач, кайтырсың. Кайтырсың да мине онытырсың инде. Бу җүләр татар хатыны урынына сеңелләрең сиңа инде таҗик хатынын эзли дә башлаганнардыр.
-Әй, әй, әллә көнләшә инде? – Хәниф диләрәне кочаклады. –Син булмасаң мин бу проблемаларны ерып чыга алыр идеммени, кадерлем. Иң башыннан ук гел син миңа канат үстереп, алдагы көнемә өмет уты белән яшәттең. Син базарга барып, Абдуллоны табада биеттең, аннары минем туганнарымны ничек итеп тәрбияләп, һәр кирәк җиргә алып барып, бар проблемаларны да чишәргә мөмкинлекләр ачтың. Ә мин син булмасаң, аэропортта егылып үлгән дә булыр идем. Кемүлгән? Ә, бер бомж, диярләр иде дә, полиэтилен пакетка тыгып исемсез чокырга илтеп күмәрләр иде. Диләрә, син , син беләсеңме кем? Ничек әле татарчасы? Фәрештә! Син фәрештә бит. Мине саклаучы, яклаучы һәм яшәтүче фәрештә.
-Хәниф, ялагайланма инде, бу эшне яраткан кешесе өчен һәр хатын-кыз да башкарып чыгар иде. Аның нәрсәсе бар. Машина алып бара, алып кайта. Кабинетларга сез үзегез кердегез, кан анализларын үзегез бирдегез. Юк, минем ролем кечкенә, артык мактаганны җенем сөйми.
-Мин мактамыйм бит, Диләрә, ничек бар шулай дип әйтәм генә. ..
Улын югалтканнан соң күз яшьләрен коя-коя сукыр калган ананың хәлен беркем дә аңларга тырышмады. Кисәк кенә кызы Гөлбикәләрнең ни өчен Россиягә, Казанга китеп баруын да ул бер баласыннан да анык кына белә алмады. Ана кара кайгыга батты, ашаудан калды. Кызларының көне-төне янында булып та, аннан нидер яшерүен ана йөрәге тоя иде, әмма бир-ике тапкыр төпченеп сорап караса да җавап ала алмагач, ул инде дәшми калуны кулай күрде. Шулай да бер көнне кызы Зөйтүнә аны юындырганда кисәк кенә, модар, агар гуянд,ки писар зинда аст,ту чй мегуй (Әни, сиңа берәрсе, улың исән икән дисә ни эшләр идең) дип өйтеп ташлады. Әнисе кинәт ишетелгән бу җөмләдән сискәнеп китте.
-Шумо чй мегуед !( син нәрсә сөйлисең!) У зинда аст (ул исән). Ман бо дили худ хис мекунам (Мин йөрәгем белән аның исән икәнен тоям). Кәримәхон әллә онытылып китеп тагын татарчага күчте. –Ничек инде исән кеше турында шулай әйтергә була. Үзе дә әни кеше бит инде. Әй, кызым,кызым.
-Хуб, инак. Боз девона. (Менә. Тагын саташа).
Кәримәхон тынып калды. Хәнифәтуллоны ерак сәфәргә озаткан вакытларны күз алдына китереп, улының төс-кыяфәтен , кигән киемнәрен, юлга алган капчыгын исенә төшерергә тырышты. Әмма аның хәтерен дә еллар тузаны каплап, улының төс-бите дә ничектер томан эчендә генә күренгәндәй тоелды.
-Әй, улыкаем, нинди бәлаләргә тарыдың икән син ул вакытта? Беләм, син исән, минем өчен син һәрвакыт исән булачаксың. Сеңелләрең, энең бәлки дөрес тә уйлыйлардыр, әмма минем йөрәгем типкәндә, сулышым барында син исән. Кайда гына йөрсәң дә, фәрештәләр сине саклап йөртсен. Гомерем дә бетеп бара инде улым, күзләрем күрмәсә дә, кулларым тоя, сине чәчкәйләреңнән сыйпар идем. Үзеңне күкрәгемә кысып, бала чагыңда биреп җиткерә алмаган йөрәк җылымны сиңа бирер идем, багалмакаем. Бу дөньяда күрешә алсак, бәхиллегеңне сорап калыр идем, улым. Мин , бары тик мин генә гаепле синең юкка чыгуыңда. Югыйсә йөрәгем белән сизендем бит мин, бер дә җүнле эшкә чакырмаганнарын. Ишәк үлгән белән генә дөнья бетмәде, тормыш барыбер алга барды. Беребез дә ачтан да үлмәдек. Кичер инде мине улым, зинһар уйларыңда булса да гафу ит син мине. Менә сеңелләрең аңламыйлар мине, белмиләр әле алар ана йөрәгенең нинди сизгер икәнен. Үз балалары әле яннарында, шуңа аңламый алар. Ходаем, бала югалту ачы хәсрәтен беркемгә дә, хәтта дошманыма да бирә күрмә.
Күңеленнән генә улы белән сөйләшеп, бераз тынычлангандай булып, урынына ятты да, тагын уйларына батты.
-Сине ерак сәфәргә алып чыгып киткән абзыйларыңның берсе дә байлыкка ирешмәде бит, улым. Менә синең белән барысы биш кеше киткән иде. Туган абзыең аннан кайткач, йорт-җирен ныгытты, балаларын кеше итте, укытты. Ә көннәрдән беркөнне алар гаиләсенә бик яман кайгы килде. Тауларда ике-өч көн буена яуган яңгыр аркасында, тау убылып, алар яши торган мәхәллә балчык астында калды. Агаең балалары белән таш, балчык астында калдылар. Гаиләсе белән шулай вафат булды алар, Аллам сакласын. Икенче бер ир кеше таудан упкынга егылып вафат булды. Хәтта җәсаден дә алып кайта алмадылар. Менә шулай улым. Монда кышлакта ул чакта төрле сүзләр йөрде бит, улым. Имеш сезне җимеш алырга дип алдап алып киткән агаең, ә җимеш урынына ярамаган нәрсә төяткәннәр. Монда мәхәлләләрдә тентү булды. Безне дә әллә ничә мәртәбә килеп тикшерделәр. Үги әтиең мине гаепләде шул чакта, имеш иярә килгән балада нинди яхшы өмет булсын. Җүнсез бала ул, дип сине дә сүкте. Дәшмәдем инде. Балалар хакына дип түзеп яшәдем, улым. Юк, улым, мин сине гаепләмим, син бит бернәрсә дә белмичә чыгып киттең юлга. Мин дә белмәдем. Без аның ишене бөтенләй белгән-күргән кешеләрмени. Уйланып ята-ята Кәримәхон йоклап китте.
...Фәйзуллохларга шул ук көнне Төркиягә оча торган самолетка билетлар алу бәхете тәтеде. Чартер рейсы белән Төркиядән Таҗикстанга кайту аларга бер дә авыр тоелмады. Кайтуларының икенче көнендә үк әниләре янына кайтып, ерак сәфәргә чыгуның төп сәбәбен аңлатмыйча гына, өстән-өстән аңлатма биргәч, Кәримәхон тынычлап калды. Шулай да кызларының үзара чыш-пыш килеп нидер сөйләшүләре колагына керде. Сүзләрен ачык кына ишетмәсә дә, ниндидер документлар, билетлар, юл хакындагы сөйләшкәннәрен аңлады һәм, ерак сәфәрдән кайткан оныгы Ләйлодан сорап карамакчы булды. Ләйло әбисенә серне чак ачып ташламады. Әле ярый шул минутта Гөлбикә яннарына илеп, Ләйлоны аш-су әзерләшергә чык дип, сеңелләре янына озатты.
-Кызым, сизәм, сез болай гына, тиктомалдан ерак юлга чыгып китмәдегез. Балаларым арасында, абыеңнан кала, син иң төпле акыллысы, әллә, кызым, син Хәнифәтулло улым турында берәр хәбәр ишеттеңме, дип сорады. Гөлбикә, турыдан-туры әйтелгән сораудан, чүт авып китмәде.
-Юк, әни, без шул бизнес буенча йөреп кайттык инде. Бу коронавирус аркасында акча бетте бит. Абдуллоны хәтерлисеңме, Фәйзуллохның туганы, ул һаман казанда яшәп ята бит, шуның янына бардык, әни. Бар да яхшы булыр, син бер дә борчылма, дип Гөлбикә тизрәк әнисе яныннан чыгып китәргә теләде.
-Алай икән. Әле мин сезнең пышылдашканнарны бераз ишетеп яттым да, Хәнифәтулло турында сөйләшәсезме әллә дип уйладым, диде Кәримәхон.
Аның соравын ишетмәгәнгә салышып, Гөлбикә дә бүлмәдән чыгып китте.
...Кунакларны озатканның икенче көнендә иртүк Диләрә белән Хәниф МФЦга документларын тапшырырга киттеләр. Анда кабул итүче кыз документларны кулында әйләндергәләп карады да, ә сез монда ник килдегез соң. Мин аңламадым, диде.
-Ничек инде нәрсәгә? Менә паспорт алырга документлар китердек. Анда бит справкада язылган.
-Гафу итегез бу бит чит ил кешесенең документы. Ә кая аның гражданствосы? Ягъни 45 яшендә алган паспорты? Я аңа хәтле алганы. Бәлкем чит ил паспорты бардыр.
Хәнифәтулло аптырап, Диләрәгә карады.
-Юк аның башка документлары. Ул, ээ, бик озак еллар инде Россиядә яши. Но документлары юк.
-Димәк, ул законны бозып безнең илдә яши булып чыга? Ә ничек кергән ул безнең илгә? Нишләп миграция бүлегендә учетка басмаган? Кайда эшли ул?
Бу сорауларга Диләрәнең җавабы юк иде. Ул күзләрен зур ачып бер документларны кабул итүчегә, бер Хәнифкә карап алды да, ә безгә хәзер нишләргә соң? Зинһар ярдәм итегез. Хотя бы киңәш бирегез инде, дип үтенде.
-Аңа башта миграция бүлегенә барып учетка басарга, аннан справка алырга, аннары шул справка һәм менә бу кәгазьләр белән билет алып, Таҗикстанга очарга. Анда шушы документлар нигезендә үзенең кем икәнен ачыкларга, паспорт алырга һәм инде теләсә, Россиягә кайтып, тагын учетка басып, монда гражданство алырга гариза язарга кирәк булачак.
Диләрә Хәнифәтуллоны җитәкләп диярлек урамга алып чыкты һәм син берәр нәрсә аңладыңмы, дип сорады. Тегесе, юк дип башын чайкады. Машинага утырып, мигрантлар белән эшли торган бүлеккә юл тоттылар. Андагы су буе чиратны этә-төртә бозып, көч-хәл белән үзләренең ситуациясен аңлатып, учетка басканлык һәм шул ук көнне учеттан төшкәнлеге турында справка алу бәхетенә ирештеләр.
Ярый әле Диләрәнең чит илләргә чыгу , самолетка билетлар алу тәҗрибәсе бай иде. Ул шул ук көнне Мәскәүдәге илчелеккә шалтыратып озак итеп анда эшләүченең әле берсенә, әле икенчесенә Хәнифәтуллоның буталчык язмышын сөйләде, аңа туган иленә кайтып паспорт алырга кирәклеген аңлатты. Илчелектә эшләүче вәкил Хәнифәтуллога Мәскәүгә килергә кирәк икәнен әйтеп, адресын электрон почта аша җибәрермен дип, телефонны куйды.
Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас