Литература
21 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 15 өлеш. Ел узып киткәч кенә, кайбер илләр белән чикләрне ачып , коронавируска каршы ике вакцина да ясатылган кешеләргә чик аша чыгарга, самолетларда очарга рөхсәт бирелде. Алай да кешеләр һәрвакыт медицина маскасы киеп, кулларны махсус сыеклык белән дезинфекцияләргә тиеш булды.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

Ел узып киткәч кенә, кайбер илләр белән чикләрне ачып , коронавируска каршы ике вакцина да ясатылган кешеләргә чик аша чыгарга, самолетларда очарга рөхсәт бирелде. Алай да кешеләр һәрвакыт медицина маскасы киеп, кулларны махсус сыеклык белән дезинфекцияләргә тиеш булды. Ниһаять ике як өчен дә бик мөһим булган көн килеп җитте. Чик аша чыгу визаларының срогын яңартып, самолетка өр-яңадан билетлар алып Фәйзуллох, Гөлбикә һәм Ләйло Мәскәү каласына очтылар. Казанга кадәр турыдан-туры самолет рейслары булмаганлыктан Мәскәүдән Казанга кадәр тагын бер самолетка утырып Казанга килеп җиттеләр. Телефон аша даими элемтәдә торганлыктан, Диләрә белән Хәнифәтулло аларны әллә ничә сәгат алдан килеп Казанның халыкара аэропортында көтеп тордылар. Мәскәү-Казан самолеты исән-сау килеп җитте дигән хәбәрне ишеткәч, икесенең дә йөрәкләре ярылырлык булып тибә башлады. Очрашу ничек булып чыгар? Туганнары белән уртак тел таба алырмы? Баш эчендә кайнаган сораулар бихисап иде. Очып килүчеләр залында самолеттан төшүчеләр күренә башлады. Хәнифәтулло иң беренче итеп базарда күреп калган Ләйлоны күреп алды һәм Диләрәгә: Ләйло, Ләйло, күрәсеңме әнә теге яшь хатын нәкъ минем сеңлем инде. Мин менә шул кешене базарда теге вакытта күргән идем диде. Ләйло артыннан шактый гына корсак үстергән, заманча киенсә дә башына таҗик түбәтәе кигән абзый һәм аның артындарак чәчәкле күлмәк-ыштан кигән, башына яулык япкан хатын да күренде.
-Сеңлем, Әнә Гөлбикә сеңлем, күрәсеңме, диде Хәнифәтулло кинәт кенә йөрәген тотып. – Уф, дулкынланудан йөрәгем авырта башлады. Башым әйләнә башлады, дип Диләрәгә тотынды. Диләрә Хәнифәтуллога карады да куркып китте. Хәнифәтулло, чынлап та ап-ак булып агарынган, аэропортның җиләс залында аның маңгаена салкын тир тамчылары бәреп чыккан иде.
-Хәнифәтулло, ни булды, Ходаем. Инде барысы да уңай гына бара дигәндә...
-Белмим. Ой...Ой, нишләптер йөрәк бик нык чәнчи, күңелем болгана әле. Бер ярамаган әйбер дә ашамадым инде.
Ашаудан түгел бу, хәниф. Әйдә, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртабыз. Монда, аэропортта алар даими дежур торалардыр әле.
-Юк, юк, син нәрсә. Анда сеңлем гаиләсе белән , ә мин больниөага кереп ятыйммы? Әйдә тизрәк каршыларына барыйк. Ләйло, Гөлбикә, без монда, дип кычкырып кул болгады да тагын кулы белән күкрәк турын уа башлады. –Кара син аны тәки җибәрми бит әле бу. Нәрсә булды инде тагын. Әллә шатлыктан үләм инде мин,Диләрә? Әниемне күрмичә, туганнарымны күрмичә үлеп китәрмен дә шушында Казанда җирләрсез инде мине. –Хәнифәтуллоның тавышы калтыранды.
-Син нәрсә әле җебеп төштең. Нинди үлү турында сүз алып барасың. Диванамы әллә. Әйдә, ничек булса да миңа тотынып, Гөлбикәләрне каршы алыйк.
Иң башта йөгереп килеп Ләйло Хәнифәтуллоны кочаклап алды. Россиядә сату белән шөгылләнгәч ул шактый гына русча белә иде, шуңа аралашу да бик җиңел булды. Сеңлесе Гөлбикә абыйсы янына килә-килешкә үк елап бетте һәм абыйсының кочагында да тынычлана алмады. Аның каравы Фәйзуллох алар белән мең ел буена бергә яшәгән, бер-ике көн генә күрешмәгән кешеләрдәй ачык итеп, тыныч кына исәнләште.Булдыра алганча хәл-әхвәлләрен сораштырды, Диләрәгә карап, әллә Хәнифәтулло авырып киттеме, дип сорады.
Башы әйләнсә дә Хәнифәтулло ничек тә егылмаска тырышты, күз алларында әллә нинди алсу-сары сызыклар, кара төрткеләр биеште, ул чайкалып алды, сеңлесе аптырап ааңа карады да, сиңа ни булды дип таҗикча сорады.
-Белмим. Менә монда авыр таш басып торган кебек. Әллә нәрсә булды. Сулыш алу авырайды. Сезне күрү шатлыгыннан бу, диде аклангандай итеп Хәнифәтулло. Тасмадан чемоданнарын алып, машиналар куя торган җиргә чыгарга кузгалганнар гына иде, Хәнифәтуллоның аяклары чүкте һәм ул әздән генә егылмый калды. Диләрә шул минутта 112 номеры аша ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты. Абый белән сеңелнең бәхетле кавышу мизгелләрен өзеп, машина Хәнифәтуллоны кардиология үзәгенә алып китте. Озата баручы буламы дигән сорауга Диләрә, без сезнең арттан ук барып җитәчәкбез диде һәм Ләйло аша Хәнифәтуллоның туганнарына, башта өйгә кайтып сезне урнаштырыйк та аннары Хәниф янына барырбыз диде. Бу минутта ул Хәнифәтуллоның справкасы өйдә калганлыгын исенә дә кертмәде.
Машина тигез асфальт юлдан шәһәргә элдертте. Озак та узмады, сул якта республика клиник хастаханәсе биналары күренде, аннан инде Диләрәнең өенә дә ерак калмады. Хәнифәтуллоның галәмәт зур йортта яшәп ятканлыгын күреп Фәйзуллох тел шартлатты, ничек кенә булмасын, ул Диләрәне Хәнифәтуллоның хатыны дип исәпли иде. Уенда аларга никах уку теләге дә бар иде. Тик Хәнифәтуллоның кисәк кенә авырып китеп, больницага эләгүе генә бу уйны арткы планга чигерде.
Юлдан соң тиз генә юынып һәм ашап-эчеп алганнан соң җыйнаулашып Хәнифәтулло янына больницага киттеләр. Үзе белән документы мазары булмаган Хәнифәтуллоны реанимаөиягә салганнар һәм ул системалар астында, кислород маскасы аша гына сулап ята иде. Билгеле аның янына беркемне дә кертмәделәр. Коронавирус дигән зәхмәт бигрәк тә больницада ятучы авыруларга тиз иярә иде шул . Диләрә дәвалаучы табиб янына кереп, Хәнифәтуллоның справкасын хәзер китереп җиткерәм, безнең бу кешеләр белән бик зур проблеманы хәл итәсебез бар, зинһар ярдәм итегез .Мин, күпме дисәгез дә хакыннан тормам дип үтенеп ялварды. Әмма табиб, генетик ДНК анализын без ясый алмыйбыз. Аны эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә эшлиләр. Аны ясау да кимендә ике атна вакытны ала, дип аңлатты. Диләрә таҗик кунакларны өйгә кайтарып куйганнан соң тагын Хәнифәтуллоның справкасын илтә китте.
Мәктәптән кайтып кергән кызы өй тулы таныш булмаган кешеләрне күреп, башта аптырап калды. Аннары урысча, а где мама и Ханиф, дип сорады.
Кунаклар башта аңламыйча бер-беренә карашты, Ләйло , мама и Хәнифәтулло больница, диде. Кыз куркып, телефонына ябышты һәм әнисенең телефон номерын җыйды.
-Мам, у нас какие-то люди. Они сказали, что вы в больницу попали, диде еламсырап.
-Кызым, все нормально. Это Ханиф абый заболел. Я к нему поехала в больницу. Скоро приеду. А гости – это Ханиф абыя сестра с мужем и их дочь. Так что иди и познакомься с ними. И смотри, веди себя хорошо. Не закрывайся в своей комнате. Будь вежлива с гостями. Пока, кызым, целую, диде дә телефонын сүндерде.
Озак та үтмәде Диләрә кайтып та җитте. Ләйло аша тырышып-тырмашып генетик ДНК анализын ясату турында сүз кузгатты һәм иртәгә үк бу эшне башларбыз диде. Кунаклардан әниләре, туганнары турында бик сораштырасы, кемнәр алар, ничек тормыш итәләр, кызыксынасы, беләсе килсә дә, Хәнифтән башка сорарга кыймады. Аларга ашарга әзерләп, икенче көнне иртүк эшли торган институтына барып өч көнгә эштән җибәрүләрен үтенеп гариза язды һәм кайтышлый Хәниф янына больницага да кереп аның хәлен белешеп чыгып, өенә кайтты...
Гөлбикәнең әнисенең хәлен белмичә калган көне юк иде. Әле атнага ким дигәндә ике тапкыр кайтып китәргә дә вакыт таба иде. Кызыннан бер хәбәр дә булмауга Кәримәхон бик нык аптырады. Улы Аслан мин белмим, дип кенә җавап кайтарды. Кызлары да телләрен йоткандай дәшмәделәр. Икенче көнне дә хәбәр-мазар булмагач, әниләре тынычлансын дип, Зәйтүнә алар бит Россиягә самолет белән очтылар дип әйтеп куйды. Кәримәхон чистый аптырады. Нәрсә калган аларга Россиядә? Дөресен әйткәндә бар гомерен диярлек Таҗикстанда уздырган, шунда кияүгә чыгып балалар табып үстергән, ике ирен җирләгән хатын инде Россия дигән илнең кайсы якта икәнен дә хәтерләми иде. Кызларыннан тагын , нәрсәгә киттеләр соң алар анда? Кияүнең эше бармы икән әллә дип сораштырса да, анык кына аңлатып бирүче табылмады. Асылбикә генә, анда Казан каласында Ләйлоның сәүдәсе бар иде бугай, шунда киткәннәрдер диде. Кәримәхон озак кына уйланып утырды. Колагына бик таныш кебек тоелды кызының Казан каласы диюе.
Каядыр бик-бик еракта күргәнме-ишеткәнме кебек тоелды аңа бу матур исем. Казан ул аларда да бар инде югыйсә. Әнә хәзер дә пылау пешерә торган әллә ничә казаннары бар: олысы кирәкме, уртанчырагымы, әллә кечкенәсеме. Теләгәнең сайлап ал да пешер. Казан каласы ул бит пылау казаны түгел. Күрдемме соң мин Казанны, әллә ишеттемме.
-Җик-те-реп пар ат Казан-га, туп-туры кит тем ка-рап.
Чап-ты-ра ат-лар-ны ку-чер, сук-ка-лап та тарткалап. – Тукай, Габдулла Тукай язган шигырь бит бу. Исемә төште бит, кызым. Казан ул шәһәр, бик олы шәһәр. Анда Тукай яшәгән. Без аны мәктәптә укыганда өйрәнгән идек.
Әниләренең ниндидер аңлаешсыз телдә быдыр-быдыр килүенә кызлары бик сәерсенеп бер-берсенә карашты. Икесе берьюлы, тагын саташа башлады, дару бирергә кирәк, йокласын, диделәр.Кәримәхон тагын, юк кызым, саташмыйм мин, мин бит үз телемне онытмаганмын икән. Минем телем бит татар теле. Ә мин гомерем буе таҗик телендә сөйләшеп яшәдем. Беләм икән бит мин үз телемне. И Аллам, рәхмәтләремне кабул ит, миңа ана телемне саклаган өчен дип, ике кулын күтәреп, сукыр күзләрен күккә текәп татарча дога кылды. Кызлары бер нәрсә дә аңламады...
Бер атна дигәндә йөрәген дәвалап, даими кулланырга дарулар исемлеген кулына тоттырып Хәнифне больницадан чыгардылар. Инде эчке эшләр министрлыгы аша биргән анализларын гына көтәселәре калды. Вакытны бушка уздырмыйк, дип Диләрә белән Хәнифәтулло кунакларга Казанны, Болгар шәһәрлеген күрсәтеп йөрделәр, Ләйлоның бизнесын өр-яңа баштан башлап җибәрү өчен Фәйзуллох Абдуллоны да Диләрәләргә чакырып китереп, төзелештән китәргә теләсәң, мин сиңа матди ярдәм күрсәтермен дигәч, ул тагын базарга сату эшенә керешергә риза булды. Ни дисәң дә ырулары сәүдәгәрләрдән иде шул. Ләйло да таныш базар рәтләрен урап чыгып, андагы сәүдә урыннарының шактый сирәкләнгәненә игтибар итте һәм аренда өчен алдан ук акча да түләп, бик уңайлы ике урынны алып куйды.
Туганлыкны исбатлый торган кәгазне алу көне дә килеп җитте. Алар өчен бизмәнгә салып үлчәп булмый торган алтын бәясе торышлы справка алар алдындагы өстәл артында утыручы рәсми хатын кулында. Хәнифәтуллоның дулкынланудан бар тәне җиңелчә генә калтырарга тотынды. Гәлбикә дулкынлануын яшерер өчен кулындагы кулъяулыгын бертуктаусыз боргычды. Фәйзуллох та дулкынланудан тирләп чыккан пеләш башындагы түбәтәен бер алга таба күчерде, бер артка этте. Моңа хәтле барысына караганда да ныграк дулкынланган Диләрә исә ничектер тынычланып калды. Ул әйтерсең лә анализларның туры килүен алдан ук стзенә иде.
-Сезнең туганмы- түгелме икәнлекне ачыклый торган генетик ДНК анализы конвертын сезнең күз алдыгызда ачам. Хәнифәтулло һәм Гөлбикә...- Хатын әллә юри, вакытны сузар өчен, әллә шулай кирәк идеме, тынып калды. – Сезнең анализларыгыз... Сез – абый һәм сеңел. Анализларыгызның туры килүе -99,99 процент. Рәхим итеп, менә монда справканы алганлыгыгызга кул куегыз. Котлыйм.
Бер-бен кочаклап, елашып , тагын кочаклашып, справканы кат-кат укып, үз күзләренә үзләре ышанырга белмичә әле шактый вакыт кабинетта басып тордылар.
Гафу итегез, хәзер инде минем абыем Таҗикстанга кайтып китә аламы? Дип сорады Гөлбикә Ләйло аша.
-О, алай тиз генә кайта алмас әле ул. Аңа бит барлык документларын да ясатырга кирәк. Моның өчен бик күп запрослар ясатырга туры киләчәк.
-Минем сумкада, миндә аның шаһәдәтнәмәсе бар, диде Гөлбикә үз чиратында. Мин аның абыем икәнен болай да йөрәгем аша белә идем. 100 процент белә идем, диде Гөлбикә яшь аралаш елмаеп, абыйсына карап.
-Монысы яхшы. Әмма бик озак еллар исемсез-фамилиясез, бернинди документсыз яшәгән кешене без федераль эзләтү органнары аша, аннары, ээ, ничек дип әйтим, озак еллар ачылмый яткан җинаять эшләрен тикшерү бүлекләре аша да тикшерергә тиешбез. Юк. Мин сезнең абыегыз җинаятче дип әйтмим. Закон шулай куша. Сез мине гафу итегез. Мине башка эшләр көтә. Сезнең белән хушлашам, дип рәсми хатын кул биреп күрешеп чыгып китте. Аның артыннан Хәнифәтуллолар да иярде.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас