Литература
18 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 12 өлеш. Диләрә эштән кайтуга ук өс-башын алыштырган араада Хәнифкә сорауларын яудырды.-Очраштыңмы? Ни сөйләштегез? Кайда яши? Кем белән яши? Кайчан Казанга килгән? Кемнәре бар һ.б.Тик Хәниф бик боек кына итеп, юк, Диләрә, булмады очрашу.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

Диләрә эштән кайтуга ук өс-башын алыштырган араада Хәнифкә сорауларын яудырды.
-Очраштыңмы? Ни сөйләштегез? Кайда яши? Кем белән яши? Кайчан Казанга килгән? Кемнәре бар һ.б.
Тик Хәниф бик боек кына итеп, юк, Диләрә, булмады очрашу. Мин иртүк кеше-мазар күпләп йөреп йөдәтә башлаганчы күрешеп сөйләшим дигән идем дә, Абдулло килмәде эшенә. Алай гына да түгел, аның белән рәттән сәүдә итүчеләр дә үзләрен бик сәер тоттылар. Кичә без Абдулло белән кочаклашып очрашып елап торганда, барысы да безне котлап кул бирделәр, кочакладылар, сөенделәр. Ә бүген бөтенләй икенче хәл. Әйтерсең лә мин ул мин түгел, мине гел танымаган белмәгән кебек кыландылар. Абдуллоның телефон номерын сораган идем, әйтмәделәр. Әллә берәрсе нинди дә булса начар сүз ишеттердеме икән минем хакта. Алай дияргә, минем бит беркая чыкканым да юк, беркемгә зыян да салганым булмады. Әле бу бистәдә дә күпме кешегә ярдәм итеп килдем бит моңарчы. Белмим инде, Диләрә, ни дияргә дә белмим.
-Тукта әле, Хәниф син минем башымны бутама әле. Беренчедән, аңлат миңа, нинди туганың ул. Каян килеп чыккан һәм син базарга барган көнне үк табылган. Бу бит бик сәер инде, дөресен әйткәндә.
-Диләрә, әйе, сәер хәл, син дөрес әйтәсең. Башта үзем турында әйтим инде. Син бит мине, әй, бөтен кеше дә инде монда яшәүче, мине Хәниф диеп йөртәсез. Минем чын исемем Хәнифәтулло. Мин Таҗикстанның Гыйссар таулары арасында Шахристан тау кичүе янындагы кышлакта туып-үстем. Бик бәхетле башланып киткән балачагым, миңа өч яшь тулгач өзелде, чөнки минем газиз әтием үлеп китте. Әнине тиздән икенче кешегә димләделәр. Ә, әйтергә онытып торам мине әни унбиш яшендә тапкан, бездә бит кызларны бик иртә кияүгә бирәләр.
-Кит аннан! Ундүрт яшендә сабый гына бит әле ул, үзе дә бала гына.
–Нишлисең бит, анда шундый гореф-гадәт инде. Озакламый минем Гөлбикә исемле сеңлем туды. Гел миңа ошаган инде, шулай ап-ак чырайлы, гел көлеп кенә тора торган кыз иде. Гел мин ияртеп йөрдем инде аны. Әле үзем дә сабый гына идем бит ул чакта. Аннары тагын әни кыз алып кайтты. Аңа Асылбикә исеме куштылар. Асылбикәне без инде Гөлбикә белән икәү бактык. Әй, безнең карау да шул чамалы гына булгандыр инде. Тик дувалдан бер дә чыгармадык, чөнки безнең өйдән ерак түгел арык агып ята, анда әллә ничә бала батып үлгән булган инде. Аннары тагын кыз бала тапты әни. Зәйтүнә исемле.
-Бигрәк кызык икән. Карале, сездә дә безнең татар халкындагы кебек икән исемнәр, әйеме. Гөлбикә, Асылбикә, Зәйтүнә...Минем дә әнием, мәрхүмә Зәйтүнә исемле иде. –Диләрәнең күзләре чыланды. Унбиш ел булды инде вафатына да. Уза гомер дигәнең, сизелми дә узып китә.
-Бездә төрле исемнәр бар инде. Болай күбрәк Мәрьям, Әйшә, Бәнәфшах. Күп инде ул исемнәр. Мин онытып та бетергәнмен инде. Әниемнең исеме менә Кәримәхон. Ханнар нәселеннән килгән исемдер инде ул.
-Шуннан, сөйлә инде.сөйлә Хәниф. Хәнифәтулло. Болай әйтергә тел дә әйләнми. Ярар, мин сиңе барыбер Хәниф дип йөртермен инде, ачуланмасаң.
-Ачуланмыйм. Мин күнеккән инде Хәниф дигәнгә. Үги әти белән тормыш начарланды. Гаилә зур. Берчакны туган тиешле кешебез Әфган ягыннан коры җимешләр алып кайтсаң акчалы булырсыз диде. Миңа унбиш яш тулган идеме икән соң ул вакытта, төгәл генә хәтерләмим дә инде. Әле ул вакытта безнең йөк ишәге дә үлеп киткән иде. Тауларда ишәксез тормыш алып баруы бик авыр ул. Анда кыш сездәге кебек кенә булмый бит. Салкыннарга чыдый торган түгел. Ә утынны тау сыртларыннан ишәккә төяп ташыйсың. Саламы, печәне дә шул ишәк җилкәсендә, менә шул ишәк аркасында әни дә ризалашты инде мине олы агайларга ияртеп ерак юлга сәфәргә чыгарып җибәрергә. Әле чыгып китәр алдыннан да әни бик көенеп хәсрәтләнде, әллә бармыйсыңмы, дип әллә ничә тапкыр үгетләп тә карады. Тик мин бит инде гаиләдә иң олы кеше, унбиш яш безнең өчен олы инде ул. Киттем мин дә ияреп, кайтабыз да байыйбыз дип уйладым...
Хәниф тынып калды. Аның күз алдына моннан төгәл кырык дүрт ел элек булган хәлләр килде, шул тәэсирдән чыга алмыйча хәйран вакыт утырды ул.
-Хәниф. –Диләрә сак кына Хәнифнең кулына кагылды. – Аннары нәрсә булды соң? Сөйлисең килмәсә сөйләмә, Хәниф.
-Аннары дисең инде. Аннары, әйе, капчыкларны аркаларга асып товарны Үзбәк ягына алып киттек. Мин әле, дивана, гел җимеш кенә алып барабыз дип уйладым. Ә анда әфган наркотигы булган. Менә шул. Мине тоттылар чик сакчылары. Башкаларны белмим, тотканнармы, берсен дә күрмәдем, бәлкем төрле зинданнарга япканнардыр. Син миннән һәрвакыт аркамдагы җәрәхәтләр турында сорый идең, аларны санаган да идең бервакыт. Бу шул зиндандагы җәрәхәтләр инде. Аннары Казахстан далаларында көтү көтүләр. Ибраһим... Исәнме икән Ибраһим дус. Менә шундый әйбәт кеше иде. Аның белән үзбәк бандитларына таудан таш чыгардык, коллыкка сатканнар иде безне, Ибраһим белән алып чыктылар бит безне Россия ягына. Көтүдәге сарыкларны бер кеше сатып алган да, шул сарыкларны дала буенча Россиягә хәтле куып алып килдек.
-Карале, Хәниф, ачуланмасаң бер соравым бар. Ә нишләп син гел кире якка таба киттең соң. То Үзбәкстан, то Казахстан, аннары Россия.
-Шулай килеп чыкты инде, Диләрә. Күрәсең, язмышыма шулай язылган булгандыр. Документлар бирмәделәр. Милиция бүлегендә справка биргәннәр иде, ул справка безнең өчен паспорт кебек кадерле кәгазь иде дә соң, Фирдәвес алып калды, регистрация ясатам дигән булып. Тәки бирмәде. Менә шулай итеп мин Россиядә дә кол булып яшим инде.
-Андый сүзне әйтмә башка, Хәниф. Син кол түгел. Ирекле кеше.
-Нинди ирекле булыйм инде. Менә урамга чыгып китим әле, милиция туктата, документыңны күрсәт ди. Ә минем бер документым да юк. Кайда яшисең, пропискаң, регистрацияң кая ди. Ә минем бернинди регистрация дә чурт та юк. Шулай булгач, нинди ирек.
-Милиция түгел, ә полиция. Хәниф, чынлап та документсыз яшәргә ярамый. Әйдә сиңа ул справкаңны киредән ясатабыз. Төп оригиналы калган булырга тиеш бит аның.
Ий, каян табасың ди аны! Миңа бит ул справканы, хәтерләмим дә инде, әллә Казахстанда, әллә Үзбәкстанда биргәннәр иде. Хәзер бит инде алар аерым дәүләтләр. Кем аннан миңа архивтан эзләп утырсын.
-Алайса, әйдә Фирдәвескә керәбез. Икәү. Бирсен, табып бирсен синең справканы. Кая куярга мөмкин ул аны? Яшереп ята торгандыр әле.
-Бирәсе булса биргән булыр иде ул. Югалттым, әллә кая гына киткән диде бит миңа. Әллә ничә тапкыр сорап карадым мин аннан. Акча да кирәкми, тик шул документны гына бир дип үтендем, юк, кына диде.
-Ә мин аңа беләсеңме нәрсә дим, мин синең өстән полициягә язам дим. Килешү төземичә, документлары да булмаган чит ил кешесен коллыкта тоттың дип хәбәр итәм дим. Пусть попробует отмазаться.
-Белмим шул, ә мине тагын утыртып куймаслармы? Документларсыз нишләп яшисең Татарстанда дип. Монысы бигрәк тә ныграк куркыта мине.
-Курыкма, Хәниф. Минем өстә танышларым бик күп. Мин укытып чыгарган студентлар бик югары җирләрдә эшли. Аларны да эшкә җигәргә була. Әле хәбәр итәм дигәч, үзе үк китереп бирмәсме, таптым синең справканы, дип. Әйдә, хәзер үк керәбезме? Монда эшне кызу тотарга кирәк. Ә регистрация турында мин сине үзем регистрациягә кертермен, справкаңны алгач.
Ярар, монысын да хәл иттек ди. Нишләп соң син шул еллар буе бер туганыңны да эзләп тә карамадың? Әниең дә исән түгелдер инде.
-Исән! Исән икән әнием, тик сукырайган диде. Беләсеңме, мин бит сиңа шул теге базарда күргән хатын турында һаман әйтә алмый торам. Ул Ләйло минем бертуган сеңлемнең, Гөлбикәнең кызы булып чыкты. Шуның сөйләшүе, аның тавышы мине шаккатырды да инде. Борылып карагач та мин аны таныдым. Таныыдым дип, кемгә ошатырга да белмәдем инде. Гөлбикәне дә мин бит инде үсмер чагын гына анысын да бик ачык итеп түгел, хәтерлим. Ну, барыбер, бик якын тоелды ул миңа. Тик мин аны базарда күрә алмадым. Ә Абдулло телефон аша мине аның белән тоташтыргач, барысын да аңладым. Сөйләшә алмадым, бик нык дулкынландым шул. Ә бүген менә Абдулло да юкка чыкты. Телефонын да белмим. Ни эшләргә инде миңа хәзер, тәки аптырадым,Диләрә.
-Телефоныңда номеры саклангандыр бит. Бир әле телефоныңны.
Диләрә Хәнифнең телефонын алып актара башлады.
-Кая соң синең шалтыратканың? Бетереп куйдыңмы әллә?
-Юк, Диләрә. Син бит үзең әйттең, телефоннан синең белән генә сөйләшергә дидең.
-Әй, Хәниф, Хәнииф, бигрәк беркатлы инде үзең. Причем монда мин әйттем. Синең телефон бит ул! Үз телефоның аша сөйләшергә кирәк иде.
Хәниф дәшмәде, әйе, хуҗа кеше теләсә ничек әйтә ала инде, син үзеңне минем урынга куеп кара дип, эченнән генә уйлады.
-Ярар, караңгы төшеп бетте. Әле без ашамаган да, эчмәгән дә. Бүген Алия шалтыратты. Туйдым Кырымыгыздан. Казанга хочу, ди. Абыйсы белән сөйләшәсе булыр, кайтасылары килсә, кайтсыннар дим. Бүген алайса Фирдәвескә кереп тормыйбыз. Яңа көн яңа уңыш китерсен, иртәгә без бу проблемаларны чишә башларбыз,яме.
Диләрә, әллә кызганып, әллә яратып, Хәнифне сирәгәйгән кыска чәчләреннән сыйпап алды да аш бүлмәсенә таба китте...
Икесе өчен дә алдагы көн чынлап та сөенечле булды. Фирдәвескә әллә Диләрә алдан шалтыратып, кисәтеп куйган булган, әллә, кичә әйткән берәр кешесен эшкә җиккән, алар кич белән капка шакуга Фирдәвес, менә, күрше бүген порядок ясаган чагында килеп чыкты бит справкасы Хәнифнең дип тиз генә Диләрәнең кулына китереп тоттырды теге югалган справканы. Ә Хәнифкә ни ә, ни җә дип эндәшмәде.
Икесе дә кош тоткандай сөенделәр. Хәзер инде ничек тә базарда сату итүче Абдуллоны табасылары калды. Диләрәнең үҗәтлеге, хатын-кыз хитрыйлыгы монда да ярдәм итте. Ял көнен көчкә көтеп җиткереп, Хәнифне базарның арт ягында калдырып, ул әйткән урынны чамалап, Диләрә сату рәте каршына килеп басты да сайлана башлады киптерелгән җимешләрне. Сәүдәгәр әле берсен, әле икенчесен тәкъдим итте, ә Диләрәгә әле бер нәрсәсе, әле икенчесе бик ошап бетмәгән кебек тоелды. Аның теләге, кемнең дә булса бу сатучыга исеме белән дәшүе иде. Болай да килеп чыкмагач, ул сату рәтләрен тагын урап китте,икенче бер сатучыга барып, әнә теге сатучыныкы синекеннән яхшырак һәм очсызрак бит, бәясен төшер дигән булып сайланды. Базарда сатучы кем инде башка сатучының товарын мактап торганга чыдасын! Бу сатучы да, Әй, Абдулло, син нәрсә анда мактанасың, дип кычкырды. Диләрәгә шул җитә калды, ә әле ул Абдулло мени? Ярар, мин аннан алырга булдым әле, аныкы барыбер яхшырак дип Абдулло сату иткән якка китеп барды. Телефонын алып тиз генә Хәнифкә шалтыратып, ул монда, кер, диде.
Сатучыны сөйләштереп торган арада Хәниф тә килеп җитте һәм, исәнме Абдулло, мин сине эзләп йөрдем, әллә авырдыңмы, дип сүз катты.
Абдулла көтелмәгән хәлдән кызарынып-бүртенеп чыкты. Җитмәсә бәйләнчек хатын һаман товар сайлап ала алмый ачуын чыгарып бетерде.
Абдулло авыз эченнән генә Хәнифкә нидер мыгырданды.
Абдулло, миңа Ләйлоның телефон номеры кирәк иде. Миңа туганнарым белән сөйләшергә кирәк, дигәч тә Абдулло, юк дигәндәй башын чайкады.
-Ничек инде юк. Ул бит минем бертуган сеңлемнең кызы. Теге юлы үзең бирдең бит телефоннан сөйләшергә. Абдулло, бир миңа Ләйлоның телефонын.
Әле генә киптерелгән өрекләр сайлап маташкан Диләрә дә сүзгә кушылды.
-Абдулло ник син туганыңны рәнҗетәсең. Бир син аңа Ләйлоның телефонын. Син бит мөселман кешесе. Кешене рәнҗетергә ярамый. Бу бит һөнаһ санала.
-Мин...миндә...миңа...миңа Фөйзуллох агай, Ләйлоның атасы кушмады бирергә. Синең белән сөйләшмәскә диде ул.
Диләрә чәчрәп чыкты.
-Кара син аны! Ничек инде бирмәскә? Сөйләшмәскә? Кем булган ул Фәйзуллагыз ул хәтле. Бир телефон номерын Хәнифкә. Кара аны, мин сине монда еллар буена эшләп торган таҗик дип тормам, койрыгыңны тиз кыскартырмын. Әллә син Россия законнарын белеп бетермисеңме? Ике хатын белән яшәп ятуыңны да, әле менә бу җимешләреңнең сертификатларын да тикшерәсе булыр. Каян килгән алар? Таҗикстаннанмы, әллә Кытайданмы? Ә?
Абдуллох бу сабыр гына кыланган хатынның Хәнифнең хуҗасы икәненә төшенде һәм Аллам сакласын, бирәм, бирәм, менә язып алыгыз аның телефонын. Теләсәгез Фәйзуллох агайның да телефонын алыгыз, диде.
Диләрә номерларны башта үз телефонына күчерде, аннары тавышын йомшартып , Абдулло син әле безгә бик күп тапкырлар кирәк булачаксың. Кара аны, беркая да качарга тырышма. Юкса, үзеңә генә начарлык эшләячәксең, дип кисәтте.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас