Литература
20 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 14 өлеш. Бик кыен булып тоелды Гөлбикәгә иренең мондый мөнәсәбәте. Аз гомер бергә яшәлмәде, һәр туган проблеманы уртага салып хәл итә идек , балалрны бергә үстереп, канат куеп олы юлга озаттык, бер газизебезне кара җир куенына да бергә салдык, нишләп ул минем бу халәтемне аңламый, дип аптырады ул.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

Бик кыен булып тоелды Гөлбикәгә иренең мондый мөнәсәбәте. Аз гомер бергә яшәлмәде, һәр туган проблеманы уртага салып хәл итә идек , балалрны бергә үстереп, канат куеп олы юлга озаттык, бер газизебезне кара җир куенына да бергә салдык, нишләп ул минем бу халәтемне аңламый, дип аптырады ул. Урын җәеп йокларга яткач иренең кочаклавына ваемсыз булды. Ире бер тын дәшми генә уйланып яткач, үзе Гөлбикәгә тагын хәлне аңлатып бирергә булды. Әмма аның дәлилләренә каршы Гөлбикә берни дип тә дәшмәде. Бер-берсенә үпкәләшеп йоклап киттеләр. Гөлбикә иренә иртәнге ашны хәзерләргә чыккач, ире түзмәде, Гөлбикә, кадерлем, борчылма. Мин дә бик озак йоклый алмыйча уйланып яттым. Әйе, дөньяда төрле кеше бар. Кемдер еллар узгач төскә-биткә генә түгел характеры буенча да бик нык үзгәрә, кайберәүләр, киресенчә, юлдан язып, адашып йөри дә, картлык чигенә җиткәч, дингә килеп, мәчетләргә йөри башлый. Ярар, син дигәнчә булыр - бу кешенең кем икәнлеген без ачыкларга тиешбез. Моның өчен Россиягә барырга кирәк дисең. Тик мин синең берүзеңне анда чыгарып җибәрер дип башыңа да китермә. Кирәк икән, икәү барабыз. Ә нигә, Ләйлоның бизнесын да карап кайтырбыз. Безгә дә гел Гәрабстанда, я Франциядә ял итәргә димәгән. Россия элек-электән безнең дәүләт белән гел дуслыкта яшәгән бит. Син ул энең дип атаган кешене кайда яши дисең?
-Казанда. Казан ул Татарстан мәмләкәтенең башкаласы инде.
-Анысын беләм. Казанда дигәч тә аның ниндидер торыр җире булырга тиештер бит.
-Әйе бер хатында тора диде. Шул хатын телефон аша безне видеоэлемтәгә чыгарды да инде.
-Алай булгач, әйдә үзебез шалтыратып карыйк әле. Ул хатын. Ээ, Хәнифәтулло андамы икән? Иртүк шалтыраткач, кешенең ялганлыймы-юкмы икәнен дә белергә була бит.
Гөлбикә эченнән генә, ни булды икән моңа? Төн чыкканчы фикере йөз дә сиксән градуска үзгәргән дип уйласа да, Фәйзуллохка телефоныннан кичә сөйләшкән номерны җыйды. Озак кына җавап бирүче булмады. Тиздән йокылы хаын-кыз тавышы ишетелде.
-Алло.
-Фәйзуллох вата-җимерә русча үзенең кем икәнен аңлатты һәм Хәнифәтулло кирәк диде.
Диләрә шул ук минутта янында йоклап яткан Хәнифәтуллога “Таҗикстаннан, сеңлеңнең ире” дип пышылдады һәм телефонны кулына тоттырды.
-Хешованд, салом. (Туганым, исәнмесез)
-Ман шавхари хохари шумо хастам ( Мин синең сеңлеңнең ире) . Агар шумо бародари хакикий зани ман бошед ( Син чынлап та минем хатынның абыйсы булсаң инде).
-Бале, ман Ханифатуллои хакикий хастам (Әйе, мин чынлап та Хәнифәтулло).
-Исбот кунед (исбат ит)
-Ба ман ДНК-и модар е хеши наздик лозим аст (Миңа әнинең я якын туганымның ДНКсы кирәк шул).
Хәйран озак кына сөйләштеләр ике ир-ат үз телләрендә. Диләрә бер генә сүз аңламаса да ДНК дигәнне ишеткәч, караватыннан торып ук утырды.
-Ризалармы? Дип пышылдады. Хәнифәтулло әлегә белмим дигәндәй җилкә генә сикертеп куйды.
-Лутфан ба ДНК розй шавед. Ман мехохам ба хама исбод кунам ки ман шахси вокей хастам. Ман геч гох номи дигаре надоштам. Ва ман вокеан аз модарам Кәримәхон таваллуд шудаам ва се хохари хурдй дорам. Ва бародар пайдо мешавад. Ман дар бораи у намедонистам. (Зинһар өчен, ДНК бирергә ризалашыгыз инде. Мин үземнең чын кеше икәнемне исбат итәргә телим. Минем бит башка бер исемем дә юк. Һәм мин чынлап та үз әнием Кәримәхон карынында тудым. Минем чынлап та өч сеңлем бар. Әле энем дә бар икән. Мин анысын белмәдем).
Тагын озак кына нидер аңлаштылар. Ире янында тын да алмый утырган Гөлбикә, риза, риза дип кычкырырга теләсә дә, иренең кире уйлавыннан куркып иреннәрен тешләде.
Ниһаять, уртак фикергә килделәр ахрысы.
-Икесе дә телефоннан хуб, хуб, диештеләр дә телефоннарын сүндерделәр. Диләрә Хәнифнең кулыннан телефонын алып, анда ниндидер кеше сүрәтен күрергә теләгәндәй экранга текәлде. Кара экранда берни дә калмаган иде.
-Нәрсә диде. Ул әллә русча бөтенләй белмиме? Ник русча гына сөйләшмәдегез? Мин дә аңлаган булыр идем, дип, бераз иреннәрен турсайтып торды да, я ярар сөйлә инде, нәрсә диде? ДНК бирергә киләләрме? Кем килә? Кайчан киләләр? Дип бетмәс-төкәнмәс сорауларын яудырырга тотынды. - Хәниф, син Абдулло янына барып кайт. Мин бу Фәйзуллохка бик ышанып та бетмим, ул то тегеләй, то болай сөйләшә. Берәр мәкерле уе юкмы икән? Туганы булса да, булмаса да Абдулло инде ярым татарга әйләнеп беткән. Аның тел төбендә нинди уйлар бар икән. Агасы аның белән алдан сөйләшеп куйгандыр әле, мөгаен. Кыскасы, бар, сораштыр, үзен ничегрәк тота, тегесен-монысын белеп кайт.
-Диләрә, мин әле бүген ишек алларын, газоннарны тәртипкә китерергә уйлаган идем. Бллкем ял көнне икәү барырбыз. Абдулло белән син бик оста сөйләшәсең, ул сине күрүгә үк барысын да үзе сөйләп бирәчәк, дип шаяртса да, Диләрә бу минутта җил чәчәге кебек өлгер иде.
-Давай, давай, газонны алып чыгып китмәсләр. Мин планлаган эшне озакка сузарга яратмыйм. Тиз арада ясатырга кирәк ДНК, аннары паспорт ясатырга.
-Аннары сине озатырга, дисеңме? – Хәниф Диләрәне кочагына алды. –Менә бит, күпме ел буена документы да, исеме дә, хәтта справкасы да булмаган бер сукбайны үзеңнең җылы йомшак түшәгеңә сыйдырдың, үзеңнеке иттең. Хәзер миңа паспорт ясатып кайтып кит димәкче буласыңмы?
-Ий, җүләркәем, сине яратмасам, үз итмәсәм, мин сине Фирдәвестән үземә алыр идемме? Синең аның сараенда әкрен генә музыка уйнатканың ишетелә иде. Татар музыкасы да түгел, русча да түгел иде бит ул музыка. Бик нык сагышлы, үзәк өзгеч, еласыны китерә торган музыкалар иде. Шул вакытта ук минем сине кочаклап, сыендырасым, чәчләреңнән сыйпап юатасым килде. Эш булса да булмаса да, койма аша Хәнииф,Хәниииф дип гел вак-төяк эш тапкан булып сине чакырыр идемме? Башкаларга бер мең сумга эшләтеп була торган эш өчен сиңа бишне түләр идемме?
Хәниф, башын Диләрәнең йомшак күкрәкләренә салып бала -чага кебек тын калып елый иде. Аның чынлап та үз гомерендә мондый рәхәт хатын-кыз назы күргәне булмады. Берничә тапкыр карбыз басуында бер хатын белән, ул хатынның инициативасы белән әүмәкләшкәнне искә алмасаң, хатын-кызның җылы кочагын татыганы да булмады аның. Әнисе Кәримәхон да беренче баласын бик иртә табып, аңа чын ана назы да бирергә өлгерми калды. Хәер, ана назын бирүнең ни икәнен үзе дә белми иде шул. Балалыктан да чыгып җитмәгән килеш кияүгә бирүләре, аннары бик иртә тол калулары, бер-бер артлы туып торган балаларны үстерү мәшәкатьләренә ирне тәрбия кылу, йорт –җир, кош-корт үстерү дә өстәлгән балада нинди наз инде ул. Хәнифәтулло хәзерге тормышы күзлегеннән карап, газиз әнисенең тормышын күз алдына китереп аны да кызганып елый иде...
Бар да яхшы гына башланып китте.Таҗикстанда Гөлбикә белән Фәйзуллох пыр тузып Россиягә барырга визалар әзерләү эшенә керештеләр. Көз көне Казанга килергә уйлап торган кызлары Ләйло да , алай булгач мин дә сезгә иярәм, дип, бергә барырга теләктәшлек белдерде. Башка сеңелләре һәм энесенең битараф икәнлекләрен исләрендә тотып, аларга ерак юлга кузгаласыларын алдан әйтеп тормадылар. Шулай да әнисе янына килгәч, Гөлбикә әнисенең көрпәчекләрен (сырган урын-җир, япмалар) җилләтергә дип тышка чыгарды, аннары эчендәге чүпрәк-чапракларны да рәтләп куям дигән уй белән сандыкны да ачты һшм андагы кәгазьләр арасыннан Хәнифәтуллоның шаһәдәтнамәсен (туу турындагы таныклык) табып, кечкенә сумкасына салып куйды. Кәгазьләр арасында аңа таныш булмаган, башка телдә язылган тагын бер язуны күрсә дә, аның эчен ачып карамады. Аның уенда бары тик Хәнифәтулло иде. ..
Җир шарындагы һәр гаиләгә диярлек ишек шакып коронавирус дигән зәхмәт таралды. Ил чикләре ябылды. Кулга килеп керергә торган виза кәгазьләре, самолетка билетлар, җыелган чемоданнар, алынган күчтәнәчләр, бар да “ярамый, карантин” дигән куркыныч йозак астына бикләнде.
Иң башта бик нык авырып Диләрә урынга егылды. Көчле температураны бернинди дару да баса алмады. Ике-өч көн эчендә тәмам хәлсезләнеп диләрәне ашыгыч ярдәм машинасында үпкә авырулары хастаханәсенә салдылар. Аның янына керергә дә, нинди дә булса ашамлык илтергә дә ярамады. Хәтта алай гына да түгел, Казан буенча йөрүләрне бөтенләй тыйдылар. Кибеттән азык-төлекне, аптекадан даруларны да заказ белән китертү чоры башланды. Хәнифкә чир йокмаса да Диләрәнең кызы һәм улы да бик каты авырый башлады. Шунысы сөенечле, аларның үпкәсенә үк барып җитә алмады чир, озак кына дарулар белән дәваланып, шәфкат туташы өйгә килеп уколлар ясап, алар бер атнадан аякка бастылар. Икесе дә хәлсезләр, аппетитлары юк, Хәниф көн саен нинди дә булса яңа төр ризык әзерләргә тырышты, шул ук вакытта барлык өй эшләре, бакча караулар да бары тик аның өстенә өелде. Көн саен табибларга шалтыратып Диләрәнең хәлен белеп торса да, алга таба үзгәреш булмавы, аны бик нык борчыды. Моңа кадәр ул Диләрәне шул кадәр яратамдыр дип уйламаганлыгына шак катты. Диләрә бик озак авырды. Хастаханәдән хроник үпкә авыруы дигән диагноз белән, култыклап кына алып чыга алды аны Хәниф. Тәнендә карга чукырлык та ите калмаган, матур кара күзләре эчкә баткан, яңак сөякләре тырпаеп өскә чыккан хатынны элекке Диләрә дип уйларлык та түгел иде. Бу зәхмәт авыруы белән көрәш ел буена дәвам итте. Хәниф бар көчен Диләрәне аякка бастыруга куйды. Аны күтәреп мунчага алып кереп йомшак пиннек белән чапты, әллә нинди үләннәр алып кайтып, төнәтмәләр ясап эчерде, тәмам хәлсезләнгән аяк-кулларына массаж ясады. Шулай итеп, ел дигәндә Диләрәгә дә төс керде, аның да бит очлары алсуланды, ул да елмаеп-көлеп сөйләшә башлады.
Таҗикстанда да бу чиргә каршы көрәш бик озак барды. Бигрәк тә урын өстендәрәк булган әниләре өчен борчылдылар. Ходайның рәхмәте беләндер инде, коронавирус аларның гаиләсен читләтеп үтте. Әмма ил чикләре бик озак вакыт йозакта булды. Алай гына да түгел халыкларның үзара багланышлары, коммерсантларның сату-алулары да тәмам түбән тәгәрәде. Абдулло да, Таҗикстаннан товар килмәгәч, базардагы сату ноктасын ябып, төзелешкә эшкә керде. Ләйло исә, иленнән товар җибәрү мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле, хәтта кергән табыш акчасын да ала алмыйча, бизнесын ябарга мәҗбүр булды.
Язмыш дигәнең дә Хәнифәтуллоның туганнары белән очрашу вакытын һаман ерагайта торды...
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас