Литература
16 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 10 өлеш. Хәниф бу хәлләрдән соң базарда төн кунарга да риза иде. Аның Абдуллодан тагын-тагын яңалыклар белешәсе, мәхәллә, кышлак халкы, аның бүгенгесе һәм узганы турында яңа мәглүматлар беләсе килде. Тик инде елына бер генә туган иленә кайтып йөрүче Абдулло бар яңалыкларны да белеп тә бетерми иде, өстәвенә туктаусыз каршына килеп баскан сатып алучыларны да канәгатъләндерергә кирәк иде.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

Хәниф бу хәлләрдән соң базарда төн кунарга да риза иде. Аның Абдуллодан тагын-тагын яңалыклар белешәсе, мәхәллә, кышлак халкы, аның бүгенгесе һәм узганы турында яңа мәглүматлар беләсе килде. Тик инде елына бер генә туган иленә кайтып йөрүче Абдулло бар яңалыкларны да белеп тә бетерми иде, өстәвенә туктаусыз каршына килеп баскан сатып алучыларны да канәгатъләндерергә кирәк иде. Базардан чыгу ягына аягы бер дә тартмаса да Хәниф кайтырга кузгалды. Автобуста бистәгә кайтып барганда да уенда ничек итеп барысын да Диләрәгә аңлатырга, әллә аңа әйтеп тормыйча гына, базардагы сәүдәгәрләрдән ярдәм сорап, ничек булса да качып туган иленә кайтып китәргә. Ә тотылса? Үзен дә, аны качып алып кайтырга ризалашкан илдәшләрен дә төрмәгә илтеп тыгачаклар бит. Башындагы төрмә сүзеннән айнып киткәндәй булды. Аллам сакласын, юк инде, миңа үз илемә кайту мөмкинлеге булмаячак. Мин бит кол! Ә колларның бернинди хокукы да юк. Диләрәгә дә мин йорт эшләрен карап, хуҗалыкны алып барыр өчен генә кирәк бит. Аңа әйтүдән миңа бернинди дә файда булмаячак. Юк, әйтмим дә, миңа шушында, Татарстанда үлеп, исемсез кабергә күмелергә туры киләчәк инде. Их, модар (Әни) , белмисең син минем хәлләремне.- Хәниф үз-үзен кызганудан чак елап җибәрмәде, аның күзләре яшләнде.
Кайтып керүгә Диләрә сизгәнче дип, ишек алларын себереп алды, түтәлдәге корыган чәчәкләрне кисте, яңа чәчәкләр өзеп, диләрәнең эш кабинетындагы вазага кертеп утыртты. Кухняга кереп, аш салды, иртән Диләрә кофе эчкән чынаякны чайкап урынына куйды да, тагын уйга калды. Эче борып алган кебек булды, көн буена бер грамм да ризык капмаганы исенә төште. Ипи савытыннан бер кисәк ипи алып чәйни башлады.
-Диләрә кайту белән әйтәм, шулай- шулай Диләрә ханым, мин сезгә үземнең кем икәнемне әйтми яшәдем. Хәер, сезгә бу кызык та түгел инде. Сез мине татар дип уйладыгыз, әмма мин таҗикка ошамасам да таҗик. Әйе, әйе, Таҗикстанда туып үскән таҗик мин. Исемем дә Хәниф түгел, атам-анам биргән, азан әйтеп куелган исемем Хәнифәтулло минем. Миңа Таҗикстанга кайтырга кирәк. Мине анам Кәримәхон, сееңелләрем Гөлбикә, Асылбикә, Зәйтүнә, энем Аслан һәм бик күп туганнарым көтә. Тик мин кайта алмыйм, чөнки мин сездә коллыкта. Юк, дөрес әйтмәдем, минем документларым юк һәм мин сезнең ярдәмгә мохтаҗ. – Хәниф уйларына батып утырган арада диләрә ханым кайтып туктады. Юл уңае кибеткә кереп, ашамлыклар да алган булган, күрәсең, ул кечкенә сумкасын тотып аш-су бүлмәсенә узды һәм машина ачкычын Хәнифкә сузып, бар машинадан пакетларны алып кер, дип боерды.
Хәнифнең Диләрә килеп керү белән әйтергә дип уйлап куелган җөмләләре өстәл астына коелды. Дөресен әйткәндә, аның бер генә мәртәбә дә Диләрәгә башлап сүз катканы булмады. Пакетларны алып кереп, барысын да урнаштырып бетергәч, ул Диләрә ханымның кабинет ишеге төбенә килеп басты. Диләрә эштән кайту белән, һәрвакыттагыча, кабинетына кереп ишеген ябып куеп, туйганчы таныш-белешләре белән телефоннан сөйләшә иде. Бу юлы да шулай булды. Хәниф ишек шакып керергә базмый торды. Керергәме, кермәскәме? Ниһаять, тирән итеп сулап куйды да ишекне шакыды , җавап ишетмәсә дә кабинетка керде. Аның мондый гадәтен күргәне булмаганга ахрысы, Диләрә борыла торган кәнәфиендә борылып, Хәнифкә карады һәм телефонын сүндерми генә: нәрсә кирәк дигәнне аңлатып ым какты.
-Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк. .. Хәзер...сөйләшәсе сүз бар.
Хәниф бу җәмләләрне әйткәнче шабыр тиргә батты, әйтерсең лә урман диләнкәсе кисеп чыкты.
Диләрә, чыга тор, мин хәзер дигәнне аңлатып кул очын селкеде. Хәниф Диләрә кабинетыннан чыгып, икенче катка менә торган киң баскыч култыксасына сөялде. Диләрәгә ничек итеп әйтергә соң инде. Аңлармы ул мине? Әллә бөтенләй өеннән куып кына чыгарырмы. Я, Аллам, мине үз ярдәмеңнән ташлама, дип Хәниф авыз эченнән генә пышылдады.
Күпме вакыт узгандыр, Диләрә сөйләшәсе сүзләрен бетереп, холлга чыкты.
-Хәниииф, ни булды сиңа? Хатын наз сорап тулышкан иреннәрен Хәнифнең иягенә терәде. Тик Хәнифнең уйлары бу минутта башкада иде.
-Хәниииф, син әллә мине ишетмисең дә инде? Үзгәрдең әле син,ә? Ничек диләр әле, артык симергән тавык күкәй салмый башлый диләрме? – Хатын ачу катыш сүзләренә аерым мәгънә бирерлек итеп әйтте. – Или болай диләр бит әле: хәерче баеса, чабатасын түргә элә. Әллә син дә бай,мул тормышта яши башлагач, миңа игътибар да итми башладың инде? Яраар, яраар. Диләрә кырт борылып, аш бүлмәсе ягына атлады. Хәниф аның артыннан иярде. –Булмады, эшне харап иттем. Кочаклыйсы иде, хатын-кызны наз белән генә җиңеп була бит. Әй мин томана баш, дивана. Ну, кем инде, кочакка керергә әзер торган хатынга үз проблемаларын сөйли башлый. Дөнья күреп тә акыл җыя алмадың, тәки шул беркатлы сарык көтүчесе булып калдың син, Хәнифәтулло, дип, үзен сүгеп алды. Тик проблеманы хәл итәргә кирәк иде. Ул ипләп кенә килеп Диләрәне арттан кочып алды, хатынның кыйммәтле хуш исле май исе аңкып торган чәчләреннән үпте, иелебрәк бриллиант кашлы колак алкаларын иреннәре белән кабып, гафу ит, кадерлем, гафу ит, сине көтә-көтә аптырап уйга калган идем, дип пышылдады. Куллары үзләреннән үзләре Диләрәнең күкрәкләрен назлады, хатын да аның саен Артында басып кочып торган Хәнифкә сыенды. Хәниф, эшне кызурак тотарга теләп, хатын янына тезләнде, аның күлмәк итәкләреннән чак кына күренеп торган йомры тезләреннән үбеп назлады, куллары әкрен генә каүлмәк итәген күтәрә төшеп, эчкәрәк шуышты. Хатынның бөтен тәне буйлап назлы калтырану таралды. Ул бераз ыңгырашып, Хәнифне муеныннан кочып алды. Хәниф идәннән күтәрелә төшеп, Диләрәне җай гына кулларына күтәрде һәм баскычка таба атлады. Икесенә бер җан бер тән булып тулышкан сөю назы йокы бүлмәсендә бик озак дәвам итте. Диләрәнең тәнендә назланмаган, Хәнифнең иреннәре кагылмаган бер бармак буе җир дә калмады бу кичтә. Бәхетле иде бу минутларда Диләрә, чын хатын-кыз бәхете белән бәхетле иде. Сөю-сөелүдән, үбешүдән алсу иреннәре сулык-сулык килде, күкрәкләренә сабый баланы имезгән чагындагы кебек авырту тулы рәхәт наз тулды, кендек турында, эчендә әллә нинди күбәләкләр биеште. Хәниф аның саен Диләрәне шашынып үпте, моңа хәтле эчендә җыелып килгән оялу, тарсыну хисләрен читкә куеп, ирлек дәртен, көчен эшкә җикте.
Тәмам арып, хәлдән таеп, пешкән ашны да ашарлык хәлләре калмыйча, бу икәү рәхәт йокыга талды. Хәнифнең бу минутларда телен әйләндереп сүз өйтерлек тә хәле калмаган иде...
Таҗикстанда яшәүче Ләйло минуты-сәгате белән әнисенә шалтыратып Абдулло агасы әйткән хәбәрне җиткерде. Алай гына да түгел, гомерендә бер генә тапкыр да күргәне булмаган Хәнифәтулло агасы белән үзенең телефон аша сөйләшүен әйтте. Бу хәбәрне ишетүгә Гөлбикәнең кан басымы күтәрелде, болай да авыртынып торган йөрәге өзелеп төшәрдәй булып тыпырчынды. Ул көч-хәл белән кызына ашыгыч ярдәм чакыр дип әйтеп, караватка барып ауды. Бу минутта ук әнисенә шатлыклы хәбәрне җиткерәсе килсә дә, ашыгырга ярамаганлыгын ул аңлый иде. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы килеп Гөлбикәгә уколлар ясадылар, кан басымын төшереп, сезгә хастаханәгә ятарга кирәк, хәзер үк алып китәбез, диделәр. Тик Гөлбикә теше-тырнагы белән каршы килде. Ул арада кызы Ләйло ире белән, алар артыннан ук ире Фәйзуллох та кайтып җитте. Барысы да Гөлбикәнең болай авырып киткәненә аптырады. Кызы Ләйло әтисен икенче бүлмәгә алып чыгып эшне аңлатты, тик бу хәлгә ир чынмы-бу әллә ялганмы дип ышанырга да ышанмаска да белмәде. Гөлбикә дәваланырга барырга риза булмады, уколларны шәфкать туташы килеп ясар, өйдә генә дәваланам дигәч, ашыгыч ярдәм машинасы китеп барды.
Гөлбикә бераз хәл кергәч, торып утырды һәм иренә, ни эшлибез, туганнарга хәбәр итәргә кирәк бу шатлыкны. Әнине әзерләргә кирәк. Кинәттән әйтсәк, күтәрә алмас, диде. Ире Фәйзуллох, син үз күзләрең белән күрмәгән, тавышын ишетмәгән килеш ничек ышанасың аның синең абыең икәненә. Беләсеңме җир йөзендә бер-берсенә ошаган кешеләрнең миллион икәнен. Берәр аферисттыр әле. Абдуллоның да башын катырып йөридер. Ул дивана беркатлы бит, туганым дип, акча да бирер, өенә дә алып кайтыр. Аннары көт син абыем дип, бер белмәгән кешене, - дип Гөлбикәнең шатлыгына корым өстәп куйды. – Юк, карчыгым, мин бит шат, әгәр ул чынлап та синең абыең булып чыкса. Әмма почти ярты гасыр бит инде аның юклыгына. Кайда булган ул? Нишләп моңа хәтле табылмаган? Нишләп хәбәрләшмәгән. Монда сораулар ...сораулар.
Фәйзуллох та хаклы, дип уйлады Гөлбикә. Ләйло бит аны гомерендә дә күрмәде, безнең сөйләгән сүзләр буенча гына белә. Әллә чынлап та аферист, бандит булып чыкса...
-Син алдан бик кайгырма, әгәр ул чынлап та синең абыең булса, элемтәгә чыгар. Ә, нишләп ул телефон номерын бирмәгән Ләйлога? Бусы да сорау бит әле монда. Ярар, мин үзем Абдулло белән сөйләшермен. Барысын да аңлатырмын аңа. – Фәйзуллох сүзендә тора торган, әйтсә җиренә җиткереп үти торган ышанычлы ир иде. Гөлбикә бераз тынычланып китте.
Фәйзуллох, хатынына сиздерми генә шул ук көнне Абдуллога телефон аша хәбәр җибәрде.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас