Литература
17 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова.  11 өлеш. -Салом бародар Абдулло. Шумо дар он чо киро ефтед? Чи сафсата?(Исәнме Абдулло энекәш. Кемне таптың син анда? Нинди булмастай хәл?)-Салом, салом Файзулох бародар. (Исәнме Фәйзуллох агай)- Ба ман паеми фаврй фиристед. Не. Субх ба ман занг занед. Фардо савдо намешавад. Мешунавед. Дар бозор хатто нишон надихед. Барои мол хавотир нашав. Ман ба шумо пул медихам. ( Мин миңа җавап яз. Юк. Иртүк миңа шалтырат. Иртәгә сатуга чыкма. Ишеттеңме. Хәтта базарга аяк та басма. Товар өчен кайгырма. Мин сиңа үзем түләрмен.)

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

-Салом бародар Абдулло. Шумо дар он чо киро ефтед? Чи сафсата?(Исәнме Абдулло энекәш. Кемне таптың син анда? Нинди булмастай хәл?)
-Салом, салом Файзулох бародар. (Исәнме Фәйзуллох агай)
- Ба ман паеми фаврй фиристед. Не. Субх ба ман занг занед. Фардо савдо намешавад. Мешунавед. Дар бозор хатто нишон надихед. Барои мол хавотир нашав. Ман ба шумо пул медихам. ( Мин миңа җавап яз. Юк. Иртүк миңа шалтырат. Иртәгә сатуга чыкма. Ишеттеңме. Хәтта базарга аяк та басма. Товар өчен кайгырма. Мин сиңа үзем түләрмен.)
Хуб. Бигзор Худо дар кору ниятхои мо поможет кунад. (Яхшы. Аллаһ безгә эшебездә һәм ниятебездә ярдәм итсә иде).
...Шат күңел, изге ният белән уянды Хәниф. Диләрәнең юыну бүлмәсенә кереп киткәнен сагалап торды да, тиз генә киенә дә башлады. Диләрә аның иртүк торып гомер булмаганны каядыр барырга җыенганын аңлап, күзләрен зур итеп ачып, син кая болай бик иртә барырга булдың? Әллә мине эшемә хәтле озатып куймакчы буласыңмы, диде.
-Юк, кадерлем, базарга барырга җыенам әле мин. Теге көнне мине дә алып барган олы базарга.
Диләрә аның саен ныграк аптырады.
-Бәй, ни калган сиңа колхоз базарында? Аласы әйберләрне, продуктларны алдык бит инде.
-Минем...мин...минем анда бер кешене күрәсем бар.
-Кешенеее? Нинди кешене? Син ул кешене каян беләсең? Кайчан таныштың? Кем ул? Хатын-кызмы?
Диләрә ачуыннан ярсып, тавышын күтәрә төште.
-Бәлкем син, мин эштә чагында, гел шулай чыгып китеп хатыннар янында йөрисеңдер,ә? Әйтәм аны ничә көн инде әллә ничек кенә йөрисең. Дәшсәм ишетмисең, ниндидер уйларга батып утырасың. Фирдәвескә эшкә ялланганчы берәр хатында яшәгәнсеңдер әле. Шуны күргәнсеңдер. Мин генә ул, беркатлы, эшчән, җәберләнгән дип кызганып үземә чакырдым. Документларың юк дигәнгә дә ышандым. Шул берәр хатында ятадыр әле документларың да.
-Диләрә дим, тынычлан зинһар. Син бер дә дөрес уйламыйсың. Юк минем бер хатын кыз белән дә танышлыгым. Булмады да. –Хәниф килеп Диләрәне тынычландырыр өчен кочаклады. Тик Диләрә инде тынычланудан узган иде.
-Ярар, мин бүген болай булгач эшкә бармыйм. Синең белән колхоз базарына барам. Әйдә, мин дә танышырга тиештер бит инде синең таныш хатын-кызың белән. Нәрсә басып торасың, әйдә дим, ки ботинкаларыңны, утыр машинага. Алай бик сине сагынып тора торган булса, чемоданымны да кызганмыйм, сиңа алган бар киемнәреңне тутырам, үзең белән ал!
-Әй, Диләрә, Диләрә, каян башыңа килде ул хатын-кыз. Юк! Юк минем бер таныш хатын-кызым да Казанда. Базарга мин...туганымны, анда сату иткән сеңлем турында сораштырырга бармакчы идем. Ә син... Әллә ниләр уйлап чыгарып, үзеңнең дә нервыңны ашадың, минем дә кәефемне төшердең.
-Нинди туганнар? Хәниф, син әйдә аңлатып сөйлә әле.
-Диләрә. Барысын да аңлатып сөйләр өчен ун-унбиш минут кына вакыт җитмәячәк. Син эшеңне калдыра алмыйсың. Синең төгәллекне ярата торган кеше икәнеңне мин беләм. Әйдә, бу хакта кич син эштән кайткач, мин бер нәрсәне дә яшермичә сиңа сөйләрмен. Ә хәзер риза булсаң, мин дә синең белән, чынлап та базарга хәтле барам. Алып барасыңмы?
Хәнифнең шулай җай гына, тавышын күтәрмичә сөйләве тәэсир иттеме, Диләрә дә тынычланган кебек булды. Базарга барып җиткәнче бер кәлимә сүз сөйләшмәделәр. Төшәргә дип ишекне ачкач кына Хәниф, Диләрә әйдә ышанмасаң, үзең дә кереп күр базар эчендәге минем туганымны диде.
Диләрә җавап бирмәде, бары тик, кич кайткач сөйләшербез дип кузгалып ките.
Хәниф киптерелгән җиләк-җимеш рәтләренә таба йөгерде. Күзләре инде әллә кайдан шәйләп алды: Адбулло сату итә торган урындагы өем-өем җимешләр өстенә бизәкле ситсы ябып куелган, Абдулло үзе беркая да күренми. Хәниф беркавым ршт каршында карангалап басып торды да, күрше урында сату итүчегә мөрәҗәгат итте.
-Туган, Абдулло күренмәдеме? Әллә соңга калды микән?
Күршесе белмим дигәнне аңлатыпҗилкәләрен генә сикертте. Икенче як күрше дә, белмим, күренмәде дигәннән башка сүз дәшмәде. Гомумән, кичә генә Абдулло белән Хәнифәтуллоның туганнарча кочаклашып, елашып торганнарын күреп сөенешкән, алр белән бергә шатланышкан сәүдәгәрләрне төн чыкканчы алыштырып куйганнармени! Ник берсе Хәнифәтуллога килеп кул биреп күрешсен, я булмаса салом Хәнифәтулло, дисен. Хәнифәтулло тәмам аптырашка калды. Менә-менә килеп җитәр дип базарның башка сәүдә залларын да урап чыкты, шулай йөри-йөри төш вакыты җитте, әмма Абдулло күренмәде. Бәлкем авырып киткәндер, монда сәүдә итүчеләр телефон номерын белми калмаслар, шалтыратып хәлен белим дип берничәсенә дәшеп караса да, барысы да, юк дип кулларын гына як-якка җәйделәр. Тәмам аптырашка калган Хәнифәтуллога базардан кайтып китүдән башка чара калмады. Ул тәмам кайгыга батып, аркасына авыр капчык аскан кеше кебек, башын түбән иеп базардан чыгып китте.
Аның киткәнен генә көткәндәй, сәүдәгәрләр гөр-гөр килеп үз телләрендә сөйләшә-шаулаша, аңлаша башладылар.
-Бу бичараны ник без кактык соң? Абдуллоның телефоны миндә бар иде. Әй, Аллам, нинди зур гөнаһ алдым мин өстемә, үз туганымны алдадым бит, диде берсе.
Икенчесе, Абдулло үзе әйтте бит, аңа телефонны, адресны әйтмәскә, һәм ул кеше белән сөйләшмәскә кушты, дип өстәде.
-Туганнар, без бит беребез дә белмибез бу кешенең кем икәнен. Бәлкем ул чынлап та Абдуллоны алдагандыр. Сез күрдегез бит аны, ошаганмы ул безгә, таҗикларга? Бер тамчы да ошамаган!
-Әй, нинди таҗик булсын ул? Чеп-чи татар икәне күренеп тора бит инде.
-Ул бит Абдулло кебек сөйләшә таҗикча. Алар ягында сөйләшкәнне мин дә әле көчкә генә аңлыйм.
-Сөйләшсә ни. Без дә бит татарча сыптырабыз, урысча да сөйләшәбез. Аңа карап без урыс та, татар да түгел, әлхәмдүлиллаһ. Барыыбыз да Таҗикстанда туып-үскән таҗиклар.
-Минем телевизордан күргәнем бар, туганнары дип алдап фатирларын алалар, өйләреннән куып чыгаралар. Бу кеше дә бик шикле күренде миңа.
Әллә шул тирәдә генә качып торган, ул арада Абдулло да базарда пәйда булды. Аңа сәүдә итүчеләр бер-берсен бүлә-бүлә Хәнифәтуллоның килүен, аны бик озаклап көтүен, бик боегып кайтып китүен, әмма үзләренең Абдуллога биргән сүзләрен бозмавын сөйләп бирделәр.
Абдулло да аптырашта иде. Ничек итеп, моннан берничә мең чакрым ераклыкта урнашкан нәсел турында белә алган бу Хәнифәтулло? Әллә ул бөтенләй Хәнифәтулло түгелме? Бәлкем бу кеше Хәнифәтуллоны үтергәндер дә аның документларын үзләштергәндер. Фәйзуллох агай дөрес әйтә, аның белән аралашмаска, ничек тә аннан читләшергә кирәк. Агасына биргән сүзен бозып, Абдулло сату эшенә кереште, тик Хәнифәтулло килеп чыгып эшне бозып куймасын дип сак булырга тырышты...
Гөлбикә дарулар эчеп тынычлап бераз йоклап алды да, уянып балачакта булган хәлләрне исенә төшерде.
Гөлбикә генл абыйсына тагылып үсте. Кышлакның тар урамында малай-шалайлар тузанга батып ишәк йоныннан ясалган туплы уйнаса, ул да кәкре аяклары белән шулар арасына кереп мәш килә иде. Башка малайлар аны этеп җибәрергә тырышса, Хәнифәтулло йөгереп килеп, алай ярамый, ул кечкенә дип, сеңлесен кочаклап ала иде. Гөлбикәнең юеш ыштаннарын да аз алыштырмады. Тик әтиләре генә Хәнифәтулло абыйсын бер дә үз кочагына Гөлбикә янына алып утырмаганына аптырый иде кызчык. Бер вакытны ул абыйсын җитәкләп әтисе кочагына килеп сыерганын, әтисенең аны кочаклап, әмма кулларын йозаклап Хәнифәтуллоны кочагына кертмәвен, абыйсының бик нәүмиз булып читкә китеп барганы исенә төшеп, йөрәге чәнчеп куйды.
-Ий абый гынам, исән-сау гына булып туган илебезгә кайта гына күр инде син. Әниебез сине көтә-көтә сукырайды бит. Еламаган, сине исенә алмаган көне юк бит аның. Әле сеңелләрең дә белми бит бу шатлыклы хәбәрне. Гөлбикә, карават янындагы лампаны яктыртып сәгатькә карады. Иртәнге алты тулган. Димәк, тиздән Фәйзуллох эшкә барырга җыеначак. Аңа иртәнге аш көйләргә дип, Гөлбикә аш-су бүлмәсенә узды. Фәйзуллох инде торып юынып-кырынып, өсте-башын карап көзге янында басып тора иде.
-Җаным, син бүген үк Абдулло белән сөйләш, яме. Ул бәлкем Хәнифәтуллоны үз фатирына алыр. Бергә торсалар, без гел Хәнифәтулло белән телефон аша да сөйләшеп тора алырбыз. Әле сеңелләремә әйтмәдем. Бүген төнне ничек йоклаганымны үзем генә беләм. Ий, Фәйзуллох бу бит минем иң бәхетле көнем. Аллага шөкер , абыем исән. Их, тизрәк кайтып кына җитсен иде инде.
-Син, Гөлбикә, бик ашыкма әле сеңелләреңә сөйләргә. Башта барысын да ачыкларга кирәк. Бу чынмы? Әллә аның исеменнән башка берәр кеше безнең бизнеска кызыгып этлек эшләргә телиме? Тикшерергә кирәк. Органнарга хәбәр итәргә кирәк иң беренче. Кая югалып торган ул шул гомер буена? Бу бит бик шикле хәл. Син Гөлбикә, ашыкма. Мин барысын да үзем хәл итәрмен, ә син сабыр гына көт, яме, алтыным.- Шулай диде дә Фәйзуллох иртәнге ашны да ашамыйча, хатынының башындагы ефәк яулыкка иреннәрен тидереп, саубуллашып эшкә дип чыгып китте.
Гомерендә бер генә тапкыр да ире сүзеннән чыкмаган Гөлбикә кесә телефонын бер алды, бер куйды, бер алды бер куйды. Инде алай да тынычлана алмагач, кызы Ләйлога шалтыратты. Тәмле итеп йоклап яткан җиреннән телефоны шалтырагач күзләрен ачса да йокысыннан уянып та җитмәгән Ләйло әнисенең Хәнифәтулло турындагы сорауларына анык кына җавап бирә алмады. Дөресен әйткәндә, ул бит Хәнифәтулло белән сөйләшә дә алмады, чөнки абыйсы сүз әйтә алырлык хәлдә түгел иде, ул елаудан туктый алмады. Хәнифәтулло агаеның елаганын күреп, Ләйлоның да күзләре яшләнде, ул да абыйсына бер сорау да бирә алмады. Шуңа да әнисенең сорауларына җавап бирәсе урынга ул , әнием, син Абдулло агайга шалтыратып сора, диде. Гөлбикә Казанда да Таҗикстан вакытымы әллә юкмы икәнен белмәгәнлектән, бик иртә шалтыратырга кыймады. Тик тынгысыз күңеле тәмам алгысыган иде инде, ул түзмәде, Асылбикә сеңлесенә шалтыратып, аны да инфарктка китереп җиткерә язды.
-Апа, ни сөйлисең син. Нинди абый? Хәнифәтулло абыймы? Ничек инде ул исән булсын? Әни әйтә дип. Аның инде акылы чыгып бетеп бара бит. Шул юкка чыккан абый дип саташып бетте бит инде ул. Кит, ышанмыйм. Син хәтерлисеңме соң аның кайчан юкка чыкканын. Мин хәтта аның төсен дә хәтерләмим. Юк, юк, ышана алмыйм. Әнигә әйтә күрмә тагын. Йөрәге болай да әллә-мәлле генә. Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә диләр. Ә, җизни ышанмый дисеңме? Билгеле ышанмый. Җизни акыллы кеше, дөньяның агын-карасын яхшы аера. Апа дим, тынычлан, башка син бу хакта сүз дә кузгатма.
Гөлбикәнең тәмам кәефе китте. Инде бер карында яткан, бер ата-анадан туган сеңлесе дә ышанмасын бу хәлгә. Их, фотосы булса иде. Ышанырлар иде барысы да. Ә ул чагында монда безнең таулар арасында нинди фотограф булсын инде. Хәзер нинди икән ул? Тукта әле, тагын Ләйло кызыма шалтыратыйм , дип Гөлбикә телефонына тотынды. Әмма Ләйло тынычлап йокысын туйдырырга диптер инде, телефонын сүндергән булып чыкты.
Асылбикә үз чиратында сеңлесе Зәйтүнә белән энесе Асланга шалтыратып, Гөлбикә апа да әни кебек сәерләнгән. Кичә ашыгыч ярдәм машинасы чакырганнар. Башына кан сауган бугай, әллә ниләр сөйләнә, имеш Хәнифәтулло абыебыз исән, телефоннан сөйләшкән, имеш тиздән кайтачак икән. Сезгә дә шундый тузга язмаган сүзләр сөйләргә дип шалтыратыр, ышана күрмәгез. Әйтәм бит, саташа апабыз. Картлыктыр инде. Югыйсә нинди яхшы тормышта яшәде, ә барыбер картлык үзенекен итә икән, диде. Гомерендә күреп белмәгән, әнисенең күз яшләре түгә=түгә сөйләгән хатирәләре аша белгән абыйсы Асланга бармы да юкмы иде, Зәйтүнәнең дә үз тормыш мәшәкатьләре хәттин ашкан, шуңа да алар бу хәбәргә бик сикереп төшмәделәр һәм, билгеле инде, әниләренә дә әйтмәделәр.
Хәниф балтасы суга төшкән кешедәй, тәмам боегып, күңелсезләнеп Диләрә йортына кайтты. Әмма аның өйгә дә керәсе , нинди дә булса эш тә эшлисе килмәде. Диләрәгә үзенең бар узганын сөйләүдән дә файда булмаячак дип уйлады ул. Әмма, ялгышты.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас