

...Гөлбикә ни эшләргә, кем белән сөйләшергә дә белмәде. Фәйзуллох, борчылма, канатым, мин өстәге даирәдәге кешеләр белән сөйләштем, эзлиләр, кем ул, кайда качып яткан бу гомер. Чынлап та синең абыеңмы? Барысын да белерләр, барысын да безгә хәбәр итәрләр дип тынычландырудан ерак китмәде. Кызы Ләйлоны да әтисе кисәтеп куйган ахрысы, ул да бер авыз артык сүз дә сөйләшмәде.
Тик гомер иткән кеше ничек тә җаен табарга тырыша бит инде. Гөлбикә дә кызының бер килүендә телефонын кулына төшерә алды һәм тиз генә телефон номерларын актарып Абдуллоның номерын исендә калдырды. Икенче көнне үк Абдуллога шалтыратып елый-елый үзенең абыйсының югалу вакыйгаларын, әнисенең шул кайгыдан сукыраюын, инде табылды дигәч, тагын аның белән телефон аша да сөйләшү мөмкинлеге булмавын сөйләп бирде. Бу вакытта Хәниф белән Диләрә Абдуллога “акыл кертеп” киткәннәр иде инде. Шуңа күрә, ул Гөлбикәгә Хәнифнең телефон номерын бирде. Ул көнне Гөлбикә ире кайтып кереп эшне бозып куюыннан куркып шалтыратмады Казанга. Иртүк, ире эшкә китү белән телефонын кулына алып калтыранган бармаклары белән телефон сәдәфләренә басты. Телефон трубкасы хәйран вакыт теге яктан чакырып торды. Инде булмый икән дип, телефонны сүндерим дигәндә генә, карлыкканрак тавышлы ир-ат алло, диде. Гөлбикәнең шул минутта дулкынланудан тыны кысылып, тамагына төер килеп утырды 1әм ул ярым пышылдап, Хәнифәтулло, ин ту хасти? (Хәнифәтулло, бу синме)диде.
Сеңлесенең тавышын ишетүгә Хәнифәтуллоны да ток суккан кебек булды. Күпме еллар аша да йөрәгенә шундый якын, җылы тавыш иде бу.
-Гөлбишт, хохар. (Гөлбикә, сеңлем).
Гөлбикә белән сөйләшер сүзләре еллар буена сузылса да, бетмәс иде, әмма бу мизгелдә алар бер-берсенә ни дип әйтергә дә белми, аптырап һаман Гөлбишт, Хәнифәтуло дип кабатладылар.
Бүлмәгә, Хәнифнең кем беләндер телефон аша сөйләшкәнен ишетеп, Диләрә килеп керде. Хәнифәтулло аңа карап, сеңлем, Гөлбикә шалтырата, диде. Диләрә дә сөенеченнән, кара ничек яхшы булган. Димәк безнең Абдуллога биргән ләресебезне яхшы аңлаган. Хәниф, сеңлең русча беләме икән, сора әле, диде.
-Гөлбикә, хохар, ту аз забони руси кам медонй (Гөлбикә сеңлем, син русча хет бераз беләсеңме)
-Ман каме мефахмам (Әз генә аңлыйм)Вахте ки кор мекард, хуб мефахмид. Ман аллакай фаромуш кардаам. Элек, эшләгән чагында яхшы аңлый идем. Хәзер онытылган инде).
Хәниф Диләрәгә карап, юк, сөйләшә белми, әзрәк аңлыйм, диде.
Хәниф, бир әле бер минутка телефоныңны дип Диләрә телефонны үз кулына алды.
-Гульбика, здравствуйте. Меня зовут Диляра. Ханиф живет у нас. У него болшие проблемы, так как у него нет документов, удостоверяющих его личность. То есть у него нет паспорта. А для того, чтоб получить паспорт, кто-то должен доказать, что он – это он. Это можно доказать только по ДНК, к сожалению. Вы меня понимаете, Гульбика?
Таҗикстанда диванда утыручы Гөлбикә, әйе дигәнне аңлатып башын селкеде.
Это очень долгая и дорогостоящая процедура. Кому-то из близких родственников необходимо будет приехать по гостевой визе или по запросу через МИД в Россию. Здесь мы сможем вам помочь. Ведь Ханиф до сих пор как бы и не числится нигде. Он говорит, что и в Таджикистане он не получал паспорт, а его метрика вроде была. Сейчас я передам телефон Ханифу. Вы можете с ним по видеосвязи поговорить, если хотите. Сейчас, я нажму на видеосвязь. Гульбика, у вас там связь хорошая? Сможете перейти на видео?
Яртысын аңламаса да, Гөлбикә видеосвязь дигәнне яхшы аңлады һәм телефонын видеоэлемтәгә күчерде. Телефон аша аңа карап елмаеп торган ир-атны ул танымады. Дөресрәге, бу ир-ат моннан кырык биш ел элек җилкәсенә биштәр асып чыгып киткән танау астына мыек та чыкмаган үсмер малай-абыйсы түгел иде. Ул беркавем аптырап карап торды.
Ул арада Диләрә, иркенләп сөйләшегез, мин эшкә киттем, дип ишекне сак кына ябып чыгып китте. Тиздән урам якта машина кузгалган тавыш ишетелде.
Бер-берсен танымасалар да, җаннары, йөрәкләре аларның бер карында үскәнен сизенде шул. Ничә еллар буена да үз таҗик телен онытмаган Хәнифәтуллоның да теле ачылды. Әллә сәгать буена сөйләштеләр, әмма елашып та, көлешеп тә сәйләшүләре бетмәде. Балачакның иң кадерле хатирәләре исләренә төште. Әнисенең авыртуын, аны бик-бик нык күрәсе килүен, сагынуын ничек тә аңлатып бирә алмавын Хәниф күз яшьләре белән аңлатты. Гөлбикә әлегә әнисенә синең табылуыңны хәбәр итмибез, чөнки әнинең йөрәге бик начар. Үзең кайткач хәбәр итәрбез, дигәч тә , бик нык кайгырды. Сеңелләренең тормышлары, ул киткәч кенә дөняга туган энесе хакында да нык кызыксынды Хәниф. Бу очракта да Гөлбикә абыйсына сеңелләренең һәм энесенең аның табылуы турындагы хәбәргә битараф булуларын яшерде Туган иленә кайткач, үзләрен күреп сөйләшкәч, барысы да үз урынына утырыр, дип уйлады ул.
Ишек ачылып, өйгә кемдер кергәнне дә сизмәде Гөлбикә. Фөйзуллох шып кына кереп, Гөлбикәнең видеоэлемтә аша ниндидер ир-ат белән елый-елый сөйләшүен тыңлап торды, Гөлбикә утырган диван каршына килеп баскач кына Гөлбикә эшнең барып чыкканын аңлады. Дөресрәге, иренең рөхсәтеннән башка әллә кайчан гаип булган абыйсының телефонын табып аның белән сөйләшүенә ире ри за түгел иде. Алай гына да түгел, хатын кеше ничек җөрьат иткән чит илдә яшәп яткан ниндидер качкын ирне абыйсы санып аның белән телефон аша сөйләшергә? Фәйзуллох бер сүз дә дщшмичщ Гөлбикәгә сөзеп карады.
Каушавыннан Гөлбикә телефонын да сүндерергә онытып, ире алдында аклана башлады.
-Абый, Хәнифәтулло абыем табылды бит. Әйттем бит мин ул чынлап та минем абый дип. Менә бит Абдуллода телефоны да булган.
Фәйзуллох хатыны кулындагы телефонны тартып алып сүндерде.
-Син ничек сораусыз таныш түгел ир кешегә шалтыраттың? Кем әйтте сиңа ул синең абыең дип? Документы кая? Ничек син дәлилли аласың аның абыең икәнен? Берничек тә! Син ниндидер бер килмешәкне әниеңә менә абый кайтты дип алып бармакчы буласыңмы? Син әниеңнең йөрәге, сәламәтлеге турында уйладыңмы соң? Әниең әле улым исән дигән өмет белән генә яши бит якты дөньяда. Күзләре күрсә бер хәл иде, бәлкем таныр да иде әле. Ә болай аңа кемне алып барып, менә әни, абый табылды, дип күрсәтсәң дә дөрес була инде синеңчә. Гөлбикә, син бик акыллы хатын. Ничек син шушы ялган кармакка эләктең?
Гөлбикә күз яшләренә буылып диванга ауды.
-Ничек син ышанмыйсың, Фәйзуллох? Минем йөрәгем таш түгел бит. Без аның белән бер карында яткан сабыйлар. Мин аның абыем икәнен беләм, җаным-тәнем, тәнемдәге бар күзәнәкләрем белән сизәм. Ышан син аңа да, миңа да. Менә Ходай ярдәм итеп, ДНК тапшырсам, абыем туган илебезгә кайткач, үзең үк аннан гафу үтенерсең.
-ДНК! Нинди ДНК тагын?
-Ул Россиянең Татарстан дигән җирендә яши. Ул диләрә дигән хатын белән яши. Диләрә аңлатты миңа, абыйның бернинди документы да юк, әмма аңа документ ясар өчен безгә, кайсыбызга да булса, Россиягә барырга кирәк. ДНК тапшырырга. Минем анализлар белән аның Хәнифәтулло икәнен ачыклаячаклар һәм документ ясаячаклар.
-Ә нишләп син барырга тиеш инде ул Россиягә? Нишләп алай булгач, Асылбикә, я булмаса Зәйтүнә түгел. Ә, Аслан барсын. Ул бит ир кеше.
-Фәйзуллох, кадерлем, син рөхсәт бирмәсәң дә, мин сеңелләремә, энемә абыебыз табылу турында хәбәр иткән идем. Әмма алар бу хәбәрне берни булмагандай, битараф кабул иттеләр. Шулай булгач, Асланның баруы икеле. Ул бит гомумән абый дигән кешене белми дә. Бары тик өч апасы гына бар дип белә. Әни сөйләгәннәр, абыйны көтүләрне алар өчесе дә әнинең психик яктан үзгәреше дип кабул итәләр.
-Юк, Гөлбикә, нишләп сиңа Россиягә барырга? Нишләп монда гына ДНК анализы ясатмаска? Безнең илдә Россиянең даими рәвештә вәкаләтле вәкиллеге эшли. Шулар аша да анализны җибәреп була бит. Әле тагын бер юлы бар. Абдулло быел барыбер гаиләсе белән кунакка кайтырга җыена , аныә аша да анализларны җибәрергә булачак. Юк инде, мин сине җир читендәге Россиягә җибәрә алмыйм. Юк, юк, әйтмә дә, сорама да.
Гөлбикә ачынып елап җибәрде.
-Фәйзуллох, син бит кызыбыз Ләйлоны шул җир читендәге Россиягә курыкмыйча җибәрдең. Ә мине , минем бертуган абыемның язмышын хәл итәр өчен җибәрергә теләмисең? Сәбәбе нидә, әйт әле?
-Һее, Ләйло ул ир хатыны. Хәзер бит хатын-кызлар ирек алдыгыз. Ире хуҗа аңа, мин түгел. Шулай булгач, ире ничек җибәргәнен, иреннән сора. Ә син минем хатын. Мин сиңа рөхсәт итмим. Булды. Бу теманы яптык. Бар, ашарга әзерлә, әллә нинди планнар корып, башыңны катырып утырма.
Дәвамы бар.